VI күренеш
САМАТ абзыйның яңа кибете – бер тәрәзәле, тәгәрмәчле будка. Янәшәдә җыйнак кына агач мәчет. Мәчет белән кибет арасында ике өстәл, эскәмияләр. Ара бик якын. Артта койма белән тотып алынган печән чәчкән бакча, берничә чүмәлә печән. Бакчалар артында, ерактарак куе агачлык, күрәсең, зираттыр.
САМАТ кибет ишеге төбендәрәк. РИШАТ, ИЛМИР, РӘДИФ өстәл артында утыралар.
ИЛМИР. Эләктең син, туган!
РИШАТ. Сезне чакырттылар, шуннан?
РӘДИФ. Нәрсәгә инде ул сиңа?
РИШАТ. Сөйлә син!
РӘДИФ. Ничек булды, дип сорадылар...
РИШАТ. Син бәйнә-бәйнә сөйләдең инде?
РӘДИФ. Шуны белеп, син хәзер нәрсә үзгәртмәкче буласың соң?
ИЛМИР. Ул бит юрист кеше, аңа белергә кирәк!
РИШАТ. Бик кызык бля!
ИЛМИР. Кызык булмыйча...
РИШАТ. Мине кәҗәләргә сатып кайтканнар да... Пидараслар бля! ИЛМИР. Синең статья белән утыртып куйсалар, кемнең пидарас икәнен белербез! Син соң, долбоеб, үзең кемнеккә укырга кердең!? Монда кәҗәләргә дип сөйләнеп утырган буласың. Мусорок!
РӘДИФ. Нинди утырту инде? Сөйләшкәннәр, җайланган бит инде! РИШАТ. Бля! Мин аңа өйләнгәнче, лучшы утырам!
ИЛМИР. Утыр дим бит!
РИШАТ. Шунда, үзе бирде ул аңа дип, әйтә алмадыгызмы? Милициягә керүгә астыгызга җибәрдегез инде?
ИЛМИР. Үзе бирде! Әйттерерләр анда синнән. Миңа Айсылу өйгә кайтып җиткәнче шалтыратып нәрсә әйткәнен беләсеңме?
РИШАТ. Нәрсә?
ИЛМИР. Әгәр Ришатны яклый башласагыз, “җыйнау көчләделәр” дип язам, диде! Ә мин син бер нәрсәңә хуҗа була белмәгәнгә җавап бирергә җыенмыйм...
РИШАТ. Бля! Нишләргә соң?
САМАТ. Син, энем, башта нәрсә турында уйладың?
РИШАТ. Әй, Самат абзый, син дә мазгамны секмәсәнә...
САМАТ. Шул бөтен авыл белән себерелгән нәрсәгә бик кызыктыңмы?
РИШАТ. Каян белим, хәтерләмим дә мин!
САМАТ. Бүтәннәр генә ярамаган инде сиңа! Аныкы аркылыга бит!
РИШАТ. Син миңа вәгазь укыганчы, берәр киңәш бир!
ИЛМИР. Нинди киңәш инде сиңа? Айсылуның ярты чырае кап-кара! Справкасы кулында, заявление язылган!
РӘДИФ. Бер килешүгә килгәнсез бит инде...
РИШАТ. Сез сөйләп бирмәгән булсагыз, берәр нәрсә эшләп булыр иде әле...
ИЛМИР. Кем нәрсә сөйләгән? Син башта бел! Без, күрше бүлмәгә чыгып киттеләр, анда нишләгәннәрдер, күрмәдек дип, кенә әйттек!
РИШАТ. Миңа кадәр үзең кереп чыкканны әйттеңме соң?
ИЛМИР. Юк!
РИШАТ. Ник? Әйтергә идең, кем икәнлеген белсеннәр иде!
ИЛМИР. Онтылган, бля! Никахта әйтермен, сезгә бәхет-шатлык теләгәндә!
САМАТ. Туктагыз әле. Талашудан ни мәгънә? Акча тәкъдим итеп карадыгызмы?
ИЛМИР. Беренче чиратта...
