
Бишенче күренеш
Төн. Икенче күренештәге бакча буендагы такталар өемендә НУРЗИЛӘ утыра. Ул як-ягына каранып көтә. РАВИЛ керә.
РАВИЛ. Сәлам... Нишләп утырасың?.. Туңдыңмы әллә, курышкансың... (Куркып кына аны кочаклап утыра, Нурзилә селкенми дә.) Әллә тагы да кечерәеп калгансың инде?! Сөйләш инде. Үпкәләдеңме? Ярар, ачуланма инде...
НУРЗИЛӘ. Ник килдең?
РАВИЛ. Гафу үтенергә... Мин теге көнне... Аңлыйсың инде, көн дә ишетә торган хәбәр түгел бит. Әллә нишләдем шунда. Кыскасы, мин түгел идем ул. Эчтән әллә нәрсә ычкынды да... Мунчада пиво эчкән идем, әллә шул бутады...
НУРЗИЛӘ. Борчылма, мин сине гаепләмим. Бар.
РАВИЛ. Тукта инде, алай кума. Сагындым бит мин сине.
НУРЗИЛӘ. Ә мин сине сагынмадым.
РАВИЛ. Шулайдыр. Мине сагынып утырырга вакытың юктыр хәзер. Аңлыйм. Башыңда мең төрле уй инде синең. Җиңел ситуация түгел. Үземнең дә баш каткан...
НУРЗИЛӘ. Бар, кайт та йокла, юк-барны уйлап йөрмә.
РАВИЛ. Юк-бар түгел инде, син нәрсә? Алай димә. Син мине бөтенләй әллә кемгә санама инде. Минем дә йөрәгем бар инде. Башым эшләп бетермәсә дә... Җүләр инде мин, җүләр. Эчемдә ниндидер җен уяна да, баш ычкына...
НУРЗИЛӘ. Равил абый, барыгыз әле, өегезгә кайтыгыз. Кеше-кара күрүе бар, Алла сакласын.
РАВИЛ. Алай сөйләшмә инде. Мин гафу үтендем бит.
НУРЗИЛӘ. Ярар. Мин гафу үтенүеңне кабул итәм. Тыныч күңел белән кайтып китә аласың.
РАВИЛ. Нишләп син мине куасың? Бергәләшеп хәл итик инде.
НУРЗИЛӘ. Нәрсә хәл итәргә җыенасың?
РАВИЛ. Берәр нәрсә эшләргә кирәк бит инде... Ашыктык... Ашыктык шул без синең белән. Бераз соңрак кирәк иде бу... Сиңа укымыйча ярамый. Укырга керерсең дигән идем. Ничек студент тормышын тәтеп карамаска инде. Ул бит бер генә була. Хәзер укымасаң, аннары укымыйсың да укымыйсың инде син. Синең бит никадәр тырышлыгың булса, ялкаулыгың да шул кадәр! (Көлгән була.) Мин сине беләм!
НУРЗИЛӘ. Белмисең шул син мине.
РАВИЛ. Безгә моны ничектер хәл итәргә кирәк. Аннары, син укып бетергәч, барысы да булыр, Алла теләсә. Мин синең янга килеп йөрермен. Машинаны алмаштыра алсам, шәһәргә барып килүнең бер проблемасы калмый. Үзең кайтырсың, бәйрәмнәргә... Кая ашыгырга? Биш елга да чыдамаслык мәхәббәт булса, ни чуртыма кирәге бар аның. Һәр мәхәббәт сынаулар аша үтеп чыныгырга тиеш. Тормышка башта ук киртә куярга ярамый. Уйлап эшләргә кирәк... (Кесәсеннән акча алып, аның фуфайка кесәсенә сала.) Шуннан да кыйммәтрәк булырга тиеш түгел. Мин белештем. Артып калса, үзеңә берәр нәрсә алырсың. Курыксаң, үзем дә барырмын. Хотя, бер куркынычы юк инде аның. Кирәк, нишләтәсең. Ярты сәгатьлек эш. Нишлисең син? Әллә елый инде? Туктале... Алай бик хискә бирелергә ярамый.
