- •Туган телдә сөйләшәбез
- •Аңлатма язуы
- •Туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү юнәлеше буенча белем бирү эшчәнлеген оештыру төрләре
- •Танып белү өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Без балалар бакчасында
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең китаплар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең яраткан апабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Басуга бару
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Куян күчтәнәчләре
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Көзге яфраклар. Күгәрчен.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Әти, әни һәм мин
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Мин һәм кешеләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Мин үзем өчен иң кадерле кеше
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Минем данлыклы шәһәрем
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Минем Туган илем - рәсәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кар кызы, кар бөртеге бездә кунакта.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел уенчыклары.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел килә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Киемнең үткәне һәм бүгенгесе.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Хуш киләсең, карлы Кыш!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: миләш һәм балан җиләкләре.
- •Эчтәлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Кыш билгеләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кар бабай
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Җәнлекләр кышка әзерләнә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җәнлекләр кышкы урманда
- •Эчшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Без - солдатлар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең армия
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Бакчабызның балта остасы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Музыка җитәкчесендә кунакта
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Әнием турында сөйлим
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: савыт-саба
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Кар бабай язны эзли
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз бүләкләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз килә, яз!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Татарстан байрагы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җиңү бәйрәме
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. 9 майны каршылап...
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Чәчәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: үрдәк бәбкәсе бак-бакны тасвирлау
- •Эшчәнлек барышы
- •Сөйләм үстерү (коммуникация) өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Безнең уенчыклар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. “песи балалары белән” дигән сюжетлы картина карау һәм хикәя төзү.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема: Гаилә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Синең куркынычсызлыгың синең кулларда
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кыш бабай турында хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Әкияти җәнлекләрнең кышкы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема: Чыршыкай- купшыкай
- •Эшчәнлек барышы.
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Ап-ак тунлы кыш
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кыргый хайваннар
- •Эчтәлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Хәрби һөнәрләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Очучылар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Иң яхшы әти (Йомгаклау чарасы)
- •Кичә барышы.
- •3 Нче ярыш.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Әниләр бәйрәме!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “эт көчекләре белән” дигән картина буенча хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: Бияләй һәм пЕрчатка
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Аюның язгы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Урман күлендә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Транспорт
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Бөҗәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Чәчәкле җәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Матур әдәбият белән таныштыру өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Әнәс Хәсәновның “балалар бакчасында” хикәясен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Л.Леронның “яфрак бәйрәме” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Г. Гомәрнең “аю әппәс” әкиятен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Б.Рәхмәтнең “Бакчага киләчәк” шигырен уку. Һөнәрләр турында сөйләшү.
- •Эчтәлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема: хәйдәрнең “керпе туны” әкиятен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Ә. Кариның “кыш” шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Хәйдәрнең “керпе туны” әкиятенЕң эчтәлеген сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. К. Булатованың “солдатлар” дигән шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Д.Хабибуллинаның “Бүләк” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: бeз әкият яратабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Константин ушинскийның “хайваннар бәхәсе”
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Ә. Рәшитнең “кояшлы ил” дигән шигырен яттан өйрәнү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “тавык, тычкан, көртлек” татар халык әкиятен сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема. “Күбәләкләр ничек килеп чыккан?” филиппин халык әкиятен уку
- •Эчтәлек барышы.
- •Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үзләштерү дәрәҗәләренә диагностика Диагностика: биремнәр, методикалар
- •1 Нче бирем.
- •2. “Туп турында сөйлә” күнегүе.
- •3. “Уенчык эт турында хикәя уйлап чыгар” күнегүе.
- •5. “Эчтәлеген сөйлә” күнегүе.
Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Минем данлыклы шәһәрем
Бурычлар:
1) балаларны туган шәһәр белән таныштыруны дәвам итү, шәһәрнең тарихы, Татарстан Республикасы турында белем бирү;
2) балаларның кабул итүләрен, игътибарын, диалоглы сөйләмен үстерү;
3) балаларда туган шәһәр белән горурлану хисләре, төзүче һөнәренә хөрмәт тәрбияләү.
Җиһазлар: шәһәр турында матур көй, мольберт, шәһәр күренеше сурәтләнгән рәсем, “Lego” төзү материаллары.
Эшчәнлек барышы.
Балалар алдында шәһәр сурәтләнгән рәсем.
