Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
әрем-Әлм.ва.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
262.14 Кб
Скачать

Өченче күренеш

Сәфәрнең өе. Кичнең төнгә авышып барган чагы. Бүлмә чистарган, рәтләнгән, кеше яшәгән кыяфәт кереп киткән. Өстәлдә керосин лампа. СӘФӘР караватка ятып “Җанкай-җанаш” җырын көйләп ята. Ерактан, арттагы өйдән ишек шакыган тавыш ишетелә.

СӘФӘР. Кем бар? Кер әйдә!

РУЗИЯ (кереп). Ярыймы?!

СӘФӘР. Нәрсә ишекләр шакыган булып, культурныйланып торасың?!

РУЗИЯ. Белмәссең... Уңайсыз хәлгә калдырырсың да. Мин мужигымны бер юлы шулай уңайсыз хәлгә калдырдым. Шуннан бирле буш бүлмәгә дә тамак кырып керәм. Кара, син бигрәк! Әллә кая мәгарәдә яткан кебек ятасың.

СӘФӘР. Мәгарә бит инде. Лампага якынрак бас әле.

РУЗИЯ (сүзен тыңлап). Ходайем, элек ничек болай яшәлде икән? Бигрәк караңгы...

СӘФӘР. Уйларга рәхәт караңгыда. Берни комачауламый...

РУЗИЯ. Уйланасыңдыр шул. Бик уйлана торган чакларың.

СӘФӘР. Нишләп алай дисең?

РУЗИЯ. Яңа тормыш башлыйсың бит. Егет чагың түгел. Менә безне хәзер авылдан берәр кая чыгарып җибәр инде, тилереп үләрсең...

СӘФӘР (якын килеп). Рузия...

РУЗИЯ. Әү!

СӘФӘР. Карале, синең бит бу авылдан беркая чыкканың юк, әйеме?

РУЗИЯ. Ничек булмасын инде? Районга, Казанга баргаладык бит инде... Көн дә йөрмәсәк тә...

СӘФӘР. Кызык...

РУЗИЯ. Нәрсәсе кызык?

СӘФӘР. Дөньяны ничек дип күз алдына китерәсең икән син?

РУЗИЯ. Әй, хәзер инде телевизордан күрсәтеп торалар...

СӘФӘР. Әйе шул... Безнең әбиләр монда туып, монда үсеп, монда картаеп үлгәннәр. Алар да яшәгән. Дөнья гизгән кеше дә яшәгән. Алар бер урында торып та бәхетне тәмләп карый алганнар, ә кемдер, бәхет дигәннең исен дә тоймаган...

РУЗИЯ. Бәхетле булырга беркайчан да соң түгел...

СӘФӘР. Әгәр син бәхетнең ни икәнен белмәсәң, аны ничек танып буламы икән?!

РУЗИЯ. Хы...

СӘФӘР. Син бәхетлеме?

РУЗИЯ. Кайчак кешеләрнең уйларын укыйсы, хисләрен аңлыйсы килә...

СӘФӘР. Син бәхетлеме?

РУЗИЯ. Үткәннәрне кассетага яздырып бирсеннәр иде. Кабат-кабат карыйсы иде...

СӘФӘР. Кайсы вакытны карыйсың килә?

РУЗИЯ. Теге вакытны...

Ишеккә каккан тавыш ишетелә.

РУЗИЯ. Кемдер бар.

СӘФӘР. Кем йөрер икән?

РУЗИЯ. Караңгыда нишләп утыралар дип аңламаслар. Мин качыйм әле...

СӘФӘР. Нигә инде?

РУЗИЯ. Кеше сүзеннән туйган.

РУЗИЯ мич артына кача.

МАРАТ (кереп). Сәлам бирдек!

СӘФӘР. Марат абзый! Исәнме!

МАРАТ. Исән әле! Каршы килмәсәгез! (Көлә.) Мәйтәм, моңа да сугылыйм инде. Йә күрешә алмый калырбыз...

СӘФӘР. Ничек күрешмибез ди инде?

МАРАТ. Сине бит белеп булмый, малай. Бүген монда, иртәгә – вышт!

СӘФӘР. Әлегә монда озаккарак туктарга уйлаган идек.

МАРАТ. Күпмегә?

СӘФӘР. Күпме гомер язылгандыр инде...

МАРАТ. Бөтенләйгә дисең инде... Яхшы... (Күңелсез көлә.) Ни дисәң дә, иртәрәк күрешү әйбәтрәк! Безнең яшьтә иртәгесе көн була дип төгәл өметләнергә инде кешедән яхшы түгел!

СӘФӘР. Әле синең яшең.

МАРАТ. Син кайчан киттең әле? Язмы?

СӘФӘР. Көз...

МАРАТ. Яз түгел идемени?

СӘФӘР. Көз. Батма тулы әрем иде. Тездән. Шуны үткәнче балакларыма әрем исе сеңеп беткән. Юл буена шуны иснәп, миемә сеңде. Авылны уйлый башласам, борын очында һаман әрем исе уйнаклый башлый.

МАРАТ. Алайса, хатыныңны да алып кайтасыңдыр инде.

СӘФӘР. Мин бит... (Шаярткан булып.) Бар булганым биредә.

МАРАТ. Алай ярамый. Ир-ат кешегә хатынсыз читен. Өйләнергә исәп бармы соң?

СӘФӘР. Кем чыксын икән миңа?!