НУРЗИЛӘ. Бар, кит яхшы чакта.
РАВИЛ. Мин бит проблеманы хәл итәргә килдем.
НУРЗИЛӘ. Ул проблема синеке түгел.
РАВИЛ. Безнеке инде... Ничек минеке түгел?
НУРЗИЛӘ. Шулай. Син бөтен күрше авылларга чапканда, мин монда тик ятты дип уйлыйсыңмы әллә?
РАВИЛ. Ничек син?
НУРЗИЛӘ. Ә син ничек?
РАВИЛ. Ә нигә алайса миңа әйтәсең?
НУРЗИЛӘ. Телеңдә ничек сандугач биеткәнеңне күрәсем килде...
РАВИЛ. Ну син...
НУРЗИЛӘ. Нәрсә?
РАВИЛ. Минеке түгел инде, алайса?
НУРЗИЛӘ. Белмим, бәлки синекедер дә.
РАВИЛ. Син алай нервыда уйнама. Әйт, минекеме, түгелме? Минеке булса, төшертик.
НУРЗИЛӘ. Дүрт ягың кыйбла.
РАВИЛ. Син әйт...
НУРЗИЛӘ. Вон...
РАВИЛ. Чамалабрак кызый, сыптырып төшерермен дә...
НУРЗИЛӘ. Сыптырып кара! Хәзер бөтен авылга кычкырам, статья белән тыгып куям мин сине.
РАВИЛ. Куркыттың.
НУРЗИЛӘ. Вон!
РАВИЛ. Истеричка... (Китә, кабат әйләнеп килә.)
НУРЗИЛӘ. Син аңламадың ахыры. Нәрсә кирәк? Нәрсә кирәк?!
РАВИЛ (ничек әйтергә белми). Минеке булмаса...
НУРЗИЛӘ. Нәрсә синеке булмаса?..
РАВИЛ (кулы белән ишарәләп). Минеке булса калсын, булмаса - ...
НУРЗИЛӘ. Нәрсә?.. Ә! Мә! (Кесәсеннән акча алып аңа суза.) Мә, нәрсә карап торасың. (Аңа яндырып карый.)
РАВИЛ. Бик яхшы... (Якын килеп, акчаны ала да китеп бара.)
НУРЗИЛӘ (Томаланып елый.)
МАРАТ керә. Ул исерек. Гармунын тоткан. Нурзиләне күреп ала. Аның янына килә. Гармунын куеп, тизрәк аны кочакларга ашыга.
МАРАТ. Нишләдең, балам? Нәрсә булды? Нигә елыйсың, бәгырь кисәккәем. Кайсысы тиде? Кем үпкәләтте сине? Сөйлә әле, миңа! Бабаңа...
НУРЗИЛӘ. Бернәрсә дә булмады...
МАРАТ. Бернәрсә дә булмаса, кеше елап утыра ди мени соң? Нигә миңа сөйлисең килми, ә? Мин бит сиңа чит кеше түгел. Мин бит сиңа чит түгел?
Мин бит синең бабаң?
НУРЗИЛӘ. Әлбәттә...
МАРАТ. Нигә соң син көннәр буена боегып йөрисең, йөрисең дә, качып елыйсың. Нигә син минем белән сөйләшмисең? Мин сине аңламам дип куркасыңмы?
НУРЗИЛӘ. Юк.
МАРАТ. Минем сине берәр кайчан аңламаганым, хәлеңә кермәгәнем булдымы?
НУРЗИЛӘ. Юк инде. Нәрсә син. Бабай, эчмә инде бүтән, җитәр.
МАРАТ. Мин сиңа да кирәкмимме? Минем берегезгә дә кирәгем калмады. Мин картайдым. Мин барыгызга да чит. Мин берьялгызым.
НУРЗИЛӘ. Бабай, син исергәнсең, сиңа йокларга кирәк.
