Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
HEERLE_YUL-1.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
376.83 Кб
Скачать

VII күренеш

Икенче күренештәге балалар бакчасы. Ягылган мич каршында АЙСЫЛУ белән ФӘНИЛ утыралар. ФӘНИЛ исерек. Ул елап беткән.

ФӘНИЛ. Барыбер саклап кала алмадым...

АЙСЫЛУ. Үлгән артыннан үлеп булмый, яшәргә кирәк...

ФӘНИЛ. Ничек яшәргә?

АЙСЫЛУ. Әйдә, китәбез берәр кая! Минем акчам бар...

ФӘНИЛ. Нишләп кияүгә чыкмадың, акча алырга булдың соң әле син?

АЙСЫЛУ. Әй! Лаек түгел ул миңа! Нишлим мин Ришат белән? Ә акча белән нишләргә икәнен беләм!

ФӘНИЛ. Мин аңа барыбер берәр нәрсә эшләячәкмен...

АЙСЫЛУ. Кемгә?

ФӘНИЛ. Саматка. Шул гына бөтен авылны тәмугка сөйрәүче. Ничә кешенең башына җитте. Технический спирт икәнен белә торып сата бит ул...

АЙСЫЛУ. Эчүчеләре дә белә инде...

ФӘНИЛ. Эчкән кеше – авыру бит ул! Алар аңламыйлар... Бу сатмаса, алар каян алыр иде...

АЙСЫЛУ. Самат сатмаса, башкасы сатар иде...

ФӘНИЛ. Әти эчмәгәндә... Әти... Ул бит әни үлгәнче эчми иде... (Стенага кулы белән кыйнап, бар көченә яшен тыярга тырыша.) Үтерәм, үтерәм мин аны...

АЙСЫЛУ. Әйдә китәбез! Фәнил! Әйдә! Монда бетәсең син. Әйдә! Курыкма, мин сине үземә бәйләп тотарга җыенмыйм. Китик кенә... Ә анда үз ихтыярың...

ФӘНИЛ. Юк. Мин шул падланы бетермичә, ике аягымның берсен дә атламыйм...

НИЯЗ (кереп). Менә кая икән син. (Айсылуга.) Син дә мондамыни?

АЙСЫЛУ. Хәзрәткәем, монда!

НИЯЗ. Яп әле бераз авызыңны... (Фәнилгә.) Нигә өеңә кайтмыйсың, нишлисең монда?

ФӘНИЛ. Кайтасым килми!

НИЯЗ. Хатының кайттымы?

ФӘНИЛ. Кайтса, нәрсәгә ул миңа.

НИЯЗ. Әле бит сагына идең.

ФӘНИЛ. Ул кайтыр өчен минем әтиемнең үлгәнен көткән...

НИЯЗ. Ул гаепле. Ләкин ул синнән гафу үтендеме?

ФӘНИЛ. Үтенсә...

НИЯЗ. Үтенсә, бар, өеңә кайт та, хатыныңны кочаклап ят. Йөрмә монда.

ФӘНИЛ. Минем андый хатын белән яшисем килми.

НИЯЗ. Ә нинди хатын кирәк сиңа? Син үзең нинди хатынга лаек соң? Ә? Син ул әйләнеп кайтсын өчен нәрсә булса да эшләдеңме соң?

ФӘНИЛ. Мин ир кеше!

НИЯЗ. Ир кеше булып, син нәрсә эш күрсәттең соң әле? Хатын белән аңлашмаган саен, мин ир кеше дип, аның баш игәнен көтеп утыру ирлек билгесеме?

ФӘНИЛ. Ул мине ташлап китте!

НИЯЗ. Җибәрмәскә идең, артыннан барып алырга идең, кайтырлык итергә идең...

ФӘНИЛ. Мин хатын-кыз алдында...

НИЯЗ. Үз бәхетеңне дә оештыра алмагач, кем соң син шул кадәрлем? Әгәр дә авылда калуны батырлык итеп санасаң, ялгышасың. Авыл сиңа мохтаҗ түгел. Беребезгә дә мохтаҗ түгел. Син хәзер атаң өчен кайгырган булып, аның юлын дәвам иттермәкче буласыңмы? Шешәгә дә ябышмагач, тагын ничек кайгырып була инде? Шулаймы?

ФӘНИЛ. Әйе, дөрес. Мин бүтән эчмим. Мин ул Саматны...

НИЯЗ. Саматта түгел эш, үзеңдә. Һәркем үзеннән башларга тиеш. Саматның ниләр кыланганын бөтен авыл белән күреп тордык. Кем дә булса берәр сүз әйттеме? Юк! Бөтенесе шуның дәфтәренә яздырып бурыч җыйдылар да, сүз әйтсәң, бүтән бурычка бирмәс дип, авызларын шым яптылар. Ак яулыклы әбиләр авылда алкашлар булуына рәхмәт әйтеп, Ходай Тәгаләгә дога кылалар. Имеш, әле ярый шул исерекләр бар, сарыкларга печәнне дә чабып бирүче булмас иде. Йөзләрен сыпырып дога кылган куллары белән исерекләргә идән асларыннан аракы алып чыгып бирәләр. Самат начар! Мәчет янында клуб ясап ятканда берәрегез сүз әйттеме? Әле яңа гына минем якама килеп ябышты. Күрүчеләр булды бит, беркем сүз әйтмәде.

ФӘНИЛ. Сиңа суктымы?

