
- •Рабочая программа одновозрастной группы
- •Содержание
- •Краткая характеристика группы
- •(Вторая группа детей раннего возраста)
- •Режим дня в группе раннего возраста. Вторая группа детей раннего возраста
- •Группы раннего возраста №2
- •Воспитание в играх-занятиях
- •Чтение художественной литературы
- •Развитие движений.
- •Игры-занятия с дидактическим материалом.
- •Музыкальное воспитание.
- •Календарно-тематическое планирование образовательной деятельности Сөйләм үстерү
- •Система мониторинга достижения детьми планируемых результатов освоения программы
- •Мониторинг образовательного процесса
- •Мониторинг детского развития
- •Учебно-наглядные пособия
- •Список методических пособий.
Календарно-тематическое планирование образовательной деятельности Сөйләм үстерү
Дата |
Тема |
Максат |
сентябрь |
|
|
|
Кем нәрсә эшли? |
1)балаларның сөйләмен үстерергә ярдәм итү, рәсемнәр карарга, анда сурәтләнгән предметларны һәм аларның сыйфатларын әйтергә, рәсемдә сурәтләнгән уенчыкны, предметны өстәлдә табып, исемен, гамәлен атый белергә өйрәтү; 2)игътибарны, кабул итү сәләтен үстерү; 3)уенчыкларга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.
|
|
Предметларның төсләрен тану һәм әйтү. «Паровоз» дидактик күнегүе |
1)төсләрне белдерә торган сыйфатлар (кызыл,яшел,сары) хисабына балаларның сөйләмен баету, [ү] авазының дөрес әйтелешенә күнектерү; 2)балаларның игътибарын, кабул итү сәләтен, төсләрне тану һәм атау осталыгын үстерү; 3)эшчәнлеккә карата кызыксыну, бергәләп уйнау, шөгыльләнү теләге тәрбияләү.
|
|
Уенчыклар бездә кунакта |
1)төсне, зурлыкны, эш-гамәлне белдерә торган сүзләр (зур, кечкенә, яшел, кызыл, утырт, эчерт, керт) хисабына балаларның сүз байлыгын арттыру, аралашу осталыгын формалаштыру; 2) исеме, төсе, размеры буенча балаларның предметны табу осталыгын, сенсор тою сәләтен, игътибарын, хәтерен үстерү; 3)уенчыкларга карата сакчыл караш тәрбияләү.
|
|
Пирамидалар |
1)балаларны предметларның зурлыгын, төсен билгеләргә өйрәтү, төсне (кызыл, яшел, сары, зәңгәр), зурлыкны (зур — кечкенә, зуррак — кечкенәрәк, иң зурысы — иң кечкенәсе) белдерә торган сүзләр ярдәмендә сүз байлыгын арттыру, аваз ияртемнәрен ачык әйтүдә күнектерү; 2)игътибарны, кабул итүне, сенсор тою сәләтен үстерү; 3)түземлелек, дидактик уеннар белән кызыксыну тәрбияләү.
|
октябрь |
|
|
|
Яшелчәләр |
1)яшелчәләрне белдерә торган исемнәр (бәрәңге, помидор, суган, кишер) һәм аларның үзлекләрен белдерүче сүзләр хисабына балаларның сүзлеген баету,яшелчәләрне танырга өйрәтү, сөйләмнең грамматик төзелешен камилләштерү; 2)балаларның сенсор тою сәләтен үстерү; 3)яшелчәләр, аларның файдасы турында мәгълүмат бирү. |
|
«Җил исә» уен күнегүе. «Кем нәрсә ашый?» дидактик күнегүе |
1)балаларның төсләр турындагы күзаллавын ныгыту, җәнлекләрнең нәрсә ашавы турындагы белемнәрен ачыклау; ялап эчә, кимерә, чүпли, ашый фигыльләрен сөйләмдә активлаштыру, авыз аша һаваны әкрен, салмак кына чыгарырга өйрәтү; 2)игътибарны, күзәтүчәнлекне үстерү; 3)җәнлекләргә, кошларга карата кызыксыну тәрбияләү. |
|
Урманда |
1)балаларның олылар белән аралашу теләген хуплау, исем һәм сыйфатларны кулланырга өйрәтү: йомшак йонлы койрык, озын колаклы куян, юан тәпиле аю, соры бүре; кыргый хайваннарның тышкы билгеләрен һәм гадәтләрен белдерә торган сүзләр хисабына сүзлекне активлаштыру: төлке бара, куян сикерә, аю алпан-тилпән йөри Һ.6.; 2)ишетү игътибарын, координацияләрне, ритм хисен үстерү; 3) кыргый хайваннарга карата кызыксыну тәрбияләү |
|
Алсу бүлмәсе |
1)балаларны өй җиһазларын таный һәм атый белергә өйрәтү; өстәл, урындык, карават, шкаф, көзге кебек исемнәр хисабына сүзлекне активлаштыру, сөйләмнең грамматик төзелешен камилләштерү; 2)балаларның уңай эмоцияләрен, кызыксынучан- лыгын үстерү; 3)бергәләп шөгыльләнү теләге тәрбияләү |
|
«Бу өйдә кем яши?» дидактик уены |
1)төркемгә йөрүче балаларның исемнәрен истә калдырырга ярдәм итү, фигыльләрне хәзерге һәм киләчәк заманда куллана белергә өйрәтү, сорауны белдерә торган сүзләрне кулланырга күнектерү; 2)игътибарны, кабул итү сәләтен, диалогик сөйләмне үстерү; 3)бер-береңә карата игътибарлылык тәрбияләү. |
ноябрь |
|
|
|
Алсу бездә кунакта |
1)балаларга һөнәрләр (табиб, полиция хезмәткәре) турында мәгълүмат бирү, грамматик яктан җөмләләрне аңларга һәм аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтүне дәвам итү; 2)игътибарны, хәтерне, күзәтүчәнлекне, кабул итү сәләтен үстерү; 3)һөнәрләргә карата кызыксыну тәрбияләү. |
|
Әминәнең туган көненә килегез |
1)[к] һәм [к] авазларының сүзләрдә һәм сөйләмдә дөрес әйтелешен ныгыту, килеш кушымчаларын дөрес әйтергә өйрәтү, савыт-сабаларны белдерә торган сүзләр хисабына сүзлекне киңәйтү һәм активлаштыру, гомумиләштерүче сүзләрне аңлый һәм куллана белүләренә ирешү, җөмләләр белән җавап бирергә күнектерүне дәвам итү; 2)инициативалы сөйләмне, игътибарны, хәтерне үстерү, башкаларга мөрәҗәгать итәргә теләк тудыру; 3)үзара аралашуга омтылыш тәрбияләү |
|
Минем гаиләм |
1)сөйләмдә ягымлы сүзләрне (әти — әтием, әни — әнием, әби — әбием, сеңел — сеңлем) кулланырга өйрәтү, [ә] авазының әйтелешен ныгыту, аны ачык, тиешле дәрәҗәдә кычкырып әйтүгә ирешү, тәрбияче сорауларына җавап бирергә күнектерү; 2)балаларның игътибарын, хәтерен үстерү, зурлар һәм иптәшләре белән ирекле аралашуларына ирешү; 3)гаилә әгъзаларына ихтирам тәрбияләү. |
|
Купшы чыршы |
1)сузык һәм тартык авазларны, аваз ияртемнәрен ачык әйтергә, сыйфатларны дөрес кулланырга күнектерү, төбендә сүзен сөйләмдә кулланырга өйрәтү; 2)сорауларга җавап бирү осталыгын, игътибарны, күзәтүчәнлекне үстерү; 3)табигатькә соклану хисләре тәрбияләү |
Декабрь |
|
|
|
Куян чыршы янында |
1)сөйләмдә бәйлек сүзләрне (эчендә, артында, астында, өстә, өстендә) кулланырга, кайда? кая? сорауларына җавап бирергә, тәрбияче һәм иптәшләре белән ирекле аралашырга өйрәтүне дәвам итү, тавыш көчен дөрес куллану осталыгын формалаштыру; 2)игътибарны үстерү, тәрбияче күрсәтмәләрен үтәүдә күнектерү; 3)нәфис сүзгә кызыксыну тәрбияләү. |
|
Песи белән кәҗә чыршы янында |
1)балаларны тәрбияче сорауларына җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү, сөйләмдә фигыльләр һәм сыйфатлар куллануны активлаштыру, [җ] авазын иҗекләрдә, сүзләрдә, җөмләләрдә дөрес һәм ачык әйтүләренә ирешү; аваз ияртемнәрен кабатлаганда, тавыш көчен җайлый белүдә күнектерү; 2)игътибарны, кабул итү сәләтен, тәрбияче күрсәтмәләрен үтәү осталыгын үстерү; 3)хайваннарга карата шәфкатьлелек тәрбияләү. |
|
«Тылсымлы» таякчык |
1)балаларны сузык һәм тартык авазларны, аерым сүзләрне ачык итеп әйтергә өйрәтү, төсләр турындагы күзаллауларын ныгыту, төсне белдерә торган сүзләр хисабына сүзлекне баету; 2) балаларның кабул итү сәләтен, игътибарын, ишетү осталыгын үстерү; 3) бергәләп шөгыльләнү теләге тәрбияләү. |
|
Кошлар |
1)балаларны аваз ияртемнәрен дөрес һәм ачык итеп әйтергә, алардан фигыльләр (гөр-гөр— гөрли, чырык-чырык — чыркылдый, кар-кар — каркылдый) ясарга өйрәтү, гомумиләштерүче сүзләрне (тавык, әтәч,каз — йорт кошлары) куллануда күнектерү; кош исемнәрен, гәүдә өлешләрен, хәрәкәтне белдерүче сүзләр хисабына сүз байлыгын активлаштыру, балаларны кошлар белән таныштыруны дәвам итү; 2)балаларның игътибарын, хәтерен, сөйләмен үстерү; 3)кошларга карата кайгыртучанлык тәрбияләү. |
Январь |
|
|
|
Юлны чистартабыз |
1)балаларның кыш һәм кыш көне башкарыла торган хезмәт күнекмәләре турындагы белемнәрен формалаштыру, көрәк белән эшләргә өйрәтү, ишегалдын җыештыручы хезмәте белән таныштыру, балаларның сүзлеген активлаштыру, аерым сүзтезмәләрне (зур көрәк, кечкенә көрәк, ак кар, күп кар, әз кар) ачык итеп әйтүдә күнектерү; 2)хезмәт күнекмәләрен, кеше хәрәкәтләрен имитацияләү осталыгын үстерү; 3)зурларга ярдәм итү һәм гади хезмәт хәрәкәтләре үтәү теләге тәрбияләү. |
|
Купшы чыршы |
1)сузык һәм тартык авазларны, аваз ияртемнәрен ачык әйтергә, сыйфатларны дөрес кулланырга күнектерү, төбендә сүзен сөйләмдә кулланырга өйрәтү; 2)сорауларга җавап бирү осталыгын, игътибарны, күзәтүчәнлекне үстерү; 3)табигатькә соклану хисләре тәрбияләү |
|
«Шундый ук предметны тап» дидактик уены |
1)үз фикерләрен, грамматик як^ан дөрес итеп, ике-өч сүздән торган гади җөмләләр белән белдерергә өйрәтү, гомумиләштерү күнекмәсе булдыру, предметларны чынбарлыкта һәм рәсемдә танырга өйрәтү, предметларның билгеләнешен ачыклау, предмет исемнәрен атау хисабына (сабын, теш щёткасы, теш пастасы, сөлге) һәм сөйләмдә кулланылган фигыльләр ярдәмендә сүзлекне активлаштыру һәм баету; 2)тәрбияче сорауларына гади җөмлә белән тулы җавап бирү осталыгына ирешү, игътибарны, сенсор тою сәләтен үстерү; 3)гигиена күнекмәләре тәрбияләү.
