Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
HEERLE_YUL-1.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
376.83 Кб
Скачать

II күренеш.

Июль ахыры. Кайчандыр балалар бакчасы булган ике бүлмәле агач йорт. Без аның җимерелә башлаган мичле, анда-санда гына калган пыялалы тәрәзәле, яртылаш идәне булмаган бер бүлмәсен күрәбез. Мичтә учак яна. Уң якта күрше бүлмәгә ишек. Урамда яшенле яңгыр. ИЛМИР, РӘДИФ, РИШАТ бер тартма өстендә кәрт сугып, 2.5 литрлы баллоннан пластик стаканчикларга салып сыра эчеп утыралар. РИШАТ вакыт-вакыт телефонында нидер яза. Күрәсең, Интернетта языша.

ИЛМИР. Ярый әле тугызынчы класстан киткәнмен, бу ЕГЭлар белән эшереләсе булмады.

РИШАТ. Син унбергә барсаң, аттестат та алалмый идең!

ИЛМИР. Пычагымамы соң ул миңа. Орып бирәм аттестатыгызны. Мин әнә, сварщикка укыдым да, эшлим рәхәтләнеп. Мин эшли башлаганда сез әле бала-чагалар белән парта арасында буталып йөри идегез...

РИШАТ. Эһе, ул сварка белән берничә елдан күзсез калырсың әле...

ИЛМИР. Күзсез калганчы үземә кирәген эшлим әле мин. Менә хәзер райцентрда җир алам. Армиягә барып кайтам да, аннан йорт сала башлыйм. Син институтыңны бетергәнче...

РИШАТ. Университет...

ИЛМИР. Сек сәнә, университет булсын... Син шуны бетергәнче мин полностью обеспеченный булам, Алла теләсә, секмим дә!

РИШАТ. Военный билетны бармыйча да алып була инде аны!

ИЛМИР. Бармыйча гына син алырсың инде. Лучшы мин ул акчаны банкка салып куям да, мин кайтканчы арта тора. Бер ел армиямы инде ул. Барып җиткәнче кайтасы була. Тугыз ел мәктәпкә түзгәнне инде, кутагым...

РӘДИФ. Ә мин укыр идем...

РИШАТ. Нигә укымадың соң?

РӘДИФ. Баш эшләми бит минем.

ИЛМИР. Карале, башың эшләмәгәч, нигә унбер класс укыдың соң син? Ниемә дип ыштан туздырып йөрдең анда?

РӘДИФ. Болай. Мәктәптә якты бит инде, чиста, рәхәт. Тагын нишлим инде?

ИЛМИР. Ну, фермага барып керәсең билгеле иде бит инде...

РИШАТ. Баш эшләми ди бит. Эшләсә, унбер ел йөрмәс иде! (Көлә.)

РӘДИФ. Әти, өлгерерсең әле, мөмкинлегең булганда чистада, кеше арасында йөреп кал диде...

ИЛМИР. Ә син баш эшләми дисең! Армиягә алмыйлар сине, рәхәт, ә! Сал, әйдә, нәрсә утырасың!

РӘДИФ. Салам...

ИЛМИР. Әйдә! Укырга керерсең, борчылма! Сезнең акча белән башкача булмас!.. Карале, сектең шул телефоның белән. Кеше сөйләгәндә генә булса да шуңа текәлеп торма инде...

РӘДИФ. Интернеттадыр ул.

ИЛМИР. Әллә бетмәләр белән язышасыңмы?

РИШАТ. Эһе!

ИЛМИР. Кая, шәрәләре бармы? Күрсәт әле! Үләм шул парнуха карап. Кечкенә чакта әти караганда качып күзәтеп ята идем. Шуннан бирле үләм просто.

РИШАТ. Шәрә кызлар кирәкме сиңа? Хәзер!

ИЛМИР. Син кем белән язышасың соң? Айсылу беләнме әллә?

РИШАТ. Аның белән язышып тормыйлар инде!

ИЛМИР. Әй, сөйләнгән буласың тагын. Айсылуга бик языр идең әле дә, синең ишеләрне яратмый ул!

РӘДИФ. Ришатның аннан башка да бар аның!

ИЛМИР. Кит әле, сиңа кем бирсен!?