НИЯЗ. Сүз ул турыда түгел. Мөселман кешесе җәмгыятьнең йөзек кашы, үрнәк булырга тиеш. Әйбәт, бай яшәргә тырышырга тиеш. Начар, мескен булып яшәү әле син әйбәт кеше дигән сүз түгел. Үз бәхетең өчен кыл да кыймылдатмаган ялкау дигән сүз генә... Ник соң сез үзегезне бер генә дә яратмыйсыз?! Үзен яраткан, хөрмәт иткән кеше болай яшәргә тиеш түгел бит! Атаңны гына ал... Ул бит укытучы иде. Эчкән өчен мәктәптән кудылар, тагын алдылар, тагын эчте – кумый нишләсеннәр? Үз-үзенә ярдәм итәргә теләмәгән кешегә ничек ярдәм итәсең?

ФӘНИЛ. Эчеп үлгәч... җәхәннәмгә эләгәдер инде ул? (елый)

НИЯЗ. Анысын бер Ходай Тәгалә генә белә. Күңелендә тузан бөртеге кадәр генә дә иманы булган кешегә Ходай Тәгалә җәннәт вәгъдә итә. Тәмуг утларында гөнаһлары өчен җавап тотканнан соң, иртәме-соңмы җәннәтле булыр дигән...

ФӘНИЛ. Рәхмәт... Рәхмәт...

НИЯЗ. Ходай Тәгалә кешеләрне ярата, аларга яхшылык кына тели – ничек шуны аңламаска. Ярамаганны эшләмәсәң, күпме кайгы-хәсрәт, күз яшьләре булмас иде...

ФӘНИЛ. Дөрес... Дөрес... Без ул Саматларга үзебез юл куябыз... Үзебез гаепле...

НИЯЗ. Бар, өеңә кайт...

ФӘНИЛ. Рәхмәт! Без үзебез аларга каршы тора белмибез... Рәхмәт...

ФӘНИЛ чыгып китә.

АЙСЫЛУ. Каты суккан бугай бу сиңа? Авыртамы?

НИЯЗ (күкрәген уып). Менә монда авырта...

АЙСЫЛУ. Кит син бу авылдан! Сине монда барысы да беләләр.

НИЯЗ. Белсәләр?

АЙСЫЛУ. Алар сине эчеп, исереп, урам чатларында аунап яткан Нияз итеп беләләр, хәзрәт итеп түгел. Алар беркайчан да синең иманга килүеңә ышанмаячаклар. Син алар өчен изге булып кыланучы гына... Кит син моннан. Хәтерлисеңме, син миңа нәрсә әйткән идең? Үзеңне беркем белмәгән, күрмәгән җиргә кит. Еракка! Шунда рәхәтләнеп дин юлында хезмәт итәрсең. Сүзең – сүз булыр. Җан тынычлыгына ирешерсең...

НИЯЗ. Юк, мин моннан китә алмыйм.

АЙСЫЛУ. Монда сине бернинди яхшылык та көтми. Гомерең буена җаның тынычлык таба алмаячак.

НИЯЗ. Ә читкә китеп табар дисеңме? Мин җанымны бары тик монда гына сафландыра алачакмын. Мин кеше. Мин гөнаһлы кеше. Бөкрем чыгарлык дәрәҗәдә авыр гөнаһларым. Ләкин мин иманыма килдем. Мин Ходай Тәгалә юлының рәхәтлеген татып карау бәхетенә ирештем! Мин Ходай Тәгаләгә мөрәҗәгать итәргә беркайчан да соң түгеллеген үз үрнәгемдә күрсәтергә тиешмен! Үрнәк белән үгет-нәсихәт бер булалмый. Әгәр дә мин качсам, беркайчан да гөнаһларымнан арына алмаячакмын. Нәрсәнедер яшерергә тырышу – һәрдаем шул нәрсә турында уйлау, шуның белән яшәү дигән сүз. Мин гомеремне гөнаһларымнан сыкранып үткәрергә теләмим. Ходай Тәгалә миңа берсеннән-берсе матур көннәрен бүләк итә. Мин яшим! Мин ул көннәрне үткән көннәр нәҗесенә буярга теләмим. Мин үткәннәремне бүген, иртәгә бәхетле булуым белән генә пакълый алам. Мин беркая да китмим моннан...

Аны тыңлаганда АЙСЫЛУның күзләреннән ирексездән яшьләр ага.

Урамнан кемнәрдер йөгереп үтәләр. “Пожар!” – дип кычкырган тавышлар ишетелә. Тәрәзә артларында тагын кешеләр йөгерешә.

НИЯЗ. Әстәгъфирулла!

АЙСЫЛУ (тәрәзәдән тыгылып, чабып баручы Рәдифне туктата). Нәрсә булды?!

РӘДИФ. Кибет! Самат абзый кибете яна! (Йөгереп китә.)

АЙСЫЛУ. Ничек?

ИЛМИР (йөгереп барган җирдән тәрәзәдән сузылып). Нишләп ятасыз монда? Мәчет яна!

НИЯЗ. Мәчет!?

ИЛМИР. Кибеттән мәчеткә сикерде ут! Әйдәгез тизрәк, бөтен авыл белән янабыз!

НИЯЗ. Алла сакласын...

Тәрәзәдән сикереп чыгып чабалар. Чиләк күтәргән кешеләр күренә, кычкырышулар ишетелә.

Ут сүнә.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]