
Башкортстанда иҗаты[үзгәртү]
Милләтнең олуг шәхесе Туфан Миңнуллин Башкортстанга еш барган. Төрле бәйрәмнәргә хөрмәтле кунак итеп чакырыла. Ә инде Башкортстан театрларында әсәрләре сәхнәләштерелгәндә спектакльләр премьераларына һәрчак үзе килеп рәхмәт әйтергә тырышкан.
Туфан Туфан Миңнуллинның тирән фикерле әсәрләре республика театрлары тарафыннан һәрдаим сәхнәләштерелә. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры соңгы эше итеп аның “Мулла” әсәрен сәхнәгә куйды һәм ул зур уңыш белән бара. Шулай ук Башкорт милли яшьләр театры, Уфа “Нур” татар дәүләт театры, Туймазы татар театры һәм башка театрлар сәхнәләрендә Туфан аганың үлемсез яңа әсәрләре дөнья күрә.
Туфан Миңнуллинны Башкортстанда гел күтәреп алдылар дип әйтеп булмый. Татар милләте язмышы өчен борчылган һәм аны яклау өчен кыю сүзләр әйткән әдип һәм дәүләт эшлеклесе Башкортстан татарларының кискен проблемаларына да күз йомып кала алмаган. Уфа татарлары хокукларын яклап ясаган чыгышлары өчен, Башкортстанның элекке хакимиятләре тарафыннан “теләнмәгән шәхес” – персона нон-грата дип игълан ителә. Шул хәлдән соң хәтта Уфа “Нур” татар театрында әзерләнеп беткән спектакле премьерасын да тыйдылар. Әлеге тыю берничә ел дәвам итә. Ләкин барыбер аек акыл өстен чыгып, талант иясенә Уфага килергә һәм әсәрләрен сәхнәләштерүгә юл ачыла.
Ырынбурда иҗаты.
Ырынбур татар театрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абдуллаев 20 ел эчендә язучы Туфан Миңнуллин әсәрләре буенча унга якын спектакль куйя. Ә 2011 елдадраматургның берьюлы ике әсәре сәхнәләштерелә – “Нәзер” һәм “Төш” спектакле театр репертуарында аеруча популярлык казанды. Соңгы ике ел эчендә Туфан ага артистлар белән бергә Татарстанның егермеләп районында булып, тамашачылар белән очрашты. 29 октябрьдә Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Ырынбур дәүләт татар драма театры үзенең 22нче театраль сезонын драматург Туфан Миңнуллинның «Төш» спектакле белән ача.Танылган драматург театр сезонын ябу тантанасында да катнашкан.
2012 ел башында Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Ырынбур татар дәүләт драма театры агымдагы елны Туфан Миңнуллин елы дип игълан иткә. Театрга ярдәм итү максатыннан театр каршында берничә ел элек оештырылган “Берлек” фонды әгъзалары белән Туфан ага тыгыз элемтәдә торып, хезмәттәшлек иткән.
Сәяси эшчәнлек.
Туфан Миңнуллин — 1990 еллардагы милли хәрәкәт активисты. Татарстан суверенитетын, татар теленең дәүләт статусын яулап алуда аның өлеше зур.
1984 елда ул беренче тапкыр Татарстан АССР Югары Советына сайлана (1984-1989). 1989-1991 елларда ул кабат депутат булып эшли. Туфан Миңнуллин беренче (1995-1999), икенче (1999-2004), өченче (2004-2009) һәм дүртенче (2009-2014) чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутат итеп сайланды.
Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы, «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы булып торган иде.
Туфан Миңнуллин депутатлар арасында иң өлкән яшьтә булу сәбәпле берничә чакырылышның беренче утырышларын татар телендә ачып җибәрә иде[9]. Депутат буларак ул һәрвакыт татар теле, мәдәнияте, милләте язмышы турында чыгышлар ясый иде, татар халкын дәүләт дәрәҗәсендә яклый иде.