
Фонетика
Вариант №1
А1. Тәэмин, тәэсир, маэмай, мөэмин сүзләрендәге э хәрефе нинди авазны белдерә?
[й] авазын
[э] авазын
[‘] (хәмзә) авазын
[и] авазын
А2. [м] авазына туры килгән билгеләмәне табыгыз.
тел уртасы, яңгырау
тел алды, саңгырау
ирен-ирен, яңгырау
тел-теш, яңгырау
А3. [х] авазына туры килгән билгеләмәне табыгыз.
тел уртасы, яңгырау
тел-теш, саңгырау
ирен-ирен, яңгырау
кече тел, саңгырау
А4. [л] авазына туры килгән билгеләмәне табыгыз.
тел уртасы, яңгырау, парлы
тел-теш, яңгырау, парсыз
ирен-ирен, яңгырау, парлы
тел арты, яңгырау, парлы
А5. [з] авазына туры килгән билгеләмәне табыгыз.
тел-теш, яңгырау
тел-теш, саңгырау
ирен-ирен, яңгырау
тел арты, яңгырау
А6. [к] авазына туры килгән билгеләмәне табыгыз.
тел уртасы, яңгырау
тел-теш, саңгырау
ирен-ирен, яңгырау
тел арты, саңгырау
А7. [п] авазына туры килгән билгеләмәне табыгыз.
тел уртасы, яңгырау
тел-теш, саңгырау
ирен-ирен, яңгырау
ирен-ирен, саңгырау
А8. [д] авазына туры килгән билгеләмәне табыгыз.
тел уртасы, яңгырау
тел-теш, саңгырау
ирен-ирен, яңгырау
тел-теш, яңгырау
А9. [с] авазына турын килгән билгеләмәне табыгыз.
тел уртасы, яңгырау
тел-теш, саңгырау
ирен-ирен, яңгырау
тел-теш, яңгырау
А10. [ш] авазына турын килгән билгеләмәне табыгыз.
Ттел-аңкау, парлы, саңгырау
тел уртасы, парсыз, саңгырау
ирен-ирен, парлы, саңгырау
тел арты, парлы, яңгырау
А11. Татар телендә [‘] (хәмзә) авазы нинди хәрефләр белән белдерелә?
т, р, к тартыклары белән
а,ә хәрефләре белән
э, ь, ъ хәрефләре белән
татар телендә [‘] (хәмзә) авазы юк
А12. Кайсы сүздә увуляр [гъ] авазы ишетелә?
газета
гаеп
гөлчәчәк
дилбегә
Вариант №2
А1. Әлеге билгеләмәгә кайсы тартык аваз туры килә?
Тел арты, саңгырау, парлы аваз
[с]
[ң]
[к]
[п]
А2. Кайсы сүздә ирен-ирен [w] авазы ишетелә?
вагон
тавык
телевизор
диван
А3. Кайсы сүздә кече тел авазы [ң] ишетелә?
арткы
әнкәй
унлы
кармакны
А4. Билгеләмә кайсы тартыкларга туры килә: тел-теш, яңгырау тартыклар?
[с], [г]
[з], [д]
[ч], [б]
[ң], [м]
А5. Кайсы сүздә кече тел тартыгы [къ] ишетелә?
кинәт
көл
карга
кирәк
А6. Тартык авазларның әйтелеш һәм язылышлары туры килмәгән төркемне күрсәтегез:
тавык, карга, әнкәй
кино, вагон, сан
кинәт, зәңгәр, шат
бара, мөмкин, театр
А7. [w] авазы булган съзне табыгыз:
урман
су
үлән
тау
А8. Саубуллаштык сүзендә “саңгырау, парлы, кече тел тартыгы” дигән билгеләмәгә туры килгән авазны күрсәтегез.
[с]
[б]
[къ]
[ш]
А9. Буранлы сүзендә “яңгырау, парлы, йомык, ирен-ирен тартыгы” дигән билгеләмәгә туры килгән авазны күрсәтегез:
[р]
[н]
[б]
[л]
А10. Ташкын сүзендә “яңгырау, парсыз, тел-теш тартыгы” дигән билгеләмәгә туры килгән авазны күрсәтегез:
[т]
[ш]
[къ]
[н]
А11. [w] авазы булган сүзне табыгыз:
язу
уйчан
явыз
вокзал
А12. Егет сүзендә бары тик шаудан гына торган авазны күрсәтегез.
[й]
[э]
[г]
[т]
Вариант №1
А1. Орчык, отыш, олырак, йомырка сүзләрендә нинди фонетик закончалык күзәтелә?
рәт гармониясе
ирен гармониясе
аваз кыскару күренеше
охшашсызлану күренеше
А2. Сүзләрнең әйтелешендә рәт гармониясе сакланмаган очракны күрсәтегез.