МАРАТ. Миңа мәңгегә йокларга кирәк. Мин сезне үземнән азат итәргә тиеш. Минем сезгә кирәгем калмады.
НУРЗИЛӘ. Кем сиңа шулай дип әйтте?
МАРАТ. Кем андый сүзне әйтә инде? Андый нәрсә сүзсез дә аңлашыла. Аңа сүзләр кирәкми. Сүзләр югала. Кеше югала. Авыз ачып сүз әйтәсең, аны берәү дә ишетми – димәк син инде бу дөньяда түгел. Сүзең юк. Җырың юк.
НУРЗИЛӘ. Бабай! Җитәр!
МАРАТ. Җитәр, кызым, җитәр. Үзем дә арыдым.
НУРЗИЛӘ. Нигә син үзеңне мыскыл итәсең. Син бит әйбәт кеше, бабай, нигә син исереп, урам буйлап гармун күтәреп йөрисең?
МАРАТ. Күңелем тулы моң! Күңелемә сыймас дәрәҗәдә күп моң. Шартлар дәрәҗәдә күп моң. Шартлармын да, бар дөньяны моң басардыр кебек. Бар кешене сагыш сарып алырдыр сыман, кызым. Игътибар теләнеп йөрим, балам. Утырып җырларга кеше юк. Җырлар кешең булмагач, биер кешең булмагач, тыңлар кешең булмагач – гармун уйнауның ни хаҗәте бар?! (Гармунын сугып төшерә.)
НУРЗИЛӘ. Бабай! Нишлисең? (Гармунны күтәрә.)
МАРАТ. Тимә! Ятсын. (Кабат сугып төшерә). Безнең кирәгебез юк хәзер. Әбиең аны күптән бүкәнгә куеп чапмакчы иде. Күреп, куансын.
НУРЗИЛӘ. Тынычлан әле.
МАРАТ. Марат абзый, тавышым юк, ди!
НУРЗИЛӘ. Кем әйтә?
МАРАТ. Сәяр... Мин бит аны менә мондый чагыннан җырларга өйрәттем. Мин бит аңа җыр серләрен ачтым. Күңеленә моң салдым.
НУРЗИЛӘ. Ул алдашмаган. Аның тавышы юк иде. Мин күрдем аны бүген.
МАРАТ. Төне буена батма буенда җырлап йөргәннәр... Кем инде ул аңа? Кем?
НУРЗИЛӘ. Икесе дә җырларга яраталар, шул гына...
МАРАТ. Алар бит җырламаганнар, улаганнар бит алар. (Кулы белән күкрәк турысыннан тышка таба хәрәкәт ясап.) Җырны бит аны тамак белән җырламыйлар. Күңелдән агылырга тиеш моң. Күңел белән җырланса, ничек тавыш бетсен?
НУРЗИЛӘ. Бабай, син артыграк эчеп җибәргәнсең дә, хисләнгәнсең.
МАРАТ. Бөтенесе шулай ди. Мине аракы өметләнеп йөри дип уйлыйлар. Кирәкми миңа аракы. Җылы сүз кирәк миңа. Кызым, белсәң иде мин сине ничек яратканны...
НУРЗИЛӘ. Мин дә сине яратам.
МАРАТ. Алдашасың. Яратмыйсың син мине. Сез барыгыз да аның янына барып йөрисез. Мин бит сине менә болай үчтекиләп үстердем.
НУРЗИЛӘ. Бабай.
МАРАТ. Бабаң түгел шул мин синең. Марат абзаң гына...
НУРЗИЛӘ. Җитәр! Артыкка киттең.
МАРАТ. Сүк мине, кызым! Кычкыр миңа. Мин бит әбиеңнең тормышын җимерергә теләмәдем. Мин аңардан олырак булганга, хисләремне күрсәтмәдем дә. Мин бит аны менә болай өф-өф итеп кенә йөртәдер идем. Ә ул килде дә, минем кадерләп үстергән гөлемне изеп китте. Мин бит аны хурлыктан саклап каласым килде. Мин бит аның намусына тап төшмәс өчен үземә кияүгә чыгуын үтендем. Мин бит аның аяк асларында аунадым. Мин бит...