Тәрбияче. Балалар, карагыз әле бу рәсемгә. Рәсемдә сез нәрсә күрәсез? (Йортлар, урам, автобус, кешеләр). (Балаларны активлаштыру). Балалар, бу рәсемдә безнең шәһәр сурәтләнгән. Безнең шәһәрнең исеме ничек? (Яр Чаллы). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Дөрес, без Яр Чаллы шәһәрендә яшибез. Яр Чаллы – матур шәһәр, шәһәрдә биек йортлар, киң урамнар, парк-скверлар күп. Безнең шәһәребез Татарстан Республикасында урнашкан. (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Татарстан Республикасында шәһәрләр күп: Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Бөгелмә, Әлмәт, Минзәлә һ.б. (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). (Ишек шакыган тавыш ишетелә). Балалар, кем икән ул?. (Тәрбияче ишекне ача, хат ташучы керә).
Хат ташучы. Исәнмесез, минем нәни дусларым! (Балалар исәнләшәләр). Мин сезгә безнең шәһәрне төзегән төзүчеләрдән хат алып килдем. Сез аны бергәләп тыңларсыз. Сау булыгыз.
Тәрбияче. Рәхмәт, Хат ташучы, сау бул! Балалар, бу хат гади хат түгел, әйдәгез, игътибар белән бергәләп тыңлыйк әле.
Аудиоязма яңгырый.
Исәнмесез, балалар! Без сезнең бүген шәһәребез турында сөйләшкәнегезне белдек һәм аның ничек төзелгәне турында сөйләргә булдык. Безнең шәһәребезнең тарихы бик кызыклы. Бик күптәннән бу җирләргә бер кеше килеп урнашкан. Ул юл салып, терлек асрап, иген игеп яши башлаган. Аны күреп тагын бүтән кешеләр килеп урнашканнар һәм кечкенә авыллар барлыкка килгән. “Чаллы” сүзе елга исеменнән алынган. Елга буена урнашканга күрә дә инде шәһәребез Яр Чаллы дип атала. Балалар, менә шушы кечкенә авылдан ничек зур шәһәр барлыкка килде икән соң? Кешеләр Кама автомобиль заводларын төзергә килгәннәр. Завод төзегәндә кешеләр палаткаларда, вагоннарда яшәгәннәр. Тиз арада Чаллы авылыннан зур Чаллы шәһәре барлыкка килә. Шәһәребез үсте, зурайды. Безнең шәһәрне сезнең әбиләрегез, бабаларыгыз төзеде. Хәзер сезнең әтиләрегез, әниләрегез зур биналар, матур йортлар төзиләр. Балалар, шәһәребезнең киләчәге сезнең кулларда. Безнең шәһәребез данлыклы! Шәһәребез һәрвакыт матур, күкләребез аяз булсын! Төзүчеләр.
Тәрбияче. Рәхмәт төзүчеләргә. (Балаларны активлаштыру). Балалар, менә без шәһәребезнең тарихы белән таныштык. Ни өчен безнең шәһәр “Яр Чаллы” дип атала? (Активлаштыру). (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). Балалар, безнең шәһәрне кемнәр төзегән? (Балаларның җаваплары). Дөрес, балалар, безнең шәһәрне төзүчеләр - сезнең әбиләрегез, бабаларыгыз төзегән. Ә хәзер зур биналарны, матур йортларны кемнәр төзи? (Балаларны активлаштыру). (Балаларның җаваплары). Балалар, безнең шәһәребез нинди? (Балаларның җаваплары). Әйе, безнең шәһәр матур, зур, данлыклы. Бергәләп кабатлыйк: данлыклы. (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Балалар, шәһәребез матур булсын өчен безгә нәрсә эшләргә кирәк икән? (Балаларны активлаштыру). (Балаларның җаваплары). Әйе, шәһәребез матур булсын өчен агачлар, чәчәкләр утыртырга, урамнарны чиста тотарга, чүп ташламаска, әйберләрне ватмаска кирәк. Булдырдыгыз! Балалар, әйдәгез без сезнең белән менә бу төзү материалларыннан үзебезнең урамны төзик.
Тәрбияче балаларга төзү материаллары бирә. Балалар барысы бергә шәһәр күренеше төзиләр.
Тәрбияче. Урамыгыз бигрәк матур. Мин бу урамда яшәр идем! Балалар, ә сез бу урамга нинди исеме бирәсез? (Балаларны активлаштыру). (Балаларның җаваплары). Булдырдыгыз! Бик кызыклы исемнәр. Безнең урамның исеме “Яшь төзүчеләр” булыр. (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Менә безнең шәһәребездә тагын бер яңа урам барлыкка килде. Булдырдыгыз!
