
Илгиз Зәйниев
ӘРЕМ ИСЕ
мелодрама, ике пәрдәдә
КАТНАШАЛАР:
СӘФӘР, 57дә;
САРА, 55тә;
МАРАТ, Сараның ире, 70тә;
РУЗИЯ 53тә;
НУРЗИЛӘ, Сараның оныгы, 17дә;
СӘЯР – 16 яшьтә
РАВИЛ – физкультура укытучысы.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
Беренче күренеш
Усактан буралган авыл йорты. Биредә шактый еллар беркем яшәмәгәнлеге күренә. Бүлмә ярым караңгы. Без өйнең берничә тәрәзен, арттагы бүлмәгә чыга торган ишекне, зур мичне, сандык, артсыз урындыклар, бер өстәл кебек нәрсәләрне күрәбез. Бүрәнә арасындагы мүкләр урыны-урыны белән салынып төшкән. Сандык өстенә чемодан белән куртка куелган – бу нәрсәләрнең өйдә яңа пәйда булганлыгы күзгә ташланып тора. Тәрәзәләр тышкы яктан аркылы такталар куеп кадакланган. Бүлмәгә пыяла томаланмый калган җирләрдән көлтә-көлтә ут яктысы төшә. Шул яктылыкта тузан очканы күренеп тора.
Берәү тәрәзәгә кадакланган такталарны каера. Такталардан азат ителгән тәрәзәгә кояш яктысы бәреп керә. Тышкы яктан чүпрәк белән тәрәзәләрдәге пәрәвез-тузаннарны сөртеп алалар. Бүлмәгә НУРЗИЛӘ керә. Бераз каранып йөри. Тәрәзә артындагы кеше югала. Бераздан бүлмәгә СӘФӘР керә. “Әрем исе” көен көйләп кергән җиреннән, Нурзиләне күреп, тотлыгып кала.
НУРЗИЛӘ. Сәфәргали син буласыңмы?
СӘФӘР. Мин.
НУРЗИЛӘ. Мин синең оныгың – Нурзилә.
СӘФӘР. Син...
НУРЗИЛӘ. Әлфия кызы мин. Сара минем әбием.
СӘФӘР. Ә, Сара...
НУРЗИЛӘ. Ах җаныем, Бибисара!
СӘФӘР. Бибисара... Даа...
НУРЗИЛӘ. Мин түфлиләремне салмадым, идәннәрең пычрак.
СӘФӘР. Ярар. Үзем дә салмадым. Юмаган бит әле.
НУРЗИЛӘ. Аптырама, мин болай гына кердем.
СӘФӘР. Аптырамыйм.
НУРЗИЛӘ. Кайтканыңны ишеттек. Чын бабайны күрәсе килә бит әле.
СӘФӘР. Ярар. Әбиең ни хәл?
НУРЗИЛӘ. Чыгырдан чыгып йөри.
СӘФӘР. Нишләп.
НУРЗИЛӘ. Синең кайтканыңны белеп. Мин сиңа охшаганмы?
СӘФӘР. Охшаганмы соң?
НУРЗИЛӘ. Охшаган да кебек.
СӘФӘР. Бераз бар бугай шул.
НУРЗИЛӘ. Озакка кайттыңмы?
СӘФӘР. Бөтенләйгә дип уйлаган идем.
НУРЗИЛӘ. Бөтен кеше авылдан китү ягын карый, син кайттыңмы?
СӘФӘР. Пенсионерга ярамаган тагын.
НУРЗИЛӘ. Әйе инде. Шәһәр тутырып ятканчы, рәхәтләнеп авылда саф һава сулап, бер-ике ел артыграк яшәп үлмичә...
СӘФӘР. Соң...
НУРЗИЛӘ. Сыер ала күрмә. Эт буласың аның белән. Көненә бер литр сөт сатып алсаң, сиңа муеннан җитә. Пенсияң аңа гына җитәрлектер әле.
СӘФӘР. Сөткә генә җитәргә тиеш анысы.
НУРЗИЛӘ. Ә син ничек, теге вакытта болай гына чыктың да киттеңме?