|
|
Машина һәм самолёт |
1)балаларны уенчыкларның өлешләрен, төсен, формасын аерырга һәм атарга өйрәтү; исемнәрне сыйфатлар белән яраклаштыру күнекмәләрен формалаштыруны дәвам итү, [у] сузык авазын әйтүдә күнектерү; очучы, очып китү, очып төшү, йөк машинасы, самолёт сүзләре хисабына сүзлекне активлаштыру, уенчыклар (машина, самолёт) белән таныштыруны дәвам итү; 2)балаларның нинди? кайда? нәрсә ташый? сорауларына гади җөмләләр белән җавап бирү осталыгына ирешү, игътибарын үстерү; 3)шофёр, очучы һөнәрләренә хөрмәт тәрбияләү. |
Февраль |
|
|
|
«Безгә кем килгән» дидактик уены |
1)балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; бозау, бәрән, колын, кәҗә бәтие сүзләре хисабына сүзлекне баету һәм активлаштыру; тәрбияче күрсәтмәләрен үтәү осталыгы формалаш- тыру; 2)игътибарны, хәтерне үстерү; 3)башкаларга ярдәм итү теләге, тыңлаучанлык, хайваннарга карата кайгыртучанлык тәрбияләү |
|
Бишек җырлары
|
1)балаларны халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, бишек җыры тыңлау теләге тудыру; әлли-бәлли бәү, йокыга китә, бераз ял итә кебек сүзләр хисабына балаларның сүзлеген баету; 2)тәрбияче башлаган җөмләне дәвам итү осталыгын, хәтерне, игътибарны, кабул итү сәләтен үстерү; 3) Бишек җырларына карата кызыксыну тәрбияләү |
|
Уенчыклар белән шөгыль |
1) балаларны уенчыкларның өлешләрен, төсен, формасын аерырга һәм атарга өйрәтү; исемнәрне сыйфатлар белән яраклаштыру күнекмәләрен формалаштыруны дәвам итү, очучы, очып китү, очып төшү, йөк машинасы, самолёт сүзләре хисабына сүзлекне активлаштыру, уенчыклар (машина, самолёт) белән таныштыруны дәвам итү; 2)балаларның нинди? кайда? нәрсә ташый? сорауларына гади җөмләләр белән җавап бирү осталыгына ирешү, игътибарын үстерү; 3.шофёр, очучы һөнәрләренә хөрмәт тәрбияләү. |
|
«Кәҗә һәм бүре» әкиятен уку |
1)балаларны халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныштыруны дәвам итү, әкиятне тыңлау теләге тудыру; кәҗә,бәти, кебек сүзләр хисабына балаларның сүзлеген баету; 2)тәрбияче башлаган җөмләне дәвам итү осталыгын, хәтерне, игътибарны, кабул итү сәләтен үстерү; 3)әкият персонажларына карата кызыксыну тәрбияләү |
Март |
|
|
|
Бүлмә гөлләре (фикус, яран)
|
1)балаларның гади сорауларга җавап бирү осталыгын камилләштерү, бүлмә гөлләренең өлешләрен өйрәтү, аларның сыйфат билгеләрен белдерә торган сүзләр хисабына сүзлекне баету; 2)гөлләр белән кызыксынуларын үстерү; 3)өлкәннәргә гөлләрне карарга ярдәм итү теләге тәрбияләү. |
|
Йөк машинасы |
1)машина, аның өлешләре турында балаларның белемнәрен арттыру, ком һәм аның үзлекләре белән таныштыру; машинаның төрен, өлешләрен, комның үзлекләрен белдерә торган исемнәр, сыйфатлар хисабына сүзлекне активлаштыру; [в], [п] авазларының дөрес әйтелүдә күнектерү; 2)кызыксынучанлыкны, кабул итү сәләтен үстерү; 3)тәрбияче һәм яшьтәшләре белән аралашу теләге тәрбияләү |
|
Бүлмә гөлләре (фикус, яран)
|
1)балаларның гади сорауларга җавап бирү осталыгын камилләштерү, бүлмә гөлләренең өлешләрен өйрәтү, аларның сыйфат билгеләрен белдерә торган сүзләр хисабына сүзлекне баету; 2)гөлләр белән кызыксынуларын үстерү; 3)өлкәннәргә гөлләрне карарга ярдәм итү теләге тәрбияләү. |
|
Язгы урманда |
1)кайда? нинди? сорауларына җавап бирергә өйрәтү; өстә, агач төбендә сүзләрен куллану хисабына сөйләмнең грамматик төзелешен камилләштерү; аваз ияртемнәрен ачык, төгәл әйтүдә күнектерү, [ш] авазының әйтелешен ныгыту, ел фасылларына бәйле табигатьтәге үзгәрешләр турындагы белемнәрне формалаштыруны дәвам итү; 2)балаларның игътибарын, күзәтүчәнлеген үстерү; 3)табигать объектларына сакчыл караш тәрбияләү. |
|
Бозау, бәрән, колын, кәҗә бәтие, сез кайда? |
1)балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; бозау, бәрән, колын, кәҗә бәтие сүзләре хисабына сүзлекне баету һәм активлаштыру; тәрбияче күрсәтмәләрен үтәү осталыгы формалаштыру; 2)игътибарны, хәтерне үстерү; 3)башкаларга ярдәм итү теләге, тыңлаучанлык, хайваннарга карата кайгыртучанлык тәрбияләү |
Апрель |
|
|
|
Мәрьямне табыйк |
1)балаларны кайда? кая? сорауларына җавап бирергә, сөйләмдә өстенә, артына, астына сүзләрен кулланырга өйрәтү; 2)балаларның игътибарын, хәтерен үстерү; 3)уенга кызыксыну тәрбияләү. |
|
Кына гөле |
1)балаларны бүлмә гөле — кына һәм аның өлешләре белән таныштыру; сабак, яфрак, чәчәк сүзләре хисабына сүзлекләрен активлаштыру; 2)балаларның зурлар белән аралашуын, аларны аңлауларын, күзәтүчәнлекләрен, игътибарларын үстерү; 3)бүлмә гөлләренә карата кызыксынучанлык, аларны карау теләге тәрбияләү. |
|
Бармак уены белән таныштыру.«Йорт хайваннары» уен күнегүе |
1)халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, катлаулы булмаган фразаларны куллануда күнектерү, йорт хайваннарының исемнәрен ныгыту; мөгри, кычкыра, мияулый, өрә фигыльләре хисабына балаларның сүзлеген активлаштыру; [м], [у] авазларын дөрес әйтергә өйрәтү; 2)хәтерне, кабул итү сәләтен, авазларны әйтү күнекмәләрен үстерү; 3)халык авыз иҗатына, йорт хайваннарына карата кызыксыну тәрбияләү. |
|
«Чуар тавык » әкиятен уку |
1)балаларны халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныштыруны дәвам итү, әкиятне тыңлау теләге тудыру; чуар, күкәй, алтын, гади, тычкан кебек сүзләр хисабына балаларның сүзлеген баету; 2)тәрбияче башлаган җөмләне дәвам итү осталыгын, хәтерне, игътибарны, кабул итү сәләтен үстерү; 3)әкият персонажларына карата кызыксыну тәрбияләү. |
|
Алсу кунаклар көтә |
1)балаларны өй җиһазларын таный һәм атый белергә өйрәтү; өстәл, урындык, шкаф, савыт-саба кебек исемнәр хисабына сүзлекне активлаштыру, сөйләмнең грамматик төзелешен камилләштерү; 2)балаларның уңай эмоцияләрен, кызыксынучанлыгын үстерү; 3)бергәләп шөгыльләнү теләге тәрбияләү |
