
Ә.Ш. Юсупова, Г.Р. Мөгътәсимова, Г.Ә. Нәбиуллина, Р.Р.Шәмсетдинова
ТАТАР ТЕЛЕННӘН ДӘҮЛӘТ ЙОМГАКЛАУ АТТЕСТАЦИЯСЕНӘ ӘЗЕРЛӘНӘБЕЗ
9 СЫЙНЫФ
Рус мәктәпләрендә татар балалары өчен
КАЗАН 2012
КЕРЕШ СҮЗ
Укучыга татар теле фәне буенча имтихан эшендә тәкъдим ителгән 4 җавапның берсен сайлап алу мөмкинлеге булган 11 бирем, кыска җавап бирүне таләп иткән 12 һәм киңәйтелгән җавап (язма текст) бирүне таләп иткән ачык типтагы 1 бирем тәкъдим ителә.
Татар теленнән имтихан эше өч өлештән гыйбарәт. 1 нче бүлек (А1 – А11) җавабын сайлап алу мөмкинлеге булган биремнәрдән тора. 1 нче бүлектәге һәр дөрес үтәлгән бирем өчен 1 балл куела. 2 нче бүлек (В1 – В12) кыска җавап бирүне таләп иткән биремнәрдән тора. Бу бүлектә тәкъдим ителгән биремнәр укучының текстны анализлый белү осталыгын тикшерүгә юнәлдерелгән. 3 нче бүлек (С1) – укылган текст нигезендә үз фикерен белдерә алуын тикшерүгә юнәлдерелгән ачык типтагы биремнән тора. Имтихан эшен үтәү өчен, 3 сәгать (180 минут) вакыт бирелә. Имтихан эшенең барлык биремнәрен эшләү нәтиҗәләре нигезендә укучыга куела торган иң югары балл – 42.
Татар теленнән имтиханда орфографик сүзлектән файдаланырга рөхсәт ителә.
Уңышлар телибез!
I вариант
1 нче бүлек
Текстны игътибар белән укыгыз. А1-А11 һәм В1-В12 биремнәрен эшләгез.
Мин кулыма китап алам…
Без – китаплы халык. (2) Безнекеләр гыйлемле булган, элек-электән китап укыган. (3) Бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән кулъязма китаплар шул хакта сөйли. (4) Ул кулъязмаларны махсус күчереп язучы осталар – хәттатлар барлыкка килгән. (5) Хәзергечә әйтсәк, китапларны тиражлаучылар булып чыга.
(6) Аннары басма китаплар чоры башланган. (7) Безнең әби-бабайларыбыз үз телләрендә гыйлем алганнар, шул ук вакытта фарсыча да, гарәпчә дә укый-яза белгәннәр. (8) Шунысын да әйтеп китү мө...имдер: заманында без үзебез генә белемле булып калмаганбыз, мәгърифәт нурларын башка тугандаш ...алыкларга да өләшкәнбез. (9) Якын-тирәдә генә түгел, Урта Азиянең чүлләренә, далаларына кадәр үк барып җиткәнбез. (10) Монысы да халкыбызның игелекле хезмәтләреннән саналырга тиеш.
(11) Яңа чорлар килде. (12) Радио-телевидение, компьютер, интернет заманы. (13) Техниканың, электрониканың үзгәрүенә күз дә иярми, компьютерлар, кесә телефоннары, телевизорлар, музыка тыңлый торган төрле аппаратуралар безнең күз алдында яңара, камилләшә. (14) Уены да шунда, дәреслекләре дә, фильмнары да, музыкасы да, фотосурәтләре дә, ....әтта шпаргалкалары да…
(15) Классикларыбызны укып үсмәгән, бүгенге әдипләребезне белмәгән милләттәшләребез рухи тамырларыбызны да, тарихыбызны да, гореф-гадәтләребезне дә аңламаслар дигән шигем бар. (16) Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән кермәс, дигән шикелле, китап белән кермәгәнне, компьютер белән кермәсә, нишләрбез? (17) Беренчедән, компьютер - компьютер инде ул. (18) Аның җаны да, хисе дә юк. (19) Виртуаль дөнья <…> реаль дөньядан, тормыштан аерылу дигән сүз. (20) Икенчедән, компьютерның милләте юк.
