Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
HEERLE_YUL-1.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
376.83 Кб
Скачать

Драма, ике пәрдәдә

КАТНАШАЛАР:

ФӘНИЛ,

НИЯЗ – авыл мулласы,

ХӘМИТ – аның әтисе;

РИШАТ,

АЙСЫЛУ,

САМАТ – кибетче,

ЗЕМФИРА – аның кызы, укытучы, 28 яшьләр.

ИЛМИР,

РӘДИФ,

РАМИЛ – телсез.

I ПӘРДӘ

I күренеш

Кич. Авылның бер читен кисеп үткән олы юл чатындагы кырый йорт. Без кай җире зәңгәр, кай җире ак фанер белән кадакланган, кыйшаеп беткән, тәбәнәк кенә гараж күрәбез. Гаражның ишеге ачык. Аның эчендә – “Урал” мотоциклы.

ФӘНИЛ, 24 яшьләрдәге егет, үзе ясаган штангалар белән шөгыльләнә. Магнитофоннан татар рок музыкасы уйный. АЙСЫЛУ күренә. Ул магнитофон янына утырып, трекларны алыштыра башлый. ФӘНИЛ беренче алмаштырудан соң башын күтәреп карый, аннан эшен дәвам итә.

АЙСЫЛУ. Фәнил, әйдә бер исергәнче эчик әле... Ә?.. Элеккеге кебек...

ФӘНИЛ. Бер җырда гына торсын, уйнатма!

АЙСЫЛУ. Дурацкий диск тыккансың да... Татарча юк мәллә?

ФӘНИЛ. Татарча бит...

АЙСЫЛУ. Татар радиосы тотамы?

ФӘНИЛ. Тимә, торсын шул җырда гына...

АЙСЫЛУ. Әйдә, Фәнзиләң кайтканчы, бер исерешик инде!

ФӘНИЛ. Фәнзилә кая китсен ди әле ул?..

АЙСЫЛУ. Кая? Кая? Сине ташлап, әниләренә...

ФӘНИЛ. Инде аны да белгән. Каян ишеттең?

АЙСЫЛУ. Ишетмәскә! Минуты белән бөтен авылга таралды. Көрәшче Фәнилнең хатыны аерылып киткән дип, шундук килеп сөйләделәр...

ФӘНИЛ. Кырый йортта торабыз кебек, каян ишетеп өлгерәләрдер...

АЙСЫЛУ. Әтиең, Хәмит абый, Самат абзыйның кибете янында узган-барганга күз яше белән елап, зарланып торган...

ФӘНИЛ. Тагын каян белсеннәр инде...

АЙСЫЛУ. Тыч башына. Авылда каласы килмәгәнгә генә куркыта ул сине... Кайтыр, беркая да китмәс. Ташла әле шул тимерләреңне, ул кайтканчы бер исерешик инде...

ФӘНИЛ. Ул кайтса, ни була ди?

АЙСЫЛУ. Минем белән чуалгансың дип, башыңны ашар...

ФӘНИЛ. Ашамый...

АЙСЫЛУ. Алайса, әйдә соң. Әнә, Самат абзый кибете янына өстәлләр ясаткан, утыргычлар...

ФӘНИЛ. Кит аннан?

АЙСЫЛУ. Чынлап! Зонтлар куйганнар, пляжларда була бит әле...

ФӘНИЛ. Ну, ну, аңладым...

АЙСЫЛУ. Музыка... Летний кафе диярсең...

ФӘНИЛ. Туймаса да туймас икән, карт тәре...

АЙСЫЛУ. Кызына бирнә җыя! Утыз яшьлек ямьсез кызны зур бирнәсез алмаслар дип курка...

ФӘНИЛ. Ник җыйганын үзе дә белми бугай инде...

АЙСЫЛУ. Бардыр инде... Юл салдык, кафе ачтык – сервис! Шәһәрдән ким түгел! Әйдә, пиво эчеп, рәхәтләнеп бер сөйләшеп утырырбыз...

ФӘНИЛ. Эчмичә генә сөйлә...

АЙСЫЛУ. Кызык түгел.

ФӘНИЛ. Сиңа гел кызык булсын...

АЙСЫЛУ. Кызык та булмагач, яшәп тә тормыйм мин аны... Китәм мин моннан. Элек синең белән сөйләшергә була иде, хәзер...

ФӘНИЛ. Нәрсә, хәзер?