Май |
|
|
|
Балалар бакчасы ишегалдында |
1)исемнәр, фигыльләр, сыйфатлар хисабына сүз байлыгын үстерү; фигыльләрне һәм сыйфатларны исемнәр белән яраклаштыруда күнектерү, балаларны бакча ишегалдында үсә торган үсемлекләр исеме белән таныштыруны дәвам итү, табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр турында белемнәрне киңәйтү; 2)төсләрне, матурлыкны белдерүче сыйфатлар ярдәмендә сөйләм теле компонентларын үстерү; 3)табигать объектларына карата кызыксыну, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү. |
|
Кызыксынучан тел |
1)балаларны [т], [д], [к], [к] авазлары кергән аваз ияртемнәрен әйтергә өйрәтү, аваз ияртемнәрен төрле югарылыктагы тавыш (калын, нечкә) белән әйтүдә күнектерү; [т], [д], [к], [к] авазларын сүзләрдә, фразаларда әйтүне ныгыту; 2)[т], [д], [к], [к] авазларын әйтү хисабына сөйләм үстерү, балаларның фантазиясен баету; 3)игътибарлылык тәрбияләү. |
|
Зоопарк |
1)җылы якта яшәүче хайваннар белән таныштыру, сөйләмдә исемнәрне берлек һәм күплек саннарда кулланырга өйрәтүне дәвам итү; 2)балаларның кабул итү сәләтен, игътибарын үстерү; 3)җылы як хайваннарына карата мәрхәмәтлелек тәрбияләү |
|
Рәхмәт, җәй! |
1)балаларны яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне тәме буенча аерырга өйрәтүне дәвам итү; яшелчәләр, җиләк-җимешләр, агачлар турындагы белемнәрне киңәйтү; 2)балаларның игътибарын, кабул итү сәләтен үстерү; 3)табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү. |
Танып-белү
Дата |
Тема |
Максат |
Сентябрь |
|
|
|
Чишенү бүлмәсен карау.
|
1.Балаларны чишенү бүлмәсе, андагы җиһазлар белән таныштыру,бүлмәдә ориентлашу тәҗрибәсе туплау; 2.Балаларны кабул итү сәләтен, игътибарын, диалогта катнашу теләген үстерү; 3.Җиһазларга сакчыл караш тәрбияләү |
|
Йомшаккай бездэ кунакта |
1.Балаларның уенчыклар турындагы белемнәрен киңәйтү, тәрбияче сорауларына җавап бирү осталыгын формалаштыру, эш хәрәкәтен белдерә торган сүзләр хисабына сүз байлыгын арттыру; 2.Тыңлау һәм сорауларга җавап бирү теләген үстерү; 3.Сөйләм этикетының гади формаларын (исәнләшү, саубуллашу) кулланырга гадәтләндерү,уенчыкларга сакчыл караш тәрбияләү |
|
Йомшаккай тагын бездэ кунакта |
1.Уенчыкларны карарга һәм аерым өлешләрен билгеләргә өйрәтү;унчыкларның исемен, өлешләрен әйтү, төсен,хәрәкәтен белдерә торган сүзләрне актив сүзлеккә кертү; 2.Тәрбиче соравынв кычкырып җавап бирү осталыгын үстерү; 3.Сөйләм этикетының гади формаларын (исәнләшү, саубуллашу) кулланырга гадәтләндерү, уенчыкларга сакчыл караш тәрбияләү, шатлык хисләре тәрбияләү. |
|
Тупны коткарабыз(рэсем буенча) |
1.Рәсемнең эчтәлеген аңларга ярдәм итү, эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә өйрәтү; 2.Балаларның кабул итү сәләтен, игътибарын, аерым сүзләрне һәм фразаларны актив кабатлауларын үстерү; 3.Башкаларга ярдәм итү теләге тәрбияләү. |
|
Юыну булмэсен карау |
1.Балаларны юыну бүлмәсендәге предметлар (сабын, сөлге, кран, су, теш щёткасы, теш пастасы) белән таныштыру. 2.Сүзләрне төрле грамматик формаларда (сабынны, сабын белән һ.б) куллану осталыгына ирешү, сөйләм активлыгын үстерү. 3.Балаларны сөйләм этикетының гади формаларын (исәнләшү, саубуллашу) кулланырга гадәтләндерү, пөхтәлек, чисталык, башкаларга ярдәм итү омтылышы тәрбияләү. |
Октябрь |
|
|
|
Көзге табигать |
1.Балаларның көз (табигатьтәге үзгәрешләр, кешеләрнең киеме һ.б) турында гади күзаллауларын формалаштыру; 2.Балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын, тыңлый белү осталыгын үстерү; 3. Көзге табигатькә соклану хисләре тәрбияләү |
|
Җиләк-җимешләр |
1.Тышкы билгеләре һәм тәме буенча җиләк – җимешләрне аерырга өйрәтү,аларның уңышын җыеп алу турында күаллауларын киңәйтү, аларның исемнәре һәм билгеләрен белдерә торган сүзләр хисабына балаларның сүз байлыгын үстерү. 2.Балаларның игътибарын, үзләштерү, кабул итү һәм сенсор тою сәләтен, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү; 3.Балаларны сөйләм этикетының (исәнләшү, саубуллашу) кулланырга гадәтләндерү, әйләнә-тирә табигатькә кызыксыну тәрбияләү. |
|
“Безнең Алсу” сериясеннән рәсем карау |
1.Рәсемдәге предметларны таный һәм исемен әйтә белергә, рәсем эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә өйрәтү,сүзлекне активлаштыру; 2.балаларның игътибарын, хәтерен үстерү, тәрбияче күрсәтмәләрен ишетә һәм үти белүләренә ирешү; 3. рәсемне кызыксынып карау теләге тәрбияләү. |
|
Яшелчәләр: помидор, кыяр, кишер белән таныштыру. |
1.Балаларның помидор, кыяр, кишер турындагы белемнәрен ныгыту; форма, төс тәм үзенчәлекләре белән таныштыру; 2.Балаларның сенсор тою сәләтен тәрбиячене ишетү һәм сорауларга җавап бирү осталыклыкларын үстерү; 3.Балаларны сөйләм этикетының (исәнләшү, саубуллашу) кулланырга гадәтләндерү, зурлар хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү |
Ноябрь |
|
|
|
Рәсемдәге кошларны карау.
|
1.Балаларның күгәрчен, саескан, турында гомуми күзаллаулар булдыру, кошларга карата кызыксыну уяту; 2.Балаларның кабул итү сәләтен, игътибарын, күзәтүчәнлеген һәм сүз байлыгын үстерү; 3.Кошларга карата мәрхәмәтлелек тәрбияләү |
|
Көз (йомгаклау чарасы)
|
1.Балаларның көз турындагы белемнәрен (яфраклар саргая, сары яфраклар, яфраклар коела, яңгырлар күп ява, кешеләр җылы киемнәрен кияләр) ныгыту, тәрбияче сорауларына дөрес җавап бирергә, төсләр турындагы күзаллауларын ныгыту; 2.Балаларның актив сөйләмен, ишетү кабул итү сәләтен, игътибарын, күзәтүчәнлеген сүз байлыгын үстерү; 3.Көзге табигатькә соклану хисләре тәрбияләү. |
|
Минем исемем бар.