(21) Без күп гасырлар дәвамында дөньяви һәм дини гыйлемне бары тик китап аша алганбыз. (22) Иман нурын да, дөнья цивилизациясенең казанышларын да, ...алкыбызның бай тарихын да, ру... ныклыгын да безгә китап сеңдергән. (23) Шуңа күрә дә без Китапка чиксез рәхмәтле.
(24) Бүгенге көндә дә безнең төп рухи таянычыбыз китап булырга тиеш! (25) Китапсыз күңел – буш күңел, китапсыз йорт – нурсыз йорт, китапсыз милләт – кыйбласыз милләт. (26) Бәхетебезгә, без андыйлар түгел! (27) Әлегә…
Р. Миңнуллиннан*
*Р.Миңнуллин (1948) – халык шагыйре, популяр җырлар авторы. Ул «Дөньядагы иң зур алма» (1992) исемле китабы өчен халыкара әдәби бүләккә – Г.-Х.Андерсен исемендәге Мактаулы дипломга лаек булды. Р.Миңнуллинга балалар әдәбияты өлкәсендә ирешкән казанышлары өчен - Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге премиясе, «Күчтәнәч» (1995) дигән китабы өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.
Аның шигырьләрендә туган җир, табигать, мәхәббәт лирикасы, әниләргә һәм туган халкына багышланган кешелекле, игелекле мөнәсәбәт чагыла. Аның шигырьләрен үсмерләр дә, яшьләр дә, өлкән буын да яратып укый. Алар лирик образлар, нечкә хисләр, тапкыр һәм мут-шаян гыйбарәләр белән сугарылган.
А1-А11 биремнәрен укылган текст эчтәлегенә нигезләнеп үтәгез. 4 вариант җавап тәкъдим ителгән, шуларның берсе генә дөрес. Дөрес җавапны түгәрәккә алыгыз.
А1. Кайсы вариантта сорауга җавап булырлык мәгълүмат бирелә:
Компьютер китапны алмаштыра аламы?
1) Бүгенге көндә дә безнең төп рухи таянычыбыз – китап булырга тиеш!
2) Иман нурын да, дөнья цивилизациясенең казанышларын да, халкыбызның бай тарихын да, рух ныклыгын да безгә китап сеңдергән.
3) Уены да шунда, дәреслекләре дә, фильмнары да, музыкасы да, фотосурәтләре дә, хәтта шпаргалкалары да…
4) Безнең әби-бабайларыбыз үз телләрендә гыйлем алганнар, шул ук вакытта фарсыча да, гарәпчә дә укый-яза белгәннәр.
А2. Авазлар һәм хәрефләр саны туры килмәгән сүзне билгеләгез.
1) кулъязма
2) мәгърифәт
3) китапсыз
4) безнекеләр
А3. Рәт гармониясе сакланмаган очракны күрсәтегез.
1) рәхмәтле
2) чорлар
3) милләттәшләребез
4) техниканың
А4. Кайсы сүздә һ хәрефе языла?
1) ру...
2) мө...им
3) ...әтта
4) ...алык
А5 Виртуаль сүзендә ь хәрефе ни өчен язылган?
1) һәмзә тартыгын белдерә
2) иҗекне нечкәртә
3) тартыкны йомшарта
4) аеру билгесе булып тора
А6. Кайсы сүз ясалышы ягыннан парлы сүз булып килә?
1) гореф-гадәт
2) фарсыча
3) интернет
4) фотосурәт
А7. “Бәхетебезгә, без андыйлар түгел!” җөмләсенең тәрҗемәсен билгеләгез.
1) К сожалению, мы не такие!
2) К счастью, мы не такие!
3) К счастью, они не такие!
4) К счастью, они не мы!
А8. Компонентлары үзара бәйлек ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәне билгеләгез.
1) шул хакта сөйләү
2) игелекле гамәл
3) дөньядан аерылу
4) тарихны да сеңдерү
А9. Түбәндәге җөмләдә кулланылган фигыльнең төрен билгеләгез.
Без күп гасырлар дәвамында дөньяви һәм дини гыйлемне бары тик китап аша алганбыз.
1) шарт фигыль
2) инфинитив
3) хикәя фигыль
4) боерык фигыль
А10. Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән кермәс мәкаленең рус телендәге дөрес эквивалентын табыгыз.
1) В корове молоко не прокиснет.
2) Больше молока получает тот ребенок, который больше плачет.
3) Материнское сердце в детках, а детское в камне.
