Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
HEERLE_YUL-1.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
376.83 Кб
Скачать

III күренеш.

САМАТның кибете. “Кибет” – дип язып эленгән. Начар көйләнгән радио уйнап тора. Без кибетнең тышкы ягын күрәбез: уртада ишек, ишеккә, чебен кермәсенгә, челтәр эленгән. Ишекнең ике ягында ике тәрәзә, тәрәзәләрдә матур челтәрле тимер рәшәткәләр. САМАТ кибет эченә кергәндә генә утны яндыра, шунда без сул як тәрәзәдә азык-төлек стеллажлары, уң якта – тормыш кирәк-яраклары өелгән стеллажларны; ике тәрәзәдә дә, чебен күплектән каралып беткән, чебен ябыштыра торган тасмалар эленеп торуын күрәбез. Кибетнең уң ягында ике-өч өстәл. Алар тирәли эскәмияләр. Эскәмиядә РӘДИФ белән РИШАТ утыралар. Аларның сыралары бар. САМАТ абзый ишек төбендәге артсыз урындыкта каршына чүп савыты куеп, кулы белән чистартып, көнбагыш ашап утыра. Кеше килмиме дип, як-ягына карап ала.

РИШАТ. Син элмәсәң, кем элгән соң аны?

РӘДИФ. Мин каян белим? Илмирдыр... Ул бит парнуха ярата...

РИШАТ. Кешенең башы эшләмәсә дә эшләмәс икән. Дебил...

РӘДИФ. Син соң нигә борчыласың? Синең йөзең күренми бит анда...

РИШАТ. Ярый әле күренми... Мин юрфакка укырга кердем, аңлыйсыңмы? Миңа андый нәрсәләр белән бәйләнергә ярамый.

РӘДИФ. Үзең төшердең бит...

РИШАТ. Мин бит аны Интернетка элеп куярга дип төшермәдем...

РӘДИФ. Әнә, килә! Үзе белән сөйләш!

ИЛМИР (кереп). Исәнме, Самат абый!

САМАТ. Бик соң син бүген...

ИЛМИР. Ага! Җәмил абзыйларда отопление ясыйбыз. Бетерик инде дип, йөдәтте. Көнозын, үләм дип торам. Күзләр акаеп чыкты. Салкын пивоң бармы?

САМАТ. Холодильникка ташлаган идем, суынып җиткәндерме... (Кибетенә керә, ут кабыза.)

ИЛМИР (егетләр янына барып). Сәлам бирдек!

РӘДИФ. Сәлам!

РИШАТ. Син элдеңме? (Аның изүенә ябыша.)

ИЛМИР (аның кулын йолкып алып, күкрәгенә этеп ега). Нишлисең, дурак! Бәреп үтерәм бит! Футболканы бөгәрләде, гандон...

САМАТ (утны сүндереп чыга). Мә!

ИЛМИР. Рәхмәт, Самат абзый. Язып тор инде!

САМАТ (мыгырданып). Китереп тә бир, язып та тор. Әллә миндә әндри казнасы бар дип белдегезме?

ИЛМИР. Җәмил абзый отоплепние өчен түләгәч тә кертеп бирәм...

САМАТ. Бирерсең, бирми кая китәрсең. Төнге бәяне беләсең...

ИЛМИР. Беләм, беләм...

САМАТ. Беләсез сез... Эчәсез-эчәсез дә, аннары, арттырып язгансың дисез... (Урынына барып утыра.)

ИЛМИР. Сайра, нәрсә булды? Нәрсә әтәчләнәсең?

РИШАТ. Теге видеоны Интернетка син элдеңме?

ИЛМИР (кызыксынып). Нинди видеоны?

РӘДИФ. Земфира белән моныкын...

РИШАТ. Акырма инде...

ИЛМИР. Ә! Мин напарникка күрсәткән идем, ул телефонына перекачать итте дә, кемгәдер биргән, шул элгән! (Көлә.)

