
Җаваплар
Биремнең номеры |
Дөрес җавап |
|
Биремнең номеры |
Дөрес җавап |
А1 |
1 |
|
В1 |
байлыгын |
А2 |
2 |
|
В2 |
авыр |
А3 |
1 |
|
В3 |
алтмыш сигез |
А4 |
4 |
|
В4 |
могҗиза була |
А5 |
3 |
|
В5 |
12 |
А6 |
1 |
|
В6 |
рәвеш хәле |
А7 |
2 |
|
В7 |
1 |
А8 |
3 |
|
В8 |
3 |
А9 |
4 |
|
В9 |
16 |
А10 |
2 |
|
В10 |
15 |
А11 |
3 |
|
В11 |
өндәү билгесе |
|
|
|
В12 |
күп иярченле кушма җөмлә |
III вариант
1 нче бүлек
Текстны игътибар белән укыгыз. А1-А11 һәм В1-В12 биремнәрен эшләгез.
Икебез дә унөчтә булсак...
1933 нче авыр ел иде. (2) Тамак алдарлык булса да ярар дип, яз башыннан Акманайга балыкка йөрибез. (3) Алты яшьлек энем Ильясны да ияртәм. (4) Ифрат сабыр бала ул. (5) Көн буе чебен-черки талауга шыңшымый түзә. (6) Кәсебебез уңышлырак булса, учак ягып, ялкында балык өтеп ашыйбыз. (7) Бөтенесен дә түгел, әлбәттә. (8) Кайбер көннәрдә бар тотканны өйгә алып кайтабыз.
(9) Көн шундый эссе иде. (10) Күл ...стенең тынычлыгы күңелгә шом сала. (11) Җимгә кагылып та караучы юк. (12) Ак киез эшләпә кигән энем яр читендә зирек күләгәсендә тын гына утыра. (13) Ара-тирә генә сорап куя: “Капмадымы?” (14) “Юк шул”, – дим, – “көн озын бит. (15) Кабар әле”, – дип тынычландыра мине сабый.
(16) Төш узды. (17) Тирә-якта кармак салган малайлар, бәхет ...зләп, я Ишбайга, я Димгә китте. (18) Без калдык. (19) Ильяс белән без һаман бәхет сыныйбыз. (20) Көн кичкә авышты. (21) “Агай, капмадымы?” – ди, энем. (22) “Хәзер, хәзер каба”, – дип ышандырам. (23) Шулай дип әйтүем булды, зур кармагымның калкавычы чак кына кузгалып куйды да, кинәт төпкә батты. (24) Алтын сары корбан балыгы үлән ...стенә чыгып ятты. (25) Кайткач, бизмәнгә салып карадык, дүрт кадакка якын тартты. (26) Ильяс якын килергә дә курка. (27) “Бу балыкмы, агай?” – ди. (28) “Балык. Корбан исемле”. (29) Ул шунда ук тезеп китте: “Безнең күрше – Корбан. Безнең балык – корбан”.
(30) Мин тиз генә кармакларны урадым да, балыкны капчыкка салып, кайтырга уңайладык. (31) Ильяс дәртләнеп, башта бик ихлас атлады. (32) Юкәлекул урманына җиткәч, ач бала хәлдән тайды. (33) “Чак кына утырып торыйк әле, агаем”, – диде.
(34) Корбан миңа чиксез дәрман бирде. (35) Утырып тору кая ул! (36) Ильясны иңемә күтәреп алдым. (37) “Их, агаем <…> – диде ул, рухланып, – нигә икебез дә унөчтә түгел икәнбез? (38) Икебез дә унөчтә булсак, күтәрешеп кенә йөрер идек, бөртек тә арымас идек”.
(40) Энем инде күптән дөнья куйды. (41) Мин торып калдым. (42) Кайчак үкенеп тә куям: нигә аны шулай ешрак күтәреп йөртмәдем икән? (43) Хәтта арымаган чакларында да... мин бит һәрвакыт аңа караганда өлкәнрәк, көчл...рәк булдым.
