
- •Беренче дәрес
- •1. Переведите:
- •2. Составьте свой диалог. Икенче дәрес Местоимения
- •2. Переведите и правильно напишите следующие слова:
- •3. Составьте диалог, используя слова 1 - 2 урока. Өченче дәрес
- •Казан –фәнни үзәк
- •1. Следующие слова напишите во множественном числе:
- •2. Выберете и напишите имена существительные, образующие множественное число с окончаниями -нар/-нәр:
- •Дүртенче дәрес
- •Диалоги
- •1. Напишите слова на два столбика: мягкие слова (нечкә сүзләр) и твердые слова (калын сүзләр).
- •2. Напишите слова с буквами ә, ө, ү, параллельно с переводом.
- •3. Расскажите по-татарски об основных столпах ислама. Бишенче дәрес Числа (Саннар)
- •Шиһабетдин Мәрҗәни
- •Алтынчы дәрес Категория принадлежности (тартым категориясе)
- •Слова, заканчивающиеся на гласный звук:
- •Слова, заканчивающиеся на согласный звук:
- •Минем гаиләм
- •1. Просклоняйте следующие слова по образцу и переведите:
- •2. Составьте свой текст «Минем гаиләм». Җиденче дәрес Падежи (килешләр)
- •Сигезенче дәрес Времена глаголов
- •Первый тип личных аффиксов
- •Второй тип личных аффиксов
- •Настоящее время (хәзерге заман) -а/-ә; -ый/-и
- •Личные аффиксы первого типа
- •Таян Аллага
- •1. Просклоняйте следующие слова в прошедшем неопределенном времени:
- •2. Просклоняйте следующие слова в настоящем времени
- •5. Расскажите о своем любимом писателе или поэте. Тугызынчы дәрес Числа (Саннар)
- •Диалоглар
- •Унынчы дәрес Прошедшее категорическое (очевидное) время
- •Личные аффиксы второго типа
- •Русия ислам университеты
- •1. Просклоняйте и переведите слова в прошедшем категорическом времени следуя образцу:
- •Унберенче дәрес Имена прилагательные
- •Кол Шәриф мәчете
- •1. Составьте словосочетания с прилагательными, обозначающими цветовой признак и характер людей.
- •3. Подготовьте рассказ о мечетях Казани. Уникенче дәрес Прошедшее неопределенное (неочевидное) время
- •Личные аффиксы первого типа
- •Туган ягым
- •Коръәне Кәримдә дога турында
- •1. Просклоняйте следующие слова в прошедшем неопределенном времени:
- •Унөченче дәрес Давнопрошедшее время
- •Личные аффиксы второго типа
- •Единственное число
- •Множественное число
- •Тәәссер
- •Кемнәрнең догалары кабул була ?
- •Просклоняйте следующие слова в давнопрошедшем времени:
- •Ундүртенче дәрес Будущее неопределенное время
- •Ана уйлары
- •Каюм Насыйри (1825 – 1902)
- •1. Просклоняйте следующие слова в будущем неопределенном времени:
- •3. Переведите и правильно напишите следующие слова
- •I вариант II вариант III вариант
- •Унбишенче дәрес Будущее категорическое время
- •Ризаэтдин Фәхретдин (1858 - 1936)
- •1. Просклоняйте глаголы в будущем категорическом времени. Составьте с ними предложения.
- •I вариант II вариант
- •2. Разъясните смысловые значения следующих выражений:
- •3. Переведите на татарский язык следующие предложения:
- •Муса Бигиев (1875 – 1949)
- •1. Просклоняйте следущие слова в условном наклонении:
- •I вариант II вариант
- •2. Попробуйте разъяснить смысловые значения следующих выражений:
- •Список литературы
- •Татарско-русский словарь минимум
- •Современный татарский язык и его грамматика.
- •Грамматические таблицы по курсу татарского языка Фонетика
- •Морфология
- •Имя существительное
- •Килешләр (Падежи)
- •Местоимения
- •Разряды числительных
- •Прилагательные
- •Примерные тесты по татарскому языку
- •Тесты 1 – 10
- •Тесты 11 – 20
- •Тесты 21 – 30
- •23. Правильно употребите окончания категории принадлежности.
- •24. Правильно употребите разряды числительных.
- •25. Поставьте прилагательные в превосходной степени.
- •Тесты 31 – 40
- •32. Прошедшую форму глагола преобразуйте в будущее время.
- •33. Поставьте деепричастия (в скобках) в сравнительной степени.
- •Тесты 41 – 50
- •Тесты 51 – 60
- •Содержание
Ана уйлары
Төн караңгы. Һичбер тавыш килми,
Җил дә исүеннән туктаган.
Яшь бала да тынган елавыннан,
Рәхәтләнеп күптән йоклаган.