|
1.Баланы үзенең һәм иптәшләренең исемен әйтергә өйрәтү,исемнәрне истә калдырырга, оялчанлыкны җиңәргә ярдәм итү; 2. тәрбияче әйткәнне ишетергә һәм аңларга, кайбер фразаларны (Минем исемем Алсу) кабатларга күнектерү, хәтерне, игътибарны үстерү; 3.Балаларда зурларга һәм яшьтәшләренә карата ягымлылык, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү. |
|
Бу-мин! |
1.Организм һәм аның өлешләре турында балаларда күзаллау форма-ру, үзләрен бөрбөтен итеп кабул итәргә өйрәтү, гәүдә өлешләре турынад белемнәрне ачыклау һәм ныгыту; 2.гәүдә өлешләренең атамалары (баш, күзләр, колаклар, борын,ң авыз, тешләр, чәч, куллар, аяклар) хисабына балаларның сүзлеген активлаштыру; 3. Үзеңне, гәүдә өлешләреңне ярату, игътибарлы булу, культура-гигиена күнеекмәләрен үтәү теләге тудыру. |
Декабрь |
|
|
|
Электр лампасы белән таныштыру |
1Электр турында балаларга гади төшенчә бирү (электр тогы электр чыбыкларында “яши”;утны яндыру өчен, өзгечкә басарга кирәк,шуннан соң электр чыбыкларыннан ток килә); электр, ток,чыбык, өзгеч сүзләре хисабына сүзлекне үстерү һәм активлаштыру. 2.Балаларның игътибарын, хәтерен, кабул итү сәләтенүстерү, ток белән бәйләнешле булган куркынычсызлык кагыйдәләрен балаларга җиткерү. 3.Сакчыллык тәрбияләү. |
|
Гирлянда |
1.балаларга гирлянда турында башлангыч белемнәр бирү, электр тогы турындагы күзаллауларын ныгыту, кызыл, яшел, сары төсләрне таный һәм аера белергә күнектерү; 2.Балаларның игътибарын, кызыксынучанлыгын, шатлык хисләрен үстерү, сүз байлыгын киңәйтү; 3.күмәк эшчәнлектә катнашу теләге тәрбияләү. |
|
Яшел чыршы |
1.Балалар белән бергәләп чыршыны карау, Яңа ел бәйрәме турындагы күзаллауларын киңәйтү һәм баету; 2. Балаларның “Яңа ел бәйрәме” темасы буенча сүз байлыгын активлаштыру, тәрбияче сорауларына дөрес җавап бирү осталыгын, игътибарын, күзәтүчәнлеген, сенсор тою сәләтен үстерү; 3.Матурлыкны күрә һәм соклана белү хисләре, чыр-шы уенчыкларына карата сакчыл караш тәрбияләү |
|
Чыршыны бизибез |
1.Балаларның “Яңа ел бәйрәме турындагы күзаллауларын баетуны дәвам итү; 2.Балаларның “Яңа ел бәйрәме” темасы буенча сүзлеген активлаштыру, тәрбияче сорауларына дөрес җавап бирү осталыгын, игътибарын, күзәтүчәнлеген, сенсор тою сәләтен үстерү; 3.Чыршы уенчыкларына карата сакчыл караш тәрбияләү |
|
Без музыка залында |
1.Чыршы бәйрәменә әзерләнү: музыка залының бизәлеше, чыршы уенчыклары аларның материаллары, төсе, формасы белән таныштыру 2. Балаларның “Яңа ел бәйрәме” темасы буенча сүзлеген активлаштыру, тәрбияче сорауларына дөрес җавап бирү осталыгын, игътибарын, күзәтүчәнлеген, сенсор тою сәләтен үстерү; 3. Балаларда эстетик хисләр һәм чыршы уенчыкларына карата сакчыл караш тәрбияләү. |
Январь |
|
|
|
Ап-ак кар ява |
1.Балаларны кар һәм аның үзлекләре (ак төстә, эри, йомшак, салкын , җиңел) белән таныштыру, тәрбияче сорауларына җавап бирергә күнектерү; 2.Балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын сүз байлыгын үстерү; 3. Кышкы табигатькә соклану хисе , бергәләп уйнау теләге тәрбияләү |
|
Алсу урамга жыена |
1.Балаларның кышкы киемнәре турындагы белемнәренә төгәллек кертү, урамга чыкканда киенү эзлеклелеген һәм киемнәрне истә калдырырга өйрәтү, тәрбияче сорауларына дөрес җавап бирергә күнектерү; 2. Балаларның игътибарын, хәтерен, фикерләвен, сүз байлыгын үстерү; 3. Башкаларга ярдәм итү теләге булдыру, киемнәргә сакчыл караш тәрбияләү. |
|
Ләйлә суыктан курыкмый (рәсем буенча) |
1.Рәсемне карарга, рәсемдәге предметларны танырга, исемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү; предметларны,эш хәрәкәтне, төсне белдерә торган сүзләр ярдәмендә сүзлекне активлаштыру, Рәсем эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә күнетерү; 2. кабул итү сәләтен, игътибарны, хәтерне үстерү; 3. сюжетлы рәсемнәр карарга теләк уяту. |
|
Күгәрченнәр, чыпчыклар – безнең нәни кошчыклар. |
1. Мәйданчыктагы җимлеккә килгән кошларны күзәтү, исемнәрен әйтү; гөр-гөр, чырык-чырык-чырык, кар-кар аваз ияртемнәрен ачык әйтергә күнектерү;томшык, сикерә җим, чүплиләр сүзләре хисабына сүзлекне баету; 2. Балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү; 3. кошлар турында кайгырту, аларга ярдәм итү теләге тәрбияләү |
Февраль |
|
|
|
Безнең әтиләр (сюжетлы рәсемнәр карау |
1.Балаларны әтиләр һөнәренә кагылышлы сюжетлы кечкенә рәсемнәр карарга , аларның эчтәлеген аңларга өйрәтү, эш гамәлләрне белдерә торган сүзлзр хисабына балаларның сүзлеген активлаштыру; 2.Балаларның игътибарын,хәтерен,фикерләвен, куелган сорауларга кыска җөмлә белән җавап бирү осталыгын, сүз байлыгын үстерү; 3.Төрле һөнәр кешеләренә һәм әтиләр хезмәтенә карата кызыксыну уяту. |
|
Безнең апа (тәрбияче ярдәмчесенең хезмәтен күзәтү) |
1.тәрбияче ярдәмчесе хезмәте белән бәйле эш-хәрәкәтләрне әйтергә өйрәтү (савыт-саба юа, ашарга алып килә,сөлгеләрне алмаштыра, бүлмәне җыештыра һ.б.), сүзлекне активлаштыру, яңа сүзләр баету, уенчыкларны күләмнәре (зур, кечкенә) буенча классификацияләргә өйрәтү; 2.Балаларның игътибарын, күзәтүчәнлеген, тәрбиячене ишетү һәм куелган сорауларга җавап бирү катлаулы булмаган биремнәрне үтәү осталыгына ирешү; 3. әйләнә -тирәдәге кешеләр хезмәтенә кызыксыну һәм тыңлаучанлык тәрбияләү. |
|
“Алсу бәйрәмгә җыена” дидактик уены |
1.Өс киемнәре, аларның төсе һәм материалы белән таныштыруны дәвам итү, сүзлекне активлаштыру: ефәк, ак чәчәкле кебек сүзләр кертү; 2. Балаларның игътибарын,хәтерен,фикерләвен, сорауларны ишетү, кыска җөмлә белән җавап бирү осталыгын, сүз байлыгын үстерү; 3. курчаклар уйнарга белән уйнарга теләк уяту, уенчыкларга сакчылкараш тәрбияләү. |
|
Безнең әниләр (сюжетлы рәсемнәр карау |
1.Балаларны әниләр һөнәренә кагылышлы сюжетлы кечкенә рәсемнәрнең эчтәлеген аңларга өйрәтү, аларның эчтәлеген аңларга өйрәтү, эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр хисабына балаларның сүз байлыгын киңәйтү; 2. Балаларның кабул итү сәләтен, куелган сорауларга җавап бирү осталыгын, игътибарын үстерү. 3. Төрле һөнәр кешеләренә һәм әниләр хезмәтенә карата кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү. |
Март |
|
|
|
Матрешкалар |
1.Балаларны халык иҗат иткән уенчыклар (матреш- калар)белән таныштыруны дәвам итү, матрешканы ачарга һәмдөрес итеп җыярга өйрәтү; сүз байлыгын киңәйтү һәм активлаштыру, балалар- ны үзләренә әйтелгән сүзләрне тыңларга күнектерү. 2. Игътибарны, хәтерене, сенсор тою сәләтен,сорауларга җавап бирү осталыгын, үстерү. 3.Халык иҗатына кызыксыну, уенчыкларга карата сакчыллык тәрбияләү. |
|
Яз, яз килә... |
1.Балалрга язгы күренешләр турында башлангыч белемнәр (кар эри, тамчы тама, кояш җылыта,сулар җыела) бирү,сүз байлыгын киңәйтү һәм активлаштыру; 2. Балаларның игътибарын, күзәтүчәнлеген үстерү; 3.Табигатьтәге язгы күренешләр белән кызыксынды- ру |
|
Җәнлекләр урманда яшиләр |
1.Җәнлекләр турында балаларның белемнәрен киңәйтү һәм ныгыту, җәнлекләрне таный һәм исемнәрен атый белергә өйрәтү; 2.Балаларның диалогик сөйләмен активлаштыру, фикерләвен, мөстәкыйльлеген үстерү; 3.Җәнлекләр белән кызыксындыру |
|
Сыерчыклар, карлыгачлар килде (рәсемнәр карау) |
1.Балаларны үзләренә таныш кошларны рәсемнән танырга, исемнәрен әйтергә өйрәтү; балаларның сүз байлыгын арттыру, сүзлеккә сыерчык, сыерчык оясы, карлыгач сүзләрен кертү; 2. Игътибарын, күзәтүчәнлекне,сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү. 3.Кошлар һәм кошларга карата мәрхәмәтлек, кайгыртучанлык тәрбияләү. |
Апрель |
|
|
|
Песиле тал бөреләрен карау |
