Елау да рәхәт икән...
«Елатырлык көчләрнең иң куәтлесе - яхшылык икән» дигән җөмлә безне тагын бер мәртәбә яхшылык турында уйланырга мәҗбүр итте
Минемчә, яхшылык - кешенең эчке тойгысы. Ул аны сүзләре, кылган гамәлләре белән тирә-ягындагыларга күрсәтә ала. Ә Мөхәммәт Мәһдиев текстында авылның иң усал малайларыннан рәхим- шәфкать бөтенләй көтелми. 17 нче җөмлә бу фикеребезне раслый. Ятим малайның ялгышы да шулай дип уйлау икән бит. Иң гаҗәпләндергәне шул - аңа иң усал Садри ярдәмгә килә. 25 нче җөмләдә бу ачык чагыла. Менә шул көтелмәгән яхшылык малайны елата да инде.
Димәк, елатырлык көч явызлык кына түгел, ә бәлки яхшылык та икән. Яхшылык чын күңелдән эшләнсә, яхшылыктан да елыйсың икән. Яхшы кеше башкаларга шатлык һәм бәхет кенә китерәдер.
Мәче - изге хайван
Текстның соңгы юлларының мәгънәсе безгә мәчеләрнең изге хайван гына түгел, ә бәлки бик файдалы җан ияләре икәнен аңлата.
Чыннан да, мәче - изге хайван, аны кеше махсус ияләштермәгән, ә ул үзе ияләшкән. Димәк, ул - ирекле хайван. Әйтелгәннәрне раслау өчен, текстның 1 нче җөмләсенә үк игътибар итик.
Кайда гына булмасыннар, мәчеләр тычканнарны, күселәрне кырып бетергәннәр, бик күп икмәкне саклап калганнар. Бирелгән дәлилне текстның 5 нче һәм 16 нчы җөмләләре белән расларга мөмкин. Мәчеләр коры җирдә генә түгел, ә диңгездә сәяхәттә корабль трюмнарында да бик кирәк булган.
Шулай итеп, автор «Кайда тели, шунда йөрергә хаклы!» дигән искәрмәсендә мәчеләрнең үз кадерләрен белүләрен, ирекле, кадерле һәм изге җан ияләре булуларын аңлата. Бары тик аларга карата һәрвакыт яхшы мөгамәләдә булырга кирәк.
Туган тел
Миргазыян Юныс текстының соңгы юлларында туган телебезнең җанга бик газиз икәне ассызыкланган. Автор укучыларны милләтебез тарихында ана теленең тоткан урыны һәм аның рухи кыйммәте турында уйланырга чакыра.
Текстта ана теленең чит җирләргә киткән саен кадерлерәк булуы аңлатыла. Бу фикеребезгә дәлил итеп, 7 нче җөмләне әйтеп була. «Барлык уңайлыклары булган шәһәрдә яшәсәләр дә, барыбер, тылсымлы гармун моңын тыңларга киләләр», - дип яза автор милләттәшләре турында. Чыннан да, туган тел ул - бик газиз нәрсә, адәм баласына һәрчак илһам чыганагы, дәрт, дәрман бирүче рухи азык та.
Шулай итеп, автор, чит илдә яки чит шәһәрдә генә түгел, ә бәлки туган авылында, шәһәреңдә дә үз ана телеңне онытмаска, туган телдә аралашырга, аны яратырга чакыра.
Шомырт нигә елый?
Текст ахырындагы җөмләләрне укыгач, йөрәк сызлана башлый, «таланган» шомырт белән бергә үксеп-үксеп елыйсы килә. Автор экология проблемасын күтәреп кенә калмаган, кешеләрнең гамьсезлегенә, ерткычлыгына тирән әрнүен дә белдергән.
4 нче, 5 нче җөмләләрдән күренгәнчә, ата белән улның сердәшенә, якын дустына әйләнгән шомырт, ничә еллар буена табигать бизәге булып, тирә-якка ямь таратып утырган. Әмма беркөнне, аның чәчәкләрен өзеп бетереп, үзен сындырып, имгәтеп киткәннәр. Табигатьтә матурлык белән әнә шундый кансызлык та янәшә яши икән ләбаса. 17 нче - 20 нче җөмләләрдә шул турыда сөйләнелә. Текстта юк ителгән шомырт агачы турында гына сүз бармый, ә кешенең табигатькә мөнәсәбәтен үзгәртү кирәклегенә басым ясала.
Йомгаклап, шуны әйтергә телим: табигать белән кеше бербөтен булып яшәгәндә генә, дөнья - ямьле, яшәеш мәгънәле булачак.