РӘДИФ. О! Син күрсәң аларны!

ИЛМИР. Кем ул!?

РИШАТ. Бетте инде аның белән... Аралашмыйбыз...

РӘДИФ. Шулаймыни? Кайчаннан бирле?

РИШАТ. Выпускнойда бастырып сүктем дә, икенче көнне шәһәргә тайдым!

ИЛМИР. Кем соң ул?

РИШАТ. Нәрсәгә инде сиңа?!

ИЛМИР. Котыртма инде! Фотосы бармы?

РИШАТ. Бар!

ИЛМИР. Күрсәт инде, кара!

РИШАТ (телефоннан күрсәтеп). Таныйсыңмы?

ИЛМИР. Бәтәк! Бу бит теге ни кызы...

РӘДИФ. Ни кызы?

ИЛМИР. Кибетче Самат кызы түгелме соң? Земфира!

РИШАТ. Земфира!

ИЛМИР. Кит әле, яппаймать, белми дисеңме әллә, укытучыгыз бит ул сезнең!

РИШАТ. Әйе! Шуңарда өйрәндек инде!

ИЛМИР (Рәдифкә карап). Шыттыра!

РИШАТ. Ничек шыттырганны Рәдиф белә инде!

РӘДИФ. Прямо класста! Тәнәфестә килеп керсәм... Ишекне дә бикләмәгәннәр ичмасам...

РИШАТ. Бер кызып киткәч, кая бикләп торырга анда!

ИЛМИР. Кит әле нахуй, укытучы апаң белән йокладым димәкче буласыңмы әллә?

РӘДИФ. Нинди йокы, күзләре шар ачык!

ИЛМИР. Бәреп үтер, ышанмыйм!

РӘДИФ. Үз күзләрем белән күрдем дим!

ИЛМИР. Алай булмый инде!

РӘДИФ. Булмас! Артыннан әнчек кебек тагылып йөри! Шалтыратса, хәзер килеп җитә!

ИЛМИР. Шалтырат!

РИШАТ. Хәзер аралашмыйбыз дим бит.

ИЛМИР. Ышанмыйм. Миннән көлгән буласыз шунда...

РӘДИФ. Валлаһи! Шалтырат инде!

РИШАТ. Талаштык дим бит. Хәзер килми инде ул...

РӘДИФ. Шалтыратып кара инде...

ИЛМИР. Алдадык дисез инде...

РИШАТ. Әй! (Телефонын ала.) Тавышланмагыз! (Шалтырата.) Сәлам!.. Кайттым... Менә, шалтыратам бит... Әйе, юридическийга! Рәхмәт! Син мине сагынмагансың ахыры, ярар... Йоклый идеңмени?.. Ярый, алайса, йокла инде...

ИЛМИР. Ул бит сезгә нимыс теле...

РӘДИФ. Франсуз!

ИЛМИР. Франсуз теле... вот сиңа... Франсузларны шундыерак диләр иде...

РИШАТ. Тсс... (Телефонга.) Әйе шул, уяттым инде... Болай, сагындым... Ярар, иртәгә күрешербез әле... Бүген йоклыйсың бит инде... Киләсеңме соң?.. Әйе, шунда... Юк, үзем генә түгел. Алар китәләр хәзер! Рәдиф, Илмир... Көтәм... (Трубканы куеп.) Егетләр, сез чыгып торырсыз инде!

ИЛМИР. Син шаяртмыйсыңмы әллә?

РӘДИФ. Ышанмый, ә!

РИШАТ. Ярар, мин сиңа телефонга төшереп күрсәтермен!

ИЛМИР. Ну сез егетләр! Белгән булсам, унберне укырга кала идем! Учительница первая моя диярсең... Мин дә Альбина апаны яратып йөргән идем... Франсузча диярсең... Ничек укыта иде соң ул сезне?

РИШАТ. Укытуы әллә ни түгел инде, ә болай караганда!..

ИЛМИР. Шуннан соң, хурланмыйча, дәресен тыңлап утыра идегезме?

РӘДИФ. Әле икеле куеп аптырата иде, җәфа!

ИЛМИР. Кызык икән сез!

РИШАТ. Син әле безне белмисең!

Урамда яшен яшьнәп куя. НИЯЗ керә.