РИШАТ. Бик кызык инде...

ИЛМИР. Кызык! Нишләп кызык булмаска? Курыкма, син анда күренмисең бит!

РӘДИФ. Мин дә шулай дим...

РИШАТ. Аны кайсы авылда төшерелгәнне язмаса, ярамаган булыр идеме икән? Исемнәрне генә өстисе калган...

ИЛМИР. Әле аны берәү Земфираның страничкасына элеп куйган, күрдегезме?

РӘДИФ. Аһа! Бераз торды да, бетереп ташлады ул аны!

ИЛМИР. Бетергән белән, безнең авылныкыларның барысында да бар инде ул!

РИШАТ. Былииин!

ИЛМИР. Нәрсә астыңа тычтың? Иртәгә Казаныңа китеп барасың! Укытучы апаңа өйләнергә җыенмагансыңдыр бит?

РИШАТ. Юк инде...

РӘДИФ (көлеп). Судка бирмәсә ярый инде!

ИЛМИР. Авторский праволар буенчамы?! (Икәү шаркылдап көләләр.)

РИШАТ. Дебиллар...

ИЛМИР. Сезнең нәрсә булып бетте соң инде?

РИШАТ. Нәрсә булсын... Беркөн төнлә капка төбендә саклап тора иде. Йөрмә минем арттан дип, сүгеп җибәрдем... Аннан, кичә юри күршеләрендәге Әдиләне машина белән илтеп куйдым, озаклап машинада утырдык. Күрәм бит инде: әй теге тәрәзәдән тәрәзәгә чабып йөри! Мин, үбешкәндә, юри салонда утны кабызып куям!

ИЛМИР. Шәп үбешәме?

РИШАТ. Ярыйсы гына! Тешләре белән бәрелә только! Бөтен муенымны селәгәйләп бетерде!

ИЛМИР. Күте шәп аның!

РИШАТ. Ага! Казанга укырга кергән икән! Бер шалтыратып аласы булыр әле!

ИЛМИР (кесәсеннән кәртләр чыгара). Уйныйбызмы?

РӘДИФ. Әйдә!

ИЛМИР. Бер пиводан! Әйдә, тарат!

Арткы планда бакча коймасы аша ХӘМИТ үрмәләп чыга. Аннан койма ярыгыннан капчык тартып чыгара.

РИШАТ (капчык күтәреп килүче Хәмиткә). Исәнме, Хәмит абзый!

ХӘМИТ. Сәлам, егетләр... сәлам!

ЕГЕТЛӘР. Хәмит абзый, сәлам!

ХӘМИТ (Самат янына туктап). Җаным чыга дип торам, көчкә килеп җиттем. Исәнме!

САМАТ. Исәнме! Шул кадәр эчеп, әле дә йөрисең инде... Малаең карап торганга гына...

ХӘМИТ. Әйе! Ярый әле Фәнил бар... Кара, нинди матур рәшәткәләр куйдыргансың? Кемнән эшләттең?

САМАТ. Әнә, Зиннур малае Илмирдан...

ХӘМИТ. Ә! Дәрестә дә бик оста иде ул! Кулы бара...

САМАТ. Синең кебек инде. Син гомерең буе кешеләргә нәрсә генә ясамадың, үз йортың катырак җил иссә, аварга тора...

ХӘМИТ. Шулай инде... Карап ал, канистрын аннан кайтарырсың.

САМАТ. Кит әле, синнән әйбер алырга... Артыңнан малаең эзләп йөри аннары... Ничәле?..

ХӘМИТ. Туксан икеле...

САМАТ. Теге юлы да, май кушканны алып килгәнсең...

ХӘМИТ. Бензопилога дидем бит...

САМАТ капчыкны алып кереп китә. Егетләрнең сөйләшеп утырулары ишетелеп китә:

РӘДИФ. Кая яшәячәксең инде?