МАРАТ. Нишләп чыкмасыннар? Җүнле ир-ат – затлы шәраб кебек! Күршең соң, Рузия! Теге вакытта синең өчен үлә язып йөрде. Син киткәч, бөтенләй күзендә чаткысы сүнде. Рәтләп ире белән дә тора алмады...

СӘФӘР. Ярар ла инде...

МАРАТ. Ярар түгел... Әле хәзер дә сине якын итә ул...

СӘФӘР. Марат абзый, нишләп соң без болай, чит кешеләр кебек, аягүрә, коры тамакка дигәндәй...

МАРАТ. Хәзер бит андый нәрсә белән бик...

СӘФӘР. Алганым юк шул. Монда каян табып була икән?

МАРАТ. Була да...

СӘФӘР. Булса, зинһар, авырсынма инде... Менә, ал...

МАРАТ. Кит әле, кит... (Акчаны кире кагып.) Гомергә бер кайткан кешедән акча алып ятарга... Кит... Хәзер... Анда бит үз кешеләр...

СӘФӘР. Ал әле син, ал!

МАРАТ. Шәһәрдән кайттым дигәч тә, алай рәнҗетмә инде... Шундый көнне дә мин... Әле тагын кайчан кайтырсың... Бер китсәң, тиз генә әйләнеп кайта торганнардан түгел бит син... Нәрсә... Яздырып булса да... Хәзер!.. (Чыгып китә.)

Зур пауза. СӘФӘР Рузиянең мич артыннан чыкканын көтә. РУЗИЯ чыкмый. СӘФӘР, бераз көткәч, тәрәзә төбенә таянып, урамга карый. Авыз эченнән, мыгырданып кына диярлек җырлый, аның кайбер сүзләре аңлашылмый да диярлек.

СӘФӘР. Кайтсам әгәр авылыма,

Чыксам әгәр болыннарга

Әрем исе, әрем тәме

Элек йөргән урыннарда

Тынгы бирми әремнәрнең

Әле исе, әле тәме.

Мине генә әрнетәме

Әрем исе, әрем тәме

Бу арада мич артыннан РУЗИЯ чыга.

РУЗИЯ. Тавышың һаман да шул... Нигә син кайткач та миңа кердең? Беренче булып... (СӘФӘР борылып карамыйча, җилкәсен “белмим” дигәндәй җыерып куя.) Күрше булганга гынамы?

СӘФӘР. Юк...

РУЗИЯ. Синең бер булса да минем турыда исеңә төшергәнең булдымы? (Сәфәр кабат шулай җилкәсен сикертеп куя.) Алдаша да белмисеңмени соң? Оныттыңмыни?

СӘФӘР (тирән сулап куя). Нишләптер син мине аңларсыңдыр иде кебек.

РУЗИЯ. Ә нәрсә аңламаска?..

СӘФӘР. Син минем нишләп киткәнне дә, кайларда булганны да сорамыйсың.

РУЗИЯ. Шул мөһиммени?

СӘФӘР. Ә нәрсә мөһим?

РУЗИЯ. Кайтуың.

СӘФӘР (аңа озак карап тора). Беләсеңме нәрсә сагындырды?

РУЗИЯ. Нәрсә?

СӘФӘР. Теге вакытлар.

РУЗИЯ. Җырлыйсың киләмени?

СӘФӘР. Җырлыйсы килү дә түгел... Сәхнә артында буталып йөрисе килә...

РУЗИЯ. Әй, син оятсызның һаман шул булыр инде. Почмак саен кызлар кысып йөрисең килә икән. Бөкрене кабер генә турайтыр ди.

СӘФӘР. Юк инде...

РУЗИЯ. Әйе, миңа сөйлә, белмим бит... (Аңа килеп, шаяртып суккалаган була.) Шулаймы?! Егет чаклар искә төштемени?

СӘФӘР. Әй! Сиңа әйткән, мин юләр!

РУЗИЯ. Бер дә юләр түгел син. Хәйләкәр син! (Көлә.)

СӘФӘР. Шуның көлүе! Шулай эләктергәләп ала торган идем мин сезне, ә! (Кочаклап ала.)

РУЗИЯ. Шаяртма...

СӘФӘР. Ник?

РУЗИЯ. Сиңа шаяру гына...

СӘФӘР. Уены, чыны бергә инде... Менә йортны ямаштырып бетерим әле, килен төшерергә дә була...

РУЗИЯ. Нигә син интегәсең? Нәрсәгә кирәк сиңа бу иске йорт? Иске йортны күпме сипләсәң дә, яңа булмый.

СӘФӘР. Бөтен яшьлегем шунда үтте бит.

РУЗИЯ. Үткән – беткән. Минем йортым өр-яңа. Теләсәң, кер дә, хуҗа бул.

СӘФӘР. Хе...

РУЗИЯ. Әгәр миннән саруың кайнамаса...

СӘФӘР. Әй, Рузия...

РУЗИЯ. Оялмыйм. Нәрсәдән оялырга. Хәзер бит... Бетте бит инде. Күпме генә калгандыр. Оялып, почмак саен качып йөргәнче... Ниятең булса, кер дә яшә. Кем безгә нәрсә әйтә ала? Кеше өстеннән йөрмибез бит...

СӘФӘР. Йортка керергә дисеңме?

РУЗИЯ. Хуҗа бул дим бит... Әгәр гарьләнәсең икән...

СӘФӘР. Нәрсә?