САМАТ. Нәрсә ди?
РИШАТ. Юк, рәхмәт, ди, бля! Нәрсә ди...
САМАТ. Принципка киткән инде алайса.
РИШАТ. Дөньядагы иң принципиаль кеше бит!
РӘДИФ. Тукта әле, Ришат! Сиңа нәрсә инде, иртәгә никах укытасыз да, барып заявлениены аласыз. Аннары, өч тапкыр “талак” дисең дә, бетте! Ник шул кадәр борчыласың?
РИШАТ. Тыныч кына булса, исем китмәс тә иде... Анда бит полный туйга әзерләнәләр. Аңа бит шау-шуы кирәк. Ул бит мине кеше алдында мыскыл итмәкче була.
САМАТ. Теләгән – морадына ирешкән! Кыйнап булса да үзеңнеке иткәнсең! Менә синеке була инде!
РИШАТ. Соң сез нәрсә карап тордыгыз?
РӘДИФ. Тота да безне китереп кыстыра, тота да кыстыра. Нәрсә карасак та, сезне карамадык инде, күрмәгән нәрсәбез түгел...
РИШАТ. Кыйный башлаганны күргәнсез бит, шунда туктатсагыз булмый идеме? Карап торып кеше көчләткәнсез...
ИЛМИР. Ә синең үзеңнең башың кая иде соң?
РИШАТ. Әйтәм ич, берни хәтерләмим. Ярсып киткәнмен...
РӘДИФ. Хәтерләмәслек түгел идең инде!
ИЛМИР. Ярар, фигня! Иртәгә кичкә бетә ул!
РИШАТ. Фигня сиңа! Мин иртәгә бер шалавага өйләнәм – менә сиңа фигня!
РӘДИФ. Кая барасың инде.
РИШАТ. Аңа өйләнгәнче...
САМАТ. Ярар, атаңның акчасы да, көче дә җитәрлек, утыртмаслар, ди! Алай дисәң, хәзер полицияне үзен дә нык тикшерәләр, утыртып куюлары да бар. Ничек булса да, судимостең була. Айсылу университетыңа булса да барып җитәчәк, димәк, юристлыкка сиңа юл ябык дигән сүз. Энем, монда сайланып торасы юк. Һәр нәрсәнең яхшы ягын уйларга кирәк!
РИШАТ. Нинди яхшы як?
РӘДИФ. Айсылу, үзе чибәр бит ул.
ИЛМИР. Ну...
РӘДИФ. Чиста-пөхтә, өйләрен гөлт иттереп тота... Алгы якка слабыерак инде, шул гына...
РИШАТ. Шул гына булса, бәлки, үзең өйләнерсең?
РӘДИФ. Аның башкасын хәзер каян табасың? Трассага ук чыгып йөрмәгән булса, өйләнсәң дә булыр иде инде.
РИШАТ. Аааа!
САМАТ. Уңай ягы бер – документың чиста кала! Ә кеше сүзе... Акчаң булса, кеше сүзе чүп ул.
РИШАТ (телефоны шалтырый). Былин! (Трубканы алып.) Әйе, әти... Монда... Монда гына инде... Я... Я... Ярар... (Телефоннан озак итеп сүгенгән тавышлар.) Хәзер кайтам... (Трубкасы белән ташларга ниятләгәндәй кизәнә. Яшьләрен күрсәтмәс өчен арткарак китә.)
РӘДИФ. Ярар инде...
РИШАТ. Бар әле... Былин, былин, былин, былин, былин...
ИЛМИР. Тукта инде, кая киттең?
РИШАТ. Хәзер мин ул суканы өенә барып, буып үтерәм...
САМАТ. Барыгыз инде, озатыгыз. Ул-бу кылып куймасын тагын...
ИЛМИР. Бернишләми, җикеренгән генә була! Куркак бит ул!
РӘДИФ. Әйдә инде! Монда утырып нишлисең?
ИЛМИР. Әйдә соң? Самат абзый, бикләмисеңме әле?
САМАТ. Бераз торам да, китәм. Монда төн саклап утырырга...