АЙСЫЛУ. Һаман шул Фәнзиләңнән куркып...

ФӘНИЛ. Кирәкмәгәнне сөйли башладың... Бар, юлыңда бул...

АЙСЫЛУ (аны ишетмәгән дә кебек). Әйе шул, китәргә кирәк. Китәргә, туйдым бу авылдан...

ФӘНИЛ. Китеп кая барырсың?

АЙСЫЛУ. Ераккарак китәм дә, йөреп туйгач, рәтлерәк кешегә кияүгә чыгам, Алла теләсә!

ФӘНИЛ. Алучы булса...

АЙСЫЛУ. Берәүнең дә калганы юк, бөтенесен алып баралар! Авылдагы бер абыстай да миннән ким йөрмәде. Бер-икесе булгандыр инде, алары да, хәлләреннән килмәгәнгә генә! Сөйли башласам, ууу! Барысы да вакытында минем җитәкчелектә стажировка үттеләр! Хәзер, әнә, гаилә учагы саклыйлар. Кеше алдында исәнләшмиләр дә... Клубка концерт килгәч шунда ирләре белән чыксалар, сокланып туймассың инде үзләренә! Таһир белән Зөһрәләр!

ФӘНИЛ. Син мәхәббәткә ышанмыйсыңмыни?

АЙСЫЛУ. Мин мәхәббәткә генә ышанам да. Бу дөньяның ни кызыгы бар тагын?

ФӘНИЛ. Син мәхәббәтне башкачарак аңлыйсың бугай.

АЙСЫЛУ. Ә син ничек аңлыйсың? Нәрсә ул мәхәббәт?

ФӘНИЛ. Аңгырайтма әле...

АЙСЫЛУ. Нишләп Фәнзиләңне яратам дип уйлыйсың?

ФӘНИЛ. Миңа рәхәт аның белән...

АЙСЫЛУ. Нәрсә ул рәхәт?

ФӘНИЛ. Рәхәт инде, каян белим...

АЙСЫЛУ. Минем белән рәхәт түгелме?

ФӘНИЛ. Син бит... дус...

АЙСЫЛУ. Әле аның белән минем белән сөйләшкән кебек сөйләшә алмыйсыңдыр да?..

ФӘНИЛ. Юк...

АЙСЫЛУ. Алай булгач, син мине яратырга тиеш, минем белән рәхәтрәк бит сиңа...

ФӘНИЛ. Әйтеп тә куясың инде... (Көлә.)

АЙСЫЛУ. Яратмый ул сине. Бераз акылың булса, спортсмен башың белән бу тончыккан авылны саклап ятыр идеңме? Кит шәһәргә, укырга кер! Монда бетәсең бит...

ФӘНИЛ. Юк, укыганым җиткән, мин авылда калам...

АЙСЫЛУ. Кемгә кирәгең бар синең монда?

ФӘНИЛ. Көзгә спортшколага тренер булып алабыз диделәр. Үзебездә мәктәптә көрәш түгәрәген дәвам итәм...

АЙСЫЛУ. Әллә нинди Совет баласы хыяллары белән яшисең. Нинди көрәш түгәрәге? Нинди авылны күтәрү? Пычагымамы бу сиңа? Тай моннан соң булганчы... Син бит нигә яшәгәнеңне дә белмисең. Бертуктаусыз шул тимерләреңне күтәрәсең дә күтәрәсең, ник күтәргәнеңне дә аңламыйсың бугай инде. Хыялың да юк бит синең...

ФӘНИЛ. Синең бармы?

АЙСЫЛУ. Бар! Минем моннан тизрәк ычкынасым, бәхетле буласым килә. Ә син монда тончыгырга уйлыйсың бугай...

ФӘНИЛ. Туйдырдың!

АЙСЫЛУ. Дурак...

РИШАТ керә.

РИШАТ. Исәнмесез!

ФӘНИЛ. Сәлам, Ришат!

АЙСЫЛУ. Сәлам... (Тәмәке кабыза. Боҗра чыгара. Бераз аңа карап тора да, кисәк читкә китә.)

ФӘНИЛ. Кайттың да мәллә?

РИШАТ. Әйе! Университетларга ЕГЭ кәгазьләрен тараттым да, кайттым инде. Хәзер көтәсе генә. Кайсы университетны сайларга булыр инде. Аптыраган...

АЙСЫЛУ. Әллә, кил дип, чакырып торучылар бик күпме?