РУЗИЯ. Әйдә, мин синең янга чыгам.

СӘФӘР. Йортыңны ташлыйсыңмыни?

РУЗИЯ. Булса инде. Йортта мени хикмәт?

СӘФӘР (бик гади итеп). Ярар.

РУЗИЯ. Мин керимме?

СӘФӘР. Әйе.

РУЗИЯ (үбә). Ярый.

СӘФӘР. Бар. Марат абзый килеп җитер хәзер.

РУЗИЯ. Мин тәрәзәдән аның киткәнен күзәтеп торырмын да...

СӘФӘР. Үзем хәбәр итәм мин сиңа.

РУЗИЯ. Ярар. Барыбер күрәм мин... Камыр куясым бар иде... Тәрәзә шул якка чыга бит...

СӘФӘР. Ярар...

РУЗИЯ чыгып китә.

СӘФӘР. (Өстәлне уртага күчерә. Ике ягына ике урындык утырта. Өстәлгә ике төрле чынаяк, ниндидер кабымлык китереп куя.) Менәргә иде Урал тауларына... (Бер җырны да ахырына чаклы җырламый. Берсенең башын, икенчесенең азагын искә төшерә. Һаман мыгырдана, кабатлый). Менәргә иде Урал тауларына.

МАРАТ (кереп). Нәрсәң калган анда?! Төш әйдә, соңрак менәрсең Урал тауларына! СӘФӘР. Уралга менәсе калмады инде, мендек инде, Марат абзый!

МАРАТ өстәлгә шешә, берничә алма чыгарып куя. Ул үзе инде бераз кабып өлгергән булса кирәк, кәефле күренә.

МАРАТ. Син Уралда яшәдең мени?

СӘФӘР. Булырга туры килде ул якларда да.

Алар тостларсыз гына, артык ассызыкламыйча, гадәти итеп кенә сөйләшкән арада күтәргәләп куялар.

МАРАТ. Йә, әйт инде син миңа. Менә ник киттең син теге вакытны?

СӘФӘР. Алай ук авыр сораулардан башлама әле!

МАРАТ. Нәрсәсе авыр инде аның? Ник киткәнеңне беләсеңдер бит инде?

СӘФӘР. Ну... Ничек дип әйтергә...

МАРАТ. Менә шуңа-шуңа киттем диген. Нәрсә уйлап торасы аны?

СӘФӘР. Алай җиңел генә булса...

МАРАТ. Авыр итеп аңлат, җиңел булмаса...

СӘФӘР. Ашыктырма әле...

МАРАТ. Ярар. Кая яшәдең инде?

СӘФӘР. Мин... (Туктап кала.)

МАРАТ. Вәт кызык кеше!

СӘФӘР (көлә). Ни дип әйтергә дә авырсынам.

МАРАТ. Ник киткәнеңне белмисең, кая яшәгәнеңне әйтергә авырсынасың – нәрсә була инде бу? Кая яшәгәнен генә әйтә алырга тиеш бит инде кеше. Әллә син яшәмәдеңме? Мәрткә китмәгәнсеңдер бит? Әллә тегеләр алып киттеме үзеңне?

СӘФӘР. Кемнәр?

МАРАТ. Ниләр соң... Бер театрда бар бит әле... Төшәләр бит инде? Интопланитяннар!

СӘФӘР. Шулай килеп чыга инде!

МАРАТ. Шулайдыр шул. Юкса, камил акыллы кеше бу сорауларга гына җавап бирә алырга тиеш бит инде.

СӘФӘР. Тиеш.

МАРАТ. Саташып-нитеп чыгып киткәнсең дисәң, әниеңә гел акчалар җибәреп тордың. Почтальон Фәүзия үзе әйтте: алдашмый Минзифа апа, ай саен акча килеп тора диде.

СӘФӘР. Алдаша дип уйладыгызмыни?

МАРАТ. Кем белгән бит. Син бит әйтми-нитми... Кеше кызыксына бит, әниеңнәр нәрсә әйтергә белми...

СӘФӘР. Авыррак булган инде...

МАРАТ. Авыр гынамы соң инде? Балаң ташлап чыгып китсен әле. Нәрсә дип әйтәсең кешегә. Эшли, бик каты эшли. Китәргә ярамый торган җирдә икән, дигән була иде инде... Без төрмәдә-фәлән түгелме дисәк, почта Фәүзия юк диде.

СӘФӘР. Авыл үзгәргән... Урамнарга чирәм үсеп беткән. Койма буйларында кычыткан азган... Кеше аз йөри бугай, элек урамда тузанлы юл иде...

МАРАТ. Син үзгәрми генә торыр дигән идеңме?

СӘФӘР. Үзгәрә икән шул...

МАРАТ. Хәзер карт-коры кибеткә дә бара алмыйлар. Олыгайган саен җир үзенә тарта башлый – чүгә кеше, бөкрәя, һаман җиргә таба иңә. Кем йөрсен урамнан. Тере нәрсә тик тормый ул. Табигать, әнә, һаман үзенекен кайтара килә. Әрәмәлектә ике җирдә тал бар иде, хәзер бар буена тал баскан, суы да юк. Урамнарда агачлар ничек әшәке зур булып үстеләр. Кычыткан. Әкренләп йортлары-ние белән йота инде авылны. Вакыт һәм табигать. Шулардан да көчле нәрсә юк. Табигатькә бераз вакыт кына бир, хәзер бөтен нәрсәне тигезләп, яшереп куя. Бернәрсә калмый. Җыештыра. Монда кем дә булса яшәгән дип тә белмәячәксең. Вакыт Хәтердән көчлерәк. Булганнарны тиз оныттыра. Шулай кирәктер дә... Яңалык булсын өчен, искелек югалырга тиештер.