(44) Кешеләр бер-берсен ешрак күтәрешсәләр, үкенечләре әзрәк калыр иде...
Мостай Кәримнән*
Мостай Кәрим (1919- 2005) - башкорт язучысы, шагыйре һәм драматургы. Шигърият җыентыклары: «Кара сулар», «Кайту», «Европа-Азия», «Заманалар». Повестьләре: «Безнең өйнең яме», «Озын-озак балачак». М. Кәримнең «Айгөл иле», «Кыз урлау», «Ай тотылган төндә», «Ташлама утны, Прометей!» кебек драматик әсәрләре зур уңыш белән татар сәхнәсендә куела.
А1-А11 биремнәрен укылган текст эчтәлегенә нигезләнеп үтәгез. 4 вариант җавап тәкъдим ителгән, шуларның берсе генә дөрес. Дөрес җавапны түгәрәккә алыгыз.
А1. Кайсы вариантта сорауга җавап булырлык мәгълүмат бирелә: Нигә аны шулай ешрак күтәреп йөртмәдем икән?
1) Тамак алдарлык булса да ярар дип, яз башыннан Акманайга балыкка йөрибез.
2) Икебез дә унөчтә булсак, күтәрешеп кенә йөрер идек, бөртек тә арымас идек.
3) Хәтта арымаган чакларында да... мин бит һәрвакыт аңа караганда өлкәнрәк, көчл...рәк булдым.
4) Кешеләр бер-берсен ешрак күтәрешсәләр, үкенечләре әзрәк калыр иде...
А2. Авазлар һәм хәрефләр саны туры килмәгән сүзне билгеләгез.
1) тирә-як
2) кайбер
3) яшьлек
4) калкавыч
А3. Рәт гармониясе сакланмаган очракны күрсәтегез.
1) Акманай
2) ифрат
3) бөтенесен
4) ышандырам
А4. Кайсы сүздә ө хәрефе языла?
1) ..нем
2) ...зләп
3) ...стенә
4) көчл....рәк
А5. Көннәр сүзендә күплек санында ни өчен -нәр кушымчасы язылган?
1) сүз яңгырау тартыкка бетә
2) сүз борын тартыгына бетә
3) сүз саңгырау тартыкка бетә
4) вакытны белдерә
А6. Кайсы сүз ясалышы ягыннан парлы сүз булып килә?
1) алтын сары
2) Юкәлекул
3) дәртләнеп
4) ара-тирә
А7. “Утырып тору кая ул! “ җөмләсенең тәрҗемәсен билгеләгез.
1) Да куда там садиться!
2) Он куда-то сел!
3) Вот уж куда мы садимся!
4) Куда нельзя сесть!
А8 Компонентлары үзара килеш кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәне билгеләгез.
1) кайбер көннәр
2) тотканны алып кайту
3) кармак салу
4) кинәт бату
А9. Түбәндәге җөмләдә аерып бирелгән фигыльнең төрен билгеләгез.
Шулай дип әйтүем булды, зур кармагымның калкавычы чак кына кузгалып куйды да, кинәт төпкә батты.
1) шарт фигыль
2) инфинитив
3) исем фигыль
4) боерык фигыль
А10. Бәхет сынау фразеологизмының рус телендәге дөрес эквивалентын табыгыз.
1) счастье привалило
2) выпало счастье
3) найти свое счастье
4) испытать счастье
А11. Мин тиз генә кармакларны урадым да, балыкны капчыкка салып, кайтырга уңайладык җөмләсендә кармакларны сүзенең килешен күрсәтегез.
төшем килеше
иялек килеше
чыгыш килеше
юнәлеш килеше
2 нче бүлек
B1–B12 биремнәрен укылган текст нигезендә башкарыгыз. Җавапларны сүзләр яки саннар белән языгыз.
В1. 19 нчы җөмләдәге “бөркү” сүзен синонимы белән алмаштырыгыз. Бу синонимны языгыз.