СӘФӘР. Әйе.
НУРЗИЛӘ. Кая барасыңны белә идеңме соң? (Тискәре җавап алгач.) Кызык. Авыр булдымы?
СӘФӘР. Булды инде. Кем белгән? Мин бит ике яшәп карамадым. Чагыштыра алмагач, ничек булганын каян беләсең.
НУРЗИЛӘ. Кызык! Башкалар бит “авыр булды”, “җиңел булды” диешәләр.
СӘФӘР. Диешәләрдер инде. Үземчә булды!
НУРЗИЛӘ. Кызык.
СӘФӘР. Әбиең нәрсә ди?
НУРЗИЛӘ. Хурлана.
СӘФӘР. Нәрсәдән?
НУРЗИЛӘ. Соң син аны ташлап киткәнсең бит.
СӘФӘР. Ну...
НУРЗИЛӘ. Күршеләр Сараның мужигы кайткан, дип сөйлиләр дә, ул хурлана.
СӘФӘР. Мужигы?!
НУРЗИЛӘ. Аның һаман шул инде, “кеше нәрсә әйтер”.
СӘФӘР. Ә.
НУРЗИЛӘ. Син монда яхшылап юып чык инде. Тычкан исе килә. Авылга кайттым дигәндә генә чирләп үлсәң...
СӘФӘР. Анысы бар. Бөтен бүрәнә араларын ерып бетергәннәр. Мүкләрен яхшылап тыкмыйча булмас.
НУРЗИЛӘ. Мин юырга булышыр идем дә, миңа ярамый.
СӘФӘР. Әбиең кушмадымы?
НУРЗИЛӘ. Юк! Бала көтәм. Авыр күтәрергә ярамый ахыры. Бөгелеп эшләсәм дә, әллә нишлим шунда.
СӘФӘР. Сиңа ничә яшь соң?
НУРЗИЛӘ. Унҗиде. Яшьме?
СӘФӘР. Яшьрәк шул әле. Кияүдәме соң?
НУРЗИЛӘ. Юк. Кая әле?!
СӘФӘР. Укыйсыңмы?
НУРЗИЛӘ. Мәктәпне тәмамладым. Менә укырга китмәкче идем дә. Нишләрмен инде? Әби белми әле.
СӘФӘР. Ә. Ачуланыр инде.
НУРЗИЛӘ. Ачулануыннан курыкмыйм мин аның. Үзе дә әтисез бала тапкан, әни дә. Минеке инде традиция буларак барырга тиеш!
СӘФӘР. Ну...
НУРЗИЛӘ. Җайлабрак хәбәр итәсе иде, юкса йөрәге тотуы бар...
СӘФӘР. Шулай...
НУРЗИЛӘ. Нигә әни турында сорамыйсың? Синең кызың ич инде, Марат абыйныкы булып язылса да...
СӘФӘР. Мин шулайрак ишеткән идем... Кая ул?
НУРЗИЛӘ. Үлде. Үлгән, мин хәтерләмим инде.
СӘФӘР. Ә.
НУРЗИЛӘ. Синең бүтән гаиләң бармы соң?
СӘФӘР. Ну... Мин башта... Мин бер җирдә генә яшәмәдем бит...
НУРЗИЛӘ. Кая рәхәтрәк?
СӘФӘР. Юлда...
РУЗИЯ керә.
РУЗИЯ. Ярый торгандыр бит?!
НУРЗИЛӘ. Кер әйдә, Рузия апа! Мин чыгам инде! Киттем мин.
СӘФӘР. Ярар.
РУЗИЯ (Нурзилә чыккач). Боевой кыз.
СӘФӘР. Ыхы...
РУЗИЯ. Нихәл монда?
СӘФӘР. Менә шулай инде.
