Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Sochinenie-2015.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
34.26 Кб
Скачать

Табигатьнең кадерле бүләге

Бирелгән өзек «Бу хәл безне сагайтырга, табигатьнең бу кадерле бүләгенә игътибарны арттырырга тиеш.» җөмләсе белән тәмамланган. Тексттан күренгәнчә, автор табигатьне саклау проблемасын күтәргән. Бигрәк тә эчә торган суның кадерен белү кирәклеге турында уйлана ул, чөнки чиста су бик аз. Моның шулай булуын автор 20 нче - 22 нче җөмләләрдә фактик мисалларга таянып раслый.

Әйе, тирә-ягы матурлап бизәлгән чишмәләрне күрү, алар янында ял итү, саф суыннан авыз итү үзе зур бәхет түгелмени? Чишмә суының файдасы турында 10 нчы, 12 нче җөмләләр ассызыклый.

Чишмәләребезгә игътибар булса да, төп төче су чыганагы булган күлләребез-елгаларыбызга без һаман да битараф әле. Бу турыда ил белән уйланмасак, безне киләчәктә зур фаҗига көтүен аңлау кыен түгелдер

Шулай итеп, безгә барлык төче су чыганакларын да саклау, вакытында чистартып тору эшенә ил белән ныклап тотынасы бар.

Үкенү

Минемчә, Афзал Шамов текстының соңгы юлларында ана белән бала мөнәсәбәте проблемасын чагылдыра. Балаларның үз аналарына вакытында хөрмәт күрсәтергә тиешлеген искәртә.

Әни... Әнкәй... Әнием... Күңелгә бик якын һәм җылы бу сүзләр. Күпме мәгънә сыйган алар әченә! Әни - һәрберебез өчен дә кадерле кеше. Бу изге зат безне кечкенәдән үк тәрбияли, туры, дөрес юлга бастырырга тырыша һәм, әлбәттә, барлык авырлыклардан саклый, яклый... Аның тырышлыгын алдан күреп, хөрмәт итәргә, кадерләргә, булышырга кирәк. Юкса, соң булуы бар. Үкенү хисе сине гомер буе эзәрлекләр. 10 нчы һәм 15 нче җөмләләр бу фикерне раслый. Тексттагы герой Хәтимә вакытында әнисенә булышмавы өчен гомере буе үкенә, аңардан кабере янында булса да гафу сорый.

Шулай итеп, автор әһәмиятле проблема күтәрә: әти-әниләргә үзләре исән чагында ук хөрмәт күрсәтергә, аларны кадерләргә кирәклекне ассызыклый.

Алтын әтәч

Текстта татар телен бөтен дөньяга таныткан шагыйрь Габдулла Тукай турында сүз бара. Автор талантлы кешенең беркайчан да югалып калмавын төшендерә.

Бик күп кыенлыклар күреп үссә дә, күп укыган, чит телләрне өйрәнгән ятим малай үз хыялын тормышка ашыра. Тырышлыгы һәм үҗәтлеге аркасында, ул татар халык иҗатын җентекләп башка халыкларның әдәбиятлары белән таныша. Үзе дә шигырьләр, хикәяләр һәм әкиятләр иҗат итә. 25 нче җөмлә бу фикеребезне раслый. Үзенең кыска гына гомерендә Г.Тукай бик күп китаплар язарга өлгерә. Пушкин әкиятендәге әтәч шикелле, татар милләте өчен үзенчә көрәшә. Шигырьләре белән татар милләтен уянырга чакыра. Бу фикеребез тексттагы 25 нче җөмләдә күренә.

Шулай итеп, танылган шагыйребезнең татар милләте өчен таң әтәче ролендә булуын авторның аңлатасы килгән. Күп авырлыклар күреп үскән ятим малай бөтен дөньяга татар телен яңгыратты!

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]