4) В молоке не было, и в сыворотке не найдешь.
А11. Бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән кулъязма китаплар шул хакта сөйли җөмләсендә көнгә сүзенең килешен күрсәтегез.
баш килеше
иялек килеше
юнәлеш килеше
чыгыш килеше
2 нче бүлек
B1–B12 биремнәрен укылган текст нигезендә башкарыгыз. Җавапларны сүзләр яки саннар белән языгыз.
В1. 2 нче җөмләдәге “гыйлемле” сүзен синонимы белән алмаштырыгыз. Бу синонимны языгыз.
Җавап: ___________________________.
В2. 11 нче җөмләдәге “яңа” сүзен антонимы белән алмаштырыгыз. Бу сүзне языгыз.
Җавап: ___________________________.
В3. 10 нчы җөмләдәге алмашлыкны табып языгыз.
Җавап: .
В4. 6 нчы җөмләдәге баш кисәкләрне табып языгыз.
Җавап: ___________________________.
В5. 1-5 җөмләләр арасыннан тиңдәш кисәкләр белән килгән җөмләне табыгыз. Җөмләнең номерын языгыз.
Җавап: ___________________________.
В6. 20 нче җөмләдә компьютерның сүзе нинди җөмлә кисәге булып килә? Җавапны сүз белән языгыз.
Җавап: ___________________________.
В7. Түбәндәге җөмләләрдә куелган өтерләр номерлап бирелгән. Кереш сүзгә бәйле куелган тыныш билгесен белдергән номерны күрсәтегез.
...Иман нурын да,(1) дөнья цивилизациясенең казанышларын да, (2) ...алкыбызның гыйбрәтле тарихын да, (3) ру... ныклыгын да безгә китап сеңдергән. ..
Бүгенге көндә дә безнең төп рухи таянычыбыз китап булырга тиеш! Китапсыз күңел – буш күңел, (4) китапсыз йорт – нурсыз йорт, (5) китапсыз милләт – кыйбласыз милләт. Бәхетебезгә, (6) без андыйлар түгел! Әлегә…
Җавап: ___________________________.
В8. Сорау җөмләне табыгыз. Җөмләнең номерын языгыз.
Җавап: ___________________________.
В9. 11-14 нче җөмләләрдәге инкяр җөмләне күрсәтегез. Җөмләнең номерын языгыз.
Җавап: ___________________________.
В10. 6-10 җөмләләр арасыннан аналитик кушма җөмләне табыгыз. Җөмләнең номерын языгыз.
Җавап: ___________________________.
В11. 10 нчы җөмләдә <…> тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш? Җавапны сүз белән языгыз.
Җавап: ___________________________.
В12. 25 нче җөмләнең төрен билгеләгез.
Җавап: ___________________________.
3 нче бүлек
Укылган текстны файдаланып, С1.1 яки С1.2 биременең бары тик берсен генә аерым биттә эшләгез. Сочинениене язганчы, сайланган биремнең номерын языгыз: С1.1 яки С1.2.
С1.1. Күренекле тел галиме Флёра Сафиуллинаның “Синонимнар - чын мәгънәсендә телнең байлыгын билгели торган сүзләр” дигән сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение-хөкем йөртү языгыз. Үз җавабыгызны дәлилләгәндә, укылган тексттан синонимнар белән 2 мисал китерегез (бары 2 мисал). Мисаллар биргәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз яисә аларның номерларын күрсәтегез.
Теманы лингвистик материал ярдәмендә аңлатып, эшегезне фәнни яки публицистик стильдә яза аласыз. Сочинениене Флёра Сафиуллинаның сүзләре белән башларга мөмкин.
Сочинениенең күләме 100-120 сүздән аз булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.
С1.2. Сочинение-хөкем йөртү языгыз. Текст ахырындагы сүзләрнең мәгънәсен аңлатыгыз: “Бүгенге көндә дә безнең төп рухи таянычыбыз китап булырга тиеш! Китапсыз күңел – буш күңел, (4) китапсыз йорт – нурсыз йорт, (5) китапсыз милләт – кыйбласыз милләт. Бәхетебезгә, (6) без андыйлар түгел! Әлегә… “
Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган ике дәлил китерегез. Мисаллар китергәндә, кирәкле җөмләләрнең номерларын күрсәтегез яки цитаталар китерегез.
Сочинениенең күләме 100-120 сүздән аз булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.