Икебез дә унөчтә булсак...
Текст ахырында бирелгән бу җөмлә бик тирән мәгънәгә ия.
Эшләнми калган эшләрегез өчен үкенерлек булмасын, үкенү хисе йөрәкләрегезне телгәләмәсен, дип кисәтә сыман безне автор.
Ул күтәргән проблема бик тә әһәмиятле. Үкенеч - кеше күңелен җәрәхәтләп торучы иң авыр хисләрнең берсе. Тексттан аңлашылганча, бертуган ике малайның зуррагы, кечкенә вакытта энесенә карата игътибары җитеп бетмәгәнгә, үзен гаепле саный. 41 нче һәм 42 нче җөмләләрдә бу бик ачык чагыла. Абыйсы ачлыктан хәлсезләнгән энесенең түземлелегенә соклануын яшерми. Моны 4 нче, 5 нче җөмләләр аша күрәбез.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтеп була, кеше үз вакытында кулыннан килгәннең барын да эшләргә тиеш. Кылган гамәлләрең өчен соңыннан үкенерлек булмасын.
Иртәнге нур
Әлеге текстның авторы Ф. Сафин, әсәренең соңгы юллары белән, барыбызга да кадерле булган кешеләрне атап чыга һәм аларга чиксез хөрмәтен белдерә.
Укытучы - бала күңеленә ачкыч табучы. Укытучы, беренче чиратта, бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы дип уйлыйм. Ә ул яхшылыкны беркайчан да онытып булмый. Моңа дәлил итеп, без авторның 34 нче җөмләсен китерә алабыз. Иң элек кем шәфкатьлелеккә, миһербанлылыкка өйрәтә соң? Әткәй белән әнкәй, һәм, әлбәттә, укытучы. Алар аерылгысыз! Аларны без табигатьтәге кояш нурына тиңли алабыз. Бу фикеребезне 35 нче җөмлә раслый. Аларның һәрберсе тормышта үз урынын тапкан икән, димәк, укытучының тырышлыгы бушка китмәгән.
Шулай итеп, әткәй-әнкәй, укытучы, туган ил - һәр кешенең күңелендә шатлык хисләре уятучы, уй-хыялларына канат куючылар.
Мин кулыма китап алам...
Текст: «...Китапсыз милләт - киләчәксез милләт. Бәхетебезгә, без андыйлар түгел! Әлегә...» - дигән сүзләр белән төгәлләнә. Р. Миңнуллин текстының соңгы юлларында китапның милләт өчен рухи чыганак булуы турында ассызыкланган. Автор укучыларны милләтебез тарихында китапның тоткан урыны һәм аның рухи кыйммәте турында уйланырга чакыра.
Компьютерның файдалы яклары да бик күп, ләкин ул барыбер китапны алыштыра алмый. Кешелек дөньясы мең ел элек тә китапсыз яшәмәгән, хәзер дә аннан башка яши алмый. Китап - белем чишмәсе. Китап укымаган кешенең аң-фикерләү дәрәҗәсе дә түбән, рухи дөньясы да ярлы була. Ата-анага, милләт һәм туган илгә мәхәббәт тә китап аша сеңдерелә. Халкыбызның бөек үткәнен дә китап аша гына белә алабыз. «Шуңа күрә дә без Китапка чиксез рәхмәтле.»
Шулай итеп, китап кешене уйланырга, аның геройлары кичергәннәрне йөрәгеннән үткәрергә, хис дөньясын баетырга, битараф булмаска ярдәм итә.
Табигать байлыклары
Минемчә, авторның бу юлларында Татарстанда булган бар байлыкны саклау, кадерләү турында сүз бара.
һәркемгә дә үз туган ягы бик кадерле. Кеше, кая гына барса да, барыбер, үзенең газиз туган авылына, туган шәһәренә ашкынып кайта.
Гүзәл җиребез Татарстан - күпмилләтле республика. Зур уңыш бирә торган киң басулар, миллионлы шәһәрләр зәңгәр сулы Кама, Идел елгалары һәм яшел урманнар белән алмаша. Республика җир асты байлыклары белән дә горурлана ала. 1нче, 3 нче һәм 4 нче җөмләләр бу фикеребезне раслый.
Бу хикәясе аша автор безне туган җиребезгә карата сакчыл булырга чакыра. Акыл белән эш итсәк, урман-суларыбыз да безне сөендерерләр.