Җавап: ___________________________.
В2. 30 нчы җөмләдәге “кайтырга” сүзен антонимы белән алмаштырыгыз. Бу сүзне языгыз.
Җавап: ___________________________.
В3. 6 нчы җөмләдәге сыйфатны табып языгыз.
Җавап: .
В4. 12 нче җөмләдәге баш кисәкләрне табып языгыз.
Җавап: ___________________________.
В5. 16-21 җөмләләр арасыннан аерымланган хәлләр белән килгән җөмләне табыгыз. Җөмләнең номерын языгыз.
Җавап: ___________________________.
В6. 33 нче җөмләдән эндәш сүзне табып языгыз. Җавапны сүз белән языгыз.
Җавап: ___________________________.
В7. Түбәндәге җөмләләрдә куелган өтерләр номерлап бирелгән. Кереш сүзгә бәйле куелган тыныш билгесен белдергән номерны күрсәтегез.
1933 нче авыр ел иде. Тамак алдарлык булса да ярар дип, (1) яз башыннан Акманайга балыкка йөрибез. Алты яшьлек ...нем Ильясны да ияртәм. Ифрат сабыр бала ул. Көн буе чебен-черки талауга шыңшымый түзә. Кәсебебез уңышлырак булса, (2) учак ягып, (3) ялкында балык өтеп ашыйбыз. Бөтенесен дә түгел, (4) әлбәттә. Кайбер көннәрдә бар тотканны өйгә алып кайтабыз.
Җавап: ___________________________.
В8. 30-35 җөмләләр арасыннан туры сөйләмле җөмләне табыгыз. Җөмләнең номерын языгыз.
Җавап: ___________________________.
В9. 9-12 нче җөмләләр арасыннан инкяр җөмләне күрсәтегез. Җөмләнең номерын языгыз.
Җавап: ___________________________.
В 10. 40-44 җөмләләр арасыннан аналитик кушма җөмләне табыгыз. Җөмләнең номерын языгыз.
Җавап: ___________________________.
В11. 37 нче җөмләдә <…> тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш? Җавапны сүз белән языгыз.
Җавап: ___________________________.
В12. 30 нчы җөмләнең төрен билгеләгез.
Җавап: ___________________________.
3 нче бүлек
Укылган текстны файдаланып, С1.1 яки С1.2 биременең бары тик берсен генә аерым биттә эшләгез. Сочинениене язганчы, сайланган биремнең номерын языгыз: С1.1 яки С1.2.
С1.1. Күренекле татар шагыйре, язучы Марс Шабаевның “Сүзнең бит аның җаны бар. Авырттырып, ничек җөмләнең тиешсез урынына куясың” дигән сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение-хөкем йөртү языгыз. Үз җавабыгызны дәлилләгәндә, укылган тексттан синонимнар белән 2 мисал китерегез (бары 2 мисал). Мисаллар биргәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз яисә аларның номерларын күрсәтегез.
Теманы лингвистик материал ярдәмендә аңлатып, эшегезне фәнни яки публицистик стильдә яза аласыз. Сочинениене Марс Шабаев сүзләре белән башларга мөмкин.
Сочинениенең күләме 100-120 сүздән аз булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.
С1.2. Сочинение-хөкем йөртү языгыз. Текст ахырындагы сүзләрнең мәгънәсен аңлатыгыз: Энем инде күптән дөнья куйды. Мин торып калдым. Кайчак үкенеп тә куям: нигә аны шулай ешрак күтәреп йөртмәдем икән? Хәтта арымаган чакларында да... мин бит һәрвакыт аңа караганда өлкәнрәк, көчл...рәк булдым.
Кешеләр бер-берсен ешрак күтәрешсәләр, үкенечләре әзрәк калыр иде...
Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган ике дәлил китерегез. Мисаллар китергәндә, кирәкле җөмләләрнең номерларын күрсәтегез яки цитаталар китерегез.
Сочинениенең күләме 100-120 сүздән аз булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.