ИЛМИР. Без хәзер... (Китү ягына кузгалалар. Каршыларына Хәмит очрый.) Исәнме, Хәмит абзый!
ХӘМИТ. Сәлам! Әллә башкода булып йөрисеңме?!
ИЛМИР. Шулайрак!.. (Чыгып китәләр.)
ХӘМИТ. Исәнме!
САМАТ. Исән...
ХӘМИТ. Чабышалар егетләр, ә?!
САМАТ. Койрыгың пешсә, чаптыра ул!
ХӘМИТ. Кызык итте бу кыз, ә! Урыннарына утыртты Шиһаповларны!
САМАТ. Нәрсәгә шау-шу куптарып йөрергә иде инде ул кызга? Шыпырт кына акчасын ал да, җайлап кына кесәңә салып куй бит инде!
ХӘМИТ. Алай димә! Маладис кызый! Үзен яклый белә!
САМАТ. Кемгә нәрсә исбат итә инде?
ХӘМИТ. Үзенә исбат итә!
САМАТ. Җүләр икәнлегенме?
ХӘМИТ. Кеше икәнлеген! Кеше!
САМАТ. Кеше! Хәзер кеше икәнлеге исенә төшкәнме?
ХӘМИТ. Ул бала үзен шактый җәберләде. Ләкин бу бүтәннәргә аны мыскыл итәргә хокук бирми.
САМАТ. Нишләп йөрисең? Нәрсә чыраең бик җәмшәйгән?
ХӘМИТ. Җәймшәйгән шул... Әллә нишләтә...
САМАТ. Нишләтә?
ХӘМИТ. Эчтән тырный... Сөякләр сызлый... Менә синең янга килгән идем әле...
САМАТ. Бер әйбер эшләсәң, гомерлек бурычлы итеп калдырасың син, ә!
ХӘМИТ (гел шаярткан булыбрак сөйләшә). Әйтерсең тагын! Әйдә, әйдә, күтәр күтеңне!
САМАТ. Әле алып кына киткән идең бит...
ХӘМИТ. Әйдә, син бүгенге көн белән генә яшәмә. Монда әле төзиселәрең алда. Фундамент казыйсың бар. Әйдә!
САМАТ. Тапкан бер йомшак икмәк. Шундый хәлдә дә таламасаң... Монда каян җиткереп бетерергә белгән юк...
ХӘМИТ. Мескенләнмә! Страховкаң чыккандыр әле!
САМАТ. Һей! Штраховка! Чыккан сиңа. Бик бирәбез дип торалар. Алар шул алырга дигәндә генә... (Сөйләнә-сөйләнә кибетенә кереп китә, бер ярты алып чыгып, Хәмиткә бирә.) Ярты авыл белән яздырып ашадыгыз да, хәзер дәфтәр янгач, тыныгыз да чыкмый. Бөтенесе шыпырт кына йөриләр. Түләмәскә өметләнәләр булса кирәк! Биремен мин сезгә! Менә! (Дәфтәр күрсәтеп.)
ХӘМИТ. Әллә дәфтәр исән?! Янмаганмыни?
САМАТ. Янса соң? Ә бу нәрсә өчен? (Башын күрсәтә.) Башың эшләмәсә, дәфтәргә язып кына булмый ул! Кемнең кайчан, нәрсә алганына кадәр әйтеп бирә алам!
ХӘМИТ. Хәтерең әйбәт икән!..
САМАТ. Карале, синең бөтенләй кыяфәтең юк. Әллә бераз кайтып йоклыйсыңмы?
ХӘМИТ. Кайтам! Хәзер... Барыбер йоклый алмыйм мин. Шунда, таң алдыннан гына бераз йокымсорап китәм.
САМАТ. Иртәгә иртүк фундамент казый башларга кирәк.
ХӘМИТ. Казыйбыз аны...
САМАТ. Казыйсың син... Иртән тагын баш төзәтүдән башлыйсы була.
ХӘМИТ. Юк инде. Берүземә кая эчеп бетерим мин моны?! Мин бит кәеф өчен генә бераз тотып куям! Әй, шаяртасың да инде!
