Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
BBK_ispravlenny_ot_21_08_13.doc
Скачиваний:
6
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.2 Mб
Скачать

Тема: Хуш киләсең, карлы Кыш!

Бурычлар:

1) балаларның кыш, Яңа ел турындагы белемнәрен тирәнәйтү, сөйләмнең грамматик төзелешен камилләштерү;

2) кабул итүне, игътибарны, сүзлек байлыгын, бәйләнешле сөйләмне үстерү;

3) биремнәрне үтәүгә кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлар: конверт (аның эчендә хат, чыршы һәм чыршы уенчыкларының (бер йолдыз, ике кызыл шар, ике сары шар) контурлы сурәтләре; өч картинка (беренчесендә –кар бөртеге, кыш бабай, кар кызы, үлән; икенчесендә – панама, тун, бияләйләр, киез итекләр; өченчесендә – чана, велосипед, чаңгы, тимераяк ясалган), “Чыршы җырының” (К. Кинзәбулатова сүзләре, С. Низаметдинов музыкасы) аудиоязмасы.

Эшчәнлек барышы.

Балалар кулга кул тотынып түгәрәккә басалар. Чиратлап бер берсенең кулын кысалар һәм: “Исәнме, ...(исемен әйтә)! Мин сине күрүемә бик шат!” – диләр.

Т ә р б и я ч е. Балалар, кемдер ишек шакый. (Ишек шакыган тавыш ишетелә). Кем бар икән, чыгып карыйм әле. (Тәрбияче хат алып керә). Балалар безгә хат килгән. Карагыз әле, конверты нинди матур! Конвертка нәрсәләр ясалган? (Кыш бабай, Кар кызы һәм яңа ел чыршысы). Конвертны ачып, хатны укыйк. Нәрсәләр язалар икән? (Тәрбияче хатны укый). Балалар, игътибар белән тыңлагыз, мин укыйм: “Исәнмесез, кадерле балалар. Мин сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйм, “Хуш киләсең, Карлы Кыш!” уеннарында катнашырга чакырам. Һәр баланы бүләк көтә. Бүләк чыршы бәйрәмендә булачак. Сезне яратып, Кыш бабагыз.” Балалар хат кемнән килгән? (Кыш бабайдан). Балалар, “Хуш киләсең, Карлы Кыш!” уеннарында катнашабызмы? (Әйе). Балалар, конверт эчендә хат кына түгел, тагын нәрсәдер бар. (Тәрбияче конверттан картоннан ясалган чыршы һәм чыршы уенчыкларының контурлы сурәтләрен ала). Бу нәрсә? (Чыршы). Ә монда нәрсәләр? (Уенчыклар). Әйе, Яңа ел уенчыклары. (Активлаштыру. Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Уенчыклар гади түгел. Аларның һәрберсендә дә Кыш бабай җибәргән биремнәр бар. Биремне үтәгәч, уенчыкны чыршыга элеп куярга кирәк. Әгәр дә барлык уенчыклардагы биремнәрне үтәп, аларны чыршыга элеп куйсак, без уеннарда җиңүче булачакбыз. Тырышып карыйбызмы? (Әйе). (Тәрбияче бер чыршы уенчыгын ала һәм биремне укый). Бер уенчыкны алам. Уенчыкта нинди бирем бар икән? Бу уенчыкта табышмак бар. Тыңлагыз әле:

Тәңкә карлар сипкән,

Җирне ап-ак иткән,

Чыршы, каен, имән

Кардан чикмән кигән.

Бу кайчан? (Кыш).

(Балалар табышмакның җавабын әйтәләр). Дөрес, балалар, табышмакта кыш турында әйтелә. Уенчыкны чыршыга элеп куябызмы? (Әйе). (Тәрбияче уенчыкны үзе элә яки берәр баланы чакыра). Гүзәл , кил әле, икенче уенчыкны ал! Нинди бирем җибәргән икән Кыш бабай? Балалар, менә монда картинкалар бар. (Тәрбияче алдан ук балаларның урындыкларына картинкалар куеп чыга. Урындыгына кыш сурәтләнгән картинка куелган бала, аны күрсәтә һәм анда нәрсәләр күрүен әйтә. Шуннан соң тәрбияче картинканы җыелма кесәгә куярга куша).

(Түбәндәге картинкалар куела: 1. Кар ява, бөтен җир кар белән капланган. 2. Кешеләр җылы киемнәр киеп йөриләр. 3. Балалар чанада, чаңгыда, тимераякта шуалар. 4. Балалар кар бабай ясыйлар. 5. Елга боз белән капланган. 6. Юлларны көрәк һәм кар чистарта торган машиналар белән чистарталар. 7. Балалар җимлекләр эләләр, җимлеккә җим сибәләр).

(Бала биремне мөстәкыйль үти алмаса, башка балалар да ярдәм итә ала). Балалар, ничек уйлыйсыз, бирем үтәлдеме? (Әйе). Димәк, икенче уенчыкны чыршыга элеп куярга кирәк. Алсу, кил әле, уенчыкны чыршыга элеп куй. (Элә). Булдырасыз, балалар. Барлык биремнәрне дә үтәрсез дип ышанам.