Киң кырлар да, куе урманнар да
Тын йокыга инде батканнар.
Урманнарда булган җәнлекләр дә
Ял итәргә күптән ятканнар.
Тик йокламый караңгыда ялгыз
Тирән уйга баткан яшь ана.
Ул ваз кичкән бөтен дөньясыннан,
Күзләреннән аның яшь тама.
Нәни улын кысып күкрәгенә,
Тирән сулап нидер уйлана.
Кичә генә үткән яшьлек гомерен
Һәм югалган дустын сагына.
Абдулла Алиш (1908 – 1944)
■ Прочитайте следующий текст и переведите (түбәндәге текстны укыгыз һәм тәрҗемә итегез).
Күренекле шәһесләребез
Каюм Насыйри (1825 – 1902)
Каюм Насыйри 1825 елның 14 февралендә элеккеге Зөя өязе (хәзерге Яшел Үзән районы) Югары Шырдан авылында рухани гаиләсендә дөньяга килә. Каюмның бабалары һәм әтисе заманының укымышлы кешеләре була. Башлангыч белемне Каюм әтисеннән ала. 1841 – 1855 нче елларда укуын Казанның бер мәдрәсәсендә дәвам итә. Анда ул гарәп, фарсы телләреннән тыш, татар әдәби теле буенча да белемен арттыра.
1855 нче елда Каюм Насыйрины Духовное училищега татар теле укытучысы итеп чакыралар. Соңрак бу йортының дәвамы булган Духовная семинариядә 1870 елга кадәр татар теле укыта. Каюм Насыйри мөгаллимлек эшенә бик җитди карый, шуңа күрә семинариядәге шәкертләре арасыннан да галимнәр чыга. 1871 нче елдан башлап, Каюм Насыйриның бераз вакыт татар балаларына рус теле укытуы да билгеле. Әммма әлеге эшне башкару өчен аңа җиңел булмый, чөнки бина табу, балаларны укуга тарту өчен, бик күп тырышлык күрсәтергә, төрле авырлыклар кичерергә туры килә. 1879 елда К. Насыйри рәсми уку йортларында даими эшләвеннән туктый һәм калган гомерен язучылык эшенә һәм фәнни-тикшеренү эшләренә багышлый. Аның мәшһүр фәнни һәм әдәби хезмәтләре шул вакытларда дөнья күрә.
Каюм Насыйриның зур эшчәнлекләреннән берсе тел өлкәсенә карый. Ул татар теленең беренче аңлатмалы сүзлеген төзи, русча-татарча һәм татарча-русча сүзлекләр төзеп бастыра. Татар әдәби теленең фәнни грамматикасын төзүгә һәм өйрәнүгә нигез сала. Шул ук вакытта, рус телен үзләштерү өчен уку-укыту методикалары төзи һәм, рус теленең грамматикасын язып, аларны бастырып тарата.
Каюм Насыйри татар мәгърифәтчеләре арасында иң эшлекле булып санала. Атаклы галим татар әдәби телендә математика, геометрия, география, астрономия, ботаника, табигать белеме фәннәре буенча дәреслекләр, китаплар яза, тарих, архелогия фәннәрен өйрәнә, еллык өстәл календарьлары чыгара.
К. Насыйри китапларының шактый өлеше тел өлкәсенә карый. Менә аларның кайберләре:
“Кыскача татар нәхүе” (синтаксисы) (1860).
“Ләһҗәи татари” (1895) – татар теленең аңлатмалы сүзлеге.
“Әнмүзәҗ” (1895) (үрнәк, өлге мәгънәсендә). Әлеге хезмәттә татар теленең сарыфы (морфология) һәм нәхүе (синтаксисы) кагыйдәләре аңлатыла.
“Кавагыйде китабәт” (1892). Бу китап – орфография һәм язу кагыйдәләре турында.
“Иҗек” (1895) – эчтәлеге белән Әлифбага туры килә.
Шул ук вакытта, К. Насыйри Урта гасыр һәм Шәрык классикасының чәчмә әсәрләренә мөрәҗәгать итә һәм аларны тәрҗемә кыла: “Әбугалисина кыйссасы” (1872), “Кырык вәзир кыйссасы” (1868) һ.б.
? Сорауларга җавап бирегез (ответьте на вопросы):
1. Каюм Насыйри турында моңа кадәр нәрсәләр укыганыгыз яки ишеткәнегез бар ?
2. К. Насыйриның кыскача тормыш юлын сөйләгез ?
3. К. Насыйриның педагогик эшчәнлеге турында сөйләгез ?
4. К. Насыйри кайсы фән тармаклары белән кызыксынган ?
5. К. Насыйри нинди хезмәтләр язган ?
● Биремнәр (задания).