Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Sochinenie-2015.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
34.26 Кб
Скачать

Балык тоту

Автор үзенең фикерен Таҗиның әтисе аша: «Кояш булмаса, җир өстендә үсемлекләр дә үсмәс, син дә, мин дә булмас идек»,- дип белдерә. Мин автор сүзләре белән тулысынча килешәм.

Әйе, менә шушы кыска гына юллар аша, автор кояшның нинди зур әһәмияткә ия икәнен аңлатырга тырышкан. Таҗи әле барысын да аңлап бетер­ми, шуңа да ризасызлыгын белдерә. Без, моңа дәлил итеп, 20 нче җөмләне китерә алабыз. Бөтен яшеллек, Җир шарындагы барлык тереклек кояшка бәйле. Ә кеше - табигатькә. Аның дөреслеген А. Алиш текстта Таҗиның әтисе сүзләре белән дәлилли: «Кояш бер дә булмаса, һаман төн генә булыр иде, ә төнлә балыклар эләкмиләр».

Шулай итеп, А. Алиш кояшның - яктылык, җылылык, яшәү чыганагының - кадерен белергә кирәклекне кабат искәртә.

Ике дус

Минемчә, авторның бу юлларында ялкаулыкның сәбәпләре турында сүз бара. Бу сәбәпләр кемнедер рәнҗетергә мөмкин. Автор кеше үзенең кылган гамәлләренә җавап бирергә тиеш икәненә басым ясый.

Әсәрдә кеше хезмәтен файдалану юктан гына башланганы 3 нче җөмләдә әйтелеп кителә. Соңга таба кеше аза, ахыры күңелсез бетә. Шөһрәт инде үзенең кыланышларын сизми дә. Гадиләнең аңа бурычлы икәнен белү аңа тагын да масаерга мөмкинлек тудыра, кызның хезмәтен файдаланырга этәрә. 13 нче җөмлә бу фикеребезне раслый. Ул үзенең кыланышлары белән кызны рәнҗеткәнен дә аңламый. Автор бик зур проблеманы - кешелеклелек проблемасын күтәрә. Бу текстны укыгач, татар халык мәкале искә төшә: ит яхшылык, көт яманлык, ди халык. Дуслыкка тап төшерү алар күңелендә гомерлек яра калдыра.

Бу хикәясе аша автор дуслыкның кадерен белергә чакыра. Дуслык кебек иң саф хисләрне саклый белергә кирәклеген төшендерә.

Интернет дус

Әлбәттә, бу текст - бүгенге көндә Интернетның тормышыбыздагы роле турында. Автор, олы буынның Интернетка артык исе китмәсә дә, яшь буын өчен аның мөһим чара булуын ассызыклый.

Чыннан да, без бүгенге көндә тормышыбызны Интернеттан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Әйтелгәннәрне раслау өчен, текст­ның 8 нче җөмләсенә игътибар итик. Автор анда Интернеттан дөнья яңалыкларын белүен, дуслары белән аралашуын, кирәк-ярак әйбер­ләрне дә Интернет аша сатып алуын әйтеп китә. Хәтта бөтен түләүләрне дә хөкүмәтнең электрон сайты аша башкарып була бит хәзер! 16 нчы һәм 17 нче җөмләләр бу сүзләрне раслый. Әйе, сәламәтлегебезгә зыянлы, ләкин аны дөрес итеп файдаланырга кирәк..

Димәк, Интернетның тискәре якларына караганда уңай яклары күбрәк. Интернет - файдалы һәм рәхәт бит ул!

Каенның күз яше

Минемчә, авторның бу юлларында, табигатькә мәхәббәт белән беррәттән, кемнәрнеңдер аңа кылган шәфкатьсезлеге турында да сүз бара.

Әйе, табигать - яшәешнең әһәмиятле бер өлеше. Урман, беренчедән, кислород чыга­нагы булса, икенчедән, аның гүзәллеге күңелләрдә рәхәт тойгылар уятырга сәләтле.

Әтисе белән Камил бу матурлыкның кадерен беләләр. Малай берничә ландыштан артыгын өзми. 4 нче җөмләдә моның сәбәбе ачык күрсәтелә. Берәүләр шулай табигатькә сак караса, икенчеләр аны вәхшиләрчә ботарлый, рәнҗетә, талый. 14 нче һәм 15 нче җөмләләрдә әнә шул турыда сөйләнелә.

Авторның бу хикәясе безне тирәнтен уйланырга этәрә, чөнки ул табигатьне саклау проблемасын күтәрә.

Автор бу хикәясе аша безне табигатькә карата мәрхәмәтле булырга чакыра. Без яхшы булсак, урман-суларыбыз да безне сөендерерләр, яшәешебез матураер, күңелләребез дә нурланыр.

Сихерле чәчәкләр

Бу өзектә күзгә күренмәс кешегә әйләнү хыялы тормышка ашкан Рөстәм сурәтләнә.

Автор куелган максатка ирешергә тырышу проблемасын күтәреп чыга. Максатына ирешү өчен, Рөстәм, урманга барып, абага чәчәге ашарга тиеш. Моның өчен куркуны җиңәргә кирәк. Бу - максатка ирешүдә иң беренче авыр адым. Рөстәм куркак түгеллеген раслады. 3 нче җөмлә фикеребезне дәлилләргә ярдәм итә. Абага чәчәк атканда югалып калмаска, аларны өзеп кабарга өлгерергә кирәк. Рөстәмнең бу адымы да уңышлы төгәлләнүен 11 нче - 13 нче җөмләләр раслый..

Хикәядә күтәрелгән проблема беркайчан да әһәмиятен югалтмый. Кеше нинди генә максат куймасын, аңа ирешү өчен, нык тырышырга кирәк була.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: нинди генә максат куйса да, аңа ирешү һәр кешенең үзеннән тора.

Бөек иҗат

«Әйе, бөек иҗат һичкайчан югалмый» дигән сүз безне иҗат кеше­ләренең язмышлары турында уйланырга мәҗбүр итте. Чыннан да, ни өчен алар, күп еллар узса да, онытылмыйлар?

Минемчә, танылган рәссам, композиторларның иҗат җимешләре татлы булуыннан киләдер ул. Дәһшәтле сугыш беркемне дә кызганмый. Бала табу йортында кеше дөньяга беренче яшәү авазын сала. Ә фашистлар шул изге йортны да кызганмыйлар. 11 нче һәм 13 нче җөмләләр шушы фикеремне раслый. Танылган рәссам Макс Латисның «Бала табу йорты» картинасын карарга музей-күргәзмәгә меңнәрчә кеше агыла. Бу сүзләрнең дөреслеген 35 нче җөмлә раслый.

Шулай итеп, Гадел Кутуй әлеге әсәрендә сугышны үз җилкәсендә татыган иҗат кешеләренең онытылмавын аңлата.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]