Балалар өченче биремне үтәр алдыннан әйдәгез, ял итеп алыйк.

Йомшак карны алабыз. (Кар әвәләү хәрәкәтләре ясыйлар).

Аннан туплар ясыйбыз.

Кар атышып уйныйбыз.

Бик күңелле яшибез. (“Кар атышалар”).

Суыктан без курыкмыйбыз, (кулларын як-якка җәеп йөриләр)

Рәхәтләнеп уйныйбыз.

Кар бөртекләре куып

Уйнаудан һич туймыйбыз (йөгерәләр).

Рәхәтләнеп ял иттек, хәрәкәтләндек. Хәрәкәттә – бәрәкәт! Хәзер инде калган уенчыклар белән чыршыны бизәп бетерергә кирәк. Марат, ничәнче уенчыкны алабыз? (Өченче). Кил, алып бир әле өченче чыршы уенчыгын. Карыйк, нинди бирем алып килгән икән өченче уенчык? Өченче уенчыкта “Нәрсә артык?” уены тәгъдим ителә. (Тәрбияче җыелма кесәгә 3 картинка куя). (Беренче картинага күрсәтә). Балалар, игътибар белән карагыз әле, бу картинкада нәрсә ясалган? (Кар бөртеге, кыш бабай, кар кызы, үлән). Нәрсә артык? (Үлән). Ни өчен? (Балаларның җаваплары). Икенче картинканы карагыз! Нәрсәләр ясалган? (Панама, тун, бияләйләр, киез итекләр). Нәрсә артык? (Панама). Ни өчен? (Балаларның җаваплары). Өченче картинкага игътибар итегез, нәрсәләр күрәсез? (Чана, велосипед, чаңгы, тимераяк). Нәрсә артык, ни өчен? (Баларның җаваплары). Булдырдыгыз, балалар. Биремне бик җиңел башкардыгыз. Кайсыгыз уенчыкны чыршыга элеп куя? (Бер бала уенчыкны элә). Ничәнче уенчыкны алабыз? (Дүртенче). Яхшы, Энҗе, дүртенче уенчыкны син ал әле. Нинди бирем үтәргә кирәк икән? (Энҗе уенчыкны алып тәрбиячегә бирә). Балалар, урманда булган бер вакыйга турында сөйләнә. Тыңлагыз әле:

Куян, урман аланлыгында сикергәләп йөргәндә, бик акрын гына чаңгыда шуып йөрүче Кар бабайны күреп алган һәм: “Кар бабай, нигә син шундый күңелсез?” – дип сораган. “Менә, кәефем кырылды, ни өчендер чаңгым әйбәт шумый”, - дигән Кар бабай. Балалар, Кар бабайга күңелсез. Әйдәгез Кар бабайның кәефе күтәрелсен өчен, күңелсез сүзенә каршы мәгънәле сүзләр уйлап карагыз әле (Күңелле, шаян, шатлыклы, кәефле, җанлы). Менә бу вакыйганы да ачыкладык. Кыш көне һәркемгә дә күңелле булсын, шатлык өстәлсен дип, уенчыкны чыршыга элеп куябыз. (Тәрбияче уенчыкны элә). Чыршы бизәлеп бетте дисәк тә була. Ниһаять, соңгы уенчыкны алабыз. Ул ничәнче? (Бишенче). Менә ул! (Тәрбияче чыршының очына куела торган йолдыз күрсәтә). Нәрсә бу? (Йолдыз). Кечерәйтеп, матур итеп әйткәндә, ничек була? (Йолдызчык). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Йолдыз белән нинди бирем җибәргән икән Кыш бабай? Йолдызга сорау язылган: Чыршыда ничә уенчык бар? (Биш). Нинди төстәге уенчыклар бар? (Кызыл, сары). Нинди төстәге уенчыклар күбрәк? (Кызыл). Алар ничә? (Өч). Нинди төстәге уенчыклар азрак? (Сары). Алар ничә? (Ике). Йолдызны чыршыга элеп куям. Балкып янып торсын! Чыршыга барлык уенчыклар да эленде. Биремнәр башкарылды. Үзегез бик зирәк, акыллы икәнсез. Биремнәрне җиренә җиткереп эшләдегез. Әйдәгез, үзегезне мактап кул чабып алыгыз да, кыш турында күңелле җыр тыңлагыз һәм кушылып җырлагыз. (Тәрбияче “Чыршы” (К. Кинзәбулатова сүзләре, С. Низаметдинов музыкасы) җырының аудиоязмасын куя). Балалар, сез уеннарда катнашып, биремнәр үтәдегез. Бу уеннарның исеме ничек атала иде әле? (Хуш киләсең, карлы Кыш!) Уеннар сезгә ошадымы? Нәрсә ошады? Нәрсә белдегез? (Балаларның җаваплары). Балалар, Кыш бабай җибәргән биремнәрне үтәдекгез, уенчыклар белән чыршыны бизәдегез. Сез бизәгән Яңа ел чыршысы безнең бүлмәне бизәп торыр. Ә без сезнең белән Яңа ел бәйрәмен, Кыш бабайны, аның бүләкләрен көтеп калабыз.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]