НУРЗИЛӘ (елый). Бабай...
МАРАТ. Мин беләм. Ул бит аны гомер буена көтеп яшәде. Гомер буена без өчәү яшәдек. Гомер буе без аның кайтуын көттек. Мин курку белән, ә ул өмет белән. Ул бит гомер буена аның күзләренә карыйсы килү теләге белән яшәде. Ул бит...
НУРЗИЛӘ. Бабай...
МАРАТ. Ул бит Сәфәр киткәч җырламады да. Ул аның өчен генә җырлый иде. Сәфәргали генә аның күңелен җырлата алды... Ул гына...
НУРЗИЛӘ. Бабай... Син бит минем бабаем...
МАРАТ. Кызым!
НУРЗИЛӘ. Син генә минем бабаем.
МАРАТ. Кошчыгым минем.
НУРЗИЛӘ. Ярдәм ит миңа!
МАРАТ. Ни булды, кызым? Нәрсә булды?
НУРЗИЛӘ. Бабай, мин ялгыштым!
МАРАТ. Нишләдең, кызым?
НУРЗИЛӘ. Бабай, мин бәби көтәм...
МАРАТ. Бә... тәч...
НУРЗИЛӘ. Мин тугач та шатланучы булмадымы микән? (Йөгереп өйгә кереп китә.)
МАРАТ (артыннан кычкырып кала). Кызым... Мин... Мин куандым, балам! (Миңгерәү хәлдә басып тора.)
СӘФӘР (караңгыдан килеп чыга). Исәнме, Марат абзый!
МАРАТ. Ә... (Әллә ничек курыккандай аннан чигенә сыман). Син?..
СӘФӘР. Нишләдең?
МАРАТ. Син... Ник килдең?
СӘФӘР. Син минем янга кергән идең бит, менә мин дә...
МАРАТ. Йөрмә син минем йорт тирәмдә. Синең гөнаһыңның итәге һаман сузылып килә. Язмышлар кабатланып тора.
СӘФӘР. Беләм.
МАРАТ. Нәрсә беләсең син? Нәрсә белә аласың? Син!
СӘФӘР. Мин...
МАРАТ. Син ничә кешене бәхетсез иткәнеңне аңлыйсыңмы? Син бит унҗиде яшьлек кызны, тумаган балаңны ташладың. Син бит кешеләрне гомерлек билгесезлеккә салып киттең. Син бит...
СӘФӘР. Мин барысын да беләм, Марат абзый...
МАРАТ. Нәрсәне? Мин Сараны асылынган җиреннән салдырганнымы? Аның яшәвен үтенеп, аяк асларында аунаганнымы. Кызың сиңа охшап туганны беләсеңме? Беләсеңме син?
СӘФӘР. Юк.
МАРАТ. Сара аның үле гәүдәсен күргәч, бер көндә картайганын беләсеңме соң син? Син оныгыңның ничек тәпи басканын күрдеңме?
СӘФӘР. Күрмәдем.
МАРАТ. Син бернәрсә дә белмисең, синең бернәрсә күргәнең дә юк. Җаның юк синең.
СӘФӘР. Ә менә анысын инде син белмисең, Марат абзый.
МАРАТ. Җаны булган кеше үзен яраткан бу чаклы кешене шул кадәр газапларга сала алмый. Син бит Сараны кичтән өенә озатып куйгансың... Син бит аңа елмайгансың... Син бит аңа яратам дигәнсең. Син бит аны үбеп өенә кертеп җибәргәнсең... Күкрәгеңдә җаның булса, иртән хәлен белергә килеп җитмәс идеңме син?.. Син Сараның күпме сүз күтәргәнен беләсеңме соң?
СӘФӘР. Белмим...
МАРАТ. Ә мин беләм. Менә мин беләм. Чөнки мин синең өчен яшәдем. Синең ялгышларыңны төзәтүгә багышладым мин гомеремне. Мин. Мин! Ишетәсеңме син мине?