РИШАТ. Безнең фатир бар бит анда. Ремонтсыз инде, но яшәп торырга була...

САМАТ (бер шешә аракы алып чыга). Малаең синең аркада авылда тончыгып ята. Бер оятың юк икән...

ХӘМИТ. Кит дим дә бит, китми... (Шешәсен яшереп куя.)

САМАТ. Ул китсә, син бит ике көндә кәкрәясең... Физкультурныйда укыганда сине кодировать итәргә алып китергә дип кайтканын әле дә хәтерлим. Бичаракаем, кыш көнне җәйге кроссовкадан юлда зәңгәрләнеп каткан иде. Үзе куана, әйбәт врач тапкан, имеш...

ХӘМИТ. Ун ай эчмәдем бугай әле мин шуннан соң... Яңа ел җиткәч кенә...

САМАТ. Әйт малаеңа, китсен моннан. Шундый егет әрәм булып ята... Сиңа ияреп эчә башлаганчы, ычкынсын моннан... Хатыны башлы булган аның. Монда син исерекне саклап ятсын мәллә? Канишны китә...

ХӘМИТ. Кайта әле ул...

САМАТ. Кайтыр, дурак булса...

ХӘМИТ. Үзем алып кайтам мин аны...

САМАТ. Тыңлар сине... Малаең әйбәт, шуңа алданса гына...

ХӘМИТ. Фәнил акыллы бала булды шул, Аллага шөкер! Татарстан чемпионы! Син кызыңны вакытында кияүгә бирмичә ялгыштың... Хатын-кызны вакытында урнаштырмасаң...

САМАТ. Өлгерер әле! Хәерче үрчетеп ятарга... Яхшы тормыштан монда төн саклап утырам дисеңме әллә?

ХӘМИТ. Үзем укыттым бит мин аларны, һәрберсе якын. Бүген бик кәефсезләндем инде, белсәң...

САМАТ. Нәрсәгә?

ХӘМИТ. Үз балам кебек яратканга гына...

САМАТ. Нәрсә сөйлисең син?

ХӘМИТ. Бүген, теге Айсылу белән парлашып, безнең яннан үтеп киткәннәрен күрдем дә...

САМАТ. Кая киттеләр?

ХӘМИТ. Безнең яннан... юлга гына чыгып китәргә була инде...

САМАТ. Кайчан?

ХӘМИТ. Караңгы төшкәч тә... Анда Үри буенда нефтиразведка туктаган. Нефть тапканнар бугай. Ул Айсылу төнлә шулар янына йөри дип ишеткән идем... Ахырзамандыр инде бу, күрәмсең...

САМАТ (егетләр янына барып). Айсылуны күрдегезме бүген?

ИЛМИР. Әллә аппетитың бармы?

САМАТ. Күрдегезме дим?

РИШАТ. Юк...

РӘДИФ. Мин күрмәдем...

ИЛМИР. Мин каян күрим, әле килдем генә! (Самат алар яныннан киткәч.) Нәрсә булган моңа?

ХӘМИТ. Синең кыз иде инде... Мин бит аларны үзем укыттым, таныйм...

САМАТ. Ярар, бар, юлыңда бул...

ХӘМИТ. Алла сакласын инде... Вакытында авызлыкларга кирәк шул...

ХӘМИТ китә. Каядыр якында начар итеп баян уйнаган тавыш ишетелә. Ул якыная бара. САМАТ кесә телефоныннан шалтырата. Аңа җавап кайтармыйлар. Ул ярсып кибетенә кереп китә. Утны кабыза. Анда арлы-бирле йөри. Шалтырата – файдасыз... Телефонын киштәләрдәге шешәләргә ата. Аннан ишелгән нәрсәләрне җыештыра башлый.

Баян тавышы бик якынлаша. АЙСЫЛУ белән телсез РАМИЛ керәләр. РАМИЛ начар гына итеп баян шыңгырдата, үз телендә “Эх, сез, матур кызлар”ны җырлый, АЙСЫЛУ аңа кушыла.

