Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Учебник по татарскому языку (Мухаммадия).doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
989.7 Кб
Скачать

Коръәне Кәримдә дога турында

Инсан – һәм савап, һәм дә гөнаһ эшләргә сәләтле булган бер барлыктыр. Аның Аллаһ каршындагы дәрәҗәсе савап эшләү белән арта. Шул ук вакытта Аллаһ гөнаһ эшләгән колын да гөнаһ дәрьясында берьялгызын гына калдырмас. Ул гөнаһ эшли дип, рәхмәт ишекләрен япмас, һәрвакыт ачык тотар. Түбәндә язып үтелгән аятьләр моңа ачык бер дәлил булып торалар.

“Тәүбә итеп, рухларын пакьләп, дөресен сөйләгән кешеләр гөнаһлылардан аерылып торалар. Аларның тәүбәләрен кабул, гөнаһларын да гафу итәрмен. Мин ихлас күңелдән кылынган тәүбәләрне шунда ук кабул итәрмен” (“Бәкара” сүрәсе, 160 нчы аять).

“Бу хәлләренә үкенеп, тәүбә итүчеләр һәм аннан соң гөнаһ эшләрен ташлаучылар өчен Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтле вә ярлыкаучыдыр” (“Әл Гыймран” сүрәсе, 89 нчы аять).

“Алар берәр начарлык әшләп яки берәр хаксызлык итеп, үзләренә золым иткәндә, Аллаһны искә алып, шунда ук үкенүнең кирәклеген тоеп, гөнаһларыннан тәүбә итүчеләрдер. Дәвамлы начарлык эшләмәгән кешеләрнең гөнаһларын Аллаһтан башка кем гафу итә алыр?! Алар, тәүбәләрен бозып, начарлыкны дәвам итмәсәләр, җитәр (“Әл Гыймран” сүрәсе, 135).

Шунысы да бар, наданлык белән, бер гөнаһ эш әшләп, тиз генә тәүбә итеп, гөнаһларыннан ваз кичеп, ихлас күңелдән тәүбә итүчеләрнең тәүбәсен Аллаһы Тәгалә кабул итәр (“Ниса” сүрәсе, 89).

“Гомерләре буенча начарлык һәм гөнаһ эшләп, үлем якынлашкач кына, тормыштан өметләре өзелгәндә “Мин тәүбә иттем” диючеләрнең тәүбәләре кабул булмас. Иман китермәгәннәрнең үлем хәлендә генә кылган тәүбәләре кабул ителмәс.

Үз-үзенә хаксызлык кылган яки берәр начарлыктан вөҗдан газабы кичерүче берәү, Аллаһка юнәлеп, гафу ителүен теләсә, Аллаһның ярлыкаучы, мәрхәмәтле булуын күрер (“Ниса” сүрәсе, 110).

Әй Мөхәммәд, минем исемемнән әйт ки: “Әй, үз-үзләренә чамадан тыш начарлык кылган колларым! Аллаһның рәхмәтеннән өметегезне өзмәгез. Чыннан да Аллаһ гөнаһларның барысын да кичерер, чөнки Ул гафу итүче, мәрхәмәт итүчедер. Раббыбызга юнәлегез, аңа газап килгәнче бирелегез. Соңыннан Аннан ярдәм күрмәссез” (“Зумәр” сүрәсе, 53 - 54).

“Әй мөэминнәр, Аллаһка чын ихластан, самими күңелдән тәүбә итегез. Раббыгыз, сезнең яманлыкларыгызны кичереп, сезне асларыннан елгалар ага торган җәннәтләргә кертер. Аллаһ ул көнне Пәйгамбәрне һәм Пәйгамбәр белән бергә булган мөэминнәрне рисвай кылмас, аларның алларыннан нур балкыр, дәфтәрләре уң якларыннан бирелер. “Әй Раббыбыз! Безгә нурыбызны тутырып бир һәм безне ярлыка, чыннан да Синең һәр нәрсәгә көчең җитәр”, - диярләр (“Тахрим” сүрәсе, 8).

