Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Учебник по татарскому языку (Мухаммадия).doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
989.7 Кб
Скачать

Ризаэтдин Фәхретдин (1858 - 1936)

Дини, тарихи, әдәби һәм педагогик хезмәтләр авторы Ризаэтдин Фәхретдинов катлаулы тормыш юлын уза. Ул 1858 елның 31 декабрендә Бөгелмә өязе (хәзерге Әлмәт районы) Кичүчат авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Мәдрәсәдә гарәп, фарсы телләрендә сөйләшерлек һәм язарлык белем ала. Аны тәмамлагач берничә ел буе авыл мәдрәсәсендә укыта, ләкин төп игътибарын фән, иҗат эшенә юнәлтә.

1898 елда Риза Фәхретдин Уфадагы Диния нәзарәтенә казый итеп сайлана һәм Уфа шәһәренә күчерелә. Анда да фәнни һәм язучылык эшен дәвам итә.

Ризаэддин Фәхретдиннең мәгърифәтчелек карашлары проза әсәрләрендә дә киң чагылыш таба. Татар әдәбятендә проза жанрын үстерүдә шактый өлешен кертә. Аның “Сәлимә, яки гыйффәт” исемле беренче романы 1899 елда Казанда Гафил бине Габдулла дигән псевдоним белән басылып чыга. Шул ук елларда язылган “Әсма, яки Гамәл вә җәза” романы 1903 елда Оренбургта басыла. Шушы ике романы белән ул Гаяз Исхакыйга кадәрге чорда татар әдәбиятының иң күренекле вәкилләреннән берсе булып санала.

Соңгы көннәренә кадәр иҗади, фәнни һәм педагогик эшләр белән шөгыльләнеп, Ризаэтдин Фәхретдин 1936 елның 12 апрелендә 78 яшендә Уфада вафат була.

Ризаэтдин Фәхретдин – татар халкының мәшһүр мәгърифәтчесе, атаклы педагогы һәм энциклопедист галиме. Нинди генә вазифа башкарса да һәм нинди генә фән тармаклары белән шөгыльләнсә дә, уку-укыту һәм тәрбия-әхлак мәсьәләләре беркайчан да мәгърифәтче галимнең игътибарыннан читтә калмый. Ул педагогика мәсьәләләренә багышланган 77 ләп китабын һәм үзе 1908 – 1918 елларда Оренбургта нәшер иткән “Шура” журналында һәм башка басмаларда бихисап күп фәнни хезмәтләрен бастыра.

1913 елда Р. Фәхреддин татар теленә хәдисләр җыентыгын тәрҗемә итә һәм аны “Җәвамигуль-Кәлим шәрхе” дип атый.

Әлеге җыентык күп галимнәрнең хезмәтләренә нигезләнеп язылса да, хәдисләрнең тәрҗемәләре, аңлатмалары, шәрехләре дә бирелгән. Тәрҗемәдә хәдисләрнең тормышның төрле иҗтимагый өлкәләренә, катлаулы мәсьәләләренә, әдәпкә караганнарына шактый зур урын бирелгән. Әйтергә кирәк, хәдисләр – мөселман халкының, шул исәптән татарларның да бәһасез рухи-мәдәни хәзинәсе, әхлак кануннары җыелмасы булып торалар.

Әнвәр Хәйри

Татарстанның атказанган фән эшлеклесе

? Сорауларга җавап бирегез (ответьте на вопросы):

1. Ризаэтдин Фәхреддин турында нәрсәләр укыганыгыз яки ишеткәнегез бар?

2. Р. Фәхреддиннең тормыш юлын сөйләгез ?

3. Р. Фәхреддиннең педагогик эшчәнлеге турында сезгә нәрсәләр мәгълүм?

4. Ризаэтдин Фәхреддин кайсы фән тармаклары белән аеруча кызыксынган?

5. Р. Фәхреддиннең нинди хезмәтләрен беләсез?

6. Ризаэтдин Фәхреддин – энциклопедист галим” темасына кыскача инша (сочинение) языгыз.

Биремнәр (задания).

1. Просклоняйте глаголы в будущем категорическом времени. Составьте с ними предложения.

I вариант II вариант

укы яз (пиши)

эшлә буя (крась)

сыз (черти) өйрәт

әйт йокла

йөз (плыви) уйла

сора (проси) төзе (строй)

2. Разъясните смысловые значения следующих выражений:

 Бәрәкәтле адәм шул кешедер: сүзенә караганда эше күп вә тышына караганда эче яхшы.

* Җиңел саналган эшләрнең ахырлары күп вакытта – авыр вә авыр күрелгән эшләрнең соңлары күп вакытта җиңел буладыр.

* Хаҗәт вакытында дәваны истигъмаль итү шифа бирә, хаҗәт булмаганда истигъмаль итү авыру тудыра.

* Ачу килү изгелекләрне оныттыра.

* Күп фикерлә, аз сөйлә.

* Кеше үзенең хатасын заманага йөкләтә.

* Күп наданга иярүгә караганда аз галимгә иярү яхшырак.

* Балаларга калдыра торган мирасларның иң кыйммәтлесе – дин өйрәтеп калдыру.

*Эшләп аруга караганда тик торып ару авыр.

* Әйткән сүз, үткән гомер – агып киткән су мисалында.

Ризаэддин Фәхреддин. Нәсыйхәт. Әхлак гыйлеменнән