ИЛМИР. Карале син боларга! Булат белән Мәй сәрә диярсең! Сәлам, Рамил!

РАМИЛ. Сәәәм! [Сәлам!]

ИЛМИР. Айсылу, әллә яңа егет таптыңмы?

АЙСЫЛУ. Аһа...

РӘДИФ. Сәлам, Рамил!

РАМИЛ. Сәәәм! [Сәлам!] (Аны кочаклап ала. Ришатны кысып кочаклый.) Сәәәм! [Сәлам!]

РИШАТ. Нишлисең инде, үтерәсең бит!

РАМИЛ. Куууыма! [“Курыкма”] (Аны аркасына кага.)

АЙСЫЛУ. Сездә кызык икән! Порнозвездалар да монда!

ИЛМИР (көлә). Син дә карадыңмы?!

Бу арада РӘДИФ РАМИЛгә сыра эчертә.

АЙСЫЛУ. Карамасаң да, безнекеләр Интернетта көнозын шуны гына чәйниләр. (Ришатка.) Син ыржаясың, ә Земфираны бүген эштән куганнар!

ИЛМИР. Кит аннан?

АЙСЫЛУ. Мәктәп директоры күргән дә, шалтыратып, бүтән килеп йөрмә дигән!

РИШАТ. Да...

АЙСЫЛУ. Да шул менә! Ә син башыннан сыйпарлар дигән идеңме? Мәктәп бит ул...

ИЛМИР. Ярар, аның атасы бай, эшләмәсә дә, ачка үлмәс!

АЙСЫЛУ. Асылыныр хәлгә җиткән иде инде, әзрәк кеше арасына алып чыкмаган булсам... Кайсыгызның башына килде инде аны эләргә?

РӘДИФ. Егетләр, Рамил өйләнәм ди бит әле!

ИЛМИР. Кит аннан? Чынлапмы?!

РАМИЛ (куанып). Аһа!

ИЛМИР. Туеңмени бүген?

РАМИЛ. Туууым! Өйыыынем! [Туем! Өйләнәм!]

ИЛМИР. Кемгә?! Хатының кем!? Бумы?

РАМИЛ (куанып). Бу!

ИЛМИР. Ямьсез бит бу? Әйдә, мин сиңа матурны табып бирәм!

РАМИЛ. Ююююю... Мааатуууу! [Юк... Матур...]

РӘДИФ. Яратасыңмы?

РАМИЛ. Яааатааам! [Яратам!]

РӘДИФ. Ничек яратасың?!

РАМИЛ. Яааатааам! [Яратам!] (Айсылуны шытырдатып кысып кочаклый.)

АЙСЫЛУ. Ярата! Ярата! (Тирән сулап, аны аркасыннан сөя.) Әй, сез диваналар арасыннан кая гына китеп олагасы...

РИШАТ. Тизрәк укырга китәсе иде шул...

АЙСЫЛУ. Тагын качмакчы буласыңмы?..

РӘДИФ. Рамил, ә Айсылу сине яратмый бит!

РАМИЛ. Яаатааа! [Ярата!]

РӘДИФ. Яратмый!

РАМИЛ. Яаатааа! [Ярата!]

АЙСЫЛУ. Яратам! Яратам! Көлмәгез кешедән! Күп сөйләшми, көчле, ничек яратмыйсың аны! Чын ир-ат!

РАМИЛ. Иии-аааа миии! [Ир-ат мин!]

АЙСЫЛУ. Әйе, шулай!

РАМИЛ. Шуууааа! [Шулай!]

ИЛМИР. Дустым бит ул минем! Әйдә уйнап җиппәр әле берне!

РАМИЛ баян шыңгырдата. САМАТ абзый кибетеннән чыга. Аның эчкәнлеге күзгә ташланып тора. Ул кызарып чыккан. Айсылуны күреп, аны кулыннан нык тотып бер читкә алып китә.

АЙСЫЛУ. Нишлисең инде? Авырта бит...

САМАТ. Кая?

АЙСЫЛУ. Самат абзый, әле акчам юк, булгач та...

САМАТ. Земфира кая?

АЙСЫЛУ. Мин каян белим?

САМАТ. Ул синең белән булган...

АЙСЫЛУ. А! Кулны сындырасың... кайтыр, борчылма...

САМАТ. Кая бардыгыз? Үри буенамы?

АЙСЫЛУ. Шунда булса, сиңа соң инде? Аңа күптән унсигез тул...

САМАТ. Кая ул?

АЙСЫЛУ. Егете белән... Тиздән китереп куяр. Мин иртәрәк кайттым!

САМАТ. Ник?

АЙСЫЛУ. Талаштым да, кайтып киттем...

САМАТ. Ул шундамы?

АЙСЫЛУ. Юк, машина белән киттеләр. Кайтарып куяр, борчылмагыз...

САМАТ. Син... Себерке...

АЙСЫЛУ. Җибәр әле кулымны...

САМАТ. Башта үзең авылдагы олысы-кечесе белән себерелдең, хәзер минем кызымны өйрәтмәкче буласыңмы?

АЙСЫЛУ. Кызыңны бик өйрәтеп торасы юк инде, үзеннән өйрәнергә була...

САМАТ. Минем кызыма тагын бер якын килсәң, мин сиңа управа табырмын, праститутка...

АЙСЫЛУ (телефонында нидер табып). Син мине кайгыртма, әнә, кызыңа управа тап! Таныйсыңмы? (Телефоннан видео күрсәтә.) Без шул болай франсузчалатып белмибез, өйрәнәсе булыр әле! Себерке булсак та, ташландык йортларда укучыларыбыз белән йоклап йөрмибез. Таныдыңмы? Авызыңны чамалап ачарсың, яме... (Башкалар янына китә.)

ИЛМИР. Нәрсә кирәк аңа?

АЙСЫЛУ (тынычлана алмый). Акча...

РӘДИФ. Айсылу, син бүген Рамилләргә кайтасың икән бит, белә идеңме әле?!

АЙСЫЛУ. Кайтырбыз! Шундый егет белән дә кайтмаска!

РИШАТ. Шундый егеткә кайтсаң гына да инде!

АЙСЫЛУ (аның йөзенә чаба). Мин сиңа нәрсә дигән идем?! Оныттыңмы, ә?!

ИЛМИР. О! Рамил, хатыныңны кыйныйлар!

РАМИЛ (күзләрен кан баса). Үүүэээәәәәм! [Үтерәм!]

РАМИЛ Ришатка ябыша. Егетләр шаркылдап көләләр. АЙСЫЛУ Рамилне аралый. Бу вакыт якынлашып килүче машина утлары күренә. САМАТ шул якка сабырсыз карап тора. Машина бик тиз килеп туктаган тавыш, ишек ябыла, машина пробуксовка белән борылып, килгән якка китә. ЗЕМФИРА керә.

АЙСЫЛУ (Земфираны күреп). Җитәр! Шаярталар алар! Җитәр! Әйдәгез, садикка барып утырабыз. Монда салкыная башлады!

ИЛМИР (Земфираны күреп). Әйдәгез! Әйдә, җырлыйк!

Барысы да китүне дөресрәк дип санап, китә башлыйлар. Земфира яныннан узганда, исәнләшәләр. РИШАТ ахыргарак кала.

ЗЕМФИРА. Ришат...

РИШАТ (туктый). Әйе, Земфира... Саматовна...

ЕГЕТЛӘР (көлү катыш җырлап китәләр).

Шушы көннән башлап безнең өчен,

Кызганмады үзенең бөтен көчен!

Безне сөйде, безгә белем бирде!

Рәхмәт аңа изге эше өчен!..

ЗЕМФИРА. Укырга кеердеңме?

РИШАТ. Әйе...

ЗЕМФИРА. Молодец!

РИШАТ. Рәхмәт... (Китә.)

ЗЕМФИРА. Әти...

САМАТ (Земфираның битенә чабып, ега). Кая йөрдең? Кая йөрдең дим, мин сиңа?! Себерке...

ЗЕМФИРА. Катырак! Катырак сук, әти! Үтер!

САМАТ. Әле сиңа катырак кирәктеме? (Аны чәченнән сөйри.) Син теләсә кем белән сөйрәлеп йөрсен өчен мин монда төн саклап утыраммы? Ә?!

ЗЕМФИРА. Үтер!

САМАТ. Падла!.. Праститутка!.. (Аның авызын учлап кыса.) Шуның өчен мин сине ничә ел буена укыттыммы, ә? Шуңа кирәк булдымы сиңа франсуз теле! Шуңа гына ярадымы белемең?

ЗЕМФИРА. Син... Син мине харап иттең...

САМАТ. Әле син, сучкы, миңа шулай дисеңме?

ЗЕМФИРА. Син бөтен авыл мужикларын эчертеп, хатыннарын канлы күз яше елатканга...

САМАТ. Нәрсә дидең?

ЗЕМФИРА. Синең гөнаһларың өчен мин җавап бирәм... Мин беркемгә кирәкмим... Үтер мине...

САМАТ. Әле үләсең киләме! Синең үләсең киләме! Тамагың туюы җитте, бер бәтәгеңә хуҗа була белмисеңме, сучкы! Кеше күзенә карамаслык итте йөземне! (Аны җирдән сөйрәп йөртә. Эченә тибә.) Бет! Бет, кабәһать! Үз кулларым белән үтермәсәмме?

ЗЕМФИРА (авыртуга түзә алмый, кисәк ялвара). Әтием! Әтием, җаным!

САМАТ. Авызыңны ачма, себерке! (Авызын томалый.)

ЗЕМФИРА (кулларын үбеп). Әтием, бәгырем, авырта...

САМАТ. Хәзер әтиең искә төштеме? (Суга.)

ЗЕМФИРА (бар көченә кычкыра). Ааааааа!

САМАТ. Акырма, үләт, бөтен авылны җыясың!

ЗЕМФИРА. Аааа!

САМАТ. Хәзер улатам мин сине... Хәзер улатам мин сине... шалава... Кара яндырам мин сине...

Аны сөйрәп кибеткә алып кереп китә. Ишекне яба. Тәрәзәдән САМАТ ЗЕМФИРАны кибет буйлап куып кыйнаганын күрәбез, тавышлары ишетелми, ләкин икесе дә кычкыруы аңлашыла.

САМАТ кибеттән арып чыга. Ишекне бикли.

САМАТ (бикләп). Буклы чыбыркы белән... Буклы чыбыркы белән ярасы нәрсә... Ай, харап итте... Ай, адәм мәсхәрәсе итте... Шунда дөмексәң генә ярар иде, тугач та бетәшәсе нәрсә! Чыбыркы белән, астыңа сидергәнче... Алла каргаган нәрсә...

Сөйләнә-сөйләнә чыгып китә. Тәрәзәләрнең берсендә ЗЕМФИРАның идәннән аякка басуы күренә... Ул карарлык кыяфәттә түгел. Авызын бар киңлеккә ачып, кычкырганын күрәбез. Ул кибеттәге бөтен нәрсәне ишә башлый. Бөтен нәрсә оча. Берзаман ул Хәмит китергән капчыктагы канистрны күтәрә. Аны ачып, ике секунд туктап тора да, баш-аяктан үзен бензин белән коендыра. Кибеткә сибә. Шырпы эзли. Зажигалкалар таба. Ут төртә.

Пәрдә.

II ПӘРДӘ

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]