Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
HEERLE_YUL-1.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
376.83 Кб
Скачать

VIII күренеш

Олы юл. Авыл чиге. Юл кырыенда Урал мотоциклы. ФӘНИЛ атасы буяган “Хәерле юл!” дигән язуны беркетеп куя. Инде эшенең азагы. Велосипедта НИЯЗ керә.

НИЯЗ. Алла ярдәм бирсен!

ФӘНИЛ. Рәхмәт! Сәләм, Нияз...

НИЯЗ. Вәгаләйкемәссәлам! Беркетеп куйдыңмы?

ФӘНИЛ. Әйе. Әти өлгермәгән иде бит...

НИЯЗ. Матур булган!

ФӘНИЛ. Кая киттең?

НИЯЗ. Башта районга. Рәдиф янына хастаханәгә кереп чыгам.

ФӘНИЛ. Ә... Рәдиф янган мәчеткә кереп, Коръәнне алып чыгар дип, кем уйлаган?.. Хәзер нишләргә җыенасың инде? Мәчет юк бит. Мәчетсез ничек була инде?

НИЯЗ. Бөтен дөнья мәчет дигән! Күңелләрдә иман нуры булуы кирәк! Мәчет салыныр. Кичә нефтяникларга охранга урнаштым. Мәчет салганчы, шунда эшлим, Алла теләсә! Мәчет салырга акчасы да ярап куяр, бәлки, хуҗалары да ярдәм итәр!

ФӘНИЛ. Син усаллана да белмисең бугай.

НИЯЗ. Усалланырга ярамый...

ФӘНИЛ. Дин өчен булганда дамы?

НИЯЗ. Бигрәк тә дин өчен булганда. Усаллык – ул ут, тәмуг уты! Иман – күңел түрендәге илаһи матурлыкка ия булган зиннәтле сарай! Ут һәрвакыт сарайны яндыра! Аларны бер күңелгә сыйдырып булмый! (Инде кузгалу ягын карап.) Кара, син тазарып киткәнсең... Хатын тәрбиясе яраган үзеңә...

ФӘНИЛ. Әйе... Бераз бар... Шөгыльләнә башларга инде...

НИЯЗ. Китәсез икән?

ФӘНИЛ. Хатынның абыйсы фитнес клубта эш табып куйган... Килегез, дип йөдәтте...

НИЯЗ. Ярар... (Пауза.) Китим... Минем әле ун чакрым барасы, аннан кайтасы! Киттем!

ФӘНИЛ. Эһе... Хәерле юл... хәзрәт!

НИЯЗ (елмаеп). Рәхмәт!

Хәзрәт олы юл буенча китеп бара.

Пәрдә.

31.03.2011 – 01.06.2012,

Казан-Арбор-Казан.

47

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]