1.Балаларны песиле тал, аның өлешләре (ботаклар, бөрелән) белән таныштыру, табигатькә язгы күренешләр турында белемнәр фор-руны дәвам итү, сүз байлыгын киңәйтү һәм песиле тал, ботак, бөре, йомшак, хуш исле сүзләре исәбенә сүзлекне активлаштыру; 2.Балаларның кабул итү сәләтен игътибарын, күзәтүчәнлеген,сорауларга җавап бирү осталыгын үстерә. 3. Табигать белән кызыксыну, табигать матурлыгына соклану хисләре тәрбияләү. |
|
Тузганак чэчэген карау |
1.Балаларны үсемлекләр белән таныштыруны дәвам итү, тузганак чәчәген күрсәтү, аны танырга, исемен әйтергә, төзелеше (чәчәчге, сабагы, яфраклары) буенча аера белергә өйрәтү,сүз байлыгын киңәйтү; тузганак, чәчәк, сабак сүзләрен сөйләмдә активлаштыру; 2.Балаларның сенсор тою һәм кабул итү сәләтен, игътибарын, күзәтүчәнлеген үстерү; 3.Табигать белән турыдан-туры аралашудан шатлык хисләре уяту, үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияләү |
|
Йорт хайваннары |
1.Балаларның йорт хайваннары (сыер, ат, песи, эт) турындагы белемнәрен (кайда яшиләр, нәрсә ашыйлар)киңәйтү, хайваннарның исемнәрен,хәрәкәтләрен әйтергә күнектерү. 2.Сүзлекне баету тәрбияченең сорауларарына җавап бирү,мөстәкыйльлек һәм активлык күрсәтү теләге үстерү; 3. Йорт хайваннарына карата кызыксыну тәрбияләү |
|
Балалар тавык һәм чебиләр ашата (рәсем буенча) |
1.Балаларны рәсемне карарга, эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә,тәрбияче һәм иптәшләрен тыңларга өйрәтүне дәвам итү; 2.Сөйләмне томшык, тавык, чебиләр, табак сүзләре хисабына баету, игътибарны, хәтерене,образлы фикерләүне үстерү; 3.Йорт кошларын карата мәрхәмәтлелек тәрбияләү |
Май |
|
|
|
Ком һәм аның үзлекләре |
1Балаларны комны тикшерергә (комны учка алырга, йомарларга һәм сибәргә),төсе буенча аның дымлылыгын билгеләргә өйрәтү; 2.Коры,дымлы,юеш, сибелүчән, сибелә, әвәләү сүзләре хисабына балаларның сүз байлыгын киңәйтү, сенсор тою сәләтен үстерү. 3.Ком белән уйнарга кызыксындыру |
|
Яраткан уен булмэбез |
1. Балаларны балалар бакчасы шартларына ияләндерүне дәвам иттерү, уен бүлмәсе, андагы махсус почмаклар белән таныштыру,”Һәр әйбернең үз урыны” дигән төшенчәне аңлату һәм ныгыту; 2. Сүзләрне һәм кыска фразаларны ачык әйтүләренә ирешү, сүз байлыгын үстерү; 3. Җиһазларга сакчыл караш тәрбияләү |
|
КамАЗ машинасы |
1. Балаларны КамАЗ машинасын һәм аның өлешләрен танырга, исемен әйтергә өйрәтү; уенның сүзләренә туры китереп, хәрәкәтләр ясау осталыгы булдыру; 2.Балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын, хәтерен,сөйләмен, эмоциональлеген үстерү; 3. Балаларда йөк машинасына, өлкәннәр хезмәтенә карата кызыксыну уяту. |
|
Безнең урам |
1. Балаларны урам, андагы объектлар, күренешләр белән таныштыру, аларга кызыксыну уяту; 2.Балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын сүз байлыгын үстерү; 3. урамга соклану хисе тәрбияләү |
|
Бармак уены белән таныштыру “Йорт хайваннары” уен күнегүе. |
1. Балаларны урам, андагы объектлар, күренешләр белән таныштыру, аларга кызыксыну уяту; 2.Балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын сүз байлыгын үстерү; 3. урамга соклану хисе тәрбияләү. |
|
“Чуар тавык” әкиятен уку |
1.балаларны халык авыз ибаты әсәрләре белән таныштыруны дәвам итү, әкиятне тыңлау теләге тудыру; чуар, күкәй, алтын, гади, тычкан кебек сүзләре хисабына сүзлеген баету; 2.тәрбияче башлаган җөмләне дәввам итү осталыгын игътибарны, хәтерене, кабул итү сәләтен устерү 3.әкият персонажларына карата кызыксыну тәрбияләү |
Матур әдәбият белән таныштыру.
Дата |
Тема |
Бурычлар |
Сентябрь |
|
|
|
«Үчтеки, үчтеки» такмагын уку |
нәфис сүзгә мәхәббәт тәрбияләү |
|
Ә. Бикчәнтәеваның «Туп- туп-тубыбыз» шигырен уку |
уенчыкларга сакчыл караш тәрбияләү |
|
С.Сөләйманованың «Ике» шигырен уку |
гигиена күнекмәләре тәрбияләү |
|
Йорт хайваннарын чакыру эндәшләрен уку |
хайваннарны ярату хисе тәрбияләү. |
Октябрь |
|
|
|
Д. Гарифуллинның «Йә, алар кемнәр икән?» шигырен уку |
кошларга, хайваннарга карата шәфкатьлелек тәрбияләү. |
|
Б. Рәхмәтнең «Су» шигырен уку |
гигиена күнекмәләре тәрбияләү |
|
Г. Тукайның «Гали белән кәҗә» шигырен уку |
балаларда бер-берсенә һәм хайваннарга карата кайгыртучанлык тәрбияләү. |
|
3. Туфайлованың «Ул зу-у-у-р үскән» шигырен уку |
гөлләргә карата сакчыл караш, матурлыкка соклану тәрбияләү |
Ноябрь |
|
|
|
« Песи-нечкәбил » бишек җырын җырлау |
фольклор әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү |
|
М. Җәлилнең «Маэмай» шигырен уку |
1.шигъри әсәрне аңлап кабул итүләренә ирешү, бармак театры элементларын өйрәтүне дәвам итү, сүз байлыгын арттыру; 2.балаларның кабул итү һәм истә калдыру сәләтен үстерү; 3.йорт хайваннарына карата шәфкатьлелек тәрбияләү. |
|
М. Җәлилнең «Әтәч» шигырен уку |
йорт кошларына карата шәфкатьлелек тәрбияләү. |
|
Җ. Тәрҗемановның «Маэмай» шигырен уку |
эткә карата миһербанлылык тәрбияләү. |
|
Ә. Бикчәнтәеваның «Беренче адым» шигырен уку |
|
Декабрь |
|
|
|
«Карга әйтә» эндәшен уку |
кошлар белән кызыксыну теләге уяту |
|
Ә. Ерикәйнең «Беренче кар» шигырен уку |
табигатькә карата мәхәббәт уяту |
|
Җ. Тәрҗемановның «Йокы бабай» әкиятен сөйләү |
|
|
С. Летованың «Кар бабай» хикәясен уку |
|
Январь |
|
|
|
Ш. Маннурның «Яратам» шигырен уку |
әти-әниләргә, туганнарга мәхәббәт тәрбияләү. |
|
« Кәккүк-чыпчык » уены |
фольклор әсәрләре белән кызыксыну тәрбияләүне дәвам итү. |
|
Г. Таһированың «Йокла, курчак» шигырен уку |
1.шигырьнең эчтәлеген аңлап кабул итүләренә ирешү; [ә], [ү] авазларын дөрес әйтергә күнектерү; 2.балаларның игътибарын үстерү; 3.курчакка карата кайгыртучанлык тәрбияләү. |
|
Ә. Кариның «Тавык» шигырен уку |
әбиләргә карата ихтирам, ярату хисләре тәрбияләү. |
Февраль |
|
|
|
Э. Шәрифуллина- ның ,«Иң матур әни» шигырең уку |
1.шигъри әсәрне тыңларга өйрәтүне дәвам итү; кайбер фразаларны кабатлатып, балаларның сөйләмен активлаштыру; 2.балаларның игътибарын, кабул итү сәләтен, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү; 3.әниләргә карата ихтирам, ярату хисләре тәрбияләү. |
|
«Йомры икмәк» рус халык әкиятен уку |
әкият белән кызыксындыру |
|
«Йомры икмәк» әкиятен кабатлау |
әкият геройлары белән кызыксындыру. |
|
«Теремкәй» рус халык әкиятен уку |
халык иҗатына карата кызыксыну тәрбияләү. |
Март |
|
|
|
«Теремкәй» әкиятен сәхнәләштерү |
әкиятләр белән кызыксыну тәрбияләүне дәвам итү. |
|
Ш. Галиевның «Яз» шигырен уку |
язгы табигать күренешләре белән соклану хисе тәрбияләү. |
|
«Тор-тор, тургай» такмагын уку |
фольклор әсәрләре белән кызыксындыруны дәвам итү. |
|
«Тук,тук,тукран» эндәшен уку |
кошларга карата шәфкатьлелек тәрбияләү. |
Апрель |
|
|
|
«Кояш, чык, чык» эндәшен уку |
күмәк эшчәнлек белән кызыксындыру. |
|
Р. Батулланың «Нурбәк» әкиятен уку |
әкият геройлары белән кызыксыну тәрбияләү. |
|
К.Д. Ушинскийның «Казлар» хикәясен уку |
йорт кошлары белән кызыксыну тәрбияләү. |
|
Ә.Кариның «Чебиләр» шигырен уку |
йорт кошларына карата кайгыртучанлык тәрбияләү. |
Май |
|
|
|
С. Сөләйманованың «Кызыл әтәч» шигырен уку |
йорт кошларына карата шәфкатьлелек тәрбияләү |
|
Д. Гарифуллинның «Мыраубикә» шигырен уку |
песиләргә карата кайгыртучанлык тәрбияләү. |
|
«Кояш» такмагын уку |
1.такмакның эчтәлеге белән таныштыру, [к] авазын дөрес әйтергә күнектерү, аваз ияртемнәре хисабына балаларның сүз байлыгын арттыру; 2.балаларның кабул итү сәләтен, игътибарын, хәтерен үстерү; 3.фольклор әсәрләре белән кызыксындыруны дәвам итү. |
Хәрәкәтне үстерү.
