- •Туган телдә сөйләшәбез
- •Аңлатма язуы
- •Туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү юнәлеше буенча белем бирү эшчәнлеген оештыру төрләре
- •Танып белү өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Без балалар бакчасында
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең китаплар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең яраткан апабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Басуга бару
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Куян күчтәнәчләре
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Көзге яфраклар. Күгәрчен.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Әти, әни һәм мин
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Мин һәм кешеләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Мин үзем өчен иң кадерле кеше
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Минем данлыклы шәһәрем
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Минем Туган илем - рәсәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кар кызы, кар бөртеге бездә кунакта.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел уенчыклары.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел килә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Киемнең үткәне һәм бүгенгесе.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Хуш киләсең, карлы Кыш!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: миләш һәм балан җиләкләре.
- •Эчтәлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Кыш билгеләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кар бабай
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Җәнлекләр кышка әзерләнә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җәнлекләр кышкы урманда
- •Эчшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Без - солдатлар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең армия
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Бакчабызның балта остасы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Музыка җитәкчесендә кунакта
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Әнием турында сөйлим
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: савыт-саба
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Кар бабай язны эзли
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз бүләкләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз килә, яз!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Татарстан байрагы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җиңү бәйрәме
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. 9 майны каршылап...
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Чәчәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: үрдәк бәбкәсе бак-бакны тасвирлау
- •Эшчәнлек барышы
- •Сөйләм үстерү (коммуникация) өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Безнең уенчыклар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. “песи балалары белән” дигән сюжетлы картина карау һәм хикәя төзү.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема: Гаилә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Синең куркынычсызлыгың синең кулларда
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кыш бабай турында хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Әкияти җәнлекләрнең кышкы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема: Чыршыкай- купшыкай
- •Эшчәнлек барышы.
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Ап-ак тунлы кыш
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кыргый хайваннар
- •Эчтәлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Хәрби һөнәрләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Очучылар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Иң яхшы әти (Йомгаклау чарасы)
- •Кичә барышы.
- •3 Нче ярыш.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Әниләр бәйрәме!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “эт көчекләре белән” дигән картина буенча хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: Бияләй һәм пЕрчатка
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Аюның язгы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Урман күлендә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Транспорт
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Бөҗәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Чәчәкле җәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Матур әдәбият белән таныштыру өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Әнәс Хәсәновның “балалар бакчасында” хикәясен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Л.Леронның “яфрак бәйрәме” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Г. Гомәрнең “аю әппәс” әкиятен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Б.Рәхмәтнең “Бакчага киләчәк” шигырен уку. Һөнәрләр турында сөйләшү.
- •Эчтәлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема: хәйдәрнең “керпе туны” әкиятен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Ә. Кариның “кыш” шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Хәйдәрнең “керпе туны” әкиятенЕң эчтәлеген сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. К. Булатованың “солдатлар” дигән шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Д.Хабибуллинаның “Бүләк” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: бeз әкият яратабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Константин ушинскийның “хайваннар бәхәсе”
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Ә. Рәшитнең “кояшлы ил” дигән шигырен яттан өйрәнү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “тавык, тычкан, көртлек” татар халык әкиятен сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема. “Күбәләкләр ничек килеп чыккан?” филиппин халык әкиятен уку
- •Эчтәлек барышы.
- •Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үзләштерү дәрәҗәләренә диагностика Диагностика: биремнәр, методикалар
- •1 Нче бирем.
- •2. “Туп турында сөйлә” күнегүе.
- •3. “Уенчык эт турында хикәя уйлап чыгар” күнегүе.
- •5. “Эчтәлеген сөйлә” күнегүе.
Тема. Яңа ел уенчыклары.
Бурычлар:
1) балаларны Яңа ел бәйрәмен каршыларга әзерләү, чыршы уенчыклары белән таныштыру, пыяладан ясалган уенчыкларның, предметларның билгеләрен ачыклау (үтә күренмәле, төсле, шома, салкын, ватылучан);
2) балаларның сенсор сәләтләрен һәм кызыксынуын, күзәтүчәнлеген үстерү;
3) чыршы уенчыкларына сак караш тәрбияләү. .