САМАТ. Малаеңны да кызганмыйсың бераз... Эчүеңнән туктасаң, хатыны кайтыр иде, ичмасам...
ХӘМИТ. Кайта әле ул!
САМАТ. Кайтыр. Исерек карап ятарга дураклар бар дип белдең мәллә? Үз ата-аналарын да карамыйлар...
ХӘМИТ. Кайта... Бераз сагынышсыннар әле! Сөюләре ныграк булыр...
САМАТ. Сагынышканнарын көтеп ят, күптән берәрсенә кияүгә чыккандыр инде...
ХӘМИТ. Чыкмый! Малай әйбәт бит минем!
САМАТ. Малаең әйбәт!
ХӘМИТ. Ул аны үз кубызына биетмәкче иде дә, алай гына булмый шул ул! Малайның тәрбиясе андый түгел!
САМАТ. Тәрбия турында сөйләмә инде син...
ХӘМИТ. Ник сөйләмәскә. Минем малай миңа “уф” дип тә әйткәне юк. Аллага шөкер! Хатыны да бик кайтасы килеп, күтен уып йөридер дә, моннан килеп алучы юк. Сәбәп кенә көтеп ята. Кайта әле ул.
САМАТ. Әй, хәзергеләрнең берсенә дә ышаныч юк. Ни Аллага, ни муллага! Бөтен авылына дүрт-биш бала үсә. Аның да җүнле-башлысы шәһәрдә кала. Монда җиен әтрәк-әләм, бер эшкә ярамаганнар утырып кала.
ХӘМИТ. Син яшьләргә тел-теш тидерәсе булма. Үзең дә авылда калгансың бит әле, кызың да беркая китмәде.
САМАТ. Дурак булынган, шуңа калганмын.
ХӘМИТ. Менә шулай диген, үзеңне дурак диген. Яшьләргә тел тидермә. Арада төрлесе бардыр анысы...
САМАТ. Бөтенесе бер! Әнә ул Шиһапов малаена ни җитмәгән? Акчада йөзмиләр генә бит инде. Юк! Шул урам себеркесенә кызыгырга кирәк. Бөтен дөньяга хур итте үзен дә, ата-анасын да...
ХӘМИТ. Балаларны гаеп итмә. Алар без төзеп калдырган дөньяда яшиләр. Без гаепле.
САМАТ. Ашаган табакларына кәкәй итә торган буын килә. Аларга бер нәрсәнең кадере юк. Тамаклары тук, өсләре бөтен.
ХӘМИТ. Син миңа сөйләмә, мин аларны үзем укыттым, нинди икәнлекләрен бик әйбәт беләм.
САМАТ. Син укытканга шундый бит инде алар. Әнә, әнә берәве килә... Ишан хәзрәт! Бу да мулла булып йөргәч, ничек ахырзаман булмасын?.. Сөйлисең син миңа.
ХӘМИТ. Нияз мәллә?
САМАТ. Ниязмы, Риязмы... Миңа кайсы да бер...
ХӘМИТ. Тукта, мин кибет артында гына посып торыйм әле. Күзенә күренәсем килми... Уңайсыз...
САМАТ. Бар, бар... Бала-чагалардан да качып йөр...
ХӘМИТ кибет артына кереп кача. САМАТ бераз таптанып тора да, сәбәп тапкан булып, кибетенә кереп китә. НИЯЗ керә.
НИЯЗ. Самат абзый! Самат абзый!
САМАТ (чыгып). Ә! Хәзрәт, әссәламәгаләйкем!
НИЯЗ. Вәгаләйкемәссәлам!
САМАТ. Ни хәлләрең бар? Бала-чагалар исән-саумы?
НИЯЗ. Аллага шөкер!
САМАТ. Ярар, ярар! Бала кайгысы күрсәтмәсен... Мәчеткәме?
НИЯЗ. Юк, болай...