Асылда тәүбә вә истигъфар да бер догадыр. Доганың тәүбәдән аермасы фәкать шунда гына: догада кеше, Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларын кичерүне сораган кебек, дөнья белән бәйле булган кайбер теләкләрен дә тели ала. Тәүбә вә истигъфар бары тик гөнаһларны гафу әйләү турында гына була. Дога исә, моннан аермалы буларак, дөнья эшләренә караган үтенеч һәм теләкләрне дә эченә ала. Бу җәһәттән Коръәне Кәримдәге догаларга бәйле булган кайбер аятьләрне күздән кичерик.

Аллаһы Тәгалә түбәндәгечә боерган:

“Әй Мөхәммәд, әйт, Сезнең догагыз булмаса, Раббым сезгә нигә мондый бәя бирсен” (“Фуркан” сүрәсе, 77).

Чыннан да кешене уйландыра торган аять бу. Әйтергә теләгән фикер шушыдыр: кешенең Аллаһы Тәгалә каршындагы дәрәҗәсе Аңа кылынган дога вә гыйбадәте белән бәяләнә. Дога вә гыйбадәте булмаган кешенең Аллаһы Тәгалә каршында бер дәрәҗәсе дә калмый. Аның бу үзенчәлеге кешеләрне яратуындагы хикмәтенә бәйле:

“Мин җеннәрне вә кешеләрне фәкать Миңа гыйбадәт итсеннәр дип яраттым” (“Зарият” сүрәсе, 56).

Монда “дога” сүзенең тагын бер мәгънәсенә ишарә итик. Бохариның әйтүенә караганда, “дога” иман мәгънәсен дә эченә ала. Ул моны югарыда әйтеп узылган “Фуркан” сүрәсенең 77 нче аятенә дәлил итеп китергән иде инде. (Бохари, Иман, 2. (1/8)).

Бу очракта, әлеге аятьтән “...иманыгыз булмаса иде, Раббым сезгә ни өчен бәһа бирсен?” дигән мәгънә аңлашыла.

Бу ике мәгънә, беренче карашка бер-берсенә капма-каршы кебек күренсә дә, нигездә алар арасында бернинди дә каршылык юк. Чөнки кешенең Аллаһка дога кылуы өчен иң элек иманы булырга тиеш. Иманы булган кеше Аллаһы Тәгаләгә - Раббысына, һичшиксез, дога кылачак.

Димәк, кол Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт вә дога кылырга, Аның биргән нигъмәтләренә шөкер итәргә тиеш. Аллаһы Тәгалә, колы дога итсә, аның догасын кабул итәчәген белдергән:

“Колларым синнән Минем турыда сораганда белеп торсыннар ки, Мин аларга бик якын. Миннән сораган кешенең дога кылганда догасын кабул итәрмен. Инде алар да Минем чакыруыма җавап бирсеннәр...” (“Бәкара” сүрәсе, 186).

“Раббыгыз боерды ки, Миңа дога кылыгыз, Мин дә сезнең догагызга җавап бирермен. Миңа гыйбадәт итүдән тәкәбберләнгәннәр хур булып, җәһәннәмгә керәчәкләр (“Мөэмин” сүрәсе, 60).

“Раббыгызга күңелдән тыныч кына ялварыгыз. Ул чамадан тыш арттырып җибәрүчеләрне сөймәс” (“Әгъраф” сүрәсе, 55).

“Теләсәң, Аллаһ дип дога кыл, теләсәң, Рахман дип дога кыл, икесе дә Аллаһның гүзәл исемнәреннәндер” (“Исра” сүрәсе, 110).

Мәгънәләре югарыда әйтеп үтелгән бу аятьләрдән түбәндәге нәтиҗәләрне ясарга мөмкин.

Бөек Раббыбыз безгә дога кылырга куша, дога кылсак, догаларыбызның кабул булачагын белдерә.

Бу аятьләр доганы ничек кылырга кирәклеге турында да мәгълүмат бирәләр. Алардан аңлашылганча, дога кылганда югары тавыш белән, бакырып-кычкырып түгел, бары тик ялвару хәлендә һәм тыныч рәвештә генә дога кылуыбыз сорала. Дога кылганда, Аңа ялварып, Аның исемнәреннән берәрсен әйтеп, әлеге исемнәрнең берәрсенә мөрәҗәгать итүебездә бернинди аерма булмавы турында да ишарә ителә.

Фәрит Йосыф “Дога китабы”

Биремнәр (задания).