Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
BBK_ispravlenny_ot_21_08_13.doc
Скачиваний:
6
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.2 Mб
Скачать

Тема. Яңа ел килә

Бурычлар:

1) балаларда Яңа ел бәйрәме турында белемнәр формалаштыруны дәвам итү, сенсор билгеләре буенча бертөрле предметларны төркемгә берләштерү осталыгын ныгыту;

2) балаларның чыршы уенчыкларының төсен, формасын, зурлыгын, кулланылышын билгеләү, диалоглы сөйләмен, сорауларга җөмлә белән җавап бирү осталыгын, хисси тәҗрибәсен, кабул итүләрен үстерү;

3) балаларда Яңа ел бәйрәме уңаеннан яхшы кәеф, шатлык хисләре уяту.

Җиһазлар: мольберт, А3 форматында “Яңа ел” сериясеннән картиналар (1. Балалар бакчасында балалар Яңа елга әзерләнә, шарлар, сөңгеләр, фонариклар, кар бөртекләре белән елка бизиләр. 2.Бүлмә бизиләр. 3. Балалар маскалар, әкият персонажлары костюмнары кигәннәр. 4. Бәйрәм башланган, Кыш бабай килгән), шкатулка, төрле төстәге, зурлыктагы, формадагы чыршы уенчыклары, В. Вәлиева сүзләре һәм көенә язылган “Чыршыкай-матуркай” җыры аудиоязмасы.

Эшчәнлек барышы.

Төркемдә мольбертка “Яңа ел” сериясеннән картина куелган, ул каплпнган. Тәрбияче балаларның игътибарын шуңа җәлеп итә.

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле бу нәрсә икән? Әйдәгез ачып карыйк. Балалар, монда матур рәсемнәр. Бу бит балалар бакчасы. Рәсемдә сез тагын нәрсә күрәсез? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Әйе, балалар бәйрәмгә әзерләнә. Ә алар нинди бәйрәмгә әзерләнә икән соң, сез ничек уйлыйсыз? (Яңа ел бәйрәменә). (Балаларны активлаштыру). Сез аны каян белдегез? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Әйдәгез, балалар, Яңа елга ничек әзерләнәләр икән, шуны карыйк. Балалар, башта алар нишләгәннәр? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Әйе балалар бүлмәгә чыршы куйганнар. Бергәләп кабатлыйк: бүлмәгә чыршы куйганнар. (Балаларны активлаштыру). Ә аннан соң нишлиләр? (Аны бизиләр). (Балаларны активлаштыру). Чыршыны нәрсә белән бизиләр? (Уенчыклар белән). (Балаларны активлаштыру). Әйе, ләкин бу гади уенчыклар түгел, ә елка уенчыклары. Балалар, бу рәсемгә карагыз әле, нинди матур зал. Аны нәрсә белән бизәгәннәр? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Әйе, монда гирляндалар да бар, фонариклар да, мишуралар да, кәгазьдән ясалган кар бөртекләре дә бар. Булдырдыгыз! Балалар, менә бу картинада балалар нишлиләр? (Маскалар, костюмнар кияләр). (Балаларны активлаштыру). Әйе, бу гади костюмнар гына түгел, ә Яңа ел костюмнары, маскарад костюмнары. Бергәләп кабатлыйк: маскарад костюмнары. (Балаларны активлаштыру). Нинди әкият геройларының костюмнарын кигәннәр? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Булдырдыгыз! Кайсыгыз балаларның Яңа ел бәйрәменә әзерләнүләрен сөйли? (Балаларны активлаштыру).

Тәрбияче берничә баланы чакыра, алар картинкалар буенча Яңа елга әзерләнүне сөйлиләр.

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле бу рәсемгә. Сез нәрсә күрәсез? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Әйе, бәйрәм башланган. Балаларның кәефләре нинди? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Дөрес, балаларның кәефләре яхшы, күтәренке, күңелле, чөнки Яңа ел бәйрәме. Балалар, Яңа ел бәйрәме ни өчен күңелле? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Сез Яңа елда кем килүен көтәсез? (Кыш бабайны). (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Ни өчен сез Кыш бабайны көтәсез? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Ә Кыш бабай сезгә нәрсәләр бүләк итә? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Ә сез Кыш бабайны ничек сөендерәсез? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Балалар, әйдәгез бергәләп өйрәнгән җырны җырлыйбыз.

Тәрбияче балалар белән кулга кул тотынышып түгәрәккә басалар һәм Яңа ел турында берәр җыр башкаралар. Ишек шакыган тавыш ишетелә.

Тәрбияче. Балалар, ишек шакыйлар, кем икән ул?

Тәрбияче ишеккә бара һәм матур итеп бизәлгән шкатулка алып керә..

Тәрбияче. Балалар, хат ташучы безгә Кыш бабайдан бүләк китергән. Бу нәрсә икән? (Серле тавыш белән). (Шкатулка). Әйе, бу шкатулка. (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Бу гади шкатулка түгел, ул тылсымлы шкатулка. (Тәрбияче шкатулканы акрын гына селкетә). Анда нәрсәдер бар! Алия, кил әле, ач шкатулканы. Алия, син нәрсә алдың? (Уенчык). Балалар, бу сез уйный торган уенчык түгел, бу нинди уенчык? (Чыршы уенчыгы). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Алия, син алган чыршы уенчыгы ничек атала? (Шар). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Алсу, шарны кара әле, ул формасы буенча нинди? (Түгәрәк). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Балалар, шарны тотып карагыз әле, ул нинди: кытыршымы әллә шомамы? (Тәрбияче балалар янына килә, балалар шарны тотып карыйлар). (Шома). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Шар нинди төстә? (Кызыл шар). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). (Тәрбияче җебеннән тотып шарны әйләндерә). Балалар, карагыз әле, шар ялтырый. (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Шар чыршыны бизәү өчен генә кулланыла. Төшеп китсә, ул ватыла. Шуңа күрә аны чыршыга элгәндә бик сак булырга кирәк.

Тәрбияче балалар белән тагын ике шар карыйлар, алар төрле төстә, зурлыкта, шома һәм кытыршы.

Тәрбияче. Балалар, без караган шарлар нинди уенчыклар? (Чыршы уенчыклары). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Алар нинди формада? (Түгәрәк). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Зурлыгы буенча нинди? (Төрле зурлыкта). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Төсе буенча нинди? (Төрле төстә: кызыл, зәңгәр, сары, яшел). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Шарлар барысы да кытыршымы, әллә шомамы. (Шома). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Шарлар белән нәрсәне бизиләр? (Чыршыны бизиләр). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Тиздән Яңа ел бәйрәме җитәчәк, без чыршыны шундый шарлар белән бизәрбез. Чыршыбыз матур, купшы булыр, ялтырап торыр. Хәзер аларны ватылмасын өчен шкатулкага салып куйыйк. (Балалар берәм – берәм килеп, уенчыкларны шкатулкага салалар). Булдырдыгыз! Әйдәгез, чыршы турында җыр тыңлыйбыз һәм биибез.

Тәрбияче В. Вәлиева сүзләре һәм көенә язылган “Чыршыкай-матуркай” җыры аудиоязмасын куя.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]