РИШАТ. Минем баллар әйбәт бит... Медалистлар күп түгел инде ул. Алла теләсә, керәм инде. Юридическийны сайларга булыр, наверно... Күңелгә якынрак. Күңелгә якын булмаса, укуы авыр бит ул. Шулай бит, Фәнил абый?

ФӘНИЛ. Шулайдыр...

РИШАТ. Кеше булам дисәң, хәзер укымыйча булмый. Шуңа эте-бете бөтенесе укырга тырыша. Эшләргә кеше юк. (Мотоциклга утырып.). Ах! Кергән саен шул матаеңа кызыгып чыгам! Сат син аны миңа!

АЙСЫЛУ. Әллә акча эшләдеңме?

РИШАТ. Каян эшлим инде? Шул, әтиләр биргәнне кысыбрак тоттым да, бераз янга калды. Үзең эшләп тапмагач, алай бик туздырасы килми бит әле. Әтиләрдән яхшы түгел. Көне-төне бер туктаганнары юк... Шулай бит, Фәнил абый?

ФӘНИЛ. Шулай...

РИШАТ. Әйдә, сат инде...

ФӘНИЛ. Юк. Көз көнне районга йөреп укытасы була...

РИШАТ. Чирләп үләрсең. Әйдә, миңа сат та, берәр сәләмәрәк шестеркамы, Ока-мазармы ал лучше...

ФӘНИЛ. Рәхмәт инде. Әтидән яхшы түгел, аның яраткан матае, минеке түгел...

РИШАТ. Хәмит абыйга бик кирәк инде ул! Әйдә, кабызып карыйк, булмаса! Тавышын гына булса да ишетим!

ФӘНИЛ. Бензин юк. Бер канистрда бар иде кебек, юкка чыккан. Әллә ялгышам шунда...

РИШАТ. Әй! Ник аны әйтмисең соң? Проблема түгел бит... Шлангаң белән берәр савыт әзерләп куй, соңрак клубка чыкканда керермен. Машинадан агызып алырсың күпме кирәген... Берәр литр ярым...

ФӘНИЛ. Рәхмәт...

Бу арада Айсылу телефоннан СМС язып җибәрә. Ришатка СМС килә.

РИШАТ (телефонын алып). Казанга баргач яңа телефон алган идем, әле дә җайлашып бетеп булмый... Сенсорный... Без авыл кешесенең кулына дип эшләнмәгән инде бу...

ФӘНИЛ тагын бер подход күнегү эшләргә дип штангасы янына китә. АЙСЫЛУ Ришат янына килә.

АЙСЫЛУ. Синмени әле ул Джонни Депп?

РИШАТ. Белдең бит, ә?!

АЙСЫЛУ. Кара әле, маңка, әгәр дә миңа тагын бер шундый нәрсәләр язсаң...

РИШАТ. Әллә ошамадымы?!

АЙСЫЛУ. Ошатам мин сиңа...

РИШАТ. Ачуланма инде! Егет кеше хатын-кызга матур сүз әйтүендә нәрсәсе гаҗәп...

АЙСЫЛУ. Маңка, мин синең апаңнан да олырак...

РИШАТ. Үземнән олыракларга кызыгам шул мин! Нишләтим инде?! Бала-чага белән кызык түгел...

АЙСЫЛУ. Карале, хайван, оялмый да...

РИШАТ. Ярар инде, син дә оят турында сөйләсәң... Мин бүген машина белән Сөнчәле клубына бармакчы идем, минем белән барасыңмы?.. Анда дискотека шәп. Машинада вино да бар. Син вино яратасың дип ишеткән идем... (Аның кулыннан тота.)

АЙСЫЛУ (аның җенес әгъзасын нык итеп кысып тота). Тагын бер миңа якын килсәң...

РИШАТ. Җибәр, тиле...

АЙСЫЛУ. ...Ике күкәеңне ике кулыңа тоттырып кайтарып җибәрәм... Берсен әниеңә бирерсең, икенчесен – әтиеңә. Әти, әни, бетте, минем кебекләр бүтән үрчемәс диярсең! Мин сиңа укытучы апаң түгел, аңладыңмы, пиздюк... (Җибәрә.)

ФӘНИЛ (күнегүен тәмамлап, килә). Синең теге телефоның да яңа иде бит әле... Кая, күрсәт әле монысын!