СӘФӘР. Үзең күрмәгәч, кайчандыр булган җирләр гел шулай торадыр сыман. Тормыш синең тирәдә генә кайнаган кебек.

МАРАТ. Кара син моны! Тормышны үз тирәсендә генә кайнатыр иде, ә! Ә безне кая куясың? Ысписәт итәсеңме?!

СӘФӘР. Әйдә, бер концерт куябыз!

МАРАТ. Концерт? Элеккеге кебек дисеңме?

СӘФӘР. Син гармунны ташламагансыңдыр бит? Уйнаштыргалыйсыңмы?

МАРАТ. Хатын музыка яратмый хәзер. Уйный башласаң, сүгә. (Күңелсез көлә.) Шулай, малай. Ә син монда җиңел генә дигән идеңме?

СӘФӘР. Нишләп яратмый соң?

МАРАТ. Нишләп дип... Туйгандыр инде, малай. Җырлап йөреп нинди рәхәт күрде инде? Үзең беләсең? Пычрак ерып авыл саен йөртәләр. Атлаган саен районга чакыртып алалар, анда кеше ашап утырган җирдә тиле кебек җырлап йөре. Һәвәскәр артистның нәрсә инде? Артист дисәң – һәвәскәре бар. Гомер буе җырлап йөреп бер үз җырың булмасын. Һаман кешедән калган кием кебек, Казан артистлары җырлаган җырны җырлыйсың...

СӘФӘР. Анысы бар инде. Гел кеше җыры...

РУЗИЯ керә. Кулында бер савыт белән ярып пешергән берәңге, өстендә ит, ипи.

РУЗИЯ. Мөмкиндер бит!

МАРАТ (башта аптырап кала). И! Рузия!

РУЗИЯ. Тәрәзәдән күреп калдым! Мәйтәм, Марат абзый да килде, болар озаклап утырырга җыеналар. Рәхәтләнеп утырсыннар әле!

МАРАТ (аның шактый исерә башлаганы беленә). И, җаныем! Рәхмәт төшкере! Алтын, алтын бит ул! (Кулларын үбә.)

РУЗИЯ. Әй, Марат абый, оялтасың!

МАРАТ. Концерт белән барган бер авылда ир-атларның йөрәгенә ут салып кайта идең, ә, Рузия?!

РУЗИЯ. Ярар, сез рәхәтләнеп утырыгыз...

СӘФӘР. Рәхмәт, Рузия...

РУЗИЯ. Утырыгыз, утыр! Сөйләшер сүзләрегез байтак җыелгандыр...

Чыгып китә.

МАРАТ. Йә?!

СӘФӘР. Нәрсә?

МАРАТ (Рузия керткән нәрсәләргә күрсәтеп). Менә!

СӘФӘР. Әйе шул...

МАРАТ. Нәрсәсе ярамаган?

СӘФӘР. Ярамаган җире юк.

МАРАТ. Шулай булгач? (СӘФӘР “белмим” дигәндәй җилкәләрен җыера.) Нәрсә генә беләсең соң син? Ник киткәнеңне белмисең, кая яшәгәнеңне белмисең...

СӘФӘР. Кызма әле син...

МАРАТ. Ярар, боларын белмисең. Алайса, әйт: ник кайттың? Әйт! Ник кайттың? Шуны әйтә аласыңмы?

СӘФӘР. Туган җир бит...

МАРАТ. Утыз биш елдан артык Туган җир түгел идеме? Анаңны җирләргә дә кайтмадың, ә хәзер кайткансың. Ник?

СӘФӘР. Әнинең үлгәнен соң белдем, шуңа...

МАРАТ. Ярар, анысын синең эш... Син миңа әйт, хәзер ник кайттың? Бер сәбәбе булырга тиештер бит инде? (СӘФӘР кабат “белмим” дип җилкәсен җыера.) Һаман “белмим” дип, йөзгә карап мыскыл итеп утыра. Ярар... Сөйләшәсең килмәсә... Без монда нәрсә... Әллә сине генә көтеп утырганмы... Сөйләшмәгән булып... Бигрәк эреләнгән... Башын тилегә салып... (Кыза бара, чыгып китү ягын карый.)

СӘФӘР (аны кочаклап ала). Туктале син! Нигә һаман кызасың да китәсең?! Кем сине мыскыл итсен? Менә шундый инде мин...

МАРАТ. Син генә шундый. Синдә генә характер.

СӘФӘР. Нигә соң сиңа бөтен нәрсәне аңлау. Менә күрештек. Бер-береңне күрү – үзе бер рәхәт бит инде... Нигә шул кадәр күп сүз? Син исән-сау, мин исән-сау. Кара-каршы утырып, менә, бәрәңге ашасак та үзе, бер бәхет бит инде...

МАРАТ (тынычлана төшеп, яшьләрен сөртеп). Шулай... Шулай... Дөрес...

СӘФӘР. Ә берне җырласак, тагы да рәхәтрәк булыр иде!

МАРАТ. Ә! Эһе шул!

СӘФӘР. Әй, гармун юк! Бер тартып җибәрсәң, күңелләрне айкап алыр иде...