СӘФӘР. Ишетәм.
МАРАТ. Ишетмисең. Мин! Мин булдым аның янында. Мин күтәрдем боларның барысын да. Ник киттең син? Китеп, берәр бөек эш эшли алсаң иде. Юк бит, юк. Берәр артист булып, телевизордан күренсәң дә, бераз аңлашылыр иде. Юк бит.
СӘФӘР. Дүрт аяклы ат та абына.
МАРАТ. Ник кайттың син? Ник? Мин беләм. Беләм. Үз урыныңа кайттың син... (Елый. Алдына тезләнә.) Аерма мине аңардан! Мин карт... Түз бераз гына...
СӘФӘР. Нишлисең инде, Марат абзый. (Аны торгыза.)
МАРАТ. Түз бераз гына. Аерма мине Сарадан.
СӘФӘР. Саташма инде. Сара минем белән сөйләшми дә. Нурзиләнең хәлен беләсеңме? Минем аңа ярдәм итәсем килә.
МАРАТ. Без аны синсез дә хәл итәрбез...
СӘФӘР. Ул миннән үзе сорады.
МАРАТ. Нәрсә сорады?
СӘФӘР. Сарага аңлатуны... Ул курка... Үзе әйтә алмый... Авыр аңа...
МАРАТ. Авырмы? Хәленә кердеңмени?
СӘФӘР. Мин ризалашмыйча булдыра алмадым... Ни дисәң дә, минем каным бит аңарда...
МАРАТ. Хәзер исеңә төштеме? Син кирәкмисең аңа! Син аңа кирәкмисең!
СӘФӘР. Ул үзе сорады.
МАРАТ (кычкырып аңа таба бара башлый.) Юк! Ул синнән бернәрсә дә сорый алмый. Мин! Мин бар. Берәр нәрсә кирәксә, ул миннән сорый. Ул минем оныгым. Сине монда беркем дә көтмәде. Берәүгә дә кирәгең юк синең...
САРА (чыгып). Кем ул анда? Нәрсә төн уртасында урамда кычкырышасыз?
МАРАТ. Сара...
САРА. Нәрсә, Сара? Әйдә, кереп ят.
МАРАТ. Сара!
САРА. Әйдә! Аңлыйм, аңлыйм мин сине! Арыгансың гына син...
МАРАТ. Арыдым мин, Сарушым!
САРА. Әйдә! Әйдә! (МАРАТны алып китә.)
МАРАТ (караңгыдан тавышы ишетелә). Гармуным, гармуным калды...
САРА (тавышы). Бар, кер. Үзем алып киләм. Бар!..
МАРАТ (тавышы). Мин көтәм. Монда көтәм...
САРА әйләнеп керә. Гармунны алырга дип бөгелә. Күтәрелеп караганда каршына килеп баскан СӘФӘРне күрә.
СӘФӘР. Исәнме, Сара!
САРА. Исәнме... (Кереп китмәкче була.)
СӘФӘР (аны кулыннан тотып кала). Ашыкма әле...
САРА. Эшем күп... (Кулын ычкындыра алмый.) Җибәр.
СӘФӘР. Сөйләшик башта, өлгерерсең. (Аны такталарга утырта. Җибәрә.)
САРА. Иртә-таңнан торасы бар. Бөтенесе синең кебек төне буе кырда җырлап йөреп, көне буе йоклап ята алмый...
СӘФӘР. Ишеттеңмени?
САРА. Тәрәзә ачык бит...
СӘФӘР. Яшь малаегыз шәп җырлый.
САРА. Белмим, аны ишетмәдем.
СӘФӘР. Мине ишеттеңме?
САРА. Синең пуез морҗасы кебек үкерүеңне ничек ишетмисең...
СӘФӘР (елмая). Пуез морҗасы кебекме?!
САРА (бераз елмаюы сизелә). Тавышны жәлләмәгән инде Ходай.
