
Алтынчы күренеш
Шул ук урын. Атна-ун көн вакыт үткән. Төн. РАВИЛ такталар өстенә басып, койма аша үрелеп, йорт тирәсен күзәтә. Караңгыдан СӘФӘР күренә. Равил аны күргәч, китә башлый.
СӘФӘР. Минем оныгымны үпкәләтүче син, димәк.
РАВИЛ. Миндер инде...
СӘФӘР. Нишлибез инде, егет?
РАВИЛ. Нишлик соң?
СӘФӘР. Мин синнән сорарга тиештер?
РАВИЛ. Мин синнән сорасам да булыр. Сара апага бала ясап, качып китүче адәм син бугай бит?
СӘФӘР. Син, энем, бераз чамалабрак сөйләш әле...
РАВИЛ. Карале, абзый, болай да кәефем юк, ачуны чыгарма, яме? Моңарчы ничек яшәдең, яшә шулай тыныч кына... Кысылма.
СӘФӘР. Кысылмыйча булмас шул. Үзегезнең генә баш җитмәс бит...
РАВИЛ. Әллә киңәш бирмәкче буласыңмы?! Көлдермә, зинһар! Нәрсә кирәк сиңа? Син каян килеп чыктың соң әле? Ә? Кем син?
СӘФӘР. Мин аның бабасы.
РАВИЛ. Мин аның бабасын бик әйбәт белә идем. Марат абзыйны менә бу куллар белән үзем җирләштем. Ә сине мин белмим. Яклаучы табылган. Элек кая идең син? Кисәк кенә туганлык хисең уянды димәкче буласыңмы әллә? Әкиятеңне, әнә, кибет янына барып, әбиләргә сөйләрсең, яме. Синнән башка да яши белерләр.
Кайткан монда берәү әзергә-бәзер. Марат абый иде аның бабасы. Ә аның башына җитүче син. Бабасы диеп, күкрәк киергән булып Марат абзыйның йортына кереп утырмакчы буласыңмы? Белмиләр ди. Акылына килгән ди берәү. Ниһаять, гаебен тоя башлаган. Ничегрәк тоясың инде син ул гаепне? Әйт әле, ә? (СӘФӘР эндәшми.) Кайсырак җиреңдә туганлык хисләре уянды? Күрсәт әле! Булмыймы? Күрсәтә алмыйсыңмы? Ә беләсеңме ник? Чөнки юк ул. Гомер күрмәгән кеше бер-беренә туган булмый. Туганлык ул кан гына түгел әле. (Сәфәр аңа сукмакчы була, Равил кулын тотып кала.) Чамалабрак, картлач, таралып китүең бар. Сиңа бу проблемаларның чуртыма да кирәкмәгәне күзеңә чыккан бит. Җәфаланма. Гаилә башлыгы булып йөргән дә булма. Юк синең гаиләң. Син беркем түгел, аңладыңмы? Буталып йөрмә монда?
РАВИЛ китеп бара. СӘФӘР селкенми басып кала. СӘЯР керә.
СӘЯР. Тыңлама син аны, Сәфәр абый.
СӘФӘР. Тамырың бер җиргә берекмәсә, берекми икән ул, дускай!
СӘФӘР китә. Сәяр аның артыннан йөгерә.
Җиденче күренеш
Икенче күренештәге бакча буе. Көн. Яңгыр ява. СӘЯР такта өеме кырыенда яңгырдан курышып тора. Өй турысыннан бер капчык бәрәңге күтәргән РАВИЛ, аның артыннан сумкалар, пакетлар тоткан САРА чыгып, икенче якка таба үтәләр.
САРА. Әле ярый сез туры килдегез, Равил Кәримович! Рәхмәт инде сезгә!
РАВИЛ. Пустяк, Сара апа...
САРА. Исән-сау укысын гына инде, исән-сау укысын гына...
РАВИЛ. Укыр, кая китәр...
САРА. Кызым, кил, бер кочаклыйм да үзеңне, барыгыз! Равил абыеңны тоткарламыйк. (Кочаклый.) Исән-сау бул, сак бул, иптәшләреңнән калып йөрмә. Укы! Ходай Тәгалә тел ачкычлары бирсен үзеңә, балам!
Алар үтеп китәләр. Өй турысыннан юлга диеп киенгән НУРЗИЛӘ чыга. Зонт тоткан.
(Сәяр башын аска ия. Пауза.)
СӘЯР. Тыңлама син аны, зинһар! Өстеңә гөнаһ алма...
НУРЗИЛӘ. Безнең нәсел хатын-кызларына шундый каргыш төшкән күрәмсең... Миннән соң да бу кабатланырга тиеш түгел.
СӘЯР. Син ялгышасың, ялгышасың... Миллионнар үлеме берәүнең үлеменнән башлана.