МАРАТ. Нишләп булмасын, бар!

СӘФӘР. Кит әле!?

МАРАТ. Мин алып килгән идем дә... Алып кына кермәдем! Әллә яратасың син, әллә юк...

СӘФӘР. Ничек яратмыйсың ди инде?!

МАРАТ. Белмәссең кешене! ( гармун алып керә.) Каяле, җанашым!

МАРАТ әзерләнеп утыра. Ул башын гына чайкый да, уйный башлый. СӘФӘР аның белән бергә җырлый башлый. “Ах, җаныем, Бибисара” җыры1. Ярты куплет җырлагач, икесе дә туктап калалар.

СӘФӘР. Ә син шул җырны уйнарга кирәклеген каян белдең?

МАРАТ. Ә син ни җырлыйсын каян белдең?

СӘФӘР. Үзебезнең җыр бит...

Уңайсыз пауза. МАРАТ бер көй уйнап карый, күңелләренә ятмый, туктый. Бераздан кабат “Ах, җаныем, Бибисара”ны уйный. СӘФӘР җырлап җибәрә. Хисләнеп җырлыйлар. Ишектә САРА күренә.

САРА (бик кансыз рәвештә). Бөтен авыл буйлап эзләп йөрим, ул монда гармун акыртып утыра.

МАРАТ. Әй... (Өстәлдәге шешәне яшерә.) Син яткан идең бит әле...

САРА. Яткызам хәзер. Мин сиңа нәрсә әйттем?

МАРАТ. Тукта әле... Менә бит, Сәфәр...

САРА. Әйдә кайтабыз...

МАРАТ. Матур гына утырабыз бит без...

САРА. Күрәм матурланганыңны... Әйдә, диләр сиңа... (Аны култык астыннан эләктереп күтәрә башлый.)

МАРАТ. Мин бит әз генә...

САРА. Синең “әз генә”ләрең берәр атнага сузылганны белмим ди мин... Тор әйдә...

МАРАТ (гармунының бер ягы кулыннан ычкынып, чыжлап салынып төшә). Нишләтәсең инде, гармунны өзәсең бит...

САРА. Шул гармуныңны бүкәнгә куеп балта белән чапмасаммы...

МАРАТ. Нишләдең соң син? Бу кадәрле явыз булганың юк иде ләбаса. Кайтам инде, кайтам! (Сәфәргә күз кыскан булып.) Ачуланган! Үтә ул!

САРА. Атла әйдә, сөйләнмә.

МАРАТ. Ярар, бер рәхәтләнеп утырырбыз әле... Әле синең нигә киткәнеңне сөйләтәсем бар минем...

САРА. Өйгә кайт әле, утыртам мин сине.

МАРАТ. Саракаем, ул кадәр ачуланма инде, мин бит аз гына. Сиңа явызлык бер дә килешми... Мине кеше алдында алай... Гомер булмаганны инде...

МАРАТ сөйләнеп чыгып китә. САРА аның артыннан. Бу сәхнә барышында СӘФӘР бер хиссез Сараны күзәтеп тора. Ул чыгып киткәч, берне салып эчә. Ипи иснәп куя. САРА атылып керә.

САРА. Аны тагын синең яныңда күрсәм!.. Син аны эчертеп үтермәкче буласыңмы? Син аның хәзер бер атна буена туктый алмаячагын беләсеңме? (СӘФӘР “белмим” дип баш чайкый.) Белмисең шул син. Син бернәрсә дә белмисең. Аңа врачлар: “Тагын бер эчсәң, үләсең”, - дигәнне беләсеңме син? (СӘФӘР шулай ук баш чайкый.) Белмисең син... Син аны үтерергә дип кайттыңмы? (Яшьләре ага.)

СӘФӘР “Ах, җаныем, Бибисара”ны бераз көйләп ала.

САРА. Син миңа матур сүзләр сөйләмә, яме! Менә моннан туйган! (Муенына күрсәтә.) Үтте инде ул пуезлар.

СӘФӘР. Мин бөтенләйгә кайттым.

САРА. Мин шатланырга тиешме?

СӘФӘР. Белмим.

САРА. Миңа синең кайту-китүләрең кызык дип уйласаң, ялгышасың.

СӘФӘР. Еш ялгышам бугай шул мин.

САРА. Анысы синең эш. Маратны тагын бер эчертеп кенә кара, мин сине участковыйга тапшырам! (Китеп бармакчы була.)

СӘФӘР аны кулыннан тартып китереп, кочаклап үбә. Җибәрми, кочаклап тора. Бу вакытта ишектә РУЗИЯ күренә. Ул мизгел эчендә хәлне аңлап ала, икенче мизгелдә бер фикергә килә һәм чыгып китә. СӘФӘР Сараны җибәрә. САРА хәрәкәтсез басып тора.

СӘФӘР. Гафу ит...

САРА (сабыр гына). Тагын бер... мине... шулай мыскыл итсәң...

СӘФӘР. Элек мыскыл итүгә саналмый иде бу...

САРА. Син минем ир хатыны икәнне оныттыңмы? Әле генә кемнең ирен эчертеп утырдың? Монда җәелеп китеп, гомер буена сине сагынып, елап утыручылар булган дисәң, ялгышасың. Ике потың бер тиен. Үзен әллә кемгә куеп йөрүчеләр җитәрлек...

Аның тирәли әйләнеп чыгып, арттан назлы итеп кочаклап ала.