РУЗИЯ. Мин бераз күз-колак булырга тырышкан идем инде. Хәзер бит халыкны үзең беләсең. Берзаман авылда цвет-мет җыя башладылар. Башта урамда аунап яткан бөтен тимер-томырны җыеп бетерделәр, аннан гараж, амбар тирәләрен чистарттылар. Хуҗасыз йортларга кереп, иске самовар, чәйнекләрен, мичләреннән казаннарына кадәр кубарып алдылар. Алары да беткәч, кешеләрнең мунчаларына керә башладылар. Гаҗәп инде. Зәйнәп апа кышны малайларында чыга. Шуның бөтен нәрсәсен җыеп илткәннәр. Сандыгын ачып, үлемтекләренә кадәр алып чыкканнар. Анысын кемгә сатканнардыр инде. Кешегә хәзер бер ышаныч юк бит. Авылга да әллә кемнәр кайтып тулды. Гел әле үзбәктән, әле каян күчеп кайталар. Мин шуңа бераз караштыргаладым инде. Күрше булгач. Бөтенләй шыксызланмасын дип. Бакчагызга да, кычыткандыр-чурттыр үсеп, бурьян булып тормасын дип, печән чәчтергән идем. Сельсовет карамый бит. Авыл уртасында акаеп тора шулай хуҗасыз йортлар. Бакчаны, анысы, сөрдертеп була. Бәрәңге чәчәм дисәң инде.
СӘФӘР. Миңа җитә. Алмагач төбенә бераз төртсәм дә.
РУЗИЯ. Җитмәгән кая? Ул бәрәңгенең, әле газеттан укыдым, “Юлдаш”танмы, “Безнең гәҗит”тәнме шунда, бәрәңгенең бер файдасы юк икән. Организмга. Корсак тутыру гына икән, бер кирәкле витамины юк икән. Без генә ул, тилеләр, утыз сутый утыртабыз да, терлек ашатып ятабыз. Җәфа. Әле соңгы елларда булмый да ул. Шул “Юлдаш”ны алдырам инде мин. Беренче битендә яңа җырлар бастыралар бит. Шуңа кызыгып язылам инде. Келәт тулган шул гәҗит белән.
СӘФӘР. Клубта концертлар куясызмы соң?
РУЗИЯ. Башта йөрдек. Сара, бәбәй алып каткач, бүтән җырламады бугай. Без әле шактый йөрдек... Хәзер юк инде. Берничә ел. Яшьләр әллә нинди бит. Клубка да чыга белмиләр. Җыен дивана. Тик өйләрендә кампитыр аша язышып яталар. Очрашып сөйләшүгә җитәме инде? Клубта да җиңелгә чыктылар. Шәһәрдән килгән концерт-театрлардан алып калган прансинтлары белән планны томалыйлар да, бетте китте вәссәлам! Үзешчән сәнгать үзенә бер кызык бит инде!
СӘФӘР. Әй без йөреп карый идек, ә?
РУЗИЯ. Сөйләмә инде! Театр кую дисеңме, концертмы... Сараны картлар һаман Биби дип йөртәләр әле, “Беренче театр”дан соң... Син Вәли идең...
СӘФӘР. Хәтерлисеңме, синең күлмәгеңнең замогы ватылды?
РУЗИЯ. Әй, сөйләмә? Җаным чыга дип торам.
СӘФӘР. Синең җаның чыгарга – син пәрдә артында. Мин бит сәхнәдә. Әллә ярты сәгать Гафифә дип кычкырып йөрдем. Яңа пьеса язып чыга яздым.
РУЗИЯ. Кызык иде. Синең җырлавыңа бөтен кызлар гашыйк була иде. Чибәр дә идең бит, шайтан... Без Сара белән... Әй, бар иде инде!
СӘФӘР. Нәрсә сез Сара белән?
РУЗИЯ. Әй, хәзер нәрсә булса да инде. Бетте инде...
СӘФӘР. Нәрсә бетте?
РУЗИЯ. Көнләшә идек инде, нәрсә булсын! Тәки әйттерергә кирәк!
СӘФӘР. Бик көнләшкәнсездер инде?!
РУЗИЯ. Ярар. Синең монда адәм рәтенә керткәнче әле... У-у-ух! Тырышырга кирәк!
СӘФӘР Тырыш!
РУЗИЯ Әйдә, мин борчак ашы пешергән идем, мичкә тыгып.
СӘФӘР. Борчак ашы!?