СӘФӘР. Шуңа әйтәм бит, элеккечә итеп бер концерт куясы иде. Гөрләтеп, ә?
САРА. Син элеккечә итеп яшәргә кайттыңмыни?
СӘФӘР. Мин кайттым. Син инде көтмәгәнсеңдер дә...
САРА. Мин сине көтәргә дә тиеш идеммени?
СӘФӘР. Миңа гел көтәсеңдер иде кебек.
САРА. Мине көттерер өчен киттеңмени?
СӘФӘР. Мин китмәгән булсам, ни булыр иде?
САРА. Белмим.
СӘФӘР. Мин дә белмим.
САРА. Синең кайтуың булмас иде.
СӘФӘР. Булмас иде. Син дә мине инде күптән яратмас идең.
САРА. Мин сине, бәлки, яратмаганмындыр да.
СӘФӘР. Яратмаганга көттеңме?
САРА. Әгәр дә мин бәбигә узмаган булсам, син барыбер китәр идеңме? (СӘФӘР “белмим” дип җилкә җыера.) Нәрсә кирәк сиңа?
СӘФӘР. Белмим.
САРА. Мин беләм.
СӘФӘР. Нәрсә?
САРА. Сиңа барысының да “ник киттең?” диеп баш ватулары кирәк.
СӘФӘР. Шулаймы?
САРА. Шулай. Син киткәч тә, безнең ничек баш ватуыбызны күз алдыңа китердеңме?
СӘФӘР. Уйлаганмындыр инде.
САРА. Уйлагансың шул.
СӘФӘР. Син нәрсә әйтмәкче буласың?
САРА. Сер булып калсын әле! Син дә бераз башыңны ватып кара. Сара нәрсә әйтмәкче булдымы икән?!
СӘФӘР. Син миңа үпкәле, беләм.
САРА. Мин сиңа берничек тә үпкәле була алмыйм.
СӘФӘР. Әйе. Моның өчен үпкәләмиләр, ачуланалар.
САРА. Ачуланмыйлар да.
СӘФӘР. Каһәрлиләр... (Сара “юк” дип, баш чайкый.) Рәнҗиләр? (Сара “Юк” ди.) Каргыйлар? (Сара көлә.) Көлкеме?
САРА. Көлке.
СӘФӘР. Нишлиләр соң?
САРА. Кызганалар...
САРА аңа ташлана. Учлап-учлап аның күкрәкләрен умыра. Суга. Исни. Тагын чеметә. Бөтен тәне белән аның куенына елыша. СӘФӘР аны кочакламакчы була, Сара аның кулларын дорфа гына читкә кага. Шулай берничә мәртәбә кабатлана.
САРА. Нигә? Нигә?
СӘФӘР. Ах, җаныем, Бибисара! (Аны кочакламакчы була.)
САРА. Кочаклама.
СӘФӘР. Нигә?
САРА. Син моңа лаек түгел.
СӘФӘР. Бибисара... (Кочакламакчы була.)
САРА. Мин Бибисара түгел. Мин Сара.
СӘФӘР. Минем өчен син Бибисара. Көзен бер батмадан кайтып керми идең. Һаман әрем җыйдың, әрем иснәдең.
СӘФӘР. Әрем исе... Сагышлы мәхәббәт исе ул, Бибисара.
САРА. Көзләр җиткән саен болыннарда әрем исе. Һәр көз саен. Тилертә. Нигә син шундый?
СӘФӘР. Нинди?
САРА. Буш.
СӘФӘР. Буш?
САРА. Буш шул син. Беләсеңме нигә мин китүеңнең сәбәбен сорамыйм?
СӘФӘР. Нигә?
САРА. Качтың син. Буш бит син. Куркып качтың...
СӘФӘР (паузадан соң). Бәлки...
САРА. Бәлки түгел... Беләсеңме синең бәхетең нәрсәдә?
СӘФӘР. Нәрсәдә?
САРА. Мәхәббәтнең акылы юк.
СӘФӘР. Мәхәббәтнең акылы юк...