САМАТ. Ә, ярар! Менә мин утыргычлар, өстәлләр ясатып куйдым әле. Мәйтәм, карт-коры утырып хәл алсыннар! Мәчет картлары, әби-чәбиләр. Ипи кайтканны озаклап көтеп торалар. Тик туңдырма кимереп, чүкердәшеп утырсыннар картлар, мәйтәм! Кая, туктале! (Кереп китә.)
НИЯЗ. Самат абзый...
САМАТ (чыгып). Менә! Балаларга сәдәка булыр! Торган төшләренә, туңдырма! Дога кылырсың, хәзрәт! Эреп бетмәсен. Бер эресә, тәме югала...
НИЯЗ. Рәхмәт, Самат абзый. Мин дә шул эскәмияләр турында сөйләшергә килгән идем.
САМАТ. Шулаймыни?
НИЯЗ. Сине көндез тотып булмый... Кибетеңнең тәгәрмәчләре дә бар икән...
САМАТ. Бу вакытлыча гына, иске будка инде... Иртәгә фундамент казыта башларга иде исәп...
НИЯЗ. Самат абзый, син аны элекке урынга эшләт инде зинһар өчен.
САМАТ. Нишләп?
НИЯЗ. Монда бит, мәчет янәшәсендә килешми...
САМАТ. Энем, сельсовет каян урын бирде, шунда урнашабыз инде. Кая барасың?
НИЯЗ. Мин Арслан абый белән үзем сөйләшермен.
САМАТ. Без алай тегендә-монда күчеп йөрмик инде. Миңа бит, энем, сәүдә итәргә кирәк. Үзең беләсең, сөйләп торасы юк. Нинди хәлгә калдырды бит... Өстемдә ничәмә кредит...
НИЯЗ. Самат абзый, будкаңның тәгәрмәчләре бар – сөйрәтеп илтеп куясың. Монда төне буена музыкалар уйнатып, клуб ясап яту килешми. Ходай риза булмас.
САМАТ. Син, энем, алай бик Алла исеменнән сөйләшәсе урынга рәхмәт әйтер идең. Яшьләрнең бит авылда җыелырга урыннары да юк. Клуб җимерек, кая барсын алар? Үзең дә яшь булган. Яшьлегеңне әле без дә хәтерлибез. Беркемнән ким булмадың!
НИЯЗ. Самат абзый, үзең уйлап кара инде. Син бит мәчет дивары төбендә хәмер сатып, кешеләрне әшәкелеккә өндәм ятмакчы буласың? Менә күрерсең, иске урныңда урнашсаң, эшләрең дә бермә-бер җиңелерәк барыр. Ходай ризалыгы өчен, иманыңа кил!
САМАТ. Син соң әле кайчан иманлы булдың? Әшәкелеккә өнди, имеш. Мәчет дивары... Кая мәчет дивары күрдең әле син монда? Әнә, мәчетнең коймасы бармы? Бар! Койма эченә кереп кибет төзи башласам, әйтер идең. Көнләшеп үләләр инде. Җыен ялкау, булдыксыз, иякләренә өч бөртек җон үстерәләр дә, Алла исеменнән сөйләп, кеше исәбеннән тамак туйдырып йөриләр. Монда сиңа дураклар юк. Бар, бар, күземнән югал! Монда сәдәка өмет итеп йөрүчеләр күп...
НИЯЗ. Самат абзый, шәригатьне санга сукмасаң, Россия законнарыннан курык.
САМАТ. Син мине закон белән куркытма. Закон ул синең ише вахабистларга да бар. Минем лицензияләрем әнә, стенага чәпәп куелган.
НИЯЗ. Сәгать уннан соң хәмер сатарга ярамаганын ишеткәнең бардыр. Менә бу өстәлләрне куюың да кафега лицензия кирәклеген белгерткәнен дә аңлыйсыңдыр.
САМАТ. Хәзер аңлатам мин сиңа. Күбрәк сөйләнеп тор әле.
