- •Туган телдә сөйләшәбез
- •Аңлатма язуы
- •Туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү юнәлеше буенча белем бирү эшчәнлеген оештыру төрләре
- •Танып белү өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Без балалар бакчасында
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең китаплар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең яраткан апабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Басуга бару
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Куян күчтәнәчләре
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Көзге яфраклар. Күгәрчен.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Әти, әни һәм мин
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Мин һәм кешеләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Мин үзем өчен иң кадерле кеше
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Минем данлыклы шәһәрем
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Минем Туган илем - рәсәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кар кызы, кар бөртеге бездә кунакта.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел уенчыклары.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел килә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Киемнең үткәне һәм бүгенгесе.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Хуш киләсең, карлы Кыш!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: миләш һәм балан җиләкләре.
- •Эчтәлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Кыш билгеләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кар бабай
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Җәнлекләр кышка әзерләнә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җәнлекләр кышкы урманда
- •Эчшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Без - солдатлар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең армия
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Бакчабызның балта остасы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Музыка җитәкчесендә кунакта
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Әнием турында сөйлим
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: савыт-саба
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Кар бабай язны эзли
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз бүләкләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз килә, яз!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Татарстан байрагы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җиңү бәйрәме
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. 9 майны каршылап...
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Чәчәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: үрдәк бәбкәсе бак-бакны тасвирлау
- •Эшчәнлек барышы
- •Сөйләм үстерү (коммуникация) өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Безнең уенчыклар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. “песи балалары белән” дигән сюжетлы картина карау һәм хикәя төзү.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема: Гаилә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Синең куркынычсызлыгың синең кулларда
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кыш бабай турында хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Әкияти җәнлекләрнең кышкы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема: Чыршыкай- купшыкай
- •Эшчәнлек барышы.
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Ап-ак тунлы кыш
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кыргый хайваннар
- •Эчтәлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Хәрби һөнәрләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Очучылар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Иң яхшы әти (Йомгаклау чарасы)
- •Кичә барышы.
- •3 Нче ярыш.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Әниләр бәйрәме!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “эт көчекләре белән” дигән картина буенча хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: Бияләй һәм пЕрчатка
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Аюның язгы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Урман күлендә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Транспорт
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Бөҗәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Чәчәкле җәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Матур әдәбият белән таныштыру өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Әнәс Хәсәновның “балалар бакчасында” хикәясен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Л.Леронның “яфрак бәйрәме” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Г. Гомәрнең “аю әппәс” әкиятен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Б.Рәхмәтнең “Бакчага киләчәк” шигырен уку. Һөнәрләр турында сөйләшү.
- •Эчтәлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема: хәйдәрнең “керпе туны” әкиятен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Ә. Кариның “кыш” шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Хәйдәрнең “керпе туны” әкиятенЕң эчтәлеген сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. К. Булатованың “солдатлар” дигән шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Д.Хабибуллинаның “Бүләк” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: бeз әкият яратабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Константин ушинскийның “хайваннар бәхәсе”
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Ә. Рәшитнең “кояшлы ил” дигән шигырен яттан өйрәнү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “тавык, тычкан, көртлек” татар халык әкиятен сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема. “Күбәләкләр ничек килеп чыккан?” филиппин халык әкиятен уку
- •Эчтәлек барышы.
- •Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үзләштерү дәрәҗәләренә диагностика Диагностика: биремнәр, методикалар
- •1 Нче бирем.
- •2. “Туп турында сөйлә” күнегүе.
- •3. “Уенчык эт турында хикәя уйлап чыгар” күнегүе.
- •5. “Эчтәлеген сөйлә” күнегүе.
Тема: Мин үзем өчен иң кадерле кеше
Бурычлар:
1) балаларда үзләренең уникаль (бердәнбер) һәм кабатланмас шәхес булулары турында күзаллаулар формалаштыру;
2) балаларның үзаңнарын үстерү;
3) тышкы кыяфәтләренә игътибарлылык тәрбияләү.
Җиһазлар: Белмәмеш(курчак), балалар санынча көзгеләр һәм балалар гәүдәсенең контурлы сүрәте (трафаретлар), төсле карандашлар.
Эшчәнлек барышы.
Балалар янына чәчләре тузган, җыйнаксыз Белмәмеш килеп керә.
