Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Әнвәр Хәйри.docx
Скачиваний:
3
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
519.94 Кб
Скачать

Әнвәр Хәйри генә эшли ала торган хезмәт

ТАТАРСТАН ADMIN 27.03.2013 16:02 0 ФИКЕР 

Кичә (25 мартта 2013) Казан каласының Фәннәр Академиясе бинасында Әнвәр Хәйринең «Әхмәд ибне Фадланның Болгар дәүләтенә килгәндә язган сәяхәтнамәсе» дигән китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Ул «Сүз» нәшриятында басылган.

Кичәне ТФА академигы, тарих фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Индус Таһиров ачып җибәрде. Зал тулы галим-галимәләр. Һәрберсенең әйтер сүзе бар. Барысының да күңелләрендә — рухи күтәренкелек һәм шатлык. Китапның җаваплы мөхәррире — ТФА академигы, профессор Таһиров И. Р. фәнни мөхәррире — ТФАның мөхбир әгъзасы, профессор Хуҗин Ф. Ш.

«Бу — Борыңгы Болгар дәүләте башкаласы Бөек Шәһәргә (хәзерге Биләргә) ерак Багдадтан 921–922 елларда килгән Багдад илчелегенең җаваплы сәркәтибе Әхмәд ибне Фадлан язган сәяхәтнамә — X гасырның беренче чирегендә яшәгән күп кенә халыкларның, шул исәптән, безнең борынгы болгар бабаларыбызның да, тарихына, тормыш-көнкүрешләренә, гореф-гадәтләренә, йолаларына, кием-салымнарына, ашау-эчүләренә, мәдәниятләренә караган, дөньяда сирәк очрый торган тарихи кулъязма чыганак булып санала. Аның фәнни һәм тарихи кыйммәте торган саен арта бара. Китап тарихчыларга һәм киң катлау укучыларга тәкъдим ителә». Бу юллар әлеге китаптан алынды. Хәзерге көннәрдә бу сүзләрнең кыйммәте тагын да кадерләнде. Тарих төпкеленнән нур, яктылык сирпелә. Әлеге китап хакындагы галимнәрнең сүз-бәяләреннән ниндидер хикмәтле, пакълык, самимилек бөркелгәндәй булды. Гасырларның салават күперләре пәйдәлеге шәйләнде. Әллә хисапсыз еллар аркылы күк капусы ачылуы идеме? Һәрхәлдә һәр күңел рухият боҗрасында әйләнә иде…

Аннары автор болай дип яза: «Мин бу хезмәтемне гомере буе Казан дәүләт университетында гарәп теле укытып, фән, мәгариф, әдәбиятыбыз һәм мәдәниятебез өчен бик күп югары әзерлекле белгечләр әзерләгән, мине дә шул тылсымлы гарәп китаплары дөньясына җитәкләп кертеп җибәргән иң яраткан Остазым Лена Кәлимулла кызы Таҗиевага багышлый». Менә, җәмәгать, кемнәребез бар, Аллага шөкер! дибез.

Бу титаник хезмәтне башкарган галим Әнвәр Хәйринең Ш. Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтләрен дөньяга чыгаруына халкыбыз бик рәхмәтле иде, әле дә рәхмәтле. Сүзебезне ТФА академигы, ТФА вице-президенты, Казан федераль университеты профессоры Сөләймановның чыгыш үтә дә самими иде. Китап галимнәр — Мирфатих Зәкиев, Хатип Миңнегулов, Нурмөхәммәт Хисамов, Рәфик Мөхәммәтшин тагын бик күп галимнәрнең акыл-зиһенен хәрәкәткә китерде, алар да горурланып, үз сүзләрен халыкка җиткерделәр. Аллаһ боерса, Әнвәр Хәйри Г. Тукай бүләгенә тәкъдим ителергә, һәм аңа академик исеме бирелергә тиеш дип уйлыйм.

Безнең 16нчы бәйге-конкурсыбызда милләтебез киләчәге булган җиңүче балаларга ошбу мәңгелек, тархи китап бүләк итә алсак иде дигән сүзләр белән, Әнвәр Хәйригә, гаиләсенә хәерле гомер, хәерле сәламәтлек теләп, сүземне тәмамлыйм. Бергә булыйк!

