Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Яңа ел викторинасы. (Кәҗә елына).docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
28.99 Кб
Скачать

Зилә Зөлкарнаева Яңа ел викторинасы (Кәҗә елына)

1.Нинди бәйрәмне без елына ике тапкыр бәйрәм итәбез? (Яңа ел һәм иске ел.)

2. Көнчыгыш календаре буенча 2015 нче ел. (Зәңгәр агач кәҗә елы)

3. Рәсәйдә кайсы айда Яңа ел бервакытта да бәйрәм ителмәгән? Гыйнвардамы? Марттамы? Сентябрьдәме? Июльдәме? (Июльдә)

4. Табышмакның җавабын табыгыз.

Юк үзенең әдәбе,

Маңгаенда сәнәге,

Коелып йөри сәдәбе. (Кәҗә)

5. Ни өчен Петр беренче Яңа ел төнендә сугышуны тыйган? (Чөнки аның өчен башка көннәр дә җитәрлек.)

6. Кышкы матур паркта сигез скәмья бар иде. Аның өчесен буяганнар. Хәзер паркта ничә скәмья бар? (Сигез)

7. Кайсы илдә Яңа елны пальма янында каршылыйлар? (Кубада)

8. Табышмакка җавап эзлибез.

Кабат-кабат,

Бер кошта өч йөз алтмыш биш канат,

Мин торам аны санап,

Көн дә кими бер канат. (Календарь)

9. Кичә иртәгә иде, тик иртәгә инде кичә булган була. (Бүген)

10. Яңа ел ашамлыгы шуба кигән. (Селедка шуба астында.)

11. Кайсы илдә яңа ел бәйрәме алдыннан өйне кәһвә агачы ботаклары белән бизиләр? (Мөмкин вариантлар: Кения, Никарагуа, Бразилия) (Никарагуа да)

12. Өй эчендә базым бар,

Баз эчендә бозым бар,

Керер идем сыялмыйм,

Бозларында шуалмыйм. (Суыткыч)

13. Ни өчен Кыш Бабайның танавы һәрвакыт кызыл? (Чөнки ул яңа гына мунчадан чыккан. Гадәттә, Рәсәйдә традиция буенча, утыз бере көнне, дуслар белән мунча керергә баралар.)

14. Сынамышны дәвам итегез.

Боз кытыршы булып туңса, ... (иген уңар)

15. Яңа ел өстәленең атрибуты. Эчемлек. (Шампан шәрәбе)

16. Ашата, туендыра,

Җылыта, киендерә,

Кешене сөендерә. (Сарык)

17. Ул безнең алда, тик без аны күрмибез. (Киләчәк)

18. Урманда урынсыз,

Кырда койрыксыз,

Һәрвакыт йокысыз. (Җил)

19. Яңа ел зажигалкасы. (Фейерверк)

20. Иртән дүрт аяк,

Төштә ике аяк,

Кич өч аяк,

Өстендә була маяк. (Кеше гомере)

21. Чыршының туган җире. (Урман)

22. Ачмаган сандык эчендә текмәгән туным ята. (Сарык бәрәне)

23. Кышын нәрсә себертә, ачулана, улый һәм дулый? (Буран)

24. Сынамышны дәвам итегез.

Кар барында күк күкрәсә, ... (ашлык булмас).

25. Кайсы илдә Кыш Бабайның исеме Баба Жара? (Камбодже)

26. Бер ягы кыр, бер ягы урман. (Табышмакның җавабы тун)

27. Кайсы илдә Яңа ел алдыннан өйдәге барлык иске әйберләрне дә чыгарып ташлыйлар? (Италиядә)

28. Авызы йон, борыны-бармакча. (Йон бияләй)

29. Испан Кыш Бабаеның исеме ничек? (Таги Ноэль)

30. Син аны тота барасың, ул синнән кача бара. (Акча)

31. Венгрея, Германия, Австрия кебек илләрдә Яңа ел табынына нәрсә ите куела? Һәм нәрсә итен кую тыела? (Дуңгыз ите кыздырылып табынга куела. Ә кош итен кую тыела, янәсе, бәхетебез кош кебек очып китмәсен.)

32. Кечкенә генә татар,

Язын тунын сатар. (Сарык)

33. Кайсы илдә Яңа ел төнендә кешеләр мәхәббәтләре ел буена ташып торсын дип, бер-берсенә ачылыр-ачылмас гөлчәчәк (роза чәчәге) бүләк итәләр? (Болгариядә)

34. Мамык юрган,

Кат-кат сырган,

Үзе суп-суык. (Кар)

35. Кайсы ил Кыш Бабаеның исеме үзенчәлекле – Йоулупукки? (Финляндиянеке)

36. Җәй дә егет, кыш та егет,

Картайганы юк, гел егет. (Чыршы, нарат)

37. Кыш Бабайның Ватаны, туган җире. (Великий Устюг)

38. Сакалы бар, акылы юк. (Кәҗә)

39. Африкада Яңа елны ничек каршы алалар? (Яңа ел Африкада елның иң кызу чагына туры килә. Анда Яңа елда бер-берсен котлап су сибешәләр.)

40. Ак ябалак ак киезгә ятыр. (Кар)

41. Яңа ел символы. (Яшел чыршы)

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]