НИЯЗ. Нишлисез монда?

РИШАТ. Уф! Әссәламәгаләйкем, хәзрәт! Куркыттыгыз бит!

РӘДИФ (сыраны яшереп куйгач). Исәнмесез!

ИЛМИР. Сәлам, Нияз!

НИЯЗ. Вәгаләйкемәссәлам!

РИШАТ. Укырга керергә документларны тапшырып кайттым, классташлар белән күрештек әле, хәзрәт!

НИЯЗ. Исән-сау укырга керергә язсын!

РИШАТ. Коеп яңгыр ява башлады! Монда кереп сыендык!

ИЛМИР. Син нишләп йөрисең?

НИЯЗ. Азан әйтергә бара идем. Малхәят апа гел зарлана, балалар бакчасына көн дә убыр төшә, җен оясы анда, ди! Кереп өшкер әле, ди. Узып барганда карасам, чынлап, ут яна...

РӘДИФ. Караңгы бит. Миче исән булгач, яккан идек...

НИЯЗ. Мин әллә бакча вакытларын сагынып килгәнсезме дигән идем...

ИЛМИР. Сагынган ди! Мин бакчадан качып кайта идем...

РИШАТ. Мин йөрдем! Менә бу мичнең акшарын кубарып ашый торган идек!

НИЯЗ. Ул мичнең акшарын бөтен авыл баласы кимереп үсте инде!

РӘДИФ. Бер карасаң, кадерле урын инде бу, әйеме? Шуңа монда рәхәттер, күрәсең? (Ришат аңа сөйләштермәскә кушып, вакыт барганын күрсәтеп ишарәләр ясый.)

ИЛМИР. Нияз, азанны гел төгәл бер вакытта әйтәсеңме?

НИЯЗ. Тәртибе буенча! Монда җыелып ятмагыз, карчыкларны куркытып!

ИЛМИР. Малхәят әби болай да саташкан инде ул!

НИЯЗ. Аның акылы барыбызда да булса иде әле... (Күрше бүлмәгә дә күз сала.) Бу бакчаны авыл уртасында болай тотарга ярамый инде. Сельсоветка әйтеп, җимертергә кирәк. Кайтыгыз, яңгыр да туктады... Ярар... (Чыгып китә.)

РИШАТ. КГБшниктыр бу. Кысылмаган җире юк, иснәнеп кенә йөри!

ИЛМИР. Муллалар барысы да КГБышник алар, халыкка өстән кушканны гына тукып торалар...

РИШАТ. “Бик кадерле җир”! Дивана, сөйләштереп торасың. Шунда Земфира килеп керсә...

РӘДИФ. Сөйләшмичә торсаң да, сәер бит инде, ул бит дурак түгел...

РИШАТ. Иртәгә сельсоветка бара инде ул.

РӘДИФ. Эх! Бәләкәй чакта рәхәт иде бу бакчада! Хәзер сүтәрләр инде!

РИШАТ. Ну... Кызларны алып керергә бер урын иде хет, җайлы иде!

ИЛМИР. Әйтмә! Сизгәнегез бармы, кызлар монда үзләре бик теләп керәләр! Әллә кечкенәдән өйрәнгәнгә аяклары үзләре атлый шунда!

РӘДИФ. Сүтсәләр, әрәм була инде. Малайлар теге бүлмәгә карават та китергәннәр иде...

РИШАТ. Шул караватка ачуы чыкты да инде хәзрәтнең...

ИЛМИР (тәрәзәдән карап тора.) Килә! Ышанмаган идем! Килә теге...

РИШАТ. Барыгыз, китегез!

ИЛМИР. Кая? Анда яңгыр!

РИШАТ. Теләсәгез кая! Барыгыз инде, керә бит!

РӘДИФ. Әйдә! (Рамсыз тәрәзәдән сикереп чыгалар.)

ЗЕМФИРА керә.

ЗЕМФИРА. Нигә чакырдың? Син бит бүтән аралашмыйбыз, дидең.

РИШАТ. Синең мине күрәсең килмәдемени?

ЗЕМФИРА. Син бит миннән туйдым, дидең?

РИШАТ. Ялгышканмын... Син мине көттеңме?

ЗЕМФИРА. Юк...

