Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
әрем-Әлм.ва.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
262.14 Кб
Скачать

Сигезенче күренеш

Сәфәрнең өе. Ул әллә ничек бушап калгандыр сыман. РУЗИЯ урыннарны җыя. САРА керә.

Озын пауза. РУЗИЯ эшен дәвам итә. САРА өйне карый.

РУЗИЯ. Ник килгәнеңне беләм... Соңардың бераз... Марат абзыйны җирләгәч, аның белән булырга хакың да бар иде... Соңардың...

САРА. Киттеме?

РУЗИЯ. Мин сыерны көтүгә куып кайтканда юк иде. Чемоданы да юк...

САРА. Шулайдыр. Аның әле кайтасы җирләре байтактыр...

РУЗИЯ. Китмәсә, синең белән булыр иде... Мин инде шатланырга да, кайгырырга да белмим.

САРА. Шулай буласы билгеле иде бит, ә алданасы килә...

РУЗИЯ. Һаман алданасы килә шул!

САРА. Син әйтмешли, яшәп карыйсы килә!

Икәү көлешеп кочаклашалар. Икесе дә күз яшьләрен сөртәләр.

РУЗИЯ. Безнең бәхетләр кайда йөри икән, ә, Сара, җаныем?.. Кайда микән?

САРА (яше ага, үзе елмая, Рузиягә карап акрын гына җырлый).

Кайда алар, кайда икән алар,

Өмет ярларына җиткән чаклар,

Мөлдерәмә тулып ташкан күңелләргә

Йолдызлардан сихри нурлар тамган чаклар?

Кайда алар, кайда икән алар

Көнне төнгә ялгап йөргән чаклар,

Хыялыбыз бишегендә тибрәлгәндә

Ай нурыннан тәкыялар үргән чаклар?

Кайда алар, кайда икән алар

Сөю утларында янган чаклар,

Мәхәббәтне маяк итеп киләчәккә

Ай юлыннан икәү атлап киткән чаклар2?

Пәрдә.

15.04.2011 – 18.09.2012,

Казан – Арбор – Казан

1 С.Сөләйманова сүз., С.Чуганаев көе.

2

36