РИШАТ. Мә...

ФӘНИЛ. О! iPhonе! Шәп нәрсә инде бу! Без мәктәптә укыганда сотовый турында уйлау да юк иде. Заманалар ничек тиз үзгәрә!

АЙСЫЛУ. Үзгәрә... Без мәктәптә укыганда телефоннар да юк иде, укытучылар да укучылары белән йокламыйлар иде...

РИШАТ. Ярар, мин киттем алайса.

ФӘНИЛ. Бар...

АЙСЫЛУ (Ришат киткәч). Җенем сөйми шуны. Уф! Фу, бля!.. Каз тәннәре чыга...Уйлап кара, шул миңа әллә нинди СМСлар язып ята. Бәреп үтерәсе нәрсә... Моңа биргәнче, мин, лучшы, телсез Рамилгә бирәм, хет, савабы була... Мине сатып алырга ЕГЭ дип белгән мәллә...

ФӘНИЛ. Бездә 11не япкач, Сөнчәл мәктәбенә төшеп укыдылар бит. Тегендә укытучылар күз яше белән елыйлар ди. Дүртле куйсаң да, әтисе белән әнисе килеп талашалар, безнең малайны юри батырасыз дип, ызгышалар ди. Әллә ничә укытучыны эштән алдырганннар. Мәктәпне тәмамлавына укытучылар шатланып туя алмый бугай инде...

АЙСЫЛУ. Нервымны чыгарды... Менә шул сука бер биш елдан берәр кая начальник булып утырачак. (Тәмәкесен тирән итеп суырып куя. Көлә башлый.) Юлны авыл уртасыннан салулары әйбәт булды әле, ә? Бот төбеннән балчык ерып, мәңге кешечә аяк киеме дә күрәсе түгел идек...

ФӘНИЛ. Бик әйбәт инде, төне буена машиналар бер туктамый, йоклап булмый...

АЙСЫЛУ. Машиналар йөргәнгә түгел, Фәнзиләңнең җылы кочагын сагынганга йоклый алмыйсың син...

ФӘНИЛ (шаяртулы ачу белән). Нәрсә дидең?!

АЙСЫЛУ. Бер нәрсәкәеңә урын табалмаганга йоклый алмыйсың!

ФӘНИЛ. Бетте сиңа! Тотсам, үтерәм, кызый!

АЙСЫЛУ. А! А!

Көлешеп, гараж эчендә куышалар. АЙСЫЛУ вакыт-вакыт тәмәкесен суырып куя һәм “А!” дип кычкыра. Бераз куышкач, ФӘНИЛ аны эләктереп ала.

НИЯЗ керә.

НИЯЗ. Сәлам!

АЙСЫЛУ. Вәгаләйкемәссәлам, хәзрәт!

ФӘНИЛ. Сәлам...

АЙСЫЛУ. Хәзрәт, әллә сәпитегезнең сибы төштеме?

НИЯЗ (аның тәмәкесен җиргә таптый). Юк, ник?

АЙСЫЛУ. Җәяү килгәнсез бугай!

НИЯЗ. Төнлә куркыныч, машиналар йөреп тора...

АЙСЫЛУ. Маңгаегызга шахтерларныкы кебек фонарь алып тагарга кирәк. Сатыла ул. Сезгә ул көндезләрен дә кирәгер иде!

НИЯЗ. Нигә көндезләрен?

АЙСЫЛУ. Кешеләрнең күңелләрендә яхшылык эзләгәндә, көндезләрен дә караңгырактыр! Кирәксә, үзем алып кайтып бирәм. Сәдәкам булыр!

НИЯЗ. Әйдә, остарма әле син. Үзең бу вакытта нишләп йөрисең... монда?

АЙСЫЛУ. Һава суларга чыккан идем...

НИЯЗ. Кыз балага төнлә ялгыз йөрергә ярамый...

АЙСЫЛУ. Әллә, озатып куям, димәкче буласыңмы, хәзрәткәем?!

ФӘНИЛ. Айсылу...

НИЯЗ. Әшәке тел кыз кешене бер дә бизәми...

АЙСЫЛУ. Хәзрәткәем, кызлык юләрлегем белән кызлыгымны кыз чагымда ук югалткан идем шул, бизәрлек нәрсәм дә калмады...

ФӘНИЛ. Җитәр. Бар, Айсылу, юлыңда бул...

