Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
HEERLE_YUL-1.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
376.83 Кб
Скачать

V күренеш

Балалар бакчасы. Төн. Урамда яңгыр. РАМИЛ теләсә нәрсәдән әмәлләп куелган өстәлгә башын салып йоклый. Өстәлдә эчемлекләр. РИШАТ ягылган мич каршында тартып утыра. РӘДИФ тәрәзә төбендә ярым ятып, ярым утырып, кечкенә уенчык балалайка кыяфәтендәге шарманканы әйләндереп утыра. Аннан җимерек көй ишетелә.

РИШАТ. Уйнатма әле шуны!

РӘДИФ. Ник? Матур бит!

РИШАТ. Нәрсәсе матур?

РӘДИФ. Каян белим инде нәрсәсе матур икәнен? Менә рәхәт – әйләндерәсең дә, көй чыга...

РИШАТ. Тапкан көй...

РӘДИФ. Синең берәр инструментта уйныйсың киләме?

РИШАТ. Нәрсә?

РӘДИФ. Баяндамы анда, гитарадамы?

РИШАТ. Пычагымамы соң ул миңа?

РӘДИФ. Яшә-яшә дә, бер инструментта да уйный белмәгән көе үлеп кит, имеш...

РИШАТ. Синең бүтән кайгың юк мәллә?

РӘДИФ. Әнә Рамил кебек диваналар да бераз булса да шыңгырдаталар, ә без алай да булдыралмыйбыз.

РИШАТ. Шул Рамил кебекләр генә шыңгырдата инде аны хәзер...

РӘДИФ. Ник микән?

РИШАТ. Карале, син минем мазгамны секмәкче булдың мәллә бүген?

РӘДИФ. Нигә кызасың син? Укырга алганнар! Тиздән Казанга китәсең! Барысы да әйбәт шикелле! Земфира төшеңә кергәне юкмы?

РИШАТ. Нишләп минем төшкә керергә тиеш соң әле ул? (Салып эчә.)

РӘДИФ. Белмим, болай гына...

РИШАТ. Нәрсә болай гына?

РӘДИФ. Болай гына дим, кара!

РИШАТ. Хатыным мәллә минем төшкә керергә? Әнә, атасына керсен! Минем монда ни катнашым бар?

РӘДИФ. Юк инде, болай гына...

РИШАТ. Бу исәнме соң? (Рамилне карый.)

РӘДИФ. Исән!

РИШАТ. Кара, аңа ничә яшь микән?

РӘДИФ. Мин үземне белгәндә шундый иде, һаман шул. Утыздан узгандыр инде...

РИШАТ. Хәтерлисеңме, кечкенә чакта ыштанын салдыртып уйный идек!

РӘДИФ. Ага! Чыпчыгына җон чыккан дип, куркып, дәррәү чаба идек аннары!

РИШАТ. Әй малай, шул да кызык булып тоелган бит! Рамил! Рамил дим! Чыпчыгыңны күрсәт әле!

РӘДИФ (көлеп). Дурак!

РИШАТ. Булмас шул, хәзер бу да солидныйланды, ак күлмәк, галстук кына тагып йөри!

РӘДИФ. Чиста-пөхтә йөри ул, молодец! Йокласын инде, тимә!

РИШАТ. Рамил! Рамил дим!

РӘДИФ. Исергән ул, йокласын!

РИШАТ (кычкырып). Рамил!

РАМИЛ. Ааа! Ыыы!

Сискәнеп уянып китә. Тормакчы булып өстәлгә бәрелә, аннан шешәләр тәгәри башлый. Егетләр аларны торгызалар.

РИШАТ. Бетерде... Әрәм итте...

РӘДИФ. Әйттем бит, тимә дип...

РИШАТ. Сыер тәре...

ИЛМИР (күрше бүлмәдән чыгып). Нәрсә җимерәсез?!

РИШАТ. Менә өстәлне иште!

ИЛМИР. Ярар! Аңа ярый! Ул Алла бәндәсе!

ИЛМИР ике тәмәке кабыза. Берсен ишектән күрше бүлмәгә суза. Аннан хатын-кыз кулы тәмәкене ала. Улбүлмәдән телефоннан яңгыраган җыр һәм АЙСЫЛУның кушылып җырлавы, тимер пружин караватта сикерүе ишетелә башлый.

ИЛМИР. Дөнья рәхәт, бля!

РИШАТ. Эчәбезме без бүген, юкмы?

ИЛМИР. Эчәбез! (Рамилгә.) Нихәл?!

РАМИЛ. Яааашшыыыы!!! [Яхшы!] (Аны кочаклый.)

ИЛМИР. Алла, көч моңарда!

РАМИЛ. Көөлееее мииии! [Көчле мин!]

ИЛМИР. Көчле! Көчле! Маладис! (Станканга сыра салып.) Мә, тегендә кертеп чык әле!

РАМИЛ (көлә). Юуууу! [Юк!]

ИЛМИР. Бар инде!

РӘДИФ. Әллә ояла инде?!

РАМИЛ (көлә). Ояаааа мииии! [Оялам мин!]

ИЛМИР. Нишләп ояласың инде, үз хатының бит?!

РАМИЛ. Миеее хаааыыын! [Минем хатын!]

ИЛМИР. Бар инде!

РАМИЛ. Юуууу! [Юк!]

ИЛМИР. Дурак диген син аны!

РИШАТ. Кая, кызык итик әле! (Стаканны алып, күрше бүлмәгә юнәлә.)

ИЛМИР. Маңгаеңа биреп чыгара хәзер!

РӘДИФ. Барсын инде, бик күрәсе килә бит!

РИШАТ күрше бүлмәгә кереп баса.

