- •Татар теленнән
- •9 Класс
- •Сүз башы
- •Фонетика
- •9. "Кыска, иренләшмәгән калын сузык аваз" билгеләмәсе кайсы сузык авазга туры килә?
- •Хаталар өстендә эш
- •Лексикология
- •Текстка лексик анализ.
- •2. 2 Күпмәгънәле сүзнең мәгънәләрен аңлатыгыз.
- •4. 2, 5, 7 Нче җөмләләрдән омонимнар табыгыз.
- •5. А) төрки-татар, б) гарәп-фарсы, в) рус телләреннән кергән сүзләрне билгеләгез
- •8. Фразеологик әйтелмәләрне билгеләгез.
- •9.Мәкаль һәм әйтемнәрәге төшеп калган урыннарга тиешле синонимнарны куегыз.
- •Хаталар өстендә эш
- •Сүз ясалышы
- •12. Дәвам итегез, үз фикерегезне языгыз.
- •Хаталар өстендә эш
- •Морфология
- •1. Текстка исем бирегез.
- •2. Текстның нинди стильдә язылуын билгеләгез. Исбат итегез.
- •4. Тиешле тыныш билгеләрен куегыз һәм төшеп калган хәрефләрне языгыз.
- •Хаталар өстендә эш
- •Синтаксис
- •1. Кирәкле сүзләрне куеп укырга.
- •Хаталар өстендә эш
- •Гади җөмлә
- •Кушма җөмлә синтаксисы (практикум)
- •1. Кагыйдәләрне язып бетерегез
- •2. Тыныш билгеләрен дөрес куйган очракны билгеләгез.
- •3. Кушма җөмләләрне төзелеше ягыннан бер төрдән икенче төргә үзгәртегез.
- •4. Җөмләнең схемасын ясагыз, төрен билгеләгез.
- •5. Тыныш билгеләрен куегыз.
- •6. Күп нокталар урнына тиешле бәйләүче чараларны куярга, бәйләүче чараны төрен билгеләгез, алар нәрсәләрне (тиңдәш киссәкләрнеме, җөмләләрнеме) бәйләп килгән?
- •Хаталар өстендә эш
- •Хаталар өстендә эш
- •Стилистика
- •8. Градация рәтен дәвам итегез.
- •9. “Кышкы иртә”, “Көзге урман”, “Боз китү” темаларының берсен сайлап алыгыз, төрле сурәтләү чаралары кулланып тасвирлагыз.
- •Хаталар өстендә эш
Татар теленнән
эш дәфтәре
9 Класс
Гыйззәтуллина Р.Р.
Татар теленнән эш дәфтәре (Татар мәктәпләренең татар теле укытучылары, 9нчы сыйныф укучылары өчен ярдәмлек)
9 нчы класс өчен төзелгән эш дәфтәрендә текст белән эшкә зур әһәмият бирелә: сәнгатьле уку, теманы һәм идеяне ачыклау, текстның стилен билгеләү, соңыннан укучыларның грамматик белем һәм күнекмәләрен тикшерү өчен сораулар бирелә. Эш дәфтәрендә яңа грамматик – лексик материалны ныгыту өчен язмача күнегүләр сериясе, темалар буенча биремнәр урын алган.
Сүз башы
Бүген педагогика алдында укыту процессын кызыклы һәм файдалы итү проблемасы төп проблемаларның берсе булып тора. Укытучылар үз эшләрендә төрле метод һәм алымнар кулланып эшлиләр.
Иҗади шәхес үстерү һәм формалаштыру-хәзерге заман мәктәбенең төп бурычларыннан санала. Иҗади үсешкә юнәлдерелгән дәрес структурасы класста иҗади халәт тудыру һәм шәхестә белемне үзләштерү сыйфатлары формалаштыруга юнәлдерелгән. Барлык педагогик технологияләр укытуның эффектлылыгын, белем сыйфатын күтәрү, шуның белән бергә баланы шәхес буларак үстерү, укучыларга дифференциаль якын килеп, укытуны индивидуальләштерү максатыннан кулланыла. Укучыларның татар теле һәм әдәбияты буенча белем һәм күнекмәләренең ныклы булуы өчен, дәреслектән тыш башка уку әсбаплары белән дә эшне яхшы, шулай ук системалы оештыруның әһәмияте зур.
9 класс өчен төзелгән эш дәфтәрендә текст белән эшкә зур әһәмият бирелә: сәнгатьле уку, теманы, идеяне ачыклау, стильне билгеләү, соңыннан укучыларның грамматик белем һәм күнекмәләрен тикшерү өчен сораулар бирелә. Эш дәфтәрендә яңа грамматик – лексик материалны ныгыту өчен язмача күнегүләр сериясе, темалар буенча биремнәр урын алган.