АЙСЫЛУ. Ярый! Китим шул! Йөреп килим...

НИЯЗ (кисәк). Йөрмә, өеңә кайт! (Аны читкәрәк алып китеп). Бөтен авыл сөйли... Йөрмә әрәм булып, юкка чыгасың бит!

АЙСЫЛУ (шулай ук куркыныч сер әйткән кебек). Юкка чыктым инде, хәзрәәәт!

НИЯЗ. Син, иң мөһиме, иманыңа кил. Ходай Тәгалә ярдәменнән калдырмас.

АЙСЫЛУ. Миңа таба бер адым атласалар, мин каршыга йөгереп килермен, дигән...

НИЯЗ. Беләсең – тыңламыйсың.

АЙСЫЛУ. Соңдыр шул инде... Мине хәзер берәү дә кияүгә дә алмас. Гаилә бәхете миңа тәтемәс инде...

НИЯЗ. Үзеңә насыйбы табылыр!

АЙСЫЛУ. Булмас шул... Хәзрәт, син коткарсаң гына...

НИЯЗ. Ничек?!

АЙСЫЛУ. Кеше яса миннән! Ал мине икенче хатынлыкка! (Күзенә туп-туры карый.)

НИЯЗ. Мин...

АЙСЫЛУ. Әнә, урысларның Иисусы проституткага өйләнгән бит!

НИЯЗ. Урысныкы дип...

АЙСЫЛУ. Башлы булган ул, проститутка белән постельда рәхәтрәк икәнен белгән!

ФӘНИЛ. Айсылу, җитәр! Юлыңда бул!

АЙСЫЛУ (шаркылдап көлә). Курыкма, хәзрәт! Остабикә булып, йорт саен бәлеш ашап, фигура бозасым юк әле... Менә җитәрлек акча җыйгач, больницага барып, кызлыгымны яматам да, читкәрәк китеп, менә дигән егеткә кияүгә чыгам! Шуннан яңа тормыш башлыйм! Дөньяның артына гына тибеп яшим, Алла теләсә! Без барасы юллар о-зын! Безнең юллар ка-нау-лы! (Шаркылдап көлеп чыгып китә.)

ФӘНИЛ. Әллә нинди ул шунда... Күңеле, барыбер чиста диимме соң...

НИЯЗ. Һәрберебезнең күңелендә яхшылыкның да, начарлыкның да яралгысы бар. Әгәр, шайтан коткысына бирелеп, начарлыкка юл куйсаң, ул бөтен күңелеңне яулап ала... Кыямәт көненә җәһәннәмне шундый адашкан, алданган җаннар белән тутырып куярмын дигән, Иблис. Нәрсә көләсең?

ФӘНИЛ. Без мәктәптә укыганда синең эчеп йөргәннәрең искә төште...

НИЯЗ. Әйе... Болай әйләнәсен кем уйлаган. Ходайның рәхмәте!

ФӘНИЛ. Мин бүген җомгага килә алмадым...

НИЯЗ. Ярар, икенче атнага килерсең. Алла теләсә...

ФӘНИЛ. Мин килермен дигән идем дә... Печәнгә бардык...

НИЯЗ. Шулайдыр... Мин дә печәнгә бардым. Иртән барып кайттым да, җомгадан соң тагын бардым.

ФӘНИЛ. Мин печәннән соң менә матайда казына башлаган идем, һаман аерыла алмадым...

НИЯЗ. Бар иде заманнар, Хәмит абый бу Уралда губернатор сыман йөреп күрсәтә иде...

ФӘНИЛ. Искиткеч машина бу. Ну, малай, бар бит кешеләр, нәрсә генә уйлап чыгармыйлар. Шаккатасың. Каян башлары җитә? Без бигрәк аңгыра нәрсәләр инде...

НИЯЗ. Шулай шул. Ходай Тәгалә бер “булсын” диюе белән ничәмә миллион еллар буена туктамыйча эшли торган корабны – Җир шарын бар иткән. Шуңа исебез дә китми, ә ниндидер матайга шаккатып, аны ясаган кешене әллә кем итеп күрәбез! Кызык инде дөнья! (Китмәкче була.)

ФӘНИЛ. Айсылу эчәргә чакырды... Ризалашам дигәндә генә телне аркылы тешләп калдым...

НИЯЗ (гади генә). Шайтан сине эчәргә котырткан, ә син баш тарта алгансың, җиңгәнсең. Әйбәт бит!