НИЯЗ. Касса аппаратың да юктыр әле. Менә бу утны ялгар өчен дә рөхсәтең бардыр дип уйламыйм... Мин синнән тагын бер кат үтенеп сорыйм, кире үз урныңа илт кибетеңне. Ә иң яхшысы, шәригатьтә рөхсәт ителгән товар гына сат – җаның да тыныч булыр, эшләрең дә җайга салыныр. Әгәр сүземә колак салмасаң, мин законга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булачакмын! (Телефонына кибетне фотога төшерә башлый.)
САМАТ. Җилдән туган нәрсә! Хәзер мин сиңа...
Кибетенә кереп китә, анда сүгенә-сүгенә нидер эзли. Бу арада НИЯЗ туңдырмалар салган пакетны өстәлгә куеп, китеп бара. САМАТ көрәк күтәреп чыга.
САМАТ. Сыртыңны сугып сындырырмын! (Нияз киткән якка кизәнә.) Анасын саткан нәрсә! Вахабист! Әүлия булган! Күрсәтермен мин сиңа законыңны! Көрәк белән башыңны сугып ярырмын! Тагын бер килмәссеңме икән?! Тугач та бәреп үтерәсе нәрсәләр!
Кире яктан РӘДИФ белән ИЛМИР йөгереп керәләр.
ИЛМИР. Нәрсә булды, Самат абый?! Кем? Нишләде?
САМАТ. Әнә теге мулла тәресе! Кибетеңне яптыртам дип, куркытып йөргән була. Сука...
РӘДИФ. Без әллә берәрсе үзеңне кыйныймы дип торабыз!
САМАТ. Чыгып өлгермәдем, билен сугып сындыра идем дә...
ИЛМИР. Син бигрәк инде!
САМАТ. Озаттыгызмы теге дивананы?
ИЛМИР. Озаттык! Анда полным ходом туйга әзерләнәләр!
САМАТ. Менә, егетләр, шундый кызны ычкындырдыгыз инде!
РӘДИФ. Ришат контакттан да удаляться иткән!
ИЛМИР. Айсылуга өйләнсәң, синең дә бик котлаулар кабул итеп утырасың килмәс иде! Кара, әз генә йөгердем, шул да ярамады! Сыраң чаптыра малай! (Кибет артына кереп китә.)
САМАТ. Иртәгә нишлисең?
РӘДИФ. Алай эшем юк, ник?
САМАТ. Фундамент казышырга килерсең әле.
РӘДИФ. Мондамы?
САМАТ. Юк... Әллә нәрсә монда... Машиналарга туктарга уңайсыз. Теге башкарак, Гайникамал апа урынынадыр. Бакчасын да чәчергә була...
РӘДИФ. Әйе шул! Монда бигрәк инде. Мәчеттә эчеп утырган кебек, уңайсыз...
ИЛМИР (кибет артыннан чыгып). Карагыз әле, анда ни... Хәмит абый үлгән...
САМАТ. Кая?
ИЛМИР. Артта... Кибетеңә сөялеп утырган да.
САМАТ. Авызыңны... (Кибет артына кереп китә.)
ИЛМИР. Башта күрмичә торам. Нинди кара нәрсә дим. Өстенә сия яздым...
САМАТ (чыгып). Шул гына җитмәгән иде...
РӘДИФ. Милициягә шалтыратыйммы?
САМАТ. Нинди милиция?! Нәрсә сөйлисең син?
РӘДИФ. Ә кая әйтәләр соң?
ИЛМИР. Тукта әле, Рәдиф.
САМАТ. Менә шул гына кирәк иде миңа...
РӘДИФ. Фәнилне чакыртырга да, алып китсен!
САМАТ. Аны моннан алып китәргә кирәк.
ИЛМИР. Нәрсә?
САМАТ. Ераккарак илтергә кирәк.
РӘДИФ. Нигә?
САМАТ. Анаңның тишегенә. Син мине төрмәгә утыртып куймакчы буласыңмы әллә?
РӘДИФ. Нигә сине?
САМАТ. Минем кибетемә сөялеп үлгән өчен кем җавап бирсен? Тагын мин эчертеп үтергән диячәкләр.
ИЛМИР. Ну...
САМАТ. Хәзер, туктагыз әле... (Кибет артына кереп китә.)