Татар теле өлкәсендә эшләүче телче галимнәрнең хезмәтләре һәм аерым язучыларның әсәрләре белән таныштыру, укучыларга төрле яклы тәрбия бирерлек текстлар сайлау -болар барысы да укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә комплекслы якын килергә мөмкинлек тудыралар.
Шулай ук укучыларны имтиханнарга әзерләүдә мондый эш дәфтәрләре кирәк дип саныйм. Биремнәрнең кайберләре татар теленнән БДИ на охшаш. Тестлар, схемалар, практикумнар, тел- сурәтләү чаралары, иҗади эшләр-барысы да имтихан эшләрендә очрый. Тема беткәннән соң хаталар өстендә эш үткәрелә, моның өчен аерым бит бар. Бу эшне “Кагыйдәләр җыелмасы” буенча алып барырга була.
Укучыларга эш дәфтәрен электрон формада, электрон почта аша тапшыру мөмкинчелеге бар.
Һәр укытучы ана телен, аның грамматик төзелешен үзләштергән, грамматик, стилистик һәм орфографик яктан дөрес сөйләм һәм язу күнекмәләренә ия булган, орфоэпик, орфографик һәм пунктуацион яктан тулы белемле, тел чараларыннан уңышлы файдалана белүче һәм сәнгатьле уку күнекмәләре алган укучылар әзерләргә тели.
Фонетика
1)Ка...ннар шаула...ына карап торганыгыз бармы сезнең? 2)Карагыз әле әнә нәзек билле ка...н яш...ләрен күрәсезме? 3)Алар бар(ы)сы (да) ко...шка караган. 4)Ко...ш ка...ннарның яшә... чыганагы х...ялы.5) Әмм... алар бу х...ялларына бер...акыт(та) да ирешә алма...чаклар юк. 6)Ка...ннар моны үзләре (дә) беләләр. 7)Беләләр шуңа күрә (дә) үз мә...ә...әтләрен ка...ннар арасыннан ...злиләр.
8)Күрәсезме әнә бер ка...нның туры з...фа булып үсеп килгән кә...сәсе кинәт бер як читкә та...пылыбрак киткән. 9)Әйе ул нәк... шушы урында ...нәшәсендәге ка...н сыл...ына гашыйк булган. 10)Күрәсезме? 11)Ләкин ка...н кызы горур зат икән сер бирмичә ...аман туп-туры үсә барган. 12)Җаны (да) бар икән бер колач ара ме...гәч ул ка...н егете ягына а...ышкан һәм аларның беләкләре беләккә кагылган чәчләре чәчкә үрелгән моңнары ша...лары а...аздаш булган... 13)Алар шулк...дәр бәхетле бәхетле!
14)Өч...нче бер ка...н бик карт ка...н бөк(ер)әеп зәг...ф...ләнеп беткән бер кулбашы бөт...нләй (дә) аска салынып төшкән. 15)Янын(да) гына мә...ә...әте (дә) бар икән. 16)Ул шундый ук карт әмм... ак с...лулыгын горурлыгын югалтмаган. 17)Менә кем өч...н саргаеп яши икән безнең каеныбыз! 18)Горур мә...ә...әт каршында башын игән карт агач миңа кызганыч т...елды.
19)Мин булсам сер бирмичә башны югары күтәреп мәг...р...р яшәр идем. 20)Шулай яшәгәндә генә сөйгән ярлар үз итә шулай яшәгәндә генә сине матур язмыш көтә!
21)Табиг...т... менә шундый әкият сөйләде миңа.
(Г.Гыйльманов)
1. Текстка исем бирегез.
________________________________________________________
2. Текстның төп мәгънәсе кайсы җөмләдә тулырак бирелгән?
________________________________________________________
3. Текстның нинди стильдә язылуын билгеләгез. Исбат итегез.
______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________
4. Тиешле тыныш билгеләрен куегыз һәм төшеп калган хәрефләрне языгыз.
5. Табигать сүзенә фонетик анализ ясагыз.
________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________
6. 11-13 нче җөмләләрдән яңгырау тартык авазлардан гына торган сүзләрне күчереп языгыз.
___________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________
7. 15-17 нче җөмләләрдән тамырдан, ясагыч һәм бəйлəгеч кушымчалардан торган сүзләрне языгыз.
_________________________________________________________
8. 6-7 нче җөмләләрдә нинди тел-сурәтләү чарасы кулланылган?
________________________________________________________