РУЗИЯ. Әллә яратмыйсыңмы?
СӘФӘР. Агач кашыгың бармы?
РУЗИЯ. Бар. Минем мужигым да агач кашык белән ашый торган иде. Әйдә, керәсеңме?
СӘФӘР. Чәйгә вареньең бармы?
РУЗИЯ. Кызык икән син! Бар! Ниндине яратасың?
СӘФӘР. Әллә ни кирәкми, карлыган булса.
РУЗИЯ. Карлыган да булмаса инде. Үземнең дә ярты бакча, сезнекен дә җыям. Әрәм кала бит.
СӘФӘР. Алайса! Синең бурычың да бар икән әле!
РУЗИЯ. Әйдә. Аннары кереп идәннәреңне юып чыгарырмын.
Чыгалар.
Икенче күренеш.
НУРЗИЛӘ үзләренең бакча буендагы такталар өемендә утыра. Ул фуфайка кигән. СӘЯР керә.
СӘЯР. Сәлам!
НУРЗИЛӘ. Сәлам... Нишләп йөрисең? (Сәяр аңа карап тора.) Мине күрергә килдеңме? (Көлә.)
СӘЯР. Кызык киенгәнсең! Туңасыңмы әллә?
НУРЗИЛӘ. Туңам шул. Җылытучым юк бит! (Сәяр карап тора.) Әй Аллам! Син дә егет булып йөрисең инде. Җылытырга тәкъдим итәр идең, ичмасам.
СӘЯР. Фуфайка кигәнсең бит инде.
НУРЗИЛӘ. Менә мин дә шуны уйлап утырам: фуфайка булган өстенә Аллаһы Тәгалә нигә тагын ир-атларны да уйлап чыгарып торды икән?! Фуфайка кулланылышта күпкә җайлырак бит инде. Посадкада син улап йөрдеңме?
СӘЯР. Нәрсә булган?
НУРЗИЛӘ. Әби бозау эзләргә барган иде, куркып кайткан.
СӘЯР. Җырлаган кешедән куркалар ди мени инде?
НУРЗИЛӘ. Җырлаганны яратмый ул.
СӘЯР. Үзе дә матур җырлый торган булган диләр бит?
НУРЗИЛӘ. Кайчандыр җырлаган.
СӘЯР. Бер җырлаган кеше җырламыйча торалмый инде.
НУРЗИЛӘ. Бернәрсә аңламыйсың шул әле син. Сиңа җырларга гына булсын.
СӘЯР. Синең кадәр генә аңлыймдыр инде. Бер елгылар бит без. Мин җәй туганга гына...
НУРЗИЛӘ. Җырла әле...
СӘЯР. Кит әле...
НУРЗИЛӘ. Шул булыр инде. Бер дә кирәкмәгәнгә посадкада улап йөрергә булдыра, сорагач, кәнфитләнмичә генә җырлый алмый.
СӘЯР. Көләсең бит син.
НУРЗИЛӘ. Бик көләсем килсә, синең моң-зарларыңны тыңлап утырыр идем менә. Җырла инде.
СӘЯР. Әбиеңнәр уяныр йә.
НУРЗИЛӘ. Кеше уятырлык итеп акырма син. Тыныч кына җырлап булмыймы әллә?
СӘЯР. Була да...
НУРЗИЛӘ. Кара, бигрәк озак син. Ир булып тумасаң, мәңге кыз булып йөрер идең... Җырла инде...
СӘЯР (тыныч кына җырлап җибәрә).
Мин сине шундый сагындым,
Сизәсең микән шуны?
Ак бураннар урап алса,
Табарсың микән юлны?
НУРЗИЛӘ. Кызык инде... Син туктама, җырла. Элек, ничектер, алар ярата белгәндер кебек, әйеме? Галиябанулар фуфайка киеп йөрмәгән инде...
СӘЯР(җырлый) Син дә шулай сагына калсаң,
Карама җилләренә...
Җыр булып килеп керерсең
Наз тулы йөрәгемә.
НУРЗИЛӘ (Сәяр җырлап бетерә.) Матур җырлыйсың!
