Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Реп_ор. татарча текстлар, ребуслар, дреслр.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
77.5 Кб
Скачать
  1. Балыклар укыймы?

  2. Балыклар сөйләшә беләме?

  3. Балыкларның китаплары бармы?

  4. Алар яза беләме? Алар ничек яза: куллары юк бит?

  5. Алдан кешеләр дә китапханәләрне ташлардан ясаганнар. Сез андый китапханәне күргәнегез бармы?

  6. Ничек уйлыйсыз: татар телен яки балык телен өйрәнергә авыррак?

  7. Нинди балыклар кармакка эләгә?

  8. Кеше белән балыклар дуслармы?

  9. Нигә кеше балыкларны карммакка тота ( ловит )?

  10. Сез балык тотарга яратасызмы?

Васыять

Татар халык әкияте

Борын заманда булган икән бер карт. Аның булган, ди, өч улы. Үләр алдыннан карт олы улына әйткән:

– Син, улым, хәлеңнән килсә, авыл саен йорт сал, – дигән.

Шуннан соң уртанчы улына:

– Син, улым, гел тәмле әйбер генә ашап тор, – дигән.

Ә кечесенә:

– Син ешрак өйләнергә кара, – дигәню

Ярар. Карт үлгән. Әтиләре үлгәч, уллары: «Әти әйткән васыятьне ничек булса да үтәргә кирәк. Ничек үтәрбез икән?» – дип баш вата башлаганнар.

Олысы йорт салу турында уйлый, уртанчысы тәмле ризыклар эзләп чыгып китә, ә кечесе ешрак өйләнү турында хыяллана.

Көннәрдән бер көнне боларга бер карт килеп керә. Егетләрнең тормышлары белән кызыксына.

– Тормыш бик шәп түгел әле, бабай, – ди олы уллары. – Менә әти үлгән вакытта: «Авыл саен йорт сал», – дигән иде, әле әтинең васыятен үти алганым юк, – ди.

Уртанчысы әйтә:

– Миңа әти тәмле ризыклар гына ашап тор дип әйткән иде, – ди.

Иң кечеләре дә сүзгә катнашып әйтә:

– Әти миңа: «Ешрак өйләнергә кара, улым», – дип әйткән иде. Мин дә әти васыятен үтәргә тырышып карыйм да, барып чыкмый, – ди.

Карт боларның сүзләрен тыңлап-тыңлар тора да, болай ди:

– Әй, улларым, сез әтиегезнең васыятен ялгыш аңлагансыз икән, ди. Ул сезгә менә болай дип әйткән: «авыл саен йорт сал» диюе – «авыл саен дуслар тап, чөнки дөньяда дуслар белән яшәве җиңелрәк була» дип әйтүе булган; «тәмле ашлар гына ашап кына яшә» диюе – «эшләп ашасаң, кара икмәк тә бик тәмле булыр» дип әйтүе; аның «ешрак өйлән» дип әйтүе – «эш артыннан йөреп, хатыныңны сагыныбрак кайтсаң, көн дә өйләнгән кебек булыр» дип әйтүе ул, ди. Әтиегез сезне эшләп көн итәргә өндәгән, – ди.

Шулай дип әйтә дә карт чыгып китә. Шуннан соң болар әтиләренең васыятьләрен ул әйткәнчә үти башлыйлар.

  1. – Син, улым, … килсә, авыл саен йорт …, – дигән.

  2. – Син, улым, гел … әйбер генә ашап тор, – дигән.

  3. – Син ешрак … кара, – дигән карт.

  4. Әти әйткән … ничек тә булса … кирәк.

  5. «Ничек үтәрбез икән?» – дип … … башладылар.

  6. Карт боларның сүзләрен …-… тора да болай ди.

  7. – Әй, улларым, сез әтиегезнең васыятен … аңлагансыз икән.

  8. «Авыл саен дуслар тап, чөнки … дуслар белән яшәве җиңелрәк була».

  9. «Эшләп ашасаң, … … тә бик тәмле булыр».