РӘДИФ. Ул чынлап та үлгәнме?
ИЛМИР. Бар, кара!
РӘДИФ. Юк, куркам мин.
ИЛМИР. Нәрсәдән?
РӘДИФ. Мин кечкенә вакытта бабай белән йоклый идем. Бер төнне ул мине кочаклаган килеш үлгән. Мин уянгач кына белдем. Шуннан соң...
САМАТ (кибет артыннан чыга, кулында башлаган аракы шешәсе.) Егетләр, сез аны бакча артлап кына чишмә буена илтеп куегыз...
РӘДИФ. Нәрсә?
ИЛМИР. Хәзер ди менә!
САМАТ. Яхшылыгыгызны гомердә онытмам!
РӘДИФ. Китегез әле! Ничек инде, авыл буйлап мәет күтәреп йөрергә. Сез нәрсә?
ИЛМИР. Берәрсе күрсә?
САМАТ. Күрсә... Менә таптык, өенә алып кайтабыз, диярсез...
РӘДИФ. Монда гына чакыртсак нәрсә була инде? Әллә каян алып эчкән ул!
САМАТ. Каян алып эчкәне эткә дә билгеле. Минем кибетемә терәлеп үлмәве кирәк миңа.
РӘДИФ. Үлгән бит инде.
САМАТ. Үлгән шул!.. Син, энем, аңгырамы соң? Соң үлгәнгә илтеп куегыз дим бит.
РӘДИФ. Әллә ничек.
САМАТ. Нәрсә ничек?
РӘДИФ. Аны мыскыл итү булмыймы соң бу?
ИЛМИР. Мин дә шуны уйлыйм. Үлгәннәрне хөрмәт итәргә кирәк бит инде...
САМАТ. Ә исәннәрне юкмы?
РӘДИФ. Исәннәрне дә. Ул бит безнең укытучыбыз иде.
ИЛМИР. Ну. Миңа ул гына бишле куя иде...
РӘДИФ. Миңа да!
САМАТ. Шул укытучыгызны сасы кибет артында аунатып яткырмакчы буласызмы?
РӘДИФ. Алай да дөрес түгел инде.
ИЛМИР. Ә кайсысы әйбәтрәк?
САМАТ. Чишмә кырыенда эскәмиягә кояш чыккан якка каратып утыртып куясыз да – менә дигән була.
ИЛМИР. Ул үзе дә шулай үлергә теләр иде!
РӘДИФ. Кибет артына терәлеп түгелдер инде!
САМАТ. Барыгыз! Хәзер мин утларны сүндерәм!
ИЛМИР. Әй, тукта әле. Ә безне берәр ничек тотсалар?
САМАТ. Ничек?
ИЛМИР. Кем белгән. Кеше үтерүчеләр гел берәр эз калдыралар бит.
РӘДИФ. Без бит аны үтермәдек.
САМАТ. Әйе! Барыгыз!
ИЛМИР. Ә берәр нәрсә табып, безгә япсалар?
САМАТ. Нәрсә тапсалар?
РӘДИФ. Бармак эзләрен, йә шунда...
САМАТ. Син аның кайсы җиренә бармак эзе калдырмакчы буласың?
РӘДИФ. Белмим инде...
САМАТ. Мин сезгә бияләйләр бирәм! (Кереп китә.)
ИЛМИР. Нәрсә уйлыйсың?
РӘДИФ. Кайтып ятасы калган!
ИЛМИР. Әйтмә...
САМАТ (чыгып). Мәгез! (Эш бияләйләре бирә.)
РӘДИФ. Мин куркам...
САМАТ. Нәрсәдән?
РӘДИФ. Мәетләрдән.
САМАТ. Исәннәрдән курык син! (Куеныннан дәфтәр чыгарып.) Егетләр! Менә дәфтәр!
ИЛМИР. Янмадымыни ул?
САМАТ. Яна ди, көт! Шул эшне башкарып чыгасыз – мин бурычларыгызны сызам! Йә?
ИЛМИР. Минем бурычларым күп инде анда...