САРА. Мәхәббәт – шыр дивана бер кыз ул. Чәче-башы тузган, авызы колакка кадәр ерык, күзләре шар булып тулган бер кыз. Һәм шул кыз синең бәхетең.
СӘФӘР. Синең белән сөйләшәсем бар иде...
САРА. Күп сөйләштек инде, утыз биш еллык булды бугай. Тагын шул кадәрлем сөйләшми торсак та була. (Тыны кысылып, буыла. Авыр-авыр сулый. Ябыла.) Кит.
СӘФӘР. Мин...
САРА. Кит. Китүең хәерлерәк. Кит.
САРА әллә ничек курышып кала. СӘФӘР китә. РУЗИЯ керә. САРА янына менеп утыра. Озак утыра.
РУЗИЯ. Калдыр аны миңа...
Кечкенә пауза. САРА көлә башлый. Шатлыктанмы, истерикаданмы икәнлеген аңлап булмый торган көлү белән көлә.
РУЗИЯ. Сиңа кирәкми бит ул.
САРА. Бүген аңлашулар көне бугай.
РУЗИЯ. Ул сине рәнҗетте, син аны барыбер гафу итә алмаячаксың.
САРА. Кирәкме ул сиңа...
РУЗИЯ (тиз). Кирәк.
САРА. Рузия, җанкисәгем, син бит инде аның өендә яшисең бугай?!
РУЗИЯ. Булса...
САРА. Ничек син аның өендә яшәп, аны миннән сорарга киләсең?
РУЗИЯ. Ул барыбер минем белән түгел?
САРА. Ә син аны берәрсе белән була ала дип уйлыйсыңмы?
РУЗИЯ. Мин аны бик әйбәт беләм. Миңа ул шундый кирәк. Мин...
САРА. Нәрсә?
РУЗИЯ. Гомер үтеп барганны аңлыйсыңмы соң син?
САРА. Үтә инде.
РУЗИЯ. Үтә. Мин... Ничек аңлатырга белмим... Мин яшәп калмадым. Аңлыйсыңмы? Минем яшисем килә...
САРА. Яшә...
РУЗИЯ. Яшисе иде шул. Менә беләсеңме?.. Син зинһар мине дошман күрмә... Көндәшең итеп карама миңа. Мин синең көндәшең булалмыйм... Син...
САРА. Борчылма...
РУЗИЯ. Беләсеңме?.. Синдә шундый бер хис юкмы... Менә...
САРА. Нәрсә?
РУЗИЯ. Ничек аңлатырга икәнен белмим. Гади генә әйтеп бирәсе килә. Әллә ничек ясалма килеп чыгар кебек. Гади кеше ихлас сөйли башласа, оялмыйча, кыйшык-мыйшык сүзләр белән түгел, ә менә... Менә матур сүзләр белән. Җыйнак, төзек, шомартылган сүзләр белән сөйли башласа, ничектер ясалма буладыр кебек. Бөтен нәрсәдә шулай. Без чәчне буятсак та, парик кигән маймыл кебек калабыз. Үкчә кисәк тә, йөри белмибез... Син мине аңлыйсыңмы икән...
САРА. Сөйлә...
РУЗИЯ. Менә... Нәрсә әйтергә теләгәнемне аңлыйсың инде... Минем матур итеп яшисем килә. Юкса без әллә ничек...
САРА. Ничек?
РУЗИЯ. Белмим, синең уйлап караганың булыдымы икән. Менә без спектакльләр карыйбыз, китаплар укыйбыз, артистлар, нәчәлникләр турында телевизордан, гәзитләрдән белеп торабыз. Без аларның тормышлары белән кызыксынабыз. Алар өчен борчылабыз, шатланабыз. Аларга хисләнергә, яратырга... Яшәргә килешәдер сыман. Ә безгә килешми. Безнең яшәп караганыбыз юк. Без шул телевизордагыларның ашарларына булсын өчен бәрәңге үстерүчеләр итеп хис итәм мин үземне. (САРА яшереп кенә йөзен сөртеп куя.) Без бит инде яшь түгел... Мин Алланың барлыгына ышанам да... Шулай да, әгәр дә анда да бер нәрсә дә булмаса, бигрәк үкенечле була бит инде... Син мине аңларга тиеш. Мин оялмаска булдым. Миңа күп кирәкми, миңа аз булса да җитә. Бераз гына...
