Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
BBK_ispravlenny_ot_21_08_13.doc
Скачиваний:
6
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.2 Mб
Скачать

Тема. Киемнең үткәне һәм бүгенгесе.

Бурычлар:

1) балаларны киемнең билгеләнеше һәм функцияләре белән таныштыру, кием материалы һәм аны куллану ысулы арасындагы бәйләнешне урнаштырырга өйрәтү;

2) балаларның игътибарын, хәтерен, диалоглы сөйләмен, кызыксынуын, иҗади сәләтләрен үстерү;

3) балаларда зәвык тәрбияләү.

Җиһазлар: ике рәсем: яфраклардан тегелгән юбка кигән кеше; җәнлек тиресеннән тегелгән киемле кеше; җитен үләне ясалган рәсем, мамык үсү күренеше төшерелгән рәсем, сарык йоны, ике кисәк тукыма, төрле тукыма үрнәкләре, кәгазьдән ясалган яңа ел күлмәге силуэтлары, төсле карандашлар.

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче. Балалар, тиздән нинди бәйрәм якынлаша? (Яңа ел бәйрәме. Чыршы бәйрәме). (Балаларны активлаштыру). Дөрес, балалар, Яңа ел бәйрәмен һәр кеше көтеп ала. Бүлмәдә чыршы бизиләр, матур күлмәкләр алалар, тегәләр. (Тәрбияче карнавал рәсемен күрсәтә: Кар кызы, Кар бөртеге, төлке, аю, бүре һ.б. булып киенгән балалар). Карагыз әле, Яңа елга нинди карнавал костюмнар әзерлиләр: балалар төлке, бүре, аю, елан булып киенергә яраталар. Сез киемнәрнең ничек барлыкка килгәнен беләсезме? Кешеләр ничек итеп кием тегә башладылар икән? Теләсәгез, сезгә дә сөйлим. Уңайлы итеп утырыгыз һәм тыңлагыз. Борын-борын заманда кешеләр урманда, тау куышларында яшәгәннәр. Җил, яңгырдан капланырга бернинди әйберләре дә булмаган. Урманда зур һәм кечкенә яфраклы агачлар үскән, үләннәр бик биек булып үскәннәр. Салкын булган вакытта кешеләр үзләрен шул яфраклар белән каплый торган булганнар. (Тәрбияче яфраклардан ясалган юбка күрсәтә, аны курчакка кидертә). Менә шулай итеп киенгән элекке кешеләр. Яфраклар салкыннан бик саклый алмаганнар, алар тиз тузганнар. Кешеләр башка материал эзли башлаганнар. Урманнарда, тау куышлыкларында кешеләр белән төрле җәнлекләр дә яшәгән. Алар яңгырдан да, җилдән дә, салкыннан да курыкмаганнар. Кешеләр җәнлек тиресеннән кием тегә башлаганнар. (Тәрбияче җәнлек тиресе кигән кешеләрне күрсәтә). Балалар, сез ничек уйлыйсыз, яфрактан тегелгән кием уңайлымы, әллә җәнлек тиресеннән тегелгән киемме? (Балаларның җаваплары). Дөрес әйтәсез, җәнлек тиресеннән тегелгән кием авыр булган, кешеләр өчен уңайлы булмаган. Кешеләр уңайлы кием турында уйлана башлаганнар. Алар бик күзәтүчән булганнар: кырда җитен үскән. (Тәрбияче җитен үләне күрсәтә). Җитен турында мондый табышмак бар, тыңлагыз.

Озын буйлы, зәңгәр күзле.

Җитен озын буйлы, аның чәчәкләре зәңгәр. Шуңа күрә дә шундый табышмак уйлап тапканнар. Җитеннең сабакларын тарткаласаң, йомарласаң, изсәң, җеп эрләргә, җептән – тукыма ясарга була. Шундый тукыма ясап, кешеләр үзләрен чорнап куйганнар. Без дә шулай эшләп карыйк әле. (Тәрбияче ике баланы чакыра, аларны тукыма белән чорный, йөреп карарга куша). Сезгә шулай йөрү уңайлымы? Болай чорналгач эш эшләве дә бик уңайсыз. Остазлар энә, җеп уйлап тапканнар, алар белән күлмәкләр тегә башлаганнар. Башта кешеләр тукыманы җитеннән ясаганнар, соңрак мамыктан ясый башлаганнар. Тагын да соңрак сарык йоныннан тукымалар ясаганнар. (Тәрбияче тукыма үрнәкләрен күрсәтә). Күлмәк тегүче осталар киемнәрне матур һәм уңайлы итеп тегәргә тырышканнар. Балалар, кешеләр ничек итеп кием тегәргә өйрәнгәннәрен аңладыгызмы? Хәзер олылар да, балалар да бик матур итеп киенәләр. Аларның киемнәре уйнар өчен, эшләр өчен, ял итәр өчен бик уңайлы. Ял итеп алыйк. Урамга җыенабыз, ди. Носкиларны, гамажларны, кофтаны, бүрекне, куртканы киябез. (Балалар киенү гамәлләрен күрсәтәләр). Бер - берегезгә шарфларны бәйләргә булышыгыз. Бияләйләрне киябез. Сез нәрсәләр кидегез?. (Балаларның җаваплары). чыктык. Кар белән уйныйбыз. (Балалар бер - берсенә “кар” аталар). Кар ява башлады. Кар бөртекләрен тотыгыз. Хәзер аларга өрегез, озак итеп өрегез. Булдырдыгыз. (Ике тапкыр кабатлана). Хәзер кешеләр киемнәрне кибеттән сатып алалар. Анда нинди генә киемнәр юк! Эш киемнәре дә, бәйрәм киемнәре дә, Яңа ел костюмнары да бар. (Тәрбияче рәсемнәр күрсәтә). Яңа ел алдыннан сезгә әниләрегез матур күлмәкләр, матур киемнәр сатып алалар. Сез аларны киеп, чыршы янында әйлән-бәйлән уйнарсыз, шигырь сөйләрсез. Кыш бабай белән биерсез.

Хәзер, балалар, урыннарыгызга утырыгыз. Өстәлләрдә күлмәк силуэтлары һәм төсле карандашлар ята. Бу күлмәкләргә яңа ел бизәкләре ясагыз. (Балалар күлмәкләргә бизәк төшерәләр).

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]