СӘЯР. Матур уйлыйсың.
НУРЗИЛӘ. Артык моңлы син, Сәяр. Бәхетең булмас синең. Моң сагышны ияртеп йөри ди, әби. Моңсызларга яшәве җиңелрәк.
СӘЯР. Моң бөтен кешедә дә бар инде ул.
НУРЗИЛӘ. Менә мин бит җырлый алмыйм.
СӘЯР. Моңсыз дигән сүз түгел бит әле ул. Синең слухың юк, шул гына.
НУРЗИЛӘ. Булмаганны бар дип булмый инде. Бабай ничәнчедер класста укыганда бер җыр өйрәтеп караган иде. Аның нинди тыныч кеше икәнен беләсең бит инде. Хәтта ул психланып бетте.
СӘЯР. Шак катам инде мин. Ничек шул кадәр дә слухсыз булырга кирәк. Сине генә әйтмим әле, гомумән. Колак бар бит инде, ишетә бит инде – ә музыкага ноль инде. Табигать диген...
НУРЗИЛӘ (бер якка күз салып алып). Бар син, табигать баласы, кайтып ят!
СӘЯР. Бу вакыттан йокламыйм әле мин.
НУРЗИЛӘ. Бар клубка, кызлар озат.
СӘЯР. Әй...
НУРЗИЛӘ. Бар. Мин дә керәм инде. Бар.
СӘЯР. Ярар. Кусаң, китәм.
НУРЗИЛӘ. Үпкәләмә. Рәхмәт.
СӘЯР. Ярар...
Чыгып китә. РАВИЛ керә.
РАВИЛ. Нишләп йөри ул монда?
НУРЗИЛӘ. Сине алмаштырырга килгән.
РАВИЛ. Бик кызык.
НУРЗИЛӘ. Кызык шул. Кая йөрисең?
РАВИЛ. Мин кая йөрмәм.
НУРЗИЛӘ. Равил.
РАВИЛ. Әү!
НУРЗИЛӘ. Син минем бер соравыма җавап бирә аласыңмы?
РАВИЛ. Кая йөргәнемне беләсең килсә: йоклаганмын, мунчадан соң ятып торыйм дигән идем...
НУРЗИЛӘ. Мин синең машина белән чыгып киткәнеңне күреп калдым, алдап маташмасаң да була. Минем башка соравым бар.
РАВИЛ. Сузма инде. Озын сүзләр сөйләмичә генә булмый мени аны?
НУРЗИЛӘ. Син мине яратасыңмы?
РАВИЛ. Әллә торып-торып башың китә инде синең?! (Көлә.)
НУРЗИЛӘ. Көлмә. Телевизордан күреп булса да мәхәббәтнең нәрсә икәнлеген беләсең бит инде?
РАВИЛ. Шуннан?!
НУРЗИЛӘ. Шул күзаллаулардан чыгып, көлмичә генә җавап бир: яратасыңмы син мине?
РАВИЛ. Хе... Яратам, шуннан?
НУРЗИЛӘ. Яратсаң шул – котлыйм, синең балаң булачак!
РАВИЛ. Кемнән?.. Туктале, ничек?
НУРЗИЛӘ. Физкультурныйда сезгә анатомия укытмадылар мени? Ничек икәнен белмисеңме?
РАВИЛ. Ыржайма әле.
НУРЗИЛӘ. Нишләп син шулкадәр борчылдың? Куанычлы хәбәр бит инде. Әнә телевизордан сөйләп торалар: күпме кеше бала тудыру сәләтеннән мәхрүм. Дәваланалар, больнисларда чабалар. Ә без сау-сәламәт! Шатланырга кирәк!
РАВИЛ. Син ялгышмыйсыңмы?
НУРЗИЛӘ. Мин ялгышмыйм. Без ялгыштык бугай.
РАВИЛ. Кирәк иде бит, ә... Сиңа ничә яшь соң әле?
НУРЗИЛӘ. Кызлардан яшен сорамыйлар инде!
РАВИЛ. Әллә син дивана инде? Ыржаерга бер сәбәп тә күрмим.