«Иман» мәркәзеннән «Мөслимә» гәҗите баш мөхәррире

Әлмира Һәдия.

Халкым минем

Начало формы

Конец формы

Х алкым минем

Музейлар көне уңаеннан Урмышлы мәктәбендә үткәрелгән “Халкым минем” дип аталган фәнни-гамәли конференция тарихи-мәдәни мирас елына багышланды.

Кичәдә Казаннан мәртәбәле кунаклар – галим Әнвәр Хәйри, Филүсә Арсланова, Лениногорск һәм Әлмәт районы мәктәбе татар теле укытучылары, “Чишмә” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәсим Хәбибуллин һәм авыл халкы катнашты.

Кичә Изге Коръән елына багышланган сәхифәдән башланып китте. Мәктәп укучылары Илназ Бәширов, Илфат Фәсхетдинов, Динара Хәлимова, Регина Вәлиева Коръән аятьләрен укыды. Тарих укытучысы Резидә Сәхабетдинова Коръән китабының тарихы белән таныштырды. Изге Коръән, аның халкыбыз тарихында тоткан урыны турында кунакларыбыз – Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Кол Гали, Каюм Насыйри, Ризаэтдин Фәхреддин исемендәге бүләкләр иясе галим Әнвәр Хәйри, “Чишмә” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәсим Хәбибуллин, авыл мәчете имамы Шәһит Сәйфуллин тыңлаучыларны яңа мәгълүматлар белән баетты, яшь буынны иманлы булып үсәргә, Коръән кушканча яшәргә өндәде.

Тарих елы кысаларында республикада “Батырша елы” да игълан ителгән иде. Халкыбызның милли герое – Батырша исеме укучыларга таныш. Үз вакытында китап авторы якташ язучыбыз Җәмит Рәхимов “Батырша” исемле яңа басылып чыккан романын мәктәп коллективына бүләк итеп, болай дигән иде: “Батырша рухы ташламасын сезне!”

– Бүгенге мәктәптә Батырша рухын яшәтүне ничек аңлыйсыз? – дигән сорауга мәктәп укучылары:

– Ул – белемгә омтылыш, остазларны хөрмәтләү һәм хөрмәтле остаз булу, мәктәпләр салдыру һәм үз милләтеңне яшәтү, – дип җавап бирделәр.

Күренекле мәгърифәтче Риза Фәхреддиннең мирасы халык педагогикасында тәрбиянең милли кодексы булып тора. “Бу мирасны өйрәнү моннан ун еллар элек мәктәптә “Ак калфак” кызлар оешмасын булдырырга ярдәм итте,”-диде башлангыч сыйныф укытучысы Резидә Хәсәншина. Резидә Һади кызы тәрбия эшендә мәшһүр галим мирасын уңышлы һәм актив кулланучы әйдәп баручы укытучы. Мәктәпнең бу өлкәдәге эш тәҗрибәсе белән таныштыргач, ул сүзне Риза Фәхреддин мирасын халыкка кайтаручыларның берсе – галим Әнвәр Хәйригә бирде. Аның чыгышын тыңлаучылар мәшһүр мәгърифәтченең тормыш юлы, эшчәнлеге, мирасы турында яңа мәгълүматлар белделәр, халкыбыз мирасының зур бер юнәлеше белән таныштылар, милләтнең укымышлы шәхесләре өчен горурлык хисләре кичерделәр. IV сыйныф укучылары “Тәрбияле бала” китабы буенча чыгыш ясады.

Татар халкының төрле төбәкләренә сибелгән вәкилләре, аларның эшчәнлеге турында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Филүсә Арсланова сөйләде.

– Кайда яшәсә дә үз йөзен, милли холкын югалтмый халкыбыз, – диде ул үз чыгышында.

Читтә яшәүче татарлар тормышын чагылдырган китабы белән таныштырды.

Бу көнне кичәдә катнашкан барлык кунаклар мәктәп китапханәсенә күпсанлы китаплар бүләк иттеләр.