көн, кич, проза, өстәл
уңай, төпкел, образ, дәрәҗә
тармак, чагыштыру, томан, мәрҗән
бервакыт, Әмирхан, тарих, герой
А3. Сүзләрнең әйтелешендә рәт гармониясе сакланмаган очракны күрсәтегез.
инвалид, ихтыяр, китап, герой
ата-баба, сурәтләү, адәм, Ярулла
кыскасы, һөнәр, тәкъдим, мәкалә
яфрак, әсәр, тукыма, шартларда
А4. Сүзләрнең әйтелешендә рәт гармониясе сакланмаган очракны күрсәтегез.
тургай, ямансу, икенче, роман
мәкаль, гаҗәп, Гөлия, Алсу
игътибар, эшкуар, зәңгәрсу, коллектив
сәламәт, вакыйга, дөреслек, чуен
А5. Кайсы сүзләрнең әйтелешендә ирен гармониясе күзәтелә?
күлләрдә, клубта, диңгез, иртәнге
унбиш, көнбагыш, кавын
болыт, колын, бөтен, Сөмбел
машина, су буе, алмагач
А6. Сүзләрнең әйтелешендә рәт гармониясе сакланмаган очракны күрсәтегез.
илебез, нурландыру, авыр, халык
тасвирланган, табиб, эмоциональлек, каләм
аң, мәхрүм, вакыйга, тәүге
аеруча, автор, энҗе, язучы
А7. Сүзләрнең әйтелешендә рәт гармониясе сакланган очракны күрсәтегез.
тарих, квартира, корбан
ихтыяр, сиңа, сәлам
вәкил, дәрәҗә, аккош
дөнья, колбиләүчелек, төньяк
А8. Сүзләрнең әйтелешендә рәт гармониясе сакланмаган очракны күрсәтегез.
болыт, дәфтәр, җәйге, кирәк
Алмаз, төгәллек, ахыргы, яратам
тасвир, аналитик, зәңгәрсу, миңа
кушма, зурлык, үзенчәлек, киек
А9. Сүзләрнең әйтелешендә рәт гармониясе сакланмаган очракны күрсәтегез.
әбисе, кеше, бөек, кичә
төклетура, төньяк, хаким, көнбагыш
болыт, өлгерү, болын, төлке
ачык, хозур, чакма, карады
А10. Сүзләрнең әйтелешендә рәт гармониясе сакланмаган очракны күрсәтегез.
алты, сатучы, уртак, шул
әнә, телсез, хәзерге, иярү
дәвам, фонема, зәңгәрсу, төнбоек
атта, кырда, савытта, кызчык
А11. Рәт гармониясе сакланмаган очракны күрсәтегез.
колын, төлке, көнендә
сабый, урман, китү
җиһан, риза, машина
болынлык, утын, кунак
А12. Сүзләрнең әйтелешендә ирен гармониясе сакланган очракны күрсәтегез.
арыш, басу, иген
ачкыч, ишек, йозак
кием, күлмәк, чалбар
болын, колын, төтен
А13. Сүзләрнең әйтелешендә рәт гармониясе сакланган очракны күрсәтегез.
җиһан, китап, сәлам
киләләр, әйткәннәр, керәләр
сиңа, миңа, кино
тимераяк, билбау, төнбоек
А14. Кайсы вариантта рәт гармониясенә буйсынмаган сүзләргә кушымчалар дөрес ялганган?
диварының, мәдәниятенең
ихласле, лексикографиясы
портфелена, предприятиясы
сәмруге, үзидарәсының
Вариант №1
А1. Дөрес язылышны билгеләгез:
мәшгуль
мәшгүл
мәшгулъ
мәшьгүл
А2. Кайсы очракта күп нокталар урынына и хәрефе языла?
юмал...
иҗад...
тәрәкък...
сорам...
А3. Җөмләдә күп нокталар урынына нинди хәреф язылырга тиеш (тыныш билгеләре куелмаган):
Еракта авыл күренде ...әм без соңгы көннәрдә беренче тапкырдыр мөгаен җиңел сулап куйдык.
Һ (баш хәреф)
Х (баш хәреф)
һ (юл хәрефе)
х (юл хәрефе)
А4. Күп нокталар урынына нинди хәрефләр языла: ...мран, ...кысыз, ...мшак
йо
йе
йы
е
А5. Дөрес язылышны билгеләгез:
мәсьәлә
мәсъәлә
мәсәлә
мәс-әлә
А6. Кайсы очракта күп нокталар урынына һ хәрефе языла?
...әтта
ка...арман
...аләт
...алык
А7. Күп нокталар урынына нинди хәрефләр языла: ...дрык, ...зак, ...мгак
йо
йы
йе
е
А8. Сүзләрнең дөрес язылышын билгеләгез: