Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
HEERLE_YUL-1.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
376.83 Кб
Скачать

IV күренеш

I күренештәге сәхнә бизәлеше. Кичнең төнгә авышкан чагы. ХӘМИТ абый гаражда зур гына фанер кисәгенә буяулар белән нидер ясый. ФӘНИЛ кәефсез. Теләмичә генә күнегүләре белән шөгыльләнә. Ул әтисенә карап-карап ала. Дорфа гына, кискен генә хәрәкәтләнә. НИЯЗ керә, алар ФӘНИЛ белән тыныч кына күрешәләр. Хәмит абый артыннан күзәтәләр.

ХӘМИТ. Акка, акка буярга, дигән була председатель! Әйтәм бит, болай матуррак була! Ә? (Борыла.)

НИЯЗ. Әссәламәгаләйкем, Хәмит абый!

ХӘМИТ. Ә... әйе... исәнме, хәзрәт! Менә... Авыл чигенә... юлга куя торган язу уңып беткән... Матур түгел бит инде... Әллә кем узмас!

НИЯЗ. Дөрес, дөрес!

ХӘМИТ. Шуны инде... Председатель салдырган да инде... Миңа китереп атты инде... Эшең юк барыбер ди... Тиз кирәк дигән була, йә тикшерү-фәлән киләдер... Буяп бирәм, нәрсә инде!

НИЯЗ. Зур эш эшлисең, Хәмит абый!

ХӘМИТ. Әй, көлмә инде, хәзрәт! Зур эш!

НИЯЗ. Алай димә! Меңләгән кеше узачак, “Хәерле юл!” дигән яхшы теләкне укуы барыбер кешенең күңеленә азмы-күпме рәхәтлек китерәчәк! Җылы сүз кешеләрне һичьюгы яхшы уй-фикергә юнәлтәчәк! Бигрәк матур төсләр сайлагансың, шрифты да матур...

ХӘМИТ. Булганнардан эзләп таптым инде. Мәктәптә эшләгән чак булса, мин аны әллә ниләр кыландырыр идем дә... Хәзер андый инструментлар юк шул... Буяулар да катып беткән инде... Эретеп-нитеп шунда...

ФӘНИЛ. Химический завод ясарга җыенамы әллә дип торам... Буяуларны әллә ниләр эшләтеп бетерде... Председатель әйтте диеп инде...

ХӘМИТ. Рәтле буявың булмагач, нишлисең...

НИЯЗ (үзе һаман карана). Кулың алтын, Хәмит абый! Мәчеттәге мөнбәрне кергән бер яңа кеше, кем ясады дип, сорый! Син хөрмә тешеннән ясап биргән дисбеләрне дә, әле дә кулланабыз!

ХӘМИТ. Аны бит инде хезмәт дәресендә эшкә өйрәнсеннәр дип, балалардан ясаткан идем инде... Әле үзегез дә ясый идегез бугай...

НИЯЗ. Мин гел уклау ясый торган идем!

ФӘНИЛ. Мин шахмат ясарга маташкан идем... Пешкаларны ясап та бетердем үзе, авырракларына күчкәнче, уку бетте...

ХӘМИТ. Верандада тартмада яталар бугай алар...

ФӘНИЛ. Ул убыр оясын бер себереп түгәсе бар, нәрсә генә юк анда...

НИЯЗ. Мәчеткә дә кереп чык, Хәмит абый! Киңәшең кирәк иде!

ХӘМИТ. Ә... Эһе... Бер сугылырмын!

НИЯЗ. Идәннәр уйный башлады, качаклар да йомшара төшкән сыман!

ХӘМИТ. Ярар... керермен... Кара инде, бөтен өстемне буяп бетергәнмен... Юырга кирәк инде боларны...

НИЯЗ. Ир-атка юу, пешерү кыенрак шул инде...

ФӘНИЛ. Җүнле нәрсә туры килмәде бит...

