Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Учебник по татарскому языку (Мухаммадия).doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
989.7 Кб
Скачать

Муса Бигиев (1875 – 1949)

Муса Җаруллаһ Бигиев (24/12/1875 – 12/11/1949) – Ростов-на-Дону каласыннан чыгышлы илаһият галиме, Коръән хафиз, фәкыйһ, филолог, җәмәгать эшлеклесе, педагог, публицист, политолог, милләтпәрвәр, философ, Исламият дөньясында иҗат иткән иң зур галимнәрнең берсе.

Муса Бигиевның тормыш һәм фәнни иҗат эшчәнлеген өч өлешкә бүлеп карарга була. 1904 елга кадәр гыйлем алу еллары сузылган. Бу дәвердә ул Казан мәдрәсәләренең берсендә укыган, соңрак Ростов-Донның техник лицейында белем алган, аны тәмамлап, әнисе Фатыйма ханымның үгетләве белән Бохара мәдрәсәләренә юнәлгән. Бохарадан кайткач, ул яңадан бер уку йортына кереп караган, тик латин телен белмәве аркасында аны кабул итмәгәннәр. Дөньяви белем алу теләге белән Муса Бигиев Төркиягә юл тота һәм Истанбулдагы дөньяви бер уку йортына укырга керә. Әмма биредә ул якташы Муса Акъегет-Задә белән бер күрешеп сөйләшүеннән соң, дустының үгетләвенә күнеп, дини фәннәрдә камилләшүен дәвам итүне өстенрәк күрә һәм Каһирәдәге мәшһүр әл-Әзһәр университетына керә, соңрак башка мөселман илләрендә дә (Сүрия, Хиҗаз, Һиндстан) укый, бөтен Ислам дөньясында сәяхәт кыла.

Шулай итеп, Муса Бигиев унбиш елга якын вакытын белем-мәгариф юлларында үткәрә, Ислам фәннәрендә, астрономия, математика, психология, Көнбатыш һәм Көнчыгыш фәлсәфәсе өлкәләрендә тирән белем ала, татар һәм рус телләреннән тыш, гарәп, фарсы, төрек, санскрит телләрен дә үзләштерә.

1904 елда ул ватанына кайта. Петербург университетында юридик белем ала башлый. 1905 ел вакыйгалары аны татар милли хәрәкәтенең үзәгенә ала. Бу елларда ул мәшһүр Габдерәшит казый Ибраһим белән берлектә “Өлфәт” газетасын чыгара, мөселман корылтайлары эшендә катнаша һәм аларның материалларын нәшер итү белән шөгыльләнә.

Моннан тыш Бигиев 1908 елда әл-Җәзәри белән әш-Шатиби исемле ике данлыклы мөселман галименең әсәрләренә шәрех-аңлатмалар яза. Русия мөселманнарының фикъһесен йокыдан уяту һәм тормыш таләпләренә җавап бирерлек ислами фәнгә әверелдерү максатыннан чыгып, тәкъдим иткән бу әсәрләре Муса әфәндене тирән белемле дин галиме буларак танытуда зур роль уйныйлар.

1909 елда Муса Бигиев Ислам тарихында беренче хәдисләр китабы булып саналган имам Мәликнең “әл-Мувәтта” исемле әсәрен бастырып чыгара. “Шура” журналында басылып чыккан бер искәрмәсендә, ул татар имамнарының хәдис фәненә мөрәҗәгать итүнең әһәмиятен ассызыклый.

Муса Бигиев 1930 нчы елга кадәр Русияне ташлап киткәнче, кырыкка якын мөһим һәм җитди гыйльми әсәр язган. Моннан тыш, ул татар вакытлы матбугаты сәхифәләрендә күп санлы мәкаләләр чыгарып торган.

Муса Бигиев исә, замана нинди генә сәяси, икътисади, иҗтимагый мәсьәләләрне көн тәртибенә куйса да, аларны хәл итү чараларын Ислам юлларында эзләргә чакырган.

Айдар Хәйретдин, фәлсәфә фәннәре кандидаты

? Сорауларга җавап бирегез (ответьте на вопросы):

1. Муса Бигиев турында нәрсәләр укыганыгыз яки ишеткәнегез бар?

2. Муса Бигиевның кыскача тормыш юлын һәм эшчәнлеген сөйләгез ?

3. Муса Бигиевның педагогик эшчәнлеге турында сезгә нәрсәләр мәгълүм?

4. Муса Бигиев кайсы фән тармакларында хезмәтләр язган?

5. Р. Фәхреддиннең нинди хезмәтләрен беләсез?

6. Муса Бигиев – илаһият галиме” темасына кыскача инша (сочинение) языгыз.

Биремнәр (задания).