Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
выпуск готов.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
82.94 Кб
Скачать

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида№53 «Светофорик»

Сценарий выпускного бала в подготовительной к школе группе «В гостях у сказки»

подготовила:

муз. руководитель

Минханова Э. И.

г. Альметьевск

Максат: Бәйрәм балаларны балалар бакчасыннан мәктәпкә озатуга багышланган. Төп ге- рой-Вафа.Балалар бәйрәмдә аңа ярдәм итәр өчен тырышалар, төрле биремнәр үтиләр. Балалалар бакчасында алынган белеем һәм күнекмәләренә таянып, алар бар кыенлыкларны үтеп чыгалар.

Катнашучы геройлар. Алып баручы, Көз, Әлифба,Убырлы карчык, Яз, Карчэчэк – взрослые; Шэвэли, патша, җиде гном, песи, атаман, юлбасар.

Алып баручы малай, кыз керәләр.Зал уртасына басалар.

А.Б. Бу нинди матур кичә?

Бу нинди шатлык бүген?

Кыз: Бумы? Иң истәлекле көн-

Тантаналы көн бүген!

Малай: Бакча белән саубуллашу көне-

Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы

Шундый көн бу,-олы бәйрәм үзе,

Үзгәртә дә куя тормышны.

А.Б. Без бәйрәмгә барсын да чакырдыкмы?

Кыз Әйе!

А.Б.(малайга) Берәүне дә онытмадыкмы?

Малай. Юк!

А.Б. Шатлыклы бию көйләре көчлерәк яңгырасын!

Чөнки безнең янга кунаклар ашыга.

Кыз.Чәчәкләр тотып кулга,

Без чыктык барыр юлга.

Һәркем белә, әлбәттә,

Без барабыз мәктәпкә.

Малай . Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә .

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк барыбызга да. Шулаймы?!

(Кунаклар җавап бирә “Әйе”)

А.Б. Бәйрәмнәр бездә җитәрлек,

Үзе бәйрәм-балачак!

Балачакның шат җырлары

Мәңге истә калачак.

Бәйрәмнәр бик күп болай да,

Ә шулай да, ә шулай да

Иң шәп бәйрәм- балачак!

(Залга балалар керэлэр)

1бала . ”Светофорик” дип атала

Безнең гүзәл бакчабыз.

Истәлекле көн бүген-

Бакча белән хушлашабыз.

2 бала. Җитте хушлашу сәгате,

И күңелле бакчабыз,

Һәм мондагы бик кадерле

Барлык апаларыбыз.

3 бала. Ничә көннәр, ничә айлар,

Кышын да, җәен дә

Сагынып килә идек

Бакчага һәммәбез дә.

4 бала. Туган йорттай син кадерле

Нык якын күңелләргә

Ничек кенә хушлашасы,

Китәсе килми бер дә.

5 бала. Тик нишлисең, яшең тулгач,

Тормыш бит шулай куша,

Балачакның бер баскычы

Мәктәп белән тоташа.

Җыр “Хушлашабыз бакча белән”

(балалар утыралар)

1 бала. Бакчада без өйрәндек,

Бик күп төрле һөнәргә:

Матур рәсемнәр ясарга,

Җырларга һәм биергә.

Әйдәгез әле бүген, менә шушы сәгатьтә без боларның барысын да искә төшерик.

2 бала. Әйдәгез, бакчадагы бер көнне генә алыйк әле. Ә алар бездә ничәү иде.

1 бала. Бакчада ничек уйнаганны, нәрсә эшләгәнне без сезгә хәзер сөйләп бирербез, ә бәл ки кайсын күрсәтербез дә.

2 бала. Безнең бер генә буш вакыт та юк икәнен һәркем белә. Сәгать телләре ашыга-ашы- га алга йөгерә, безгә боегып утырырга бирмиләр.

1 бала. 7 сәгать 30 мин. Сәгать телләре алга чаба. Иртәнге гимнастикага соңга калмас өч ен һәркем вакытында килергә тиеш.

(1бала сәгать телләрен күчерә)

Танец с ленточками.

2 бала. 8 сәгать 30 минут –безнең ботка ашар вакыт. Сәгать 9 ны сукты. Шөгыль вакыты җитте. Без анда саннар язабыз, саныйбыз , мәсьәләләр чишәбез .

Җыр “Бер ике, өч”

1 бала. 9 сәгать 30 минут. Безне хореографиядә көтәләр. Дөрес итеп басарга, йөрергә өй рәтәләр.

Бию “Модницы”.

2 бала . Сәгать 10 җитте, сөйләм теле шөгыле.Барыбыз да хәрефләрне язарга өйрәнергә

тиеш.

Әлифба керә.

Әлифба. Исәнмесез, балалар. Исәнмесез, кечкенә дусларым. Минем исемемне укып әйте- гез әле. Мин кем? (Балалар укый).