САРА. Әйтмәгән саен! Мин сиңа күрсәтермен! Кем дип белдең син мине, ә? Кем дип белдең син мине? .

Аны кыйный башлый. Чынлап сукмакчы була. Берничә мәртәбә эләккәч, СӘФӘР аның кулларын тотып ала. Ул елмая, САРА аның саен кыза бара. Ишектә МАРАТ күренә. Ул гаҗәпләнеп моны бер мизгел күзәтә. Нишләргә белми, китмәкче була, кире уйлый. Аннан югала. Арткы өйдә каты итеп ишек япкан, тамак кырган ишетелә.

МАРАТ (кереп). Сара! Җанашым! Син мине кайтарып җибәрдең дә, үзең калгансың. (Күңелсез көлә.) Мин бит караңгыда берүзем куркам!

САРА. Кайтам... Әйдә... Куркытырсың сине. “Эчсәң, үләсең” дигәннән дә курыкмый, караңгыдан курка, имеш...

МАРАТ. Эчеп үлү рәхәт кенә ул, куркып үлү куркыныч! (Сәфәргә күз кыскан була.)

САРА. Әйдә, мәгънәсез, күп сөйләнмә...

МАРАТ. Әйдә... Исәнлектә...

Чыгып китәләр. СӘФӘР бер авык уйланып утыра. Ике кулы белән арттан муеныннан нык итеп сыпыра башлап, йөзенә кадәр сыпырып китерә. Бераз учлары белән битен томалап тора. Шуннан тиз-тиз итеп берничә кат чәчләрен алга-артка сыпыра. Кисәк утырган җиреннән торып, күлмәген сала, ак майкадан кала, өстәл өстенә ашъяулык сыман нәрсә табып ябып куя.

Ишектә мендәр, юрганнар күтәренгән эчке күлмәк кигән РУЗИЯ килеп керә.

РУЗИЯ. (җырлый-җырлый урын җәя) Караңгыда бер кеше чыгып киткән кебек күреп алдым да, мәйтәм, киткәндер. Ятырга кирәк, иртүк торып сыерны савасы бар. Сөте әллә ни юк та инде... Монда җәимме? (СӘФӘР паузадан соң “Әйе” дип, баш чайкый.) Саумасаң, бозылып бетә хайван. Мондый эсседә болында аларга ашарлык кормысы да юк инде, әллә нәрсә ашап йөреп сөтеннән гел әрем тәме кебек әче килеп тора... Сөйлисе дә юк инде... (Менеп ята.) Әйдә, таң ата хәзер...

СӘФӘР лампа янына килә, сүндермәкче була. Урамда СӘЯРнең җырлап үткәне ишетелә. СӘФӘР күлмәген янәдән кия.

РУЗИЯ. Салкын түгел бит, нишлисең инде?

СӘФӘР. Син ята тор. Әллә нәрсә шунда. Мин бераз һава сулап керәм әле. Ят, йокла.

СӘФӘР утны сүндерә. Аның чыгып киткәне ишетелә. СӘЯРнең җыры якынаеп килә.

Пәрдә.

ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ

Дүртенче күренеш

Сәфәрнең йорты. СӘФӘР диварларга берничә җиргә себерке итеп бәйләп әрем элгән. Өстәлдә бер өем тәм-томннар: конфет, ирис кебек нәрсәләр. Тәрәзәдән СӘЯР башын тыга. Ул шешенгән, тавышы карлыгып беткән.

СӘЯР. Сәлам, Сәфәр абый!

СӘФӘР (аның да тавышы утырган). Кер әйдә!

СӘЯР (кереп). Нишлисең?

СӘФӘР. Тире җыеп, күн эшлим.

СӘЯР. Йокы туйдымы?

СӘФӘР. Эһе... Синең юк күренә!?

СӘЯР. Юк! Көчкә күзне тырнап ачтым. Җырлап та карадык кичә, ә!

СӘФӘР. Эһе...

СӘЯР. Синең дә тавыш беткән. Минем бүген җырлыйсы түгел, сөйләшәсе дә килми.

СӘФӘР. Бер дә сөйләшәсе килмәгәнгә охшамагансың әле.

СӘЯР. Ә син ничава гына җырлыйсың икән! (Аның җилкә башына сугып куя.)

СӘФӘР (аңа карап, елмая). Рәхмәт инде! Син дә!

СӘЯР. Беләм! Мин бит районның сандугачы! Бөтен концертларда мине җырлаталар. Менә, “Авыл таңнары”нда да минем турыда язып чыкканнар иде. (Гәҗит бирә.)

СӘФӘР. Ә... Бу синме?

СӘЯР. Мин! Охшамаганмы әллә?

СӘФӘР. Охшаган бугай.

СӘЯР. Аларның бастырулары шундый сыйфатсыз. Фоторобот кебек чыгара бөтен кешене... Минем Казанда да җырлаганым бар. “Сандугач керде күңелгә” конкурсында.

СӘФӘР. Җиңдеңме соң?

СӘЯР. Юк.

СӘФӘР. Нишләп?

СӘЯР. Гала-концертка костюмлыларны сайлап алдылар.

СӘФӘР. Син костюмсыз бардыңмы?

СӘЯР. Костюм-чалбардан.

СӘФӘР. Ә нәсрәсе ярамаган?

СӘЯР. Бездә шул бит инде... Үсәрсең дип, биш размерга зурны алып кайталар да... Туфлилары чабата кадәр...

