Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Учебник по татарскому языку (Мухаммадия).doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
989.7 Кб
Скачать

5. Расскажите о своем любимом писателе или поэте. Тугызынчы дәрес Числа (Саннар)

ун – 10 егерме – 20 егерме дүрт – 24

ун + бер = унбер – 11 утыз – 30 утыз алты – 36

ун + ике = унике – 12 кырык – 40 кырык биш – 45

унөч – 13 илле – 50 илле ике – 52

ундүрт – 14 алтмыш – 60 алтмыш өч – 63

унбиш – 15 җитмеш – 70 җитмеш бер – 71

уналты – 16 сиксән – 80 сиксән сигез – 88

унҗиде – 17 туксан – 90 туксан җиде – 98

унсигез – 18 йөз – 100 йөз дә биш – 105

унтугыз – 19 ике йөз – 200 ике йөз утыз ике – 232

өч йөз – 300 өч йөз егерме – 320

дүрт йөз – 400 дүрт йөз илле биш – 455

биш йөз – 500 биш йөз егерме алты – 526

тугыз йөз – 900 тугыз йөз туксан тугыз – 999

мең – 1000 бер мең сигез йөз сиксән алты – 1886

ике мең – 2000 ике мең җитмеш алты – 2076

өч мең – 3000 өч мең ике йөз егерме бер – 3221

бер миллион – 1 000 000

ике миллион – 2 000 000

Нияз китаплар укый. Аның өендә тарихи китаплар күп. Ниязның якынча 400 китабы бар. Ә Айдар өйдә китаплар укыймы? Юк, Айдар күбрәк телевизор карый. Ул китаплар укырга яратмый.

Шиһабетдин Мәрҗәни 1818 нчы елда туган.

Габдулла Тукай 1886 нчы елда туган.

Каюм Насыйри 1825 нче елда туган.

Ризаэтдин Фәхретдин 1859 нче елда туган.

Муса Җәлил 1906 нчы елда туган.

Диалоглар

− Гафу итегез, бу китап ничә сум?

− Йөз егерме биш сум.

− Рәхмәт.

− Гафу итегез, бу телевизор ничә сум?

− Сигез мең ике йөз егерме алты сум.

− Рәхмәт.

? Сорауларга җавап бирегез (ответьте на вопросы):

1. Г. Тукай ничәнче елны туган?

2. Г. Тукайның нинди шигырьләрен беләсез?

3. Мисырның башкаласы нинди шәһәр?

4. Май аенда ничә көн була?

5. Кытайның башкаласы нинди шәһәр?

6. Канадада нинди телдә сөйләшәләр ?

7. Германиянең башкаласы нинди шәһәр?

8. Әл-Әзһәр университеты кайда урнашкан ?

9. Казан шәһәре матурмы?

10. Казанда күпме кеше яши?

11. Казанда нинди югары уку йортлары бар?

12. Нинди тау дөньяда иң биек ?

13. Малайзиянең башкаласы нинди шәһәр ?

14. Татарстанда нинди милләт вәкилләре яши?

15. Татарстанның суверенлыгы турында Декларация кайсы елны кабул ителде?

16. Сез нинди телләр беләсез?

17. Сез нинди спорт төрләрен беләсез?

18. Спорт белән шөгыльләнәсезме ?

19. Сөембикә манарасы кайда урнашкан?

20. Сабан туе бәйрәмен кайчан үткәрәләр?

21. Мәскәүдә күпме кеше яши?

22. Казаннан Мәскәүгә ничә чакрым?

Биремнәр (Задания)

1. Сүзләр белән языгыз (напишите словами): 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9, 10, 17, 19, 25, 38, 42, 55, 61, 73, 82, 96, 100, 123, 289, 387, 428, 512, 692, 716, 845, 927, 1959, 1991, 2005, 2009, 2836

2. Русчага тәрҗемә итегез (переведите на русский язык):

Татарстан Республикасы Идел буенда урнашкан. Аның гомуми мәйданы – 68 000 кв. км. Халкы 3 700 000 кеше. Татарстанда 100 дән артык милләт вәкиле яши. Татарстан Республикасы составында 43 район, 19 шәһәр, шәһәр төрендәге 21 бистә һәм 3 000 гә якын авыл исәпләнә. Иң зур шәһәрләр – Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә, Түбән Кама, Чистай, Алабуга һәм башкалар.

Татарстанның иң зур елгалары – Идел, Кама (Чулман), Агыйдел һәм Вятка (Нократ). Алардан тыш, озынлыгы 10 км дан да ким булмаган 500 ләп елга ага.