Әлифба. Дөрес, мин-Әлифба. Минем табышмакларыма җавап биреп карагыз әле.

1.Сумка тотып керәсең,

Белем төяп чыгасың.(мәктәп).

2.Төрле-төрле төстә,

Төрле-төрле эштә.(каләмнәр).

3.Агач түгел, яфраклы,

Тун түгел тегелгән.(китап).

4.Озын, юка, төп-төз ул,

Билгели ул иң төз юл,

Юллары озынлыгын

Беләм санап сызыгын. (линейка).

Уен “Сүз төзе”.

1 А.Б. Менә шул кадәр яңалык, кызыклы мәгълүмат алдык без үзебезнең шөгыльләрдән, бәйрәмнәрдән.

Кыз. Менэ сэгать 11 гэ дэ житте. Урамга барырга вакыт. Без бакчада уйнап, шөгыльләрдә утырып кына калмадык. Хэр ел фасылын күңелле итеп каршы алдык. Әйдәгез, аларны да искә төшерик.

Көз керә.

Көз. Менә мин дә килеп җиттем. Көзге сәламнәр сезгә, дусларым. Бүген мин сезгә соңгы тапкыр килдем бу балалар бакчасына. Ә сез боегып тормагыз. Әйдәгез бер җырлап алыйк.

1 бала. Агачлардан яфраклар коелган чакта, без сезнең белән “Сөмбелә” Бәйрәмен үткә- рә идек.

Җыр “Көз турында”.

2бала. Ел саен кыш көне безгә Яңа ел килә. Утларны кабызып чыршы тирәли әйләндерә.

Убырлы (керә). Нигә мине көтмәдегез? Нигә бу матур бәйрәмгә мине чакырмадыгыз? Хәзер менә капчыгыгызны урлармын да сезне бәйрәмсез калдырырмын әле (эзли). Кая соң ул?

А.Б. Нинди капчык? Безнең бит чыгарылыш кичәсе. Без Яңа елны искә төшереп утыра идек. Әйдә безнең белән, бергә искә төшерик.

Танец “Потолок ледяной...”

3 бала. Күктә язгы кояш балкып көлгәндә, без әниләр бәйрәме -8нче мартны бәйрәм итә- без.

Яз кызы.(керә) Мин-Яз кызы сезнең янга кунакка килдем. Шундый язгы бер матур көн- не сезне мәктәпкә озату кичәсенә чакыруыгызга мин бик шатмын.Күңелсезләнмәгез, әй- дәгез бергәләп бәйрәмне дәвам итик.

Җыр “Яз килә”.

Коз, Убырлы карчык, Яз саубуллашып китэлэр.

Шэвэли керэ.

Шэвэли. Исәнмесез мин соңга калмадыммы? Балалар , сезме ул мәктәпкә барасыз?(...) Ди- мәк, мин, мин дә сезнең белән.

А.Б.Тукта, ә син кем соң?

Шэвэли. Кем, кем. Бу мин-Шэвэли.

А.Б.Без бик шатбыз. Мәктәпкә барыр өчен күп нәрсәләр белергә кирәк ? Ә син?

Шэвэли. Нәрсәләр белергә соң? Мәктәп тә өйрәтерләр әле.

А.Б. Син нәрсә инде. Балалар 5 ел буе балалар бакчасына йөрделәр, күп нәрсәләргә өй- рәнделәр .

Шэвэли. Ярар, булышасыгыз килми икән, булышмагыз, мин үземнең бер элекке дустыма әй- термен, ул миңа булышыр (агач янына бара).

Песи. Кем әле бу минем караңгы урманыма килгән?

Шэвэли.Бу әле мин. Минем мәктәпкә барасы килә.

Песи.Мин күреп торам, син мәктәпкә гел әзер түгел. Синең хәтта портфелең дә юк.

Шэвэли.Нәрсәгә кирәк ул миңа, мин болай да бик күп беләм.

Песи. Ә хәзер без моны тикшереп карыйк.

Уен “Портфелеңне тутыр”. (кирәкмәгән әйберләр җыя).

Песи. Бу әйберләр мәктәпкә гел кирәк түгел.

Шэвэли. Сезгә кирәкмәсә-кирәкмәс, ә миңа алар бик кирәк.

Песи . Бар әкиятләр буйлап кит, үзеңә белем җый (Шэвэли йөгерә).

Песи. Аның артыннан кузгалыгыз, балалар. Чөнки сездән башка ул бернәрсә дә эшли ал- маячак.

Күмәк бию”Полька дошколят”.(песи китә).

Малай. Сэгать беренче ярты... йокларга вакыт.

А. Б. Балалар тэмле тошлэр курэлэр, экиятлэргэ сэяхэткэ китэлэр...