РИШАТ. Ә мин саташа яздым... Сине уйлаганда җаным актарыла... Мин сине үпкәләттем... (Аны кочакламакчы була.)

ЗЕМФИРА (кочаклаттырмый). Нишлисең?

РИШАТ. Елмай әле!

ЗЕМФИРА. Әйтәсе сүзеңне әйт тә, китәм...

РИШАТ. Сагындым!

Аны чәченнән каты итеп кысып тота, үзенә тартып китерә һәм дәртле итеп үбә. Кергәндә бик укытучы кыяфәтле ЗЕМФИРА аның үбүеннән кабынып китә.

ЗЕМФИРА (үбешүдән туктамыйча). Син нишлисең?

РИШАТ (кисәк туктап). Булды, бар, кит! Бер сүз дәшмә! Мин сине харап итәчәкмен! Мин лаек түгел сиңа! Кит! Дәшмә...

ЗЕМФИРА (аңа ябышып үбә башлый). Нигә?! Нигә?! Нигә?! Нигә?! Нигә?! Мин саташам бугай... Син уйныйсың... Мин тилерәм...

РИШАТ. Сагындым!.. (Дәртле итеп үбешәләр. Кулы белән аның куенына кереп китә. Анда нидер табып.) Нәрсә бу?

ЗЕМФИРА (куеныннан Шампанское чыгарып). Ач!

РИШАТ. О! Самат абзыйныкын чәлдердеңме?!

ЗЕМФИРА. Әйе... Ач...

РИШАТ. Хәзер! (Аны тагы бер дәртле итеп үбә. Ача.) Оп-па! Стаканнар юкмы?

ЗЕМФИРА. Юк. Ашыктым. Әти кибетен бикләп кайтканчы чыгып чаптым!

РИШАТ. Әйдә болай гына!

ЗЕМФИРА. Әйдә! (Аның кулыннан шешәне тартып алып, күп итеп эчә.) Ой! (Көлә.)

РИШАТ. Ого! (Аңардан шешәне алып, эчә. Авызына шапанское ала да, Земфира белән шулай үбешәләр). Күзләреңә нәрсә булды?

ЗЕМФИРА. Болай гына... Сагындым...

РИШАТ (телефонында музыка кабызып, биегән сыман хәрәкәтләнәләр). Алдашасың...

ЗЕМФИРА. Алдашмыйм...

РИШАТ. Көчкә түздем. Укырга киткәч нишләрмен инде? (Үбә. Бармаклары белән артын нык итеп кысып тота.)

ЗЕМФИРА (аның кулын ала, үзен тоттырмый, сәер елмая). Кайчан китәсең?

РИШАТ. Егерме сигезләре...

ЗЕМФИРА. Күп калмаган икән инде! Котылам икән синнән!

РИШАТ. Нәрсә?!

ЗЕМФИРА. Нигә шулкадәр иртә, укырга беренче сентябрьда гынадыр бит? РИШАТ. Иртә түгел... Бераз киенергә кирәк бит инде, авылча киенеп йөреп булмас анда...

ЗЕМФИРА. Син бик авылча киенәсең бит, әйтәм...

РИШАТ. Бераз шәһәрне өйрәнергә... (Аны арттан кочаклый.) Син мине сагындыңмы? (Аның муенындагы җиңел шарф сыман нәрсә белән күзләрен бәйли. Телефонында камерасын кабызып, төшерә.)

ЗЕМФИРА. Ришат... (Бөтен уенны туктатып, аңа таба борыла. Күзендәге тасманы салмый. Аны нормаль түгел дәрәҗәдә нык итеп кысып кочаклый. Шуннан куллары белән, истә калдырырга теләгән кебек, битләрен тота, муеннарын исни. Күкрәкләрен авырттырып чеметә.)

РИШАТ. А! Нишләдең?

ЗЕМФИРА. Синсез мин үләм...

РИШАТ. Мин дә...

ЗЕМФИРА. Мин чынлап әйтәм. Мин үләм... Үләәәәм...

РИШАТ (безгә аркасы белән торган Земфираның кофта төймәләрен ычкындыра, үзе камерага төшерә). Мин дә тилерә яздым...

ЗЕМФИРА. Мин үләм... Син хәтерлисеңме?..

РИШАТ. Сөйләшмә...