СӘФӘР. Ә...

СӘЯР. Аннары, бераз каушадым да инде... Җюрилар гел кимчелек эзләгән кебек акаеп карап утыралар да... Костюмга гына карыйлардыр кебек...

СӘФӘР. Ә...

СӘЯР. Әби көя тапамасын, тычканнар йөрмәсен дип, бөтен кием-салым арасына, итекләргә әрем тутыра иде. Син бу әрем белән нишләмәкче буласың?

СӘФӘР. Элеп куям әле.

СӘЯР. Нәрсәгә?

СӘФӘР. Күңелгә җыен әшәке нәрсә ияләшмәсен дип, әрем исе иснәп яшәргә булдым.

СӘЯР. Булыша диме?

СӘФӘР. Булышырга тиеш! Мә, конфет суыр, тамагың йомшарып китәр!

СӘЯР. Каян шул кадәр конфет җыйдың?

СӘФӘР. Тәмлетамак бит мин. Кәефем төшсә, кибеткә барып, бер кочак тәм-том җыеп кайтам да, шундук кәеф күтәрелеп китә!

СӘЯР. Әллә ничек бик бәхетле күренәсең әле син?

СӘФӘР. Әйтеп торам бит, кәнфит булса, кәефем күтәрелә! Әй шул кәнфит өчен эләкте дә соң миңа үз гомеремдә... Әни бик кырыс иде, мәрхүмкәй. Урыны оҗмахта булсын. Әтинең гомердә дә кул күтәреп сукканы булмады. Но әни кыйныйдыр иде. Берәр нәрсәне урынлы куймасаң, шуның белән ала да бирә иде мәрхүмкәй.

Беркайчан ач булмадык, ипигә, бәрәңгегә тамак тук булды. Менә татлыга гына туеп яшәп булмады. Мин баллыны яратам. Әнкәй тәмле нәрсәләрне гел яшереп тотадыр иде. Ул вакытларда ун литрлы павидла кайта иде. Мин шуны өстеннән кашык белән кырып кына кабам. Әни сизә. Каян – Ходай белсен! Соң кашык белән чумырып алсаң, ярар иде. Юк бит. Өстеннән кырып кына. Әнкәй минем авызны ачтырып карый да, ялт берне кашык белән башка. Аннары белдем – павидладан тел карала икән!

Берзаман әнкәй конфетларын шкафка яшерә башлады. Ишеген бикли, ачкычын үзе белән йөртә. Мин тегенең артындагы шөрепләрен борып алып ача башладым. Әнкәй конфет югалганны сизә, ничек икәнен аңлый алмый. Соңрак белделәр... Әнкәй тотып ярды инде, билгеле...

Кыш көнне тездән кар ерып мунчага су ташый идем. Мунча бакча башында. Ташып тутырам да, апаларга барып әйтәм: “Ягарга ярый!” Апа миңа өстәлдән өч конфет алып бирә. Ике дә түгел, дүрт тә түгел. Менә гел өчне. Аның ире шофер, акчалары бар.Ул вакытта шофер зур кеше. Конфеттан үзләре дә, балалары да туйган. Ә миңа өчне бирә. Соң алып бир инде уч тутырып, һич булмаса – бишне бир. Өч конфет бит инде ул. Мунча бит атнага бер генә ягыла.

Бар иде заманалар. Бер елны бөтен класс Волгоградка китте. Мин, үгез хәтле малай, үкереп елап калдым. Егерме өч сум акча кирәк иде. Юк. Юк акча – каян аласың? Әнкәй сүгә, кыйный. Үкермә, зинадан туган, әле күрмәгән җирең калмас, ди. Чыннан да. Йөреп тә карадым. Ул Волгоградны буеннан-буена йөздем генә инде. Шулай, туган!

НУРЗИЛӘ (кереп). Керергә ярыймы?

СӘФӘР. Рәхим ит!

СӘЯР. Сәлам!

НУРЗИЛӘ. Ә син монда нишләп йөрисең?

СӘЯР. Хәл белергә кердем!

НУРЗИЛӘ. Ә. Батма буенда төне буе сез уладыгызмыни?

СӘЯР. Без! Ишеткәннәрме әллә?

НУРЗИЛӘ. Ишетмәгән кая? Тавышыгыз калмаган бит!

СӘЯР. Эһе! Шәп җырланылган кичә!

СӘФӘР. Хәзер керәм! (Чүпләрне түгәргә чыга.)

СӘЯР. Дөрес сөйлиләр икән, шәп җырлый Сәфәр абзый. Таңга кадәр батмада әрем җыеп йөрде. Кызык кеше.

НУРЗИЛӘ. Тавышың карлыккач, бераз ир-атка охшый башлагансың тагын...

СӘЯР. Шулаймы?!

НУРЗИЛӘ. Син монда озак утырырга җыенасыңмы?

СӘЯР. Белмим... Ник?

НУРЗИЛӘ. Мрыйк! Бабай белән сөйләшәсе бар.

СӘЯР. Минем дә сөйләшәсем бар... Синең белән...

НУРЗИЛӘ. Сәяр, минем юк-бар турында сөйләшеп утырырга вакытым юк.

СӘЯР. Юк-бар түгел...

НУРЗИЛӘ. Әйт, алайса...

СӘЯР. Нурзилә, мин әзер.

НУРЗИЛӘ. Әйдә, сузмыйча, табышмакларсыз гына сөйлә әле.