ФӘНИЛ. Әйбәтен әйбәт тә... Барыбер исерәсе килү эчтән кытыклап тора... Эчми булмас ахыры...

НИЯЗ. Бер тыелып калгач, хәзер бирешмә инде.

ФӘНИЛ. Бая бит мин Фәнзилә белүдән куркып кына... Ул бит эчеп кенә утырганны аңламас... Айсылу белән болай гына, эчеп, сөйләшеп кенә утырганга кем ышансын...

НИЯЗ (паузадан соң). Ә... ул әйткән... кызлыкны чыннан да кире кайтарып була микән?

ФӘНИЛ. Белмичә генә әйтмидер инде... Әллә нәрсәләр бар... Кемдер, кыз килеш алдым дип, алданып йөриячәк бит инде...

НИЯЗ. Бәхетле булса, алдануы әйбәтрәктер дә бәлки.

ФӘНИЛ. Шулай инде, безгә, ир-атка, йөргәндә бирмәсә – начар, өйләнгәндә, кыз булмаса – кирәкми... Син ачуланма инде мин болай сөйләшкәнгә...

НИЯЗ. Ходай Тәгаләгә ышану гына саклап калачак безне... Дин булса – тәртип булыр иде. Ходай Тәгаләнең барлыгына, берлегенә чын күңелдән инанган кыз-балаларыбыз, әнә, Айсылу кебек трассага чыгып, адәм мәсхәрәсе булып йөрмәс иде...

ФӘНИЛ. Хатын-кызның ничек буласын бер Ходай Тәгалә генә белә инде...

НИЯЗ. Син борчылма, хатының кайтыр Алла теләсә...

ФӘНИЛ. Менә мин хаклы түгелме: мин авылдан китсәм, әти эчеп үләчәк бит. Ул бит эчсә, ашамый да. Миннән шүрләгәнгә генә бераз тыелып тора...

НИЯЗ. Әти-әни хакы, Тәңре хакы. Аларны тәрбияләү безнең беренче бурычыбыз...

ФӘНИЛ. Мәчеткә бар, дим, юк, тыңламый. Шаккатырлык! Шайтан коткысыдыр инде ул, әйеме: матур итеп, чиста-пөхтә киенеп, күрше-күлән, авылдашлар арасында мәртәбәле карт булып йөрисе урынга, үз нәҗесләренә үзләре буялып, хайван кебек яшәүне артыграк күрәләр? Шайтан коткысы... Нияз, син курыкмыйсыңмы?

НИЯЗ. Нәрсәдән?

ФӘНИЛ. Өч балаң. Муллалыктан кала шөгылең юк. Мәчеткә рәтләп йөрмиләр. Балаларыңны нәрсә белән туендырмакчы буласың киләчәктә? Син аларга берәр нәрсә калдыра алырсыңмы соң?

НИЯЗ. Әгәр дә күңелләрендә иман нуры уята алсам, иң зур вазифамны үтәгәнмен дип санар идем. Аллага шөкер, ачтан үлмибез, ишегалды тулы мал-туар, өстебез бөтен! Кешегә бит аңа, чынлыкта, күп кирәкми...

ФӘНИЛ. Юк, белмим...

НИЯЗ. Нәрсә белмисең?

ФӘНИЛ. Кешенең тиз генә капма-каршы якка үзгәреп куюына ышана алмыйм мин.

НИЯЗ. Мине әйтәсеңме?

ФӘНИЛ. Сине дә, элек коммунист, артист булып, хәзер хәзрәт булып йөрүчеләрне дә...

НИЯЗ. Ә син башкаларның иманын тикшермә. Сине ул борчымасын, үз җаның турында кайгырт. Сиңа бит алар өчен җавап бирәсе булмый. Һәркем үзе өчен җавап тотачак...

ФӘНИЛ. Демократиемыни?

НИЯЗ. Әлбәттә... Ярар, синең белән сөйләшеп, төн узар. Инде уяныр вакыт җитә! Бар, кер, ят!

ФӘНИЛ. Демократие дидең бит! Йокы килгәндә ятам инде!

НИЯЗ. Ярар! Хәерле төннәр! Әссәламәгаләйкем!

ФӘНИЛ. Пока.

Телефонын чыгарып, шалтыратыргамы-юкмы дигәндәй, уйлап тора. Аннан кире кесәсенә салып, штангага тотына.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]