Сентябрь |
Максат
|
Җиһазлар |
I- II АТНА |
Бер юнәлештә йөрү һәм йөгерү, билгеләнелгән юнәлештә йөрү, дүртаякта мөкәйләү, тупны еракка ыргыту. Мөстәкыйльлеккә өйрәтү , эшчәнлеккә кызыксыну уяту.
|
Туплар ( диаметр-20см) бала санынча, курчак, юл (киңлеге- 25-30 см, озынлыгы 2-2.5 м), кәрзин, ящик, кыршау. |
III - IV АТНА |
Төрле юнәлештә йөрү һәм йөгерү, урында сикерү, хайваннарны сүрәтләп йөрү, тупны еракка ыргыту. Тирәлеккә ориентлашу. Мөстәкыйльлекне үстерү |
Туплар ( 20-25см) балалар санынча, уенчык – песи, эт, аю. Шалтыравык-2шәр һәр балага |
ОКТЯБРЬ |
|
|
I - II АТНА |
Төрле юнәлештә йөрү һәм йөгерү күнекмәләрен ныгыту. Алга сикерергә өйрәтү, юлны үзгәртеп мөкәйләргә.Төсләрне ныгыту, мөстәкыйльлелеккә өйрәтү. |
Төрле төстәге юллар, бала санынча, уртача туплар, гимн. таяк (озынлыгы 1-1.5 м) лента бәйләнгән. |
III - IV АТНА |
Колоннада төрле юнәлештә йөрү һәм йөгерү күнекмәсен ныгыту. Капкага туп тәгәрәтү, капкага мөкәйләп керү һәм чыгу. Игътибарлылыкны, мөстәкыйльлелекне тәрбияләү. |
Капка ( киңлеге60 см), уртача туплар балалар санынча, уенчык песи |
НОЯБРЬ |
|
|
I -II АТНА |
Сигналга карап йөрү һәм йөгерү күнекмәсен ныгыту.Тупларны тәгәрәтү һәм тоту күнекмәсен өйрәтү, каршылыклар аша үтү. Алга сикерү бару алымын ныгыту,җитезлек, игътибарлылык тәрбияләү. |
Ике балага бер туп (уртача зурлыкта), 10-15 см биеклектә кубиклар, ( 3-4 шт), ленталар (5 шт), поролоннан бруслар, балалар санынча флагчыклар |
III - IV АТНА |
Төрле юнәлештә йөрү, тәрбияче артыннан җиңелчә йөгерү. Алга таба йөгерү, бормалы юлдан шуышу, тигезлек саклау. |
Бормалы юллар (озынлыгы2.5м киңлеге 25см), балалар санынча туплар, шалтыравыклар |
ДЕКАБРЬ |
|
|
I -II АТНА |
Аяк очында йөрү һәм йөгерү. Җилкә аркылы ком тутырылган капчык ыргытуны өйрәтү, предметлар арасыннан йөрү күнекмәсени ныгыту, җитезлек һәм тигезлек саклау. |
Ком тутырылагн капчыклар (150г) балалар санынча, бау белән стойка, уенчык эт. |
III - IV АТНА |
Төрле шартларда ( каты , йомшак) йөрү һәм йөгерү күнекмәләрен ныгыту. Озынлыкка сикерергә өйрәтү, скамейкада йөрү. Тигезлек саклау, “каты”, “йомшак” төшенчәсен аңлату. |
Йомшак һәм каты юл, озын бау 2 м (2шт). |
ЯНВАРЬ |
|
|
I -II АТНА |
Билгеләнгән юнәлештә йөрүне кабатлау, максатка ыргыту. Тәрбияченең сүзләренә хәрәкәт итәргә өйрәтү. Эшчәнлеккә кызыксыну уяту. |
Озын юл, (2.5м, киңлеге- 35см) бүрәнә, кыршау, бала санынча кар йомарламнары, түгәрәкләр. |
III - IV АТНА |
Балаларны авыш тактадан йөрергә күнектерү, бүрәнәдән мөкәйләп чыгарга өйрәтү, тупны ике кул белән атарга өйрәтү, кыюлык һәм мөстәкыйльлек тәрбияләү. |
Гимнастик такта, бүрәнә, таяк, бала санынча туп. |
ФЕВРАЛЬ |
|
|
I -II АТНА |
Балаларны бау астыннан үрмәләп чыгарга күнектерү, ике кул белән туп атуны ныгыту, мөстәкыйльлек тәрбияләү. |
Бау, бала санынча туп, курчак. |
III - IV АТНА |
кыршауга мөкәйләп керергә һәм аннан чыгарга күнектерү, тупны лента аркылы ыргыту белән таныштыру. Авыш тактадан йөрергә күнектерү, сигналга хәрәкәт итә белүне үстерү. |
ленталы 2 стойка, кыршау, гимнастик такта, бала санынча туп. |
МАРТ |
|
|
I -II АТНА |
Балаларны туп тәгәрәтергә өйрәтү, кабыргалы тактадан йөрергә өйрәтү, бүрәнә аркылы үрмәләүне кабатлау, балаларда мөстәкыйльек тәрбияләү. |
Кабыргалы такта, ящик, бүрәнә, 5-6 кыршау, таяк, балалар санынча туп |
III - IV АТНА |
Балаларны туп ыргытырга күнектерү, юнәлешне үзгәртеп атлап йөрергә өйрәтү, үрмәләүне кабатлау, пространствода ориетлашуны үстерү. |
Балалар санынча урындык һәм туп, таяк, кыршау, кәрҗин. |
АПРЕЛЬ |
|
|
I -II АТНА |
Балаларны аякларын югары күтәреп йөрергә өйрәтү, гимнастик скамейкада үрмәләргә күнектерү. Бер кул белән ыргытуны кабатлау, тигезлек саклауны үстерү. |
Гимнастик скамейка, 2 стойка, 2 озын таяк, авыш такта, балалар санынча комлы капчык. |
III - IV АТНА |
Балаларны кабыргалы тактадан атлап йөрергә өйрәтү, тупны лента аркылы ыргытырга күнектерү. Үрмәләп йөрүне кабатлау, тигезлек саклауны үстерү |
Кабыргалы такта, ящик (40х40х10), капкачыклар, боҗра, балалар санынча туп һәм ленталар. |
МАЙ |
|
|
I -II АТНА
|
балаларны ике кул белән туп ыргытырга күнектерү, гимнастик скамейкада йөрергә күнектерү. Үрмәләп йөрүне, үрмәләп чыгуны кабатлау, мөстәкыйльлелекне үстерү.