ЗЕМФИРА. Мин бит синнән озак качып йөрдем...

РИШАТ. Сагындым...

ЗЕМФИРА. Мин... Мин синеке генә... Мин... Мин үләм... Үләәәәм...

РИШАТ (бик хисле итеп). Сагындым... (Аның күкрәкләренә йөзе белән чума.)

ЗЕМФИРА (аның чәченә бармакларын чумыра). Нигә син мине харап итәсең...

РИШАТ. Әйт!

ЗЕМФИРА (франсузча). Яратам...

РИШАТ. Сөйлә, туктама... (Һаман төшерә.)

ЗЕМФИРА (франсузча). Мин синеке... Мин үләм... Үләәәәм...

РИШАТ. Сөйлә!

ЗЕМФИРА (франсузча). Нигә син мине яратмыйсың? Нигә син мине яратмыйсың? Син бит мине яратмыйсың...

РИШАТ аны кофта изүеннән тартып, күрше бүлмәгә алып чыгып китә. Үзе гел видеога төшерә. Земфира юл буена франсузча нидер сөйләнә.

Тәрәзәдән РӘДИФ белән ИЛМИР керәләр. ИЛМИРның күзләре шар. Икесе дә ыржайганнар. Күрше бүлмә ишеге янына килеп карап тора башлыйлар.

ИЛМИР. Кара!

РӘДИФ. Тсс!

ИЛМИР. Күч әле...

РӘДИФ. Тсс...

ИЛМИР телефонына төшерә. РӘДИФ тегеләрдән калган Шампанскоены алып килә. Чиратлап эчәләр. Ишарәләр белән генә аралашалар.

Еракта күк күкрәп куя. Тәрәзәләрнең берсендә ФӘНИЛ пәйда була.

ФӘНИЛ (кычкырып). Егетләр, әти монда түгелме?

ИЛМИР. Тс!..

Шундук күрше бүлмәдә ЗЕМФИРАның куркып кычкырып куйган тавышы.

ЗЕМФИРА (күрше бүлмәдән тавышы). Анда кемдер бар... Нишлисең син? Кем ул?

Тимер карават шыгырдавы һәм кадакланмаган идәннәрнең дөбердәгәне ишетелә.

ФӘНИЛ. Нишлисез сез монда? Әтине күрмәдегезме дим?

Шунда урамда Фәнилнең артыннан берәү – Ришат йөгереп үтә, Фәнил аңа борылып карый. Егетләр шаркылдап көлеп, ишектән чыгып чабалар.

ФӘНИЛ. Нәрсә бар анда?

Тәрәзәдән сикереп керә. Күрше бүлмә ишеге янына килә, аның каршына ничек өлгергән шулай киенгән ЗЕМФИРА чыга.

ФӘНИЛ. Земфира...

ЗЕМФИРА аны бер якка этеп Шампан шәрабе янына бара. Эчә. Аңа суза. ФӘНИЛ дә эчә. Озак пауза.

ЗЕМФИРА. Телефонга төшереп торган... Мине ташлап, качты... Пычракка таеп егылды, артына да борылып карамады, коерыгы пешкән мәче кебек... чапты...

ФӘНИЛ. Әти кайтмады, кая йөри торгандыр...

ЗЕМФИРА. Минем турыда бер сүз әйтмәде... Китә... (Эчә. Фәнилгә суза.)

ФӘНИЛ. Кайт син... Хәзер яктыра башлар инде...

ЗЕМФИРА. Тәрәзәдән сикереп чыкты... Ә мин нишләргә тиеш булдым икән?

ФӘНИЛ. Әйдә, үзем озатып куям...

ЗЕМФИРА (калган сыраны күреп, аны эчә). Артымнан ничек йөргәннәрен белсәң... (Аңа сыраны бирә.) Укырга кердем, дигәч кенә аңладым: ул китә, мин – калам... Җүләрме мин?

ФӘНИЛ. Син кайчан эчә башладың соң әле? Мин белгәндә мондый гадәтең юк иде...

ЗЕМФИРА. Аның белән өйрәндем... Гаеплисеңме мине?

ФӘНИЛ. Юк. Эчмә...

ЗЕМФИРА. Җүләр шул мин. Аны бит беркем сөйми. Җирәнәләр... Кыланчык диләр... Мин шуны күрмәгәнмен...