  10. «Эш артыннан йөреп, хатыныңны … кайтсаң, көн дә өйләнгән кебек булыр».

Җөмләләр төзегез:

  1. Булган, бер, карт, заманда, борын, икән.

  2. Йорт, салу, уйлый, турында, олысы.

  3. Чыгып, тәмле, китә, ризыклар, эзләп, уртанчысы.

  4. Турында, хыяллана, өйләнү, ешрак, кечесе.

  5. Тормышлары, егетләрнең, кызыксына, карт, белән.

  6. Үтәгән, юк, әтинең, әле, васыятен.

  7. Әтиегезнең, васыятен, аңлагансыз, ялгыш, икән, сез.

  8. Кара, икмәк, булыр, эшләп, ашасаң, тә, бик, тәмле.

  9. Дуслар, яшәве, белән, дөньяда, була, җиңелрәк.

  10. Сезне, өндәгән, әтиегез, көн, итәргә, эшләп.

Бәхетле кеше

Бервакыт бер илдә патша авырый башлаган. Бер табиб та аны терелтә алмаган. Патша бик карт булса да, аның бик яшисе килгән.Соңыннан бер бик атаклы табиб әйткән:

– Патшаны терелтер өчен, аңа бәхетле кеше күлмәген кидертергә кирәк. Шуннан соң гына ул терелер.

Патшаның вәзирләре бәхетле, кайгысыз кешене эзли башлаганнар. Беренчедән, алар баш министр янына барганнар:

– Син зур хакимият кешесе. Синең һәр сүзең бөтен илдәге кешегә закон. Бу илдә иң бәхетле кешедер? – дип сораганнар.

– Булмаганны сөйлисез. Сез аны белмисездер, әфәнделәр: минем бөтен гомерем кайгыда үтә. Илдә булган бөтен мәсьәләләр – минем кайгы. Мәсәлән, хәзер мине күрше илләр белән мөнәсәбәтләр борчый. Сез мине бәхетле кеше дип саныйсыз, ә мин үземне бик тә бәхетсез дип саныйм.

Шуннан вәзирләр башкаладагы һәм бөтен илдәге иң бай кеше янына киттеләр.

– Син безнең илебездә иң бай кеше. Син бәхетлеме?

– Сез, әфәнделәр, ялгышып килгәнсез. Бик бай булсам да, иң бәхетле түгел. Минем башым кайгыдан чыкмый. Я корабым бата, я караклар борчый. Мине ничек инде бәхетле булыйм?!

Вәзирләр бөтен илне әйләнеп чыкканнар, ләкин бер кеше дә үзен бәхетле дип санамаган. Шулай кайгырып кайтып барган вакытта, вәзирләр урманнан җырлап чыккан кешене очратканнар.

– Син шундый күңелле җырлыйсың. Бәлки син үзеңне бәхетле дип саныйсыңдыр? – дип сораганнар бу фәкыйрь киенгән кешедән вәзирләр.

– Әйе, мин үземне бәхетле дип саныйм. Минем зур кайгыларым юк. Нәрсәм бар, мин шуңа канәгать, – дип җавап биргән теге кеше.

– Алай булса, безгә синең күлмәгең кирәк.

– Гафу итегез, әфәнделәр, кызганычка каршы, минем күлмәгем юк. Мин гомерем буе күлмәк кимичә йөрим, – дигән бәхетле кеше.

Нокталар урыннарына сүзләр куегыз:

  1. Патшаны терелтү өчен, аңа бәхетле кешенең күлмәген … кирәк.

  2. Син зур … кешесе.

  3. Сез мине … кеше дип саныйсыз, ә мин … бик бәхетсез дип саныйм.

  4. Шуннан соң вәзирләр башкаладагы һәм бөтен … иң … кеше янына киткәннәр.

  5. Минем башым … чыкмый: я корабым …, я … борчый.

  6. Вәзирләр бөтен илне … чыкканнар, ләкин бер кеше дә … … дип санамаган.