САМАТ. Монда икегезнеке дә җитәрлек! Йә?
ИЛМИР. Хәмит абыйга хәзер барыбердер инде, әйеме?
РӘДИФ. Төшкә кереп аптыратмаса ярый...
САМАТ. Аптыратса! Уянырсың да бетәр!..
Баян тавышы ишетелә.
САМАТ. Булды бу. Кемдер акаеп килә инде...
ИЛМИР. Рамил бугай...
РӘДИФ. Тагын кем беләндер...
ИЛМИР. Айсылумы соң...
АЙСЫЛУ белән РАМИЛ керәләр. РАМИЛ баян шыңгырдата. САМАТ кибетен бикли башлый.
АЙСЫЛУ. Сәлам!
ЕГЕТЛӘР. Сәлам...
РАМИЛ. Сәәәәм! [Сәлам!]
ЕГЕТЛӘР. Әйе, сәлам!
АЙСЫЛУ. Самат абзый, әллә биклисең дәме?
САМАТ. Җитәр, булды... Син нәрсә йокламыйсың?
АЙСЫЛУ. И, Самат абзый! Менә кызлык гомерем белән саубуллашып йөрим әле! Иртәгә кияүгә чыгам бит!
САМАТ. Ярар! Бәхетле генә була күр инде...
АЙСЫЛУ. Тырышырмын инде! Ә сез нәрсә? Бу бияләйләр модадамы әллә хәзер, икәүләшеп киеп куйгансыз?!
ИЛМИР. Без...
РӘДИФ. Болай...
САМАТ. Иртәгә фундамент казырга чакырдым! Куллары уелмасын дип биргән идем!
ИЛМИР. Минеке чак кына, Самат абзый!
РӘДИФ. Минеке дә!
АЙСЫЛУ. Ә! Ярый алайса!
ӨЧЕСЕ ДӘ. Эһе! Әйе!
АЙСЫЛУ. Киттекме?!
РАМИЛ. Киииээк! [Киттек!]
САМАТ. Барыгыз, бар! Сез дә кайтыгыз!
ЕГЕТЛӘР. Ярый!
САМАТ (Айсылу белән Рамил чыгып киткәч). Барыгыз инде, терәлеп тормагыз, тагын берәрсе килеп чыкканчы, илтеп атыгыз!
РӘДИФ. Астыма җибәрә яздым...
ИЛМИР. Мин дә!
САМАТ. Барыгыз! (Утларын сүндерә. Егетләр кибет артына кереп китәләр.) Бетте, бетте... Бүтән бурычка бирү юк, Алла теләсә! Бурычка бирәсең, бирәсең дә, алар үлеп котылсыннар... Кемнән сорыйсың хәзер ул акчаларны...
Бакча кырыйлатып ике кара шәүлә нәрсәдер күтәреп баралар.
РӘДИФ. Ул безне ишетә микән әле?
ИЛМИР. Белмим. Ми ничәдер минут яши ди бугай бит...
РӘДИФ. Кара, ә бу гөнаһмы икән?
ИЛМИР. Белмим. Без бит гаепле түгел... Ул бит үзе...
РӘДИФ. Барыбер, мыскыл иткән кебек...
ИЛМИР. Алайса – гөнаһ...
РӘДИФ. Икенче яктан карасаң: без Самат абзыйны авыр хәлдән коткарабыз...
ИЛМИР. Алайса – саваплы эш! Беләт, гел шулай, хуй поймешь – әллә яхшылык эшлисең, әллә яманлык!
РӘДИФ. Аны муллалар гына әйбәт аера инде!
ИЛМИР. Бар соң, Нияздан сора!
РӘДИФ. Көлмә син, лучшы белгәннәреңне укыштыргала...
ИЛМИР. Мин ашаганнан соң кыла торган доганы гына беләм...
РӘДИФ. Дога дога инде ул. Укы син...
ИЛМИР. Ярар, только эчтән генә... Авыр...
РӘДИФ. Укыргамы?
ИЛМИР. Укырга... Күтәрергә, дебил...
Чыгып китәләр.
