Җаваплар
Биремнең номеры |
Дөрес җавап |
|
Биремнең номеры |
Дөрес җавап |
А1 |
1 |
|
В1 |
белемле |
А2 |
2 |
|
В2 |
иске |
А3 |
4 |
|
В3 |
монысы |
А4 |
2 |
|
В4 |
чоры башланган |
А5 |
3 |
|
В5 |
2 |
А6 |
1 |
|
В6 |
аергыч |
А7 |
2 |
|
В7 |
6 |
А8 |
1 |
|
В8 |
16 |
А9 |
3 |
|
В9 |
13 |
А10 |
4 |
|
В10 |
8 |
А11 |
3 |
|
В11 |
сызык |
|
|
|
В12 |
күп тезмәле кушма җөмлә |
II вариант
1 нче бүлек
Текстны игътибар белән укыгыз. А1-А11 һәм В1-В12 биремнәрен эшләгез.
Хәсән бай
Бик абруй кеше булган Хәсән бай. (2) Татар авылларында гына түгел, ә Рәсәйнең зур-зур калаларында да мәчетләр төзеткән ул. (3) Болай дип әйтүе генә җиңел, ә бит урыс: "Менә бу шә...әремдә мәчет сал, татар әфәнде!"— дип көтеп тормагандыр. (4) Хәер, яңа фабрикалар, күперләр төзеп биргән, чиркәүләр салдырган татар баена артык каршы да төшә алмагандыр. (5) Октябрь революциясе алдыннан гына ул үзенең еллык әйләнеше ун миллионга якын булган шәхси банкын ачып җибәрә, тимер юллары төзүгә алынмакчы була...
(6) Ләкин... (7) Революциядән соң аның ...әләл тирен, гомер буе туплаган бар мөлкәтен тартып алалар, эт тә чыдамаслык газапларга дучар итеп, төрмәләрдә йөртәләр, якыннарын берәм-берәм атып үтерәләр. (8) Бернинди байлыгы да калмавына тәмам ышангач, ачлыктан, тән һәм күңел газабыннан сөяккә әйләнсә дә, алтмыш сигез яшьлек картны үлем җәзасына хөкем итәләр.
(9) Әмма көтмәгәндә-уйламаганда, бер могҗиза була. (10) Иртәгә атып үтерәләр дигән төнне Хәсән бай кинәт юкка чыга. (11) Нинди генә тикшерүчеләр килеп эзләмәсен, кемнәрдән генә сорау алмасыннар, Хәсән бай хакында ...ичбер хәбәр дә ишетелми. (12) Аның игелеген күргән халык шундый нәтиҗәгә килә: никадәр генә бай булса да, ятимнәрне онытмады бит, мәдрәсәләр, мәктәпләр салдырды, мәчетләр төзетте, гомере буе изгелектә булды. (13) Шуңа күрә Ходай үзе аны коткаргандыр, Ходай үзе ярдәм иткәндер. (14) Якын дусларының ярдәме белән, төрмәдән качып, чит илгә чыгып киткән, хәзер шунда яши икән, дигән хәбәрләр дә булгалады. (15) Монысы чынбарлыкка якын иде, шуңа күрә хөкүмәт органнары Хәсән байга охшашларны көтте. (16) Тик Хәсән бай кабат күренмәде...
(17) Тегермәне күптән юкка чыкты, остаханәләр мал абзары булды, ә мәчете ...аман тора әле... (18) Бер карасаң, исең китәрлек бит <…> (19) Хәсән байдан калган бөтен нәрсә исән, үзгәргәннәр инде, тик исән бит. (20) Совет власте да җимерелде, әле болар һаман шул килеш!
(21) Шуларны уйласаң, бер фикер килә: остаханәне мал абзары итәр өчен генә, шулкадәр кан коеп, шулкадәр хәсрәт чигәргә кирәк иде микән?!
М. Кәбировтан *
* Марат Кәбиров (1970) - “Онытма таңнарыңны”(1993), “Серләшик әле бер”(1994), “Күңелле табын”(2000-2002), “Өзәңгегә баскан чак”(2002) дип аталган шигырь китаплары авторы.