  7. Син шулай … җырлыйсың.

  8. … булса, безгә минең күлмәгең ….

  9. Гафу …, …, кызганычка …, минем күлмәгем юк.

  10. Мин гомерем … күлмәк … йөрим, – дигән … кеше.

Тематик бәйләнеш монда кушма җөмлә конструкциясен дә (грамматик материалны) кабатларга ярдәм итә:

1) Бер табиб та патшаны терелтә алмаган, чөнки (а) аларның дарулары булмаган; б) карт бик карт булган; в) табибларның патшаны дәваларга теләкләре булмаган.

2) Баш министр үзен бәхетсез дип санаган, чөнки (а) ул карт һәм авыру булган; в) аны халык яратмаган; в) аның илдәге мәсьәләләр борчыган.

3) Вәзирләр бәхетле кешене таба алмаганнар, чөнки (а) алар ялкау булган; в) бөтен кеше дә үзен бәхетсез дип санаган; в) алар патшаның үлемен теләгән).

4) Вәзирләр каршына урманнан җырлап (а) бүре; б) бик бай бер кеше; в) фәкыйрь кеше) чыккан.

5 ) Фәкыйрь кеше үзен бәхетле дип саный иде, чөнки (а) ул булганына канәгать булды; б) аның күлмәге юк иде; в) аның акчасы да, проблемалары да юк иде).

Билгеле булганча, рус балаларына бәйлекләрне үзләштерү татар телендә аеруча әһәмиятле, Без монда тестка якын торган биремнәрне тәкъдим итә алабыз:

Җәяләрне ач:

  1. Мин Алабугага (кадәр, бирле, турында) автобус (кебек, тагын, белән) кайттым.

  2. Хәбир Казан (белән, турында, өчен) бик аз сөйләде.

  3. Рәмзия базарга (кебек, кадәр, таба) (автобус, автобустан, автобуска) белән барды.

  4. Автобус Казаннан Чаллыга (кадәр, аша, таба) барганда Мамадыш (шикелле, турында, аша) үтә.

  5. Бу поездлар (Мәскәү, Мәскәүгә, Мәскәүдән) (кебек, аша, таба) барамы?

  6. Алексей Марат (турында, белән, шикелле) футбол карарга ярата.

  7. Марат, самолетка утырып, Мәскәүдән (башка, бирле, таба) Бегишево аэропортына (хәтле, башка, соң) йоклап кайтты.

  8. Искәндәр авылдан (бирле, башка, соң) беркайда да булмаган.

  9. Әлмәт Зәй шәһәреннән (бирле, башка, соң) булыр.

  10. Марат (кебек, хәтле, белән) Искәндәр яздан (хәтле, башка, бирле) күрешмәгәннәр.

Башваткычлар һәм кызыклы күнегүләр, әлбәттә, балаларга ошый. Алар монда яңа лексиканы гына үзләштермиләр, хәтта үзләренең гомуми фикерләүләрен үстереп, татар теленә хөрмәтләре дә арта. Әлбәттә, бу күнегүләрне җиңелрәк лексика белән дә башкарып була. Әмма кызыклы күнегүләрне үзләштергәндә, укучылар сүзлек белән дә кулланырга өйрәнә. Ә билгеле булганча, сүзлек белән дөрес һәм эшләү – шулай ук бүгенге мәктәптә шактый зур мәсьәлә булып кала.

Антонимнар:

Тиз  …, сирәк  …; начар  …; з ур  …; кыска  …; җылы  …; кара  …; төн  …; юк  …; якты  …; кичә  …; үткән  …; нечкә  …; юеш  ….

Бер сүздән икенчесенә үрнәк буенча күч (һәр киләсе сүзнең бер хәрефе үзгәртелә):

Үрнәк : көн – көл – гөл – гел – гер – сер

сары  яшел

корыч  камыр

болыт  караш

Сүзләрнең тәртибен билгелә (сүзлек буенча):

Үрнәк : алма – әрем – елга – исем – орлык – өрәңге – утын – үрмәкүч – эт – юлбарыс – яка (сүзләр сузык авазлардан алфавит тәртибендә урнашканнар)

агым – әмер – бәхет – вакыт – гөмбә – дөнья – ...