ФӘНИЛ. Әйдә кайтыйк...

ЗЕМФИРА. Син мине җилбәзәк дип уйлама. Минем аннан башка беркемем дә булганы юк...

ФӘНИЛ. Нәрсә көткән идең соң син аңардан? Бала-чага бит әле ул...

ЗЕМФИРА. Миңа башка бер ир-атның да кагылып караганы юк. (Һаман саен эчеп-эчеп куя). Рәхәт иде бу бакчада, әйеме?

ФӘНИЛ. Әйе...

ЗЕМФИРА. Җылы иде монда! Бик салкын кышларда да җылы иде... Менә бу мич, күрәмсең, бик оста эшләнелгәндер... Элек эшли белгәннәр дә инде... Хәзер салкын... Җәй булса да, салкын... (Мичкә аркасын тери.) Дуңгыз баласы кебек сазда аунады!.. Җәе җәй түгел, салкын...

ФӘНИЛ. Яңгырда юешләнгәнсең дә, иртәнге салкында өшисең... (Аңа спорт курткасын салып кидерә.) Туңгансың... (Куркып кына кочаклый.)

ЗЕМФИРА. Ул бит мине ярата... Күңеле ничек әрнегәнне мин тоям...

ФӘНИЛ (кисәк кочагыннан җибәрә). Әйдә, озатам мин сине.

ЗЕМФИРА. Ул куркак, шуңа без бергә булмаячакбыз... Аңа әле тагы да авыр булачак... Ул мине ярата, шуңа аңа авыр булачак... Мин бит беләм, ул мине ярата...

ФӘНИЛ. Бир әле моны... (Сыраны ала.) Ут-күз чыга күрмәсен тагын, Алла сакласын...

Мичтәге учакны сыра сибеп сүндерә. Бүлмә караңгылана. Без аларның сыннарын гына күрәбез. ЗЕМФИРА елый.

ФӘНИЛ. Земфира... Син исердең...

Азан ишетелә.

ФӘНИЛ. Нияз азан әйтә! Матур әйтә... Намазга чакыра... Ишетәсеңме?

ЗЕМФИРА. Юк.

ФӘНИЛ. Ничек ишетмисең инде? Әнә бит...

ЗЕМФИРА. Ишетмим, ишетәсем килми...

ФӘНИЛ аны кочаклый, тынычландырмакчы була. ЗЕМФИРА истерикага бирелеп елый.

ФӘНИЛ. Тынычлан... Ишетәсеңме, нинди матур... Матур бит...

ЗЕМФИРА. Егерме сигез ел... Егерме сигез ел миңа берәү дә кагылмады... Мин бит аңа кызлыгымны бирдем... (Франсузча.) Яратам... Мин синеке генә...

ФӘНИЛ. Тынычлан...

ФӘНИЛ аның аркасыннан сыйпап тынычландыра. Шуннан кулы аскарак шуа.

ЗЕМФИРА. Ыштанын да күтәрмичә... абына-тора чапты... (Франсузча.) Мин синеке... Мин үләәәм... Тәнемә кагылуга тилерә башлыйм, шашам, әллә нишли бөтен эчләрем, күкрәкләрем... Нигә шулай рәхәт икән соң шул? Татып карамаган булсаааам... (Франсузча.) Мин үләәәм... (Елаудан аны көзән җыера башлый, тотлыга. Фәнилнең күкрәген тырнап елаудан аның муеннарын үбүгә күчә.) Аңа бик авыр булачак...

ФӘНИЛ. Кирәкми...

ЗЕМФИРА (аны дорфа итеп үбеп бүлдерә. Елаудан туктый, бик кискен хәрәкәтләнә башлый. Алдына максат куйган сыман эш итә. Франсузча.) Мин синеке генә... (Татарча.) Ишетәсеңме? (Франсузча.) Үләәәм! (Аңа күкрәкләрен тоттыра. Франсузча.) Үләәәм...

Фәнил дәртләнеп кабынып китә. Аны үбә. Күтәреп күрше бәлмәгә алып чыга.

ЗЕМФИРА (күрше бүлмәдән, франсузча). Мин үләәәм...

Ут сүнә.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]