ХӘМИТ. Алай димә, улым!

ФӘНИЛ. Йорттан чыгып киткән хатынга тагын нәрсә дисең инде...

ХӘМИТ. Кайта әле ул, улым... Хатының бер китеп тә алмагач, нинди тормыш инде ул! Кайта ул, борчылма... Киткәч кайтулары рәхәт тә бит инде аның! Өстемне алмаштырыйм инде... (Чыгып китә.)

НИЯЗ. Миннән качты.

ФӘНИЛ. Мәчет турында сүз чыкса, шулай итә шул.

НИЯЗ. Юк. Син күрмәдеңмени әле?

ФӘНИЛ. Нәрсәне?

НИЯЗ. Самат абзый мәчет янына будка куйдырган. Хәмит абыйлар шуның янына өстәлләр, эскәмияләр ясаганнар. Минем районга киткәнне көтеп алганнар да...

ФӘНИЛ. Мәчет янына ук мени?

НИЯЗ. Терәлеп тора инде. Андагы араны үзең беләсең...

ФӘНИЛ. Вәт карун! Әле Земфираның кырыгы үтте генә... Авыл советына барырга кирәк, алдырсыннар!

НИЯЗ. Бардым.

ФӘНИЛ. Нәрсә ди?

НИЯЗ. Урнында юк иде. Өенә бардым, хатыны, өйдә юк, дигән була. Машинасы ишек алдында, аяк киемнәре баскыч төбендә...

ФӘНИЛ. Исерек инде алайса, йоклый торгандыр.

НИЯЗ. Белмим.

ФӘНИЛ. Саматка каршы йөрергә дә инде... Районда бөтен начальствоны ашатып тора... Аңа закон да юк. Ул Земфираны да өстеннән бикләп киткән булган, ишектә йозак иде, үзебез сүндердек бит. Протоколда бернинди йозак юк ди. Айрат бит шунда эшли, үзе малайларга сөйләгән...

НИЯЗ. Ходай кушып, берәр җае табылыр әле...

ФӘНИЛ. Мәчет янына китереп куймаса, аңа урын беткәнмени?

НИЯЗ. Теге кибете бит авыл чатындарак иде, кеше килеп җитә алмый. Монда кыл уртада. Җитмәсә, олы юл үтә – узган-барган машиналар да туктар дип өметләнәдер.

Авыл ягыннан АЙСЫЛУ керә.

АЙСЫЛУ. Исәннәрдәмесез!

ФӘНИЛ. Сәлам, Айсылу!

НИЯЗ. Исәнме... Кая барасың?

АЙСЫЛУ. Әйдә минем белән, күрерсең! (Көлә.) Фәнил бигрәк ябыккансың. Сез ашыйсызмы соң?

ФӘНИЛ. Син бигрәк инде!

АЙСЫЛУ. Ашарга пешереп, идәннәрегезне юып чыгыйммы соң?

ФӘНИЛ (аз гына уйланып). Рәхмәт, Айсылу, юып торабыз...

АЙСЫЛУ. Бик юасыздыр инде. Борчылма син, мин кеше күзенә күренеп йөрмим, шыпырт кына! Хәмит абыйның да өс-башлары карарлыгы калмаган...

ФӘНИЛ. Әти дигәннән, кая югалды соң әле ул? Борчылуың өчен рәхмәт, Айсылу! Нишләп тавыш-тыны юк соң әле моның?.. (Чыгып китә.)

АЙСЫЛУ. Ярар, миңа димәгәең... Хәзрәткәем, нәрсә карап торасың?

НИЯЗ. Айсылу, син кая җыендың?

АЙСЫЛУ. Әйттем бит инде, әйдә дидем!

НИЯЗ. Бер дә кызык түгел...

АЙСЫЛУ. Син көлә белмәгәнгә кызык түгел ул! Карале, син көн дә мине монда саклап тормакчы буласыңмы?

