Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Учебник по татарскому языку (Мухаммадия).doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
989.7 Кб
Скачать

Унберенче дәрес Имена прилагательные

(сыйфатлар)

► В татарском языке прилагательные обозначают признаки предметов, не имеют формальных показателей, предшествуют определяемому слову: ак чәчәк (белый цветок), ак чәчәкләргә (белым цветам).

Имя прилагательное отвечает на вопросы: какой? (-ая, -ое, -ие) – нинди? Который? (-ая, -ое, -ые) – кайсы? Рассмотрим прилагательные, обозначающие цветовой признак и характер людей:

Цвет Характер

ак – белый яшь – молодой

кара – черный карт – старый

кызыл – красный начар – плохой

яшел – зеленый яхшы – хороший

сары – желтый акыллы – умный

зәңгәр – голубой, синий матур – красивый

зәңгәрсу – голубоватый сөйкемле – милый, симпатичный

ал – розовый ягымлы – ласковый, приятный

алсу – розоватый саран – жадный

коңгырт, көрән – коричневый ялкау – ленивый

шәмәхә – фиолетовый пөхтә, җыйнак, төгәл – аккуратный

зәңгәрсу – голубоватый шат күңелле – веселый

соры – серый игелекле, киң күңелле – добрый

җирәнрыжий усал – злой

Бу алма кызылмы? Юк, яшел. Бу алма яшелме? Әйе, яшел. Бу өстәл карамы? Юк, коңгырт. Бу нинди өстәл? Бу кечкенә өстәл. Азат акыллы малаймы? Әйе, акыллы. Казан матурмы? Әйе, матур. Гаиләгез зурмы? Әйе, зур.

Прочитайте и переведите текст (текстны укыгыз һәм тәрҗемә итегез).

Кол Шәриф мәчете

Казан Кремле (кирмән) эчендәге биш таш мәчетнең берсе һәм иң зурысы, иң атаклысы Кол Шәриф исемен йөрткән. Риваятьләргә караганда, мәчет искиткеч матур, бай итеп бизәлгән булган. Аның эче шулкадәр иркен булган ки, анда Казанның барлык ир халкы сыярлык була. Ә Казан ханлыгының башкаласында ул чорда, төрле чыганакларга караганда, 30 меңнән алып 50 меңгә хәтле кеше яшәгән. Кол Шәриф мәчете җәмигъ, ягъни үзәк мәчет булып саналган.

Бу мәчетнең имамы булып Әл-Мөхәммәт улы Ядкәр Кол-Әшрәф эшләгән. Гади халык аны үз итеп Кол Шәриф дип йөрткән. Аны пәйгамбәрләр нәселеннән чыккан изге кеше дип уйлаганнар. Шул ук вакытта Кол-Әшрәф Сәет тә, ягъни ханлыкның беренче рухание, бүгенгечә әйтсәк, мөфтие булган. Халык риваятьләрендә аны төрлечә атыйлар: Кол Шәриф, Шәрифкол, Әшрәфкол һ.б.

Кол Шәриф мәчете каршында зур мәдрәсә эшләгән. Мондый мәдрәсәләр һәр мәчет каршында була. Ләкин иң зурысы, иң абруйлысы – Кол Шәриф мәчетенеке була. Аны хәтта дәрелфәнүн, ягъни бүгенгечә әйтсәк, университет дип тә йөрткәннәр. Дәрелфәнүн бинасында шактый бай китапханә дә була. Аны Сөембикә китапханәсе дип атыйлар. Аның бер өлешен Сөембикәнең үзе белән бергә Мәскәүгә алып китәләр. Төп өлеше исә Казанны алган чакта юк була.

Кыскасы, мәчетнең имамы Кол Шәриф ул чорның зур галиме һәм мөдәррисе дә (укытучысы) була. Моннан тыш, ул күренекле дәүләт эшлеклесе дә. XVI гасырның беренче яртысында Казан ханлыгы исеменнән илче сыйфатында Мәскәүгә йөри. Рус хөкүмәте белән сөйләшүләр алып бара, килешүләр төзи. Шул ук вакытта аның шагыйрь булуын да әйтеп китәргә кирәк. Ул язганнардан безнең чорга дүрт газәл килеп җиткән.

Җөмһүриятебезнең бәйсезлеге турында декларация кабул ителгәч, Кол Шәриф мәчетен яңадан торгызу турындагы мәсьәлә күтәрелә. Мәчетне элеккеге урыннан бераз читтәрәк (элек ул Благовещение чиркәве урынында булган) сала башлыйлар. Проектны атаклы татар архитекторы Искәндәр Сәйфуллин ясый.

Рафаэль Мостафин,

шагыйрь, әдәбиятчы

? Сорауларга җавап бирегез (ответьте на вопросы):

1. Кол Шәриф ничәнче гасырда яшәгән һәм нинди вазыйфа башкарган?

2. Казан ханлыгы чорында Кол Шәриф нинди мәчет булып саналган?

3. Кол Шәриф мәчете турында белгәннәрегезне сөйләгез?

Биремнәр (задания).