НУРЗИЛӘ. Карале, нишләптер, син бер дә шатланмыйсың дигән шик туа башлады бит әле күңелемдә!
РАВИЛ. Җитте, дим! Эләктем мин, ә... Унсигезе тулмаган, җитмәсә, үзем укыткан класстан...
НУРЗИЛӘ. Мәктәптән кусалар, армиягә китәсең инде! Синең ничә ел авылда качып ятасың калган иде әле?
РАВИЛ. Армия сиңа, статья белән ераккарак та китеп баруың бар...
НУРЗИЛӘ. Карале, мин анысын уйламаган да бит әле.
РАВИЛ. Син кайчан укырга китәсең?
НУРЗИЛӘ. Укырга кердеңме дип сора син башта.
РАВИЛ. Кердеңме соң?
НУРЗИЛӘ. Кердем!
РАВИЛ. Шулай диген син. Тизрәк китәргә дә, шунда ясатырга кирәк.
НУРЗИЛӘ. Нәрсә ясатырга?
РАВИЛ. Соң... Күренә башлаганчы. (Эч тирәсендә куллары белән озак күрсәтеп, сүзләрен таба алмый тора.) Алдырырга. Яхшырак җирдә сөйләшергә дә. Минем отпускнойлар калган иде әле... Блин, машинаны алмаштырырга дип җыя башлаган идем, әле берсе килеп чыга, әле икенчесе, нинди ел булдыдыр. Күпме тора микән ул?
НУРЗИЛӘ. Ничек уйлыйсың, малай микән? Кыз микән?
РАВИЛ (озак карап торгач). Син нәрсә? Кая бармакчы буласың син аның белән? Укый да алмаячаксың бит...
НУРЗИЛӘ. Сиңа охшап тумаса гына ярый инде.
РАВИЛ. Син мине монда мыскыл итеп торма, яме! Кызык тапкан! Башыңны эшләт бераз. Нишләргә?
НУРЗИЛӘ. Эшләнәсе эшләнгән бит инде.
РАВИЛ. Син мине тагын өйләндерергә дә җыенып куйгансыңдыр, бәлки.
НУРЗИЛӘ. Берәрсе барырга риза булса, вакытында башлы-күзле булсаң, әйбәт инде.
РАВИЛ. Ул баланың кемнән икәнлеген белергә кирәк әле башта. Монда җырлап йөрүчеләр шактый күре...
НУРЗИЛӘ кизәнеп, ир-атларда булмас көч белән аның яңагына кундыра. Борылып китеп бара. Башта аз гына егылмый басып калган РАВИЛ аны куып тотып чәченнән тартып туктата. Учлап авызын кыса. Икенче кулы белән аның ике кулын бергә җыеп тота.
РАВИЛ. Сучка... Күрсәтермен мин сиңа... Син себерелеп йөрерсең дә, мин җавап бирерменме?..
Агач артыннан СӘЯР атылып чыга. Ул кычкырып килеп, РАВИЛне этеп җибәрә. НУРЗИЛӘ ычкынып кача. СӘЯР ярсыган җанвар сыман басып тора.
СӘЯР. Равил Кәримович, мин Сезне үтерәм! Үтерәм! Үтерәм!
РАВИЛ. Маңка тәре! Тыңлап тордыңмы? Кил әле монда...
Сәярны колагына сугып ега. СӘЯР җебеп төшә.
РАВИЛ. Кил әле монда! Тының гына чыксын, мин сине...
СӘЯР. Равил абый...
Кабат сугып ега.
РАВИЛ. Тыңлап йөрергә өйрәтермен мин сине...
СӘЯР чаба. РАВИЛ аны куа китә, абынып егыла. Торып, Сәярның артыннан каткан балчык атып кала.
РАВИЛ (өсләрен кага-кага). Аңгыра... Тфю... Нәрсә булды инде бу... Бер ташлашкан җирдән, ни пычагыма тагын шуның янына йөри башларга кирәк иде инде. Тфю... (Өсләрен кага-кага чыгып китә.)
СӘЯР Үтерәм мин сезне, Равил Кәримов!