Белмәмеш. Исәнмесез, балалар. Минем сезгә кунакка киләсем килде! Мин бик ашыктым!
Тәрбияче. Белмәмеш, нигә син шулай киенеп килдең?
Белмәмеш. Мин бик тырыштым, матур итеп киендем. Киемнәремне үтүкләдем, галстук та тактым.
Тәрбияче. Белмәмеш, син чыгып киткәндә үзеңне көзгедән карадыңмы? (Карадым, карадым). Белмәмеш, әгәр дә син үзеңне көзгедән караган булсаң, тузган чәчләр белән, болай җыйнаксыз киенеп килмәс идең. Балалар, көзге нәрсә өчен кирәк? (Балаларның җаваплары). Белмәмеш, көзгегә карап үзеңне тәртипкә китер әле! (Белмәмеш көзгегә карый, киемнәрен төзәтә). Балалар, сезнең дә үзегезне көзгедән карыйсыгыз киләме? (Балалар үзләрен көзгедән карыйлар). Алсу, син көзгедән нәрсә күрәсең? (Үземне күрәм). Дөрес, Алсу, син бу җир йөзендә үзеңә иң кадерле кеше. Марат, ә син көзгедән нәрсә күрәсең? (Үземне күрәм). Марат, син дә бу җир йөзендә үзеңә иң кадерле кеше.(Тәрбияче чиратлап һәр балага мөрәҗәгать итә). Бик яхшы! Балалар, мин дә үзем өчен бик кадерле. Сез дә минем өчен бик кадерле. Мин сезне бик яратам. Балалар, һәрберегез үзегезне тагын бер кат көзгедән карагыз. Авызыгызга, борыныгызга, күзләрегезгә игътибар итегез. Гүзәл, син нинди? Син үзеңнең авызыңны, борыныңны, күзләреңне нинди итеп күрәсең? (Тәрбияче башка балаларга да шушы ук сорауны бирә). Алсу, син башкаларга охшагансыңмы? Синең йәзең башкаларның йөзеннән нәрсә белән аерыла? (Чәчнең, күзләрнең төсе, борынның, иреннәрнең формасы). Дөрес, балалар, һәрберегезнең чәчләренең, күзләренең төсе, борын һәм иреннәр формасы башкаларныкыннан аерылып тора. Сезнең кайсыгыз турында ул почык(кечкенә) борынлы дип әйтеп була? (Балаларның җаваплары). Кемнең чәче сары төстә? (Балаларның җаваплары). Кемнең чәчләре кара төстә? Кемнең күзләре зәңгәр? (Балаларның җавплары). Ә кем коңгырт-кара күзле? (Балалар түгәрәккә, ә Белмәмеш түгәрәк уртасына баса). Балалар, Белмәмеш белән уйныйк әле.
Белмәмеш. Кемнең күзләре коңгырт-кара күзле шулар түгәрәк эченә керәләр. Кемнең чәче үрелгән, шул балалар түгәрәк эченә керәләр. Хәзер сары чәчле балалар түгәрәк эченә басалар. Чәче кыска булган балалар түгәрәк эченә керәләр.
Тәрбияче. Балалар,мин сезне бик яратам, сез минем өчен бик якын. Малайлар кыюлар, көчлеләр, ә кызлар нәфисләр, ягымлылар. Карагыз әле, безнең Алсу ничек матур итеп елмая. Маратның нинди ярдәмчел икәнлеген искә төшерегез. Әмир чын дус була белә...(һ.б). Балалар, мин сезгә әзер трафаретлар бирәм. Трафаретларга рәсем ясарсыз. Рәсем”Үзеңне бизә” дип атала. Сез үзегезне нинди итеп күрергә телисез, шулай итеп рәсемгә төшерегез. (Балалар трафаретларга рәсем ясыйлар). (Бизәлгән трафаретларны балалар бергәләп карыйлар. Рәсемне кем ясаганын әйтергә тырышалар).Балалар, рәсемнәрегезне өйдә стенага карават өстенә элеп куя аласыз. Иртән йокыдан уянгач, шушы рәсемгә карап, үзегезне сәламләгез, үзегезгә сәламәтлек, шатлык, яхшылык теләгез. Булдырдыгыз! Үзегезне һәрвакыт яратыгыз! Үзегезне беркайчан да онытмагыз!