М. Кәбиров хикәяләр һәм повестьлар да яза. Алар матбугатта дөнья күреп тора. М.Кәбировның юмористик әсәрләрдән торган “Иң күңелле китап” (2003) һәм “Мәхәббәт яңгыры” (2006) дип аталган повестьлар җыентыгы нәшер ителде. “Акбабайның туган көне” дигән повесте өчен Илдар Юзеев исемендәге премиягә лаек булды. Бүгенге көндә Казанда яши. Әдәби иҗат белән шөгыльләнә.
А1-А11 биремнәрен укылган текст эчтәлегенә нигезләнеп үтәгез. 4 вариант җавап тәкъдим ителгән, шуларның берсе генә дөрес. Дөрес җавапны түгәрәккә алыгыз.
А1. Кайсы вариантта сорауга җавап булырлык мәгълүмат бирелә: Хәсән бай ни өчен абруйлы кеше саналган?
1) Революциядән соң аның ...әләл тирен, гомер буе туплаган бар мөлкәтен тартып алалар, эт тә чыдамаслык газапларга дучар итеп, төрмәләрдә йөртәләр, якыннарын берәм-берәм атып үтерәләр
2) Никадәр генә бай булса да, ятимнәрне онытмады бит, мәдрәсәләр, мәктәпләр салдырды, мәчетләр төзетте, хак тәгалә юлын ташламады, гомере буе изгелектә булды...
3) Совет власте да җимерелде, әле болар һаман шул килеш!
4) Якын дусларының ярдәме белән, төрмәдән качып, чит илгә чыгып киткән, хәзер шунда яши икән, дигән хәбәрләр дә булгалады.
А2. Авазлар һәм хәрефләр саны туры килмәгән сүзне билгеләгез.
1) яшьлек
2) ярдәм
3) кабат
4) остаханә
А3. Рәт гармониясе сакланмаган очракны күрсәтегез.
1) хәзер
2) ныклыгын
3) онытмады
4) фабрикалар
А4. Кайсы сүздә х хәрефе языла?
1) ...аман
2) ...әләл
3) шә...әр
4) ...ичбер
А5. Вәгъдә сүзендә ъ хәрефе ни өчен язылган?
1) иҗекне калынайта
2) аеру билгесе булып тора
3) [гъ] тартыгын белдерә
4) гарәп алынмасы булып тора
А6. Кайсы сүз ясалышы ягыннан кушма сүз булып килә?
1) һичбер
2) еллык
3) юкка чыга
4) зур-зур
А7. “Әмма көтмәгәндә-уйламаганда, бер могҗиза була” җөмләсенең тәрҗемәсен билгеләгез.
1) Совсем неожиданно случается чудо.
2) Но неожиданно случилось чудо.
3) Это случилось совершенно неожиданно.
4) И тут случилось невероятное.
А8. Компонентлары үзара фигыль формасы ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәне билгеләгез.
1) якын дус
2) төрмәләрдә йөртү
3) качып китү
4) кабат күренмәү
А9 Түбәндәге җөмләдә кулланылган фигыльнең төрен билгеләгез.
Татар авылларында гына түгел, ә Рәсәйнең зур-зур калаларында да мәчетләр төзеткән ул.
1) боерык фигыль
2) инфинитив
3) шарт фигыль
4) хикәя фигыль
А10. Эт тә чыдамаслык фразеологизмының рус телендәге дөрес эквивалентын табыгыз.
1) собачья жизнь
2) измучиться до последнего
3) терпеть муки
4) нет сил терпеть
А11. Бер карасаң, исең китәрлек бит, Хәсән байдан калган бөтен нәрсә исән, үзгәргәннәр инде, тик исән бит җөмләсендә байдан сүзенең килешен күрсәтегез.
төшем килеше
иялек килеше
чыгыш килеше
юнәлеш килеше
2 нче бүлек
B1–B12 биремнәрен укылган текст нигезендә башкарыгыз. Җавапларны сүзләр яки саннар белән языгыз.