Җиһазлар: тартма, төрле төстәге, зурлыктагы, формадагы чыршы уенчыклары, пыяладан ясалган кечкенә предметлар (ислемай (духи) шешәләре, ут лампасы, савыт-саба, ваза, бокал һ.б.), пыяланың тавышын белү өчен таякчык, стакан. В. Вәлиева сүзләре һәм көенә язылган “Чыршыкай-матуркай” җыры аудиоязмасы.
Эшчәнлек барышы.
Тәрбияче кулына мишуралар белән бизәлгән тартма ала.
Тәрбияче. Балалар, бу нәрсә? (Серле тавыш белән). Әйе, бу тартма. Гади тартма түгел, ул тылсымлы тартма. (Тәрбияче тартманы акрын гына селкетә). Анда нәрсәдер бар! Тартма эчендә нәрсә бар икәнен белү өчен, аны ачып карарга кирәк. Алсу, кил әле, тартманы ач һәм андагы предметларны балаларга күрсәт. (Бала тартманы ача). Алсу, син нәрсә алдың? (Чыршы уенчыгы). Балалар, тылсымлы тартмада чыршы уенчыклары салынган. (Тәрбияче тартмадан уенчыкларны ала һәм күрсәтә). Бу чыршы уенчыклары түгәрәк формада, төрле зурлыкта, төрле төстә: кызыл, зәңгәр, сары, яшел. Ничек уйлыйсыз, бу уенчыкларны нинди материалдан ясаганнар икән? (Балаларны активлаштыру). Бу уенчыклар пыяладан ясалган. Пыяла уенчыклар. (Тәрбияче өстәлгә төсле һәм үтә күренмәле пыяладан ясалган предметлар тезә). Балалар, үтә күренмәле пыяладан ясалган нинди предметлар беләсез? (Тәрәзә, ут лампасы, шешәләр). (Балаларны активлаштыру). Төсле пыяладан ясалган нинди предметлар күрәсез? (Савыт-саба). (Балаларны активлаштыру). Балалар, өстәлдә яткан пыяла предметларны тотып карагыз әле. Алар нинди? (Шома, салкын). (Балаларны активлаштыру). Пыяла су үткәрми. Карагыз әле, хәзер мин тәҗрибә үткәреп карыйм. (Тәрбияче стаканга су сала). Су стаканнан агып чыктымы? (Юк). Стакан турында нәрсә әйтергә була? (Пыяла су үткәрми). (Балаларны активлаштыру). Балалар, суны пыяладан ясалган нинди савытларга салырга була? (Шешә, банка, чынаяк, ваза һ.б.). Пыяла төрле калынлыкта булырга мөмкин. Тәрәзәләрне, витриналарны калын пыяладан ясыйлар. Вазаларны, бокалларны нечкә пыяладан ясыйлар. (Балаларны активлаштыру). Ләкин, пыяла нинди калынлыкта булуына карамастан, тиз ватыла, шартлый. Шуңа күрә пыяладан ясалган предметларга карата бик сак булырга кирәк. Балалар, карагыз әле, мин махсус таякчык белән сак кына пыяла предметларга сугып чыгам. Тыңлагыз, пыяла нинди тавыш чыгара? (Яңгыравыклы, чылтырый). (Балаларны активлаштыру). (Тәрбияче балаларның игътибарын тартмадагы чыршы уенчыкларга юнәлтә). Балалар, тартмадагы чыршы уенчыклары нинди материалдан ясалган? (Пыяла). (Балаларны активлаштыру). Тиздән Яңа ел бәйрәме җитәчәк, без чыршыны шундый матур уенчыклар белән бизәрбез. Чыршыбыз матур, купшы булыр, ялтырап торыр. Хәзер аларны ватылмасын өчен тартмага салып куйыйк. (Балалар берәм – берәм килеп, уенчыкларны тартмага салалар). Булдырдыгыз! Әйдәгез, чыршы турында җыр тыңлыйбыз һәм биибез.
Тәрбияче В. Вәлиева сүзләре һәм көенә язылган “Чыршыкай-матуркай” җыры аудиоязмасын куя.