АЙСЫЛУ (тавышы). Нәрсә кирәк? Нәрсә карап торасың?

РИШАТ аңа стакан суза. АЙСЫЛУ аның кулына, күрәсең, суга – сыра РИШАТның өстенә, битенә чәчри. Егетләр шаркылдап көләләр. РИШАТ чыга. РАМИЛ аның каршына килеп, төртә-төртә көлә.

РИШАТ (аны бер кулы белән дорфа гына этеп җибәреп). Бар әле моннан!

ИЛМИР. Керергә ярамаганын Рамил дә аңлады! Синең аның кадәр дә зиһенең юк!

РАМИЛ (бик үпкәле). Дуаааа! [Дурак!]

РӘДИФ. Шуны да аңламаган көе, ничек университетка алдылар соң сине? Әллә синең урынга Рамилне генә җибәрәбезме? Рамил, укырга барасыңмы?

РАМИЛ. Баааамыы! [Барам!]

РӘДИФ. Син монда, баян күтәреп йөрерсең!

РИШАТ тутырып салып эчә.

ИЛМИР. Карале, синең соңгы арада аек көнең юк бугай?

РӘДИФ. Әйе! Исергәнсең бит инде, эчмә бүтән!

РИШАТ. Хәзер! Сучка, ә!

ИЛМИР. Мондый исерекне Айсылу ничек яратсын инде, хатын-кыз бит ул!? Син аның янына аек килеш барып кара!

РӘДИФ. Чәчәк бәйләме белән!

ИЛМИР. Әйе! Мин көн дә иртәләрен болынга барып җыеп кайтам!

РИШАТ (сәер елмаеп). Хәзер чәчәгемне бүләк итәм мин аңа!

РӘДИФ. Йөрмә инде, ни буласы билгеле бит!

Күрше бүлмәгә атлый.

ИЛМИР. Кара, кире! Бөтен теләген үтәп, бозып бетергәннәр моны! Рамил, хатының янына китте!

РАМИЛ. Әәәәәй! (Ришатның юлына баса.)

РИШАТ аның эченә суга. Ул, тыны кысылып, бөгелеп төшә. Ришат күрше бүлмәгә керә.

АЙСЫЛУ (тавышы). Син аңламадың ахыры, пиздюк!

РИШАТ аңа кизәнеп суга. Айсылуның тимер пружин караватка барып төшкәне ишетелә.

РӘДИФ. Ни фига!

ИЛМИР. Моннан да булыр икән!

РАМИЛ. Үтееееәәәәәмеееее! [Үтерәм!]

ИЛМИР. Утыр тик кенә, үзләре белерләр!

РИШАТ, каешын сүтеп, Айсылу өстенә китә, безнең күз күременнән югала.

ИЛМИР. Әйдә, уйна әле берәр нәрсә!

РАМИЛ. Юууууу! [Юк!]

ИЛМИР. Югыңны бирәм мин сиңа! Әйдә, “Эх, сез, матур кызлар”ны!

Күрше бүлмәдән пружин карават чайкалган тавыш ишетелә.

ИЛМИР. Мә, баяныңны! Уйна! (Аңа баянын тоттыра.)

РАМИЛ “Эх, сез, матур кызлар” көен хәтерләткән көй уйнап, үз телендә җырлый.

ИЛМИР (аңа кушылып). Мин генә көлмим... Болай йөреп тә туйдырды. Армиягә барып кайтсам, өйләнер идем!

РӘДИФ. Ник, хәзер өйлән!

ИЛМИР. Әһе! Аннары сезгә өйрәнчеккә калдырып китимме? Акылың кот икән! (Рамилгә кушылып.) Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз!

Азан ишетелә.

ИЛМИР (Рамилне туктатып). Тукта!

РӘДИФ. Нәрсә булды?

ИЛМИР. Анаңның тишеге булды! Ишетмисең мәллә, азан әйтә!

РӘДИФ. Ә...

ИЛМИР. Азан әйткәндә агым су да туктап торыр, дия торган иде минем әби.

РӘДИФ. Әйбәт өшкерә иде Әклимә әби...

ИЛМИР. Ыһы...

РӘДИФ. Матур әйтә...

ИЛМИР. Ыһы...

РӘДИФ. Җырчы да була алыр иде бу Нияз...

ИЛМИР. Син үрдәк күте ашап килмәгәнсеңдер бит! Ике минут тик тора алмыйсың?

РИШАТ (чыгып). Нәрсә тындыгыз?

ИЛМИР. Тынмадык! Әйдә, таң ата хәзер. Иртәгә кишер бәйрәме түгел!

АЙСЫЛУ чыга. Аның күз төбе кара янган, чәчләре тузган. Ул әллә ничек кечерәеп калган.

ИЛМИР. Киттекме? (Айсылуга.) Син кайтасыңмы?

АЙСЫЛУ “юк” дигәндәй баш чайкый.

ИЛМИР. Ярар. Әйдә, киттекме?

РӘДИФ. Кроссофкалар пычрана инде!

ИЛМИР. Яланаяк кайт, пычранса!

РИШАТ. Йә җир кипкәнне көт!

ИЛМИР. Эһе!

Көлешеп чыгып китәләр.

РАМИЛ баянын кочаклап елап утыра. АЙСЫЛУ өстәлдән нидер алып каба. Мичкә сөялеп утыра. Телефонын чыгарып, үзенең йөзен фотога төшерә. Кыска номер җыеп карый. Нидер барып чыкмый. Берничә кат рәттән номер җыя. Гудоклар ишетелә бугай.

АЙСЫЛУ. Алло! Алло... Мили... Полиция?

Ут сүнә.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]