әрекмән – ватан – дару – жиһан – ...

дивар – гамәл – ваклык – бака – ашханә – яугир – юлбарыс – ...

Китерелгән сүзләргә якы, әмма калын булган тап:

Үрнәк: Мәскәү – Казан; дөя – ат; матур – чибәр.

Мәк; җиде; кәрәкә; диңгез; үзәк; гүзәл; көрәк; йөрәк; өстәл; җәрәхәт; кимчелек.

Китерелгән сүзләргә якы, әмма нечкә булган сүзләр тап:

Үрнәк : ат – ишәк; кояш – күк.

Сыер; таза; гасыр; атна; балык; елан;

Китерелгән сүзләргә шул ук темага караган сүзләр яз:

Үрнәк : куян – күсе; чиләк – чүмеч.

Кысла; балык; сарык; тавык; алма;

Сүзләрнең тәртип мәгънәсен тап һәм рәтләрне дәвам ит :

Үрнәк : ал – тал – тала – талак

кар – кара – ?

өч – көч – ?

мәк – бәке – бәхет – ?

Кайсы сүздә хата бар?

башак – көлке – серкә – сөзмә – көзгә – мөгез

беләргә – киләргә – китәргә – бәйләргә – менәргә

аңгыра – караңгы – бәрәңге – яңгыр – менгер

башлаячак – киләчәк – керәчәк – барачак – китәячәк

Шул үк хәрефкә башланган тематик төркемнәрне дәвам ит:

кабартма – каймак – коймак, катык, казылык, как, калҗа, камыр, карта, катлама, кекс, корт, куллама, куырма, кызартма, кыстыбый, кәләвә, күзикмәк, күпертмә, күрәгә

кукуруз – кабак – кавын, каен, какы, камыш, карагач, карама, кара җиләк, кедр, кишер, кыяр, кәбестә

кондыз – керпе – кама, кеш, кысла, куян, кәҗә, күсе, күбәләк, кыекбаш, кәлтә

карга – каз – күке, күркә, карлыгач, каракош

Анаграммы кебек башваткычлар киң кулланырга тиешлеге турында күп кенә психологлар билгели. Әмма, телче тарафыннан да монда аеруча мөһим күренешне әйтеп китәргә буладыр. Мондый биремнәр укучының орфографиясен дә төзәтеп килә:

Анаграмманарны чиш һәм артык сүзне та п :

стәөл

нкруыды

аваркта

ңгяры

шеки

әәрзәт

анетс

аплса

маал

ияч

кипта

крлангыа

калко

енум

саккро

шеке

алчарб

үлмккә

үкбер

ртой

хфрәе

үзс

мҗөлә

һшәәр

Монда рәт-рәт җәнлекләр исемнәре , шуннан кызыл баганадан эш яратучан бөҗәкне тап:

 

К

 

 

Н

 

 

К

Ы

С

 

 

 

 

 

 

 

Ә

К

Ү

Ч

 

М

А

 

 

 

Л

К

Ы

 

 

 

А

Ш

 

 

Е

Р

 

Ә

 

 

К

Ү

 

Е

 

 

Б

 

К

 

 

 

 

Җәяләр эчендә язылган сүзләрне белдергән сүзне тап (нокта саны хәреф санын белдерә) :

чор (...) төгәл булу

үсемлек (....) күз ялкынсынуы

элек булган көн (....) мәҗлес

Әлбәттә, китерелгән күнегү рус балалары өчен катлаулырак булып тоелыр, әмма бу очракта моннан куркырга ярамый. Монда инде укытучы үзе дә актив катнашып, өстәмә мәгълүматлар бирергә тиешле. Ә аннан шул лексик берәмлекләр белән төрле диалоглар төзеп була.