- •Аңлатма язуы
- •Уку предметына гомуми характеристика
- •Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирүдә 1 сыйныфта формалашырга тиеш күнекмәләр:
- •I сыйныфны тәмамлаганда укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә таләпләр
- •Тематик планлаштыру
- •Әдәби уку 1 класс г.М. Сафиуллина м.Я Гарифуллина ф.Ф.Хәсәнова “Перспектива” 26 дәрес
- •Укыту- методик кулланмалар исемлеге
“Каралды” “Килешенде” “Расланды”
ММБ җитәкчесе _______ УТЭ буенча директор Мәктәп директоры
/Ф.Ә. Сәмәрканова/ урынбасары ___________ /А.Р.Шакурова/
Протокол № ___ /Е.Ф.Хөснетдинова/
___ нч_ август 2014 нче ел ___ нч_ август 2014 нче ел __ нч_ август 2014 нче ел
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ АЗНАКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
“АЗНАКАЙ ШӘҺӘРЕ 9 НЧЫ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ” -
“УРАЗАЙ АВЫЛЫ ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ”НЕҢ
БЕРЕНЧЕ КАТЕГОРИЯЛЕ БАШЛАНГЫЧ КЛАССЛАР УКЫТУЧЫСЫ САМАРКАНОВА ФӘЙРҮЗӘ ӘХТӘМ КЫЗЫНЫҢ 1 НЧЕ КЛАСС ӨЧЕН ӘДӘБИ УКУ ФӘНЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Педсовет утырышында каралган
Протокол №
“ ” нч август 2014 нче ел
2014 – 2015 нче уку елы
Аңлатма язуы
1нче сыйныф өчен “Әдәби уку” фәненнән эш программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:
1. РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ына
2. 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү”
турындагы боерыгына (Приказ №373);
09.07. 2012 елда ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган гомумбелем бирү учреждениеләре өчен региональ базис укыту планына (Приказ
№ 4154/12);
Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Азнакай шәһәре 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» – «Уразай авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе» нең башлангыч белем бирү буенча төп укыту программасына
«Азнакай шәһәре 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» - “Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе “ муниципаль учреждениесе Уставына
Азнакай районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Азнакай шәһәре 9нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» “Уразай төп гомуми белем мәктәбе”нең 2013-2014 нче уку елына кабул ителгән укыту планына
Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән “Перспектива” концепциясе һәм белем бирүнең
яңа стандартлары таләпләренә туры килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләр исемлегенә.
Уку предметына гомуми характеристика
Башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен төзелгән татар теле программасы укытуның максатын, бурычларын һәм эчтәлеген билгели. Укучы, беренче сыйныфтан башлап, татар телен системалы рәвештә өйрәнә башлый. Бу чорда телдән сөйләмнең башлангыч күнекмәләре үстерелә һәм балада язма сөйләм формалаша башлый. Сөйләм күнекмәләренең үсүе укучының ана телендә фикерләү эшчәнлеген камилләштерүдә хәлиткеч ролҗ уйный. Баланың сүз байлыгын даими тулыландырып баруы синоним, антоним сүзләргә һәм сүзнең күпмәгънәлелегенә караган мәгълүматлылыгына да бәйле була.
Тәкъдим ителә торган программада татар теленә өйрәтүнең төп максаты һәм бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбәрәт:
Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнергә теләк уяту, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру.
Балаларга татар теленең төрле бүлекләре буенча белем бирү:
а) фонетика, лексика грамматикага караган башлангыч мәгълүмат бирү;
ә) телебезнең орфоэпиясе, лексикасы, грамматикасы, пунктуациясе буенча күнекмәләр булдыра башлау. Хәрефләрдән иҗекләр һәм сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзергә өйрәтү.
3. Укучыларны дөрес, матур итеп укырга, укыганның эчтәлеген сөйләргә, аерым темалар буенча әңгәмәләр кора белергә, аралашканда тел чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү.
4. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.
5. Укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү.
Уку предметы эчтәлегенең юнәлешләре
Башлангыч сыйныф укучыларының программаны үзләштерү нәтиҗәләре: укучыларның милли традицияләргә таянып, мораль нормаларны кабул итеп әхлакый үсеше:
гаилә тормышында;
региональ-культура оешмаларында;
үз халкыңның культурасында;
Россия гражданнар милләтләрендә;
дөньяви оешмаларда
укучыларның әхлагын үстерү һәм дәрестә, дәрестән тыш, мәктәптән тыш һәм иҗтимагый эшләрдә файдалы эшчәнлек тәрбияләү.
Уку планында укуның тоткан урыны
Программа 1 класста - 33 дәрескә (атнага 1 дәрес исәбеннән) каралган.
Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирүдә 1 сыйныф өчен укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:
татар әдәбияты хакында гомуми мәгълүматый күзаллау булырга;
өйрәнелгән әсәрнең исемен, төп эчтәлеген һәм авторын белергә, аңа карата үз мөнәсәбәте формалашырга;
әсәрнең геройларын, аларның эш-гамәлләрен, холык-фигылен, хис-кичерешләр дөньясын бәяли;
текстның сюжетын ачыклый, темасын, идеясен, автор фикерен билгели алырга;
автор һәм хикәяләүче, шагыйрь һәм лирик герой, тезмә һәм чәчмә сөйләм, фольклор һәм әдәби жанрлар хакында күзаллый белергә;
әдәби әсәргә һәм иҗат эшенә хас сыйфатларны һәм үзенчәлекләрне аңларга;
әдәби тел һәм сурәтлелек тудыру чаралары хакында башлангыч күзаллау бирелергә тиеш.