|
гимнастик скамейка, озын таяк, бала санынча туп, курчак. |
III - IV АТНА |
Балаларны юнәлешне үзгәртеп йөрергә өйрәтү, горизонталь юнәлештә туп ыргытырга өйрәтү. Авыш тактадан йөрергә күнектерү, пространствода ориетлашуны һәм тигезлек саклау хисен үстерү. |
Гимнастик скамейка, авыш такта. Ящик яки кәрҗин, бала санынча туп. |
Төзү материалы белән уен
Дата |
Тема |
Максат |
Сентябрь |
|
|
|
Шакмаклар,кирпечләр белән таныштыру |
Шакмак белән кирпеч арасындагы аерманы күрсәтү;өй,башня төзергә өйрәтү |
|
Шакмак hәм кирпечтән машина төзү
|
Төрле шакмак hәм кирпечләр белән таныштыруны дәвам итү,төрле әйберләр ясауны ныгыту |
|
Зур кирпечләрдән юл төзү
|
Төзү материаллары белән таныштыру,кирпеч сүзен ныгыту,машиналарны йөртеп уйнау. |
|
Машина төзү |
Кубик һәм кирпечләрне дөрес урнаштырып машина төзү |
Октябрь |
|
|
|
Зур төзү материалларын- нан машина төзү |
Шакмакларның төсенә игътибар итү,мөстәкыйль уйнарга күнектерү |
|
Машина төзү
|
Кубик һәм кирпечләрне дөрес урнаштырып машина төзү,дөрес урнаштырырга өйрәтү |
|
Зур кирпечләрдән юл төзү |
Кирпеч һәм шакмаклардан төрле корылмалар төзергә өйрәтү |
|
Зур төзү материалларыннан машина төзү |
Төзегән уенчык белән уйнарга мөмкинлек тудыру |
Ноябрь |
|
|
|
Шакмак һәм кирпечтән өстәл төзү |
Аларны аеру һәм алар белән аерым эшләү |
|
Зур төзү материалларыннан машина төзү |
Шакмакларның төсенә игътибар итү,мөстәкыйль уйнарга күнектерү. |
|
Зур кирпечләрдән юл төзү |
Кирпеч һәм шакмаклардан төрле корылмалар төзергә өйрәтү |
|
Поезд |
Кирпечләрдән поезд төзү,поезд,төзелеш,кирпеч сүзләрен кабатлау |
Декабрь |
|
|
|
Өстәл төзү |
Аларны кулланып,төзергә өйрәтү,шушыңа кызыксыну уяту кызыксыну уяту |
|
Койма |
Кирпечне вертикаль рәвештә куеп өйрәтүне дәвам итү |
|
Курчак өчен мебельләр |
Төзү алымнарын дөрес кулланып, алда төзегәннәрне төзеп күрсәтү,өйрәнү |
|
Койма |
Кирпечне вертикаль рәвештә куеп өйрәтүне дәвам итәргә,сюжетлы уеннар уйнау |
Январь |
|
|
|
Өстәл төзү |
Төзүне дәвам итү,яхшы кәеф булдыру |
|
Юллар |
Кызыксыну уяту,детальләр сайларга өйрәтү,машиналарны йөртеп уйнау |
|
Урындык |
Ике кирпеч файдаланып урындык төзергә өйрәтү,кабат төзетеп күрсәтү |
|
Койма |
Төзүне дәвам итү,яхшы кәеф булдыру |
Февраль |
|
|
|
Әтәчкә өй |
балаларның игътибарын төзелеш материаллары белән эшкәтарту;төзергә мөмкин булган предмет белән таныштыру |
|
Эткә өй |
төзелеш материаллары белән таныштыруны дәвам итү; балаларның игътибарларын җәлеп итү; |
|
Алсуга урындык |
кубик белән таныштыру;бер үк төрле деталь белән предмет ясарга өйрәтү |
|
Башня (зәңгәр) |
кубик белән таныштыруны дәвам итү;сигнал буенча эшләргә,“зәңгәр”төсне танырга,әйтергә өйрәтү; |
Март |
|
|
|
Башня(сары) |
өч кубик белән башня төзү күнекмәләрен үстерү;”сары”төсне танырга,әйтергә өйрәтү |
|
Башня (яшел) |
өч кирпеч детале белән башня төзү;”яшел”төсне танырга һәм әйтергә өйрәтү; |
|
Башня (кызыл) |
үрнәктән башка гына төзү күнекмәләрен үстерү;“кызыл”төсне танырга,әйтергә өйрәтү |
|
Өстәл һәм урындык |
төс буенча төзергә өйрәтү; кирпеч,кубик кулланып төзү күнекмәләрен үстерү; |
Апрель |
|
|
|
Юл(төрле төс) |
Балаларга “кирпеч” ярдэмендэ гади юл ясарга эйрэту (тар ягы белэн бер-берсенэ янэшэ кую) |
|
Койма |
“кирпеч”не бастырып куеп,урнэк нигезендэ тозу |
|
Койма(“кирпеч”,кубиктан) |
Тозу материалын аралаштырып,койма тозу кунекмэлэрен ныгыту |
|
Кечкенэ машина |
Яна тозу детале-пластина ярдэмендэ детальлэрне бер-берсенэ куеп тозергэ ойрэту |
Май |
|
|
|
Курчакка утыргыч |
Балаларны яна торле тозу алымы белэн таныштыру |
|
Зур.кечкенэ утыргыч |
Уенчыклар очен торле утыргычлар ясарга ойрэт |
|
Тубэле ой |
Балаларны яна тозелеш детале-призма белэн таныштыру;тозу күнекмәләрен үстерү |
|
Ой (урнэк буенча) |
Урнэк буенча тозу кунекмэлэрен ныгыту |
Дидактик уен
Дата |
Тема |
Максат |
Сентябрь |
|
|
|
Шарны кәрзингә,кубикны тартмага сал |
Шарны кубиктан аерырга өйрәтү,кәрзинне һәм тартма-ны табып сала белергә күнектерү |
|
Шарларны кәрзингә сал |
Шарларны танып, кәрзингә салырга өйрәнү,балаларда игътибарлылык тәрбияләү |
|
Курчакларга бүлмә |
Балаларга төзү материаллары тәкъдим итү,аларны бер-берсеннән аера белү,алардан төрле предметлар төзү |
|
Шарларны кәрзингә сал |
Шарларны төсләре буенча танып кәрзингә салырга өй-рәтү,җитезлек тәрбияләү |
|
Боҗраларны стерженьга кертү |
Балаларның уенчыклар белән уйный белүләрен күзәтү, өйрәнү.Кул, бармак мускулларын ныгытуны дәвам итү |
|
Төсле шарларны лотоктан тәгәрәтү |
Бер үк уенчык белән уйнарга күнектерү,сөйләм телләрен үстерү өстендә эшләү,тәрбияче кушуы буенча эшләргә күнектерү |
|
Боҗраларны стерженьга кертү |
Балаларның уенчык белән матур һәм килешеп уйнауларына ирешү, кул һәм бармак мускулларын ныгыту |
|
Шарны кәрзингә,кубикны тартмага сал |
Шарны кубиктан аерырга өйрәтүне дәвам итү,кәрзин- не һәм тартманы табып сала белергә күнектерү |
Октябрь |
|
|
|
Пирамида төзү |
Төрле төстәге һәм зурлыктагы пирамидалар төзү буенча шөгыльләнү.Зур һәм кечкенә, төсләрне аеру буенча эшне дәвам итү,пирамиданы зурдан кечкенәгә төзү,эз-леклелекне ныгыту |
|
Шарларны кәрзингә сал |
Шарларны танып кәрзингә салырга өйрәтү,балаларда җитезлек тәрбияләү |
|
Шарны кәрзингә,шакмакларны тартмага сал |
Балаларны шарларны һәм шакмакларны аерырга һәм танырга өйрәтүне дәвам итү,һәрберсен үз урынына салу,балаларның аңнарын үстерү |
|
Боҗраларны стерженьга кертү |
Балаларның уенчык белән матур һәм килешеп уйнауларына ирешү,кул һәм бармак мускулларын ныгыту |
|
Уенчыкларны,боҗраларны бауга киертү |
Боҗраларның формаларын,төсләрен карау,боҗраларны бауга тезәбез,баудан чыгарабыз,бармак хәрәкәтләрен ныгыту |
|
Тартмаларга нәрсә яшердек |
Уенчыкларны тартмага салырга һәм алырга өйрәтү, аны ачу һәм ябу,тартмадагы предметларның исемнәрен ныгыту |
Ноябрь |
|
|
|
Тартмага нәрсә яшердек |
Уенчыкларны тартмага салырга һәм аннан алырга өй- рәтү,аны ачу һәм ябу.Тартмадагы предметның исемен ныгыту,төс һәм формаларның аерымлыгы буенча эшне дәвам итү |
|
Шарларны төсе буенча аеру |
Бертөрле шарларны аера белергә һәм төсен әйтергә өйрәтү |
|
Ике төстәге шарларны тәгәрәтү |
Балаларның төс аеру буенча белемнәрен тирәнәйтү һәм киңәйтү буенча эшне дәвам итү(зәңгәр,кызыл)сөй ләмнәрендә шар,түгәрәк, тәгәриләр сүзләрен активлаштыру |
|
Озын формадагы боҗраларны бауга тезү |
Боҗраларның форма төсен карау, бауга тезү,чыгару, бармак мускулларын хәрәкәтләндерү |
|
Курчак бүлмәсе |
Балаларны йорт эчендә булган өй җиһазлары беләнтаныштыру(өстәл,урындык,диван,карават) аларның нәрсә өчен кирәклеген төшендерү,сүзлек запасын баету |
|
Күрсәт һәм әйт |