Кичәдә Әлмәт районы Кичүчат авылында урнашкан Р.Фәхреддин музее директоры, филология фәннәре кандидаты Диләрә Гыймранова, Әлмәт шәһәренең 9нчы мәктәбеннән директор урынбасары Гөлия Җамалиева үз чыгышларында халкыбызның рухи-мәдәни мирасын барлаган, яшәткән галимнәргә, бу мирасны яшь буынны тәрбияләүдә даими кулланышка керткән мәктәп укытучыларына рәхмәтләрен җиткерделәр.

Керкәле мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөгъдә Ямалтдинова, шәһәребезнең 2 нче мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Хәсәнова барлык укытучылар исеменнән районыбыздагы билгеле шәхескә – ветеран-укытучы Галия апа Рәхимовага мәктәп укучылары арасында алып барган тәрбия эшләре өчен рәхмәт җиткерде. Аларның фикерен куәтләп, галим Әнвәр Хәйри Галия апаның күпьеллык җәмәгать эшчәнлеген зурлап бәяләп, районда мәгърифәтче Галия Рәхимова исемендәге премия булдыру кирәклеген әйтте. “Бу премия район мәктәпләрендәге тырыш, белемле, иманлы яшьләребезгә бирелергә тиеш,” – дип ассызыклады ул.

Музейлар көненә туры китереп үткәрелгән бу кичәдә яңа бүлек ачылды. Ул “Халкым минем” дигән исем алды. Урмышлы авылында туып-үскән, шунда яшәгән кешеләр турында язмалар тупланды. Укучылар әби-бабалары, туганнары турында истәлекләр барлады. Язма геройлары үзләре дә чакырылган иде кичәгә. Сугыш еллары авырлыкларын күргән Гөлҗиһан Фәттахова, Маһирә Вәлиева, Фәүзия Хәсәншина, ветеран укытучы Сәгадәт Исламова, олы яшьтә булса да өздереп тальянда уйнаучы Габдулла абый Гафуров, авылның ветераннар советы җитәкчесе Шәһит Сәйфуллин, җирле үзидарә башлыгы Артур Хәбибуллин һәм башкалар кичәнең кунаклары булды. “Халкым минем” музее алар катнашында ачылды.

Яңа музейда игътибарга лаек язмалар күп. Урмышлы – илгә ике Социалистик Хезмәт Герое биргән авыл. Геройларыбыз Мәсгуть Миңнекәев, Ядкарь Ваһапов турындагы истәлекләр музейда лаеклы урын алды.

Авылдашыбыз Фәнзәт Зиннәтулла улы Хәбибуллин – бүген республикада билгеле крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе. Аның Президент кулыннан алган Рәхмәт хатлары, дипломнар, ил башлыклары белән төшкән фотолары музейга тапшырылды.

Кичә укучыларның чыгышы белән тәмамланды. Укучылар тамашачыларга Сабантуй күренеше күрсәттеләр. Сабантуй колгасы тоткан милли киемдәге егет-кызлар кичәнең бизәге булды. Фәнил Хисамов, Ришат Бурнашев, Раил Хафизов, Гүзәл Машина, Искәндәр Хәбибуллин, Нәргизә Хисамовага кушылып кунаклар да, өлкәннәр дә биеделәр. Укучылар кунакларны авыл Сабан туена чакырып калды.

Әнә шулай мәктәп коллективы кичә барышында тарихи-мәдәни мирасыбызның якты сәхифәләрен барлады.

29.05.2012

Сәгадәт МИФТАХОВА,

Урмышлы мәктәбе директоры

 

Укучылар эшен галим бәяләде

04.12.2012 12:42 | ЯҢАЛЫКЛАР

Без, Керкәле мәктәбе укытучылары, укучыларга әдәп-әхлак тәрбиясе бирүдә халык педагогикасына, мәгърифәтче Каюм Насыйри, якташыбыз Ризаэддин Фәхреддин мирасына таянабыз. Республиканың күренекле галимнәре белән даими элемтәдә булып, төрле очрашу, фәнни-гамәли конференцияләр  үткәрәбез.