НИЯЗ. Бер акылыңа килерсең дип өметләнәм...

АЙСЫЛУ. Мин үз акылымда...

НИЯЗ. Үз акылыңда булсаң, болай йөрмәс идең. Әле бит ике ай да булмады, шул юлдан йөргән кеше тормышын ни белән тәмамлаганын үз күзләребез белән күрдек, Алла сакласын.

АЙСЫЛУ. Менә ул үз акылында булмагандыр! Аңа ярдәм итәсең калган... Каян гына акылга утырдың син?! Эчкән чакта мең кат кызыграк кеше идең! Уф, ачуны чыгарасың хәзер!

НИЯЗ. Айсылу.

АЙСЫЛУ. Карале, хәзрәткәем, син юкка минем арттан йөрисең, кешеләрнең кабат миңа гашыйк булгансың дип уйлаулары бар...

НИЯЗ. Китәргә кирәк сиңа...

АЙСЫЛУ. Соң, үзең җибәрми тотасың бит...

НИЯЗ. Кит син авылдан! Ераккарак. Бер танышың булмаган җиргә. Безгә ачу саклап, үз гомереңне әрәм итәсең!

АЙСЫЛУ. Миңа монда да бик рәхәт!

НИЯЗ. Юк, син бит үзгәрергә ояласың! Үзгәрүдән хурланасың син! Кылана дип сөйләрләр дисең. Җебеп төшкән, көчсезләнгән бу дип, мыскыл итә башлауларыннан куркасың. Бүтәннәр эчкә яшереп йөргән нәрсәләрне качырмау белән көчле итеп хис итәсең үзеңне. Иблис уенын уйнап, өркетеп торасың син явыз телләрне...

АЙСЫЛУ (елмаюы ясалмарак килеп чыга). Хәзрәткәем, мин үземне бу кадәрле тирән кеше дип уйламый да идем! Буш вакытта бер фикер йөртеп карарга булыр әле!

НИЯЗ. Сине берәү дә белмәгән җиргә кит. Анда күңелеңдәге яхшылыкка курыкмыйча ирек бирә алачаксың...

АЙСЫЛУ. Рәхмәт, хәзрәткәем! Мин китсәм буламы?! (Китә, кире әйләнеп килә.) Саклап йөрмә мине. Синең бер гаебең дә юк... Синең белән булмаса, бүтән берәү белән барыбер шул юлны башлар идем! Әгәр дә моннан сиңа җиңелерәк булса: мин сине күптән яратмыйм! Болай яшәвем дә сиңа үч итү өчен түгел! Уналты яшьтәге җүләр кыз түгел инде мин, борчылма! Син дә хәзер башка кеше, үзеңчә яшә дә, ә миңа тимә!

ФӘНИЛ керә.

АЙСЫЛУ. Фәнил, җаным, хәзрәтне тотып тор әле, бозауларыбыз кайтмады, шуны карарга бара идем, хәзрәт җибәрми!

ФӘНИЛ. Һаман шаяртасың син!

АЙСЫЛУ. Ярый, егетләр, бер кич утырырбыз әле! Көнбагыш кыздырып куегыз!

Көлеп чыгып китә.

ФӘНИЛ. Юк...

НИЯЗ. Ә?

ФӘНИЛ. Әти, дим, юк. Чыгып тайган!

НИЯЗ. Ә!

ФӘНИЛ. Тагын кибет тирәсендә буталадыр инде...

НИЯЗ. Мөгаен...

ФӘНИЛ. Күз ачып йомганчы юк була. Булса да булыр икән. Алып кайтырга кирәк инде... Син мәчеткәме?

НИЯЗ. Әйе...

ФӘНИЛ. Әйдә, мин дә кибет тирәсен булса да әйләнеп кайтыйм инде...

НИЯЗ. Әйдә.

ФӘНИЛ гараж ишеген яба.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]