Сөйләм телен аңлый һәм кушканны эшли белүләрен, уенчыклар арасыннан таный һәм әйтә алуларына ирешү,төсләрне өйрәтүне дәвам итү |
|
Серле капчык |
Балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен ныгыту,алар турында сөйләү |
|
Шарларны кәрзингә сал |
Шарларны аралап,кәрзингә салырга күнектерү,җитезлек тәрбияләү |
Декабрь |
|
|
|
Шарларның бауларын тап |
Кызыл,зәңгәр төсләрне тану буенча белемнәрен ныгыту,шарларның бауларга төсен туры китереп тагу,мөстәкыйльлек тәрбияләү |
|
Керпеләр |
Төс төшенчәсен ныгыту,бармак мускулларын ныгыту, бүлмәдә ориентлаша белергә өйрәтү |
|
Төймәләр белән уен |
Фикерләү сәләтләрен үстерү,төрле төстәге һәм размердагы төймәләрне табу,схема буенча рәсемне төймәләр белән тезеп чыгу,баланың эшләвен күзәтү |
|
Тартмага нәрсә яшердек |
Тартмадагы уенчыкның төсен,исемен ныгытып өйрәтү тартманы ачарга һәм ябарга күнектерү |
|
Курчакка яулык сайла |
Кызыл һәм зәңгәр төсләрне аеру буенча шөгыльләрне дәвам итү,курчакка дөрес төстәге яулыкны сайлап бирү |
|
Рәсемнәрне төркемнәргә аеру |
Кием-салым рәсемнәрен төркемнәргә аеру,аяк,баш һәм өс киемнәре исемнәрен әйтеп күрсәтү |
|
Вазага чәчәкләр утырту |
Төсләрне танырга,аерырга өйрәтүне дәвам итү,уйлау сәләтләрен,күзәтүчәнлекләрен үстерү |
|
Охшаш төсне тап |
Балаларга кызыл һәм сары төсләрне танырга өйрәтү, сүзләрне ныгыту,тирә-юнь белән танышу |
Январь |
|
|
|
Шарны кәрзингә,кубикны тартмага сал |
Шарны кубиктан аерырга өйрәтү,кәрзинне һәм тартманы табып,сала белергә күнектерү |
|
Шарларны кәрзингә сал |
Шарларны танып,кәрзингә салырга өйрәнү,балаларда игътибарлылык тәрбияләү |
|
Ике төрле формадагы әйберләрне карау |
Шар һәм шакмакның формасын күрә белергә өйрәтү, төрле формадагы әйберләрне таный белүләренә ирешү |
|
Матрешкалар белән уйнау |
Сенсор тәрбия бирү,ачып-ябып уйнау,бармак мускулларын ныгыту,хәрәкәтләндерү |
|
Су |
Балаларда су турында күзаллау булдыру,үзлекләре белән таныштыру |
|
Кем ничек кычкыра |
Йорт хайваннары,аларның характер,үзенчэлек- лэре белэн таныштыра башлау |
|
Курчак Алсуны йоклату |
Курчакны йоклатканда,чишендергәндә киемнәрнең исемен ныгыту |
|
Курчак Азатны йокыдан соң киендерү |
Киендергәндә киемнәрнең исемен ныгытырга ярдәм итәргә |
Февраль |
|
|
|
Кем чакырганын бел |
Балаларда тавышны кабул итүне үстерү,тавышка ошатып сүз ясауны камилләштерү,игътибарлылык тәрбияләү |
|
Өйдә кем яши? |
Сөйләм күнекмәләрен,ишетү сәләтен формалаштыру, балаларның актив сөйләмен арттыру.Тавыш көчен үстерү,кызыксыну уяту |
|
Пирамида төзү |
Балаларда хәрәкәтләнүгә теләк уяту.Тәрбияченең контроле астында дөрес хәрәкәтләнүне оештыру. |
|
Боҗра төзү |
Предметларның зурлыгы турында күзаллау булдыру, “зур” һәм “кечкенә”сүзләренең мәгънәсен аңлауны камилләштерү |
|
Түгәрәк предметны тәгәрәтү |
Балаларда предметның формаларын күзаллау булдыру Күрү һәм хәрәкәт координациясен ныгыту |
|
Яфракны тап |
Балаларда ишетү сәләтен арттыру,предметны табу һәм әйтү,күрү юнәлешен ныгыту |
|
Тавышны тап |
Ишетү сәләтен арттыру,”пи-пи”авазының дөрес әйтелешен кабатлау |
|
Сары яфракны тап |
Төсләрне кабул итү күнекмәсен формалаштыру,балаларны эшчәнлеккә җәлеп итү.Тәрбияче артыннан:яф- раклар,коела,сары,кызыл,очалар сүзләрен кабатлау |
Март |
|
|
|
Ике боҗрадан манара ясау |
Боҗраларның зурлыгын аеру,аларны биеклеге бер тәртиптә төзергә өйрәтү,боҗра сүзенең мәгънәсен, төсләрен,атамаларын аңлату |
|
Түгәрәкләр төзү |
Балаларга предметның зурлыгын аңлату(зур, кечкенә),иң зуры,кечкенәрәк,иң кечкенә сүзләренең мәгънәсе белән таныштыру |
|
Кем ничек сөйләшә |
Балаларда ишетү сәләтен арттыру,сөйләм телен үстерү,тирә-юньдәге сөйләмне аңларга өйрәтү |
|
Зур һәм кечкенә манаралар |
Эмоциональ тоемлауга нигезләнеп,төрле зурлык үзенчәлеге белән таныштыру,бармакларның хәрәкәтен үстерү |
|
Бер төсле боҗралар төзү |
Уйнаганда балаларның игътибарын предметларның зурлыгына юнәлтү,”зур”һәм “кечкенә” сүзләренең мәгънәсен аңлату |
|
Кубиклардан манара төзү |
Балаларга төзү һәм манара сүзләрен аңлату,ку-бикларны берсе өстенә берсен тезү сәләтен бул дыру,пөхтәлек,игътибарлылык тәрбияләү |
|
Кәрҗин җыю |
Балаларга төсләр мәгънәсен бирү,төсләрне аерырга өйрәтү.Предметларны төсләре һәм зурлыгы буенча табу сәләтен үстерү |
|
Биш боҗрадан манара төзү |
Кулларның хәрәкәт координациясен ныгыту, боҗраның формасы белән таныштыру |
Апрель |
|
|
|
Атны сикертү |
Балаларның группада дөрес юнәлеш алуларын формалаштыру,ишетү сәләтен ныгыту,башка уенчыклар арасыннан атны табарга өйрәтү,гади сүзләрне дөрес әйттерү |
|
Шундый предметны тап |
Балаларда җиңел юл белән бер үк төрле пред- метларның бертөрлелек,аермалык табарга өйрәтү |
|
Рәсемне җыю |
Балаларга вак кисәкләрдән бербөтен предметны төзүне күнектерү,күреп тануны ныгыту,ихтыяр көче,түземлелек тәрбияләү |
|
Уенчыкны тап |
Уенчыкларны,предметны табу һәм күрсәтүне, группада ориетлашуны,бертөрле предметларны табу һәм аеруны өйрәтү |
|
Кем кунакка килде? |
Күрү һәм ишетү сәләтен арттыру,уен барышында аралашучанлык һәм активлык тәрбияләү |
|
Кемгә нәрсә бирергә |
Хайван исемнәре,аларның тышкы кыяфәтен күзаллауны тудыру.Яшелчәләр һәм җиләк-җи-мешләрне аерырга өйрәтү |
|
Бу нинди төс? |
Төс кабул итү сәләтен формалаштыру(кызыл, зәңгәр),игътибарны предметның төсенә юнәл- тү.Бертөсле предметларны аерып алуга ирешү |
|
Нәрсә яңгырый? |
Төрле предметның яңгырау үзенчәлеген аеруны үстерү,предметның һәм аның нәрсә эшләгәнлеген атау,игътибарны арттыру |
Май |
|
|
|
Пирамида төзү |
Балаларның зурлык буенча предмет табарга өй рәтү.”Зур”,”кечкенә”,”кечерәк”сүзләренең мәгънәсенә төшендерү,пөхтәлек, игътибарлылык тәрбияләү |
|
Матрешканы төзү |
Балаларны уенчыкны ачарга,ябарга өйрәтү.Өске һәм аскы өлешләргә аеруга кызыксыну уяту |
|
Кем килде? |
Уен барышында балаларның акыл эшчәнлеген формалаштыру,яшьтәшләренә карата яхшы мөгаләмә булдыру,түземлелек тәрбияләү |
|
Юлдан узу |
“Зур һәм кечкенә”,”киң һәм тар”сүзләренең мәгънәләрен формалаштыру,төрле зурлыктагы предметның формаларын чагыштыру,күреп тану сәләтен үстерү,эшкә мәхәббәт тәрбияләү |
|
Курчакка киенергә булышу |
Төрле һәм бертөрле зурлыктагы предметларның размерын чагыштыру юлы белән кабул итәргә өйрәтү, күреп тою сәләтен үстерү,пөхтәлек тәрбияләү |
|
Уенчыкны этеп җибәр |
Таяк ярдәмендә уенчыкны этеп җибәрү күнекмәсен формалаштыру |
|
Алсуда нинди кием? |
Ишетү сәләтен һәм киемнең исемнәрен аеруны камилләштерү,киемгә карата сак караш тәрбияләү |
|
Каян табарга? |
Бер размердагы,ләкин тышкы кыяфәтләре буенча төрле булган уенчыклар белән ориетлашуга өйрәтү.Биек,тәбәнәк,кечкенә, монда,тегендә сүзләренең мәгънәсен аңлату |