В1. 7 нче җөмләдәге “мөлкәтен” сүзен синонимы белән алмаштырыгыз. Бу синонимны языгыз.
Җавап: ___________________________.
В2. 3 нче җөмләдәге “җиңел” сүзен антонимы белән алмаштырыгыз. Бу сүзне языгыз.
Җавап: ___________________________.
В3. 8 нче җөмләдәге санны табып языгыз.
Җавап: .
В4. 9 нчы җөмләдәге баш кисәкләрне табып языгыз.
Җавап: ___________________________.
В5. 9-12 җөмләләр арасыннан тиңдәш кисәкләр белән килгән җөмләне табыгыз. Җөмләнең номерын языгыз.
Җавап: ___________________________.
В6. 15 нче җөмләдә кабат сүзе нинди җөмлә кисәге булып килә? Җавапны сүз белән языгыз.
Җавап: ___________________________.
В7. Түбәндәге җөмләләрдә куелган өтерләр номерлап бирелгән. Кереш сүзгә бәйле куелган тыныш билгесен белдергән номерны күрсәтегез.
Хәер, (1) яңа фабрикалар, (2) күперләр төзеп биргән, (3) чиркәүләр салдырган татар баена артык каршы да төшә алмагандыр. Октябрь революциясе алдыннан гына ул үзенең еллык әйләнеше ун миллионга якын булган шәхси банкын ачып җибәрә, (4) тимер юллары төзүгә алынмакчы була...
Җавап: ___________________________.
В8. Туры сөйләмле җөмләне табыгыз. Җөмләнең номерын языгыз.
Җавап: ___________________________.
В9. 13-16 нче җөмләләрдәге инкяр җөмләне күрсәтегез. Җөмләнең номерын языгыз.
Җавап: ___________________________.
В10. 14-14 җөмләләр арасыннан аналитик кушма җөмләне табыгыз. Җөмләнең номерын языгыз.
Җавап: ___________________________.
В11. 18 нче җөмләдә <…> тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш? Җавапны сүз белән языгыз.
Җавап: ___________________________.
В12. 8 нче җөмләнең төрен билгеләгез.
Җавап: ___________________________.
3 нче бүлек
Укылган текстны файдаланып, С1.1 яки С1.2 биременең бары тик берсен генә аерым биттә эшләгез. Сочинениене язганчы, сайланган биремнең номерын языгыз: С1.1 яки С1.2.
С1.1. Күренекле язучы Фатих Хөснинең “Җөмләнең эчке музыкасы, көче җөмлә эчендәге сүзләрнең берсе икенчесенә гармоник ябышып ятуыннан килеп туа бит” дигән сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение-хөкем йөртү языгыз. Үз җавабыгызны дәлилләгәндә, укылган тексттан синонимнар белән 2 мисал китерегез (бары 2 мисал). Мисаллар биргәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз яисә аларның номерларын күрсәтегез.
Теманы лингвистик материал ярдәмендә аңлатып, эшегезне фәнни яки публицистик стильдә яза аласыз. Сочинениене Фатих Хөснинең сүзләре белән башларга мөмкин.
Сочинениенең күләме 100-120 сүздән аз булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.
С1.2. Сочинение-хөкем йөртү языгыз. Текст ахырындагы сүзләрнең мәгънәсен аңлатыгыз: Тегермәне күптән юкка чыкты, остаханәләр мал абзары булды, ә мәчете ...аман тора әле... Бер карасаң, исең китәрлек бит <…> Хәсән байдан калган бөтен нәрсә исән, үзгәргәннәр инде, тик исән бит. Совет власте да җимерелде, әле болар һаман шул килеш!
Шуларны уйласаң, бер фикер килә: остаханәне мал абзары итәр өчен генә, шулкадәр кан коеп, шулкадәр хәсрәт чигәргә кирәк иде микән?!
Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган ике дәлил китерегез. Мисаллар китергәндә, кирәкле җөмләләрнең номерларын күрсәтегез яки цитаталар китерегез.
Сочинениенең күләме 100-120 сүздән аз булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.
