68. Сынамышны дәвам итегез.
Кыш көне бәс күп булса, ... (агач җимешләре уңар, бал күп булыр). Әгәр бәс күп булып, агач ботаклары салынса, ... (һәртөрле җимешләр һәм ашлыклар булыр).
69. Чыршыны бизәү безгә кайсы илдән килгән? (Германия)
70. Чыршыда бар, наратта юк,
Сылу да бар, Маратта юк. («Ы» хәрефе)
71. Кыш Бабайның туган көне. (18 нче ноябрьдә.)
72. Балыкчыга су аша бүрене, кәҗәне һәм кәбестәне чыгарырга кирәк. Кәмәгә тик бер генә кеше сыя ала һәм инде аның белән, я бүре, я кәҗә, я кәбестә. Әгәр дә, бүрене кәҗә белән, кешесез калдырса, бүре кәҗәне ашаячак; кәҗәне кәбестә белән генә калдырса, кәҗә кәбестәне ашаячак. Кеше бар чакта, кәҗә кәбестәне, бүре кәҗәне ашый алмый.
Балыкчы, барыбер үз йөген елга аша чыгарган. Ул моны ничек эшләгән? (Балыкчы, башта елга аша икенче ярга, бүре белән кәбестәне калдырып, кәҗәне чыгара, аннары кире әйләнеп килеп бүрене алып чыга, ә кәҗәне кабаттан үзе белән ала. Кәҗәне бу як ярда калдырып, кәбестәне бүре янына алып чыга, соңыннан кире әйләнеп килеп кәҗәне елга аша чыгара. Шулай итеп теге як ярда балыкчы белән бергә бүре, кәҗә һәм кәбестә дә була.)
73. Сынамышны дәвам итегез.
Тау башларында кар күп булса, ... (җиләк күп булыр).
74. Кипр Кыш Бабаеның исеме ничек? (Василий)
75. «Кәҗә һәм сарык» әкиятенең авторы. (Габдулла Тукай)
76. Яңа ел персонажы буларак Карсылу кайчан туган (датасы). (Төнлә, 5 нче апрельдә.)
77. Борынгы греклар изге агач дип кайсы агачны сайлаганнар? (Нарат)
78. Беренче янып, балкып торган яңа ел гирляндасы кайчан барлыкка килгән? (1895 нче елны)
79. Бер карттан, сиңа ничә яшь диеп сораганнар. Ул, 100 яшь тә берничә ай, тик туган көнем барлыгы 25 тапкыр булды диеп, җавап биргән. Ничек ул алай булырга мөмкин? (Ул бабай 29 нчы февральдә туган, шуңа күрә дә, аның туган көне дүрт елга бер булган.)
80. «Урманда чыршы туган», яисә «В лесу родилась ёлочка» җырының авторлары. (Раиса Кудашёва һәм Леонид Бекман)
81. Бер әби самолетка кәҗәсе белән кереп бара икән. Аңардан, сез, ни өчен үзегез белән кәҗәне аласыз диеп, Стюардесса сорый. Аңа, әби, «ул бит көчек.», - дип җавап кайтара. «Нинди көчек булсын, аның бит мөгезләре бар?!» – ди Стюардесса. Шулай дигәннән соң әби нәрсә диеп җавап бирә икән Стюардессага? (Ә мин аның шәхси тормышына кысылмыйм-дип.)
82. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, Япон халкы мөһим әйбер алып куя. Ул нәрсә икән? (тырма-грабли)
83. Бер кеше өч кәҗә сатып алган һәм аның өчен өч сум акча түләгән. Сорау шундый: шул өч кәҗә дә нәрсәгә басып киткән? (Җиргә)
84. Иранда Яңа ел кайчан үткәрелә? Һәм ул Яңа елның исеме ничек? ( 22 нче мартка туры килә һәм аларның Яңа елы «Нәүрүз» диеп атала.)
85. Иртән, 1 нче гыйнвар көнне, аварга торган чыршыга, буш шампан шәрәбенең бутылкасына, аунап ятучы кунакларга, өстәлдәге калган ризыкларга карап нәрсә әйтергә булыр иде? (Тә-әәк, без нәрсәдә тукталып калдык?)
86. Куба белән Испаниядәге Яңа ел традициясенең уртаклыгы. (12 виноград ашарга тиешләр.)
87. 31-е көнне «Ашыгыч ярдәм» машинасын чакыруның сәбәбе. (Бер малайның әтисе Кыш Бабай булып киенеп, мин Кыш Бабай диюдә.)
88. Яңа елда фейерверкларны куллану Азия халыклары фикере буенча, ... (Усал көчләрне куркыту-отпугивание злых духов)
89. Борынгылар сынаганча, алтынчы гыйнварда салкын булса, ... (урак вакытында бик эссе булыр), әгәр җылы булып, кар яуса, ... (ашлык уңар), әгәр ябалак кар яуса, ... (борчак белән чикләвек уңар).
90. Беренче чыршыга элә торган пыяла уенчыклар кайда барлыкка килгән? (Швециядә)
91. Шигырь юлларын тәмамлап куегыз.
Чыршыкай-матуркай,
Сиңа сузыла кулым.
Туган ягым чыршысына
... (Илт әле мине юлым.)
92. Рәсәйдә, кайчаннан бирле, беренче гыйнвар ял көне буларак исәпләнә? (1898 нче елдан бирле.)
93. «Алты почмаклы кар бөртеге», яисә «Шестиугольная снежинка» китабының авторы. (Ул күренекле астроном) (Җавабы: Иоганн Кеплер)
94. Кем 1700 нче елда Яңа елны беренче гыйнвардан үткәрергә кирәк диеп указ куйган? (Петр беренче)
95. Рим халкының шәме – ... (фейерверк).