СӘЯР. Мин сиңа ярдәм итәргә әзер. Әйдә, өйләнешәбез. Мин сине яратам һәм...

НУРЗИЛӘ. Нәрсә “һәм”?

СӘЯР. Ул баланы да ярата алачакмын...

НУРЗИЛӘ. Әниең кибет алдында “Давай поженимся”ны гаиләбез белән җыелып карыйбыз, дип сөйләп торган иде. Файдасы тигән икән!

СӘЯР. Мин чынлап әйтәм. Вакыт үткәч, бәлки, син үзең дә мине ярата алырсың...

НУРЗИЛӘ. Теге көнне... мине Равилдән яклаганың өчен рәхмәт. Бу эшкә кысылма бүтән. Кирәкми бу сиңа.

СӘЯР. Мин...

СӘФӘР (кереп). Армиягә киткәнче утырткан идем шул алмагачны! Һаман корымаган икән! Мәгез әле! (Икесенә дә алмалар бирә.)

НУРЗИЛӘ. Рәхмәт.

СӘЯР. Рәхмәт, Сәфәр абзый! Мин киттем әле!

СӘФӘР. Ярар! Югалма, күренгәлә!

СӘЯР. Ярый! (Чыга.)

СӘФӘР. Шәп егет! Әллә нинди борынгы көйләрне белә. Ә мин: “Хәзер андый балалар юк” - дип йөрим, карт юләр. Шәп егет. Күңеле чиста. Синең турыда күп сөйләде. (Паузадан соң.) Ул түгелдер бит? (НУРЗИЛӘ “Юк” дип баш чайкый.) Жәл... Ошаткан идем үзен...

НУРЗИЛӘ. Бабай...

СӘФӘР. Һем... Әйе.

НУРЗИЛӘ. Миңа ярдәм итә аласыңмы?

СӘФӘР. Хәлдән килгәнчә инде...

НУРЗИЛӘ. Әби белән сөйләшә аласыңмы?

СӘФӘР. Нәрсә турында?

НУРЗИЛӘ. Мин аңа үзем әйтә алмыйм.

СӘФӘР. Ә...

НУРЗИЛӘ. Ул мине гел шул нәрсәдән сакларга тырышып йөрде...

СӘФӘР. Минем белән сөйләшергә теләмәс бит әле ул?

НУРЗИЛӘ. Син минем өчен шуны гына эшли аласыңмы?

СӘФӘР. Ярар...

НУРЗИЛӘ. Кич белән. Мин үзем аны синең янга чыгарырмын. Безнең койма буена кил.

СӘФӘР. Бәлки, Марат абзый белән сөйләшеп, аңардан әйттерергәдер?

НУРЗИЛӘ. Улмы минем бабай, синме?

СӘФӘР. Мин.

НУРЗИЛӘ. Теләмәсәң, килмә.

СӘФӘР. Киләм.

НУРЗИЛӘ. Мин сине силумламыйм.

СӘФӘР. Киләм мин, киләм...

НУРЗИЛӘ. Мин сине койма буенда көтәрмен... (Чыгып китмәкче була. Каршына СӘЯР очрый.) Нишлисең монда?

СӘЯР (кереп). Алмаларымны онытып калдырганмын...

НУРЗИЛӘ. Шпион... (Чыгып китә.)

Пауза. СӘФӘР әрем тотып, аска карап утыра. СӘЯР аңа карап тора.

СӘЯР (еларга җитешеп). Сәфәр абый... Син аңа ярдәм ит... Сәфәр абый... Син бит аны ташламассың? (СӘФӘР эндәшми.) Сара апаны калдырып киткәнсең... Хәзер алай булмас бит... Син үзгәргәнсең... Моңлы кеше андый була алмый...

СӘФӘР. Бабай...

СӘЯР. Бабай шул! Ә тагын ничек эндәшсен ул сиңа? Ул бит синең оныгың.

СӘФӘР. Оныгым шул.

СӘЯР. Син аңа ярдәм итәчәксеңме?

СӘФӘР. Әлбәттә. Әлбәттә, Сәяр! (Хиссез.) Ул бит... Минем дәвамчым... (Сүз эзләп.) Нәселем...

СӘЯР. Әйе! Кеше үзеннән соң нәсел калдырмаса, кешелек күптән юкка чыгар иде.

СӘФӘР. Ә без юкка чыкмаска тырышабызмыни?

СӘЯР (бераз аптырап). Шулайдыр инде?

СӘФӘР. Ә нигә?

СӘЯР. Бәлки, кешеләр елдан-ел җир йөзендә начарлыкны киметә барырга һәм ахырда, җир йөзендә яхшылык кына калырга тиештер.

СӘФӘР. Яшәүнең мәгънәсе шул дисеңме?

СӘЯР. Белмим. Дөрес түгел дисеңме?

СӘФӘР (авыз эченнән көйләп). Кара да гынай урман, караңгы төн... (Речетатив белән.) Яхшы атлар кирәк лә үтәргә... (Кисәк.) Дөрес, Сәяр! Әлбәттә, дөрес. Бүтәнчәли тагын ничек булсын!

СӘЯР. Кичкә барасыңмы?

СӘФӘР. Барам...

СӘЯР. Рәхмәт, Сәфәр абзый! (Чыгып йөгерә.)

СӘФӘР. Барам... (Алмаларны күреп, кулына ала.) Малай! Тагын алмаларың калган! (Артыннан чыга.)