САРА. Нәрсә соң ул бераз?
РУЗИЯ. Сәфәр минем белән булса, миңа шул җитә. Без бөтен дөнья хәлләренә кысыла алмыйбыз инде. Безгә монда яшәп бетерергә язгандыр. Ләкин бу дөньяда без дә бар бит. Без дә. Без бит тамашачы гына булып яшәргә тиеш түгелдер. Икенче планда гына булса да, уйныйсы килә.
САРА (кисәк дорфаланып). Мин сине аңламыйм, мин нишләргә тиеш синеңчә?
РУЗИЯ. Бир аны миңа?
САРА. Җүләрләнмә, зинһар! Кеше ишетсә, тәгәрәп көләр. Син нәрсә?
РУЗИЯ. Мин кеше көлүеннән өстенрәк күтәрелдем бугай инде.
САРА. Әллә нинди акыллы нәрсәләр сөйлисең, ә гади генә нәрсәләрне аңламыйсың.
РУЗИЯ. Нәрсәне?
САРА. Аның миңа кирәге юк. Ул минем тормышымнан утыз биш ел элек юк булды.
РУЗИЯ. Ул кайтыр өчен китте...
САРА. Җүләркәй! Ул китәр өчен кайтты.
РУЗИЯ. Китсә, мин аның белән китәчәкмен.
САРА. Барыгыз! Мин сезне тотып тораммы әллә? Нигә соң сез миңа тынгылык бирмисез? Кешегә сөйләсәң, кеше ышанмас, малай. Әле берсе, әле икенчесе. Берсеннән берсе ненормальный.
РУЗИЯ. Син аңа каты итеп әйт.
САРА. Нәрсә дип?
РУЗИЯ. Өметләнерлек тә булмасын.
САРА. Син мине мыскыл итәргә килгәнсең бугай. Мин ир хатыны. Ире карт диләр дә, теләсә нәрсә сөйләп йөриләр. Кайткан бер проходимес белән буталырга мине кем дип белдең син? Син мине мыскыл итәсең киләме?
РУЗИЯ. Син бит аңладың.
САРА. Аңладым шул. Мин ир хатыны. Мин ир өстеннән йөрергә себерке түгел.
РУЗИЯ. Күңел дигән нәрсә дә бар бит әле.
САРА. Күңел! Хе! Күңел дип, акаергамы хәзер? Аллага шөкер, үземне кулда тотарлык кына хәлем бар әле.
РУЗИЯ. Рәхмәт.
САРА. Артык хисләнәсең син...
РУЗИЯ. Бәлки...
САРА. Бик теләсәм дә, мин аның янына бармаячакмын...
РУЗИЯ. Беләсеңме, теге вакытта сиңа ничек авыр булса, миңа да...
Өй ягыннан НУРЗИЛӘнең: “Әби!” – дип ачы кычкырганы ишетелә.
САРА. Әстәгъфирулла! (Бик куркыныч нәрсә сизгәндәй кычкыра.) Нәрсә бар?!
НУРЗИЛӘ (атылып керә). Бабай! Бабай ишек алдында аунап ята.
САРА. Скорый, скорый чакыртырга!
НУРЗИЛӘ. Менә бит сотовыйдан ничек җыясын белмим!
РУЗИЯ. Әйдә миңа. Домашнийдан чакыртабыз!
САРА. Барыгыз тиз! (Ачы үкереп.) Әй Ходаем! Эчмә дидем бит, эчмә дидем... (Чыгып китә.)
НУРЗИЛӘ. Баскыч төбендә...
РУЗИЯ. Тиз... Йа, Аллам!
Чыгып китәләр.