Керкәле мәктәбе галим Р.Фәхреддин мирасын өйрәнеп, аны башкаларга җиткерүдә дәвамлы эшләп,  Татарстан күләмендә югары нәтиҗәләргә ирешкән укучылары белән дә танылды. Р.Фәхреддинның 150 еллыгы уңаеннан үткәрелгән республика бәйгесендә җиңүче Н.Нигъмәтуллина, ТРның дәүләт радиосының  “Балкыш” тапшыруында 38 укучыбызның турыдан-туры эфирда ясаган чыгышлары,ел саен үткәрелә торган республикакүләм Р.Фәхреддин укуларында укытучылар гына түгел, укучыларның да актив катнашуы – шул хакта сөйли. Үзләренең эшчәнлекләре хакында укучылар галимнәр алдында да хисап тота.

    27 ноябрьдә Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Кол Гали исемендәге Халыкара фәнни бүләк иясе, Каюм Насыйри исемендәге республика бүләге, Татарстан Язучылар берлегенең Җамал Вәлиди исемендәге әдәби бүләге, Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика  фән һәм мәгариф бүләге иясе, Халыкара Мәгълүматлаштыру академиясе академигы, Санкт-Петербургтагы Петр I исемендәге Фән һәм сәнгать академиясе академигы, галим Әнвәр Хәйри белән очрашу-шундый эшчәнлегебезнең чираттагысы булды. Әнвәр абыйның күпкырлы эшчәнлеге, бик күп дәрәҗәле бүләк иясе булуын  күпләребез белмидер әле.

   Очрашу мизгелләре, татар теле һәм әдәбияты кабинетында “Балкыш” тапшыруы авторы Гадилә  Нургали һәм Әнвәр абый  әңгәмәсе  язылган аудиоязманы тыңлау белән башланып китте. Бу Әнвәр абый өчен көтелмәгән шатлык булды, сөенечтән күзләре яшьләнде.

V һәм IX  сыйныф укучылары  катнашында барган  сөйләшүдә, галим үзенең дә мәктәп елларын сагынуын әйтте.  Килүенең төп максаты  – укучыларыбызның эшчәнлеген  күзәтү, аларга бәя бирү,  диде. Укучыларның чыгышларын рәхәтләнеп тыңлап, киңәшен бирде. IX сыйныф укучысы Алисә Рамазанова Р.Фәхреддингә багышланган республикакүләм конференциягә ничек  әзерләнүе, анда ясаган чыгышы басылган китапны күрсәткәч, Әнвәр абый, аның кулын кысып, тагын да зуррак иҗади уңышлар теләде.

   V сыйныф укучылары “Тәрбияле бала”китабы буенча галим белән аерым фикер алыштылар. Бер-берсенә догалар укып күрсәтеп, мәктәп каршындагы тауда агач үстерүләре хакында сөйләп галимне тагын бер кат гаҗәпләндерделәр. ”Сөйләгән сүзләрегез кылган гамәлләрегез белән туры килә икән”,  – дип бик сөенде.

    Очрашу залда дәвам итте. Бирегә бөтен мәктәп җыелды. Галим үзенең яңа хезмәтләре белән таныштырды, әлеге эшлекле очрашуның дәвамлы булуын теләде. Мәктәбебезнең әдәп-әхлак  дәресе  укытучысы Галия апа Рәхимованың әйткән сүзләре, чыгышын Харрас Әюпнең ”Таң суы”шигыре белән төгәлләве  күңелләргә үтеп керде.

Шундый олы дәрәҗәләргә ия булган  галимнең  гап-гади татар авылының кечкенә мәктәбендә укучылар белән ихлас очрашуы бары тик җылы хисләр генә калдырды. Үз эшләренә бәяне олпат, зыялы галимнән ишетү укучыларны шатландырды  да, уйландырды да.   ”Милләт – мәшһүр адәмнәре белән мәртәбәле”-дигән Р.Фәхреддин.  Әнвәр Хәйри кебек мәшһүр адәмнәре булганда,  татар халкының киләчәге бар, милләтебез яшәр.