
- •Билет № 1
- •1. Гаиләң һәм үзең турында сөйлә.
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 1
- •3. Фразеологизмнарның мәгънәләрен һәм русча эквивалентларын тап.
- •Билет № 2
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 2
- •3. Мәкальләрнең ахырын табып күрсәт.
- •Билет № 3
- •I. Телләр белүнең кирәклеге турында сөйлә.
- •Билет № 3
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 3
- •3. Бирелгән сүзләрне кулланып, югалган песи баласы турында белдерү яз.
- •Билет № 4
- •1.Дустың турында сөйлә.
- •Билет № 4
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 4
- •3.Укытучыңны нинди дә булса бәйрәм белән котлап, открытканы язып бетер.
- •Билет № 5
- •1. Көн режимын турында сөйлә.
- •Билет № 5
- •1.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 5
- •3.Тиешле репликаларны табып куй.
- •Билет № 6
- •1. Бәйрәмнәр һәм үзеннен яраткан бәйрәмен турында сөйлә.
- •Билет № 6
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 6
- •3. Тиешле кушымчаларны ярдәмендә сыйфатлар ясап языгыз.
- •Билет № 7
- •1. Әдәплелек кагыйдәләре турында сөйлә.
- •Билет № 7
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 7
- •3. Тиешле репликаларны табып яз.
- •Билет № 8
- •1. Кием һәм дөрес киенү турында сөйлә.
- •Билет № 8
- •2.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 8
- •3. Репликаларны кирәкле тәртиптә урнаштырып, сөйләшү тексты төзе.
- •Билет № 9
- •1. Укытучы һөнәре турында сөйлә.
- •Билет № 9
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 9
- •Билет № 10
- •1.Татар язучысы яки шагыйре турында сөйлә.
- •Билет № 10
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 10
- •3. Тиешле сүзләрне сайлап яз.
- •Билет № 11
- •1. Габдулла Тукай турында сөйлә.
- •Билет № 11
- •2.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 11
- •3.Парлы исемнәр яса. Телдән тәрҗемә ит.
- •Билет №12
- •1. Ел фасыллары турында сөйлә.
- •Билет №12
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет №12
- •3. Җөмләләрне язып бетер.
- •Билет № 13
- •Билет № 13
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 13
- •3. Фигыльләрне һәм сорауларны кирәкле кушымчалар белән язып
- •Билет № 14
- •1. Татарстанда укучылар өчен ял итү урыннары турында сөйләргә.
- •Билет № 14
- •2.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 14
- •3.Фигыльләрне һәм сорауларны тиешле кушымчалар белән язып бетер.
- •Билет № 15
- •1. Татарстан Республикасы турында сөйлә.
- •Билет № 15
- •2.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 15
- •3. Фигыльләрнең юклык формаларын яз.
- •Билет № 16
- •1. Татарстанның башкаласы турында сөйлә.
- •Билет № 16
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 16
- •3. Фигыльләрне татарча язып бетер.
- •Билет № 17
- •1. Яшәгән җирен турында сөйлә.
- •Билет № 17
- •2.Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 17
- •3.Кыска җаваплар буенча тиешле сорау җөмләләрне яз.
- •Билет №18
- •1. Табигатьне саклау турында сөйлә.
- •Билет №18
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет №18
- •3. Тиешле сорауларны һәм сүзләрне күрсәт.
- •Билет №19
- •1. Сәламәт булунын әһәмияте һәм сәламәтлекне саклау турында сөйлә.
- •Билет №19
- •2.Текстны сәнгатьле итеп һәм биремне үтә.
- •Билет №19
- •3. Исемнәрнең килешләрен һәм тәрҗемәләрен күрсәт
- •Билет №20
- •1. Компьютернын файдасы һәм зарары турында сөйлә.
- •Билет №20
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет №20
- •3.Исемнәрнең килешен, санын, затын билгелә, нинди сорауга җавап биргәнен әйт, аффиксларын күрсәт.
Билет № 4
2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
Шатлык
Иптәш кызлары белән шау-гөр килеп мәктәптән чыкканда, көн бик матур иде. Җәй үтүенә дә, инде көз җитүенә дә ышанасы килми иде Гүзәлнең. Укуның беренче көне шундый күңелле булды, дүрт дәрес сизелмичә үтеп китте. Классташлары, укытучылары, яраткан мәктәбе белән яңадан очрашуга бик шат иде кыз.
Ләкин быелгы беренче сентябрь Гүзәл өчен башка еллардагы кебек үк күңелле дә булмады. Ни өчен дисезме? Элек бу көнне Гүзәл мәктәпкә абыйсы белән бара, абыйсы белән кайта иде. Белем бәйрәменә җитәкләшеп баручы абыйлы-сеңелле Гүзәл белән Фәриткә күпләр сокланып карап калалар иде. Бәйрәмчә киенгән, кулына чәчәк бәйләме тоткан Гүзәл абыйсы янәшәсендә горурланып атлый. « Күрәсезме, минем нинди абыем бар!» ди кызның күз карашы.
Ә быел Фәрит, мәктәпне тәмамлап, Казанга укырга китте. Гүзәл мәктәпкә әбисе белән барды. Әбиләре, әниләре, әтиләре белән килүче балалар күп иде. Күзләре белән күпме эзләсә дә, кыз абыйсы белән җитәкләшеп баручы баланы күрмәде. Аның абыйсы кебек абый беркемдә дә юк шул! Әлбәттә, Гүзәл абыйсы өчен шатлана, аның белән горурлана. Ләкин аның бүген иртәдән бирле нигәдер елыйсы килә. Абыйсы бүген сеңлесен юксына микән? Аның да елыйсы килә микән?
Дәресләрдән соң кыз өйгә беренче тапкыр үзе кайтты. Абыйсы студент булгач, Гүзәл дә зур үсте дигән сүз бит инде!
Менә Гүзәлләрнең йорты, әнә аларның балконы. Балконда елмаеп әбисе оныгын көтеп тора иде.
- Әбием! Әбием! Мин өйгә үзем кайттым!
Әбисе, елмаеп, Гүзәлнең башыннан сыйпады. Әби һәм онык коймак белән чәй эчәргә утырдылар. Шул вакыт ишектә звонок чылтырады. Телеграмма китергәннәр. Гүзәл Миңлегалиевага дип язылган. Әбисе телеграмманы оныгына сузды:
- Кызым, бу - сиңа.
Гүзәл, гаҗәпләнеп, телеграмманы алды һәм ашыга-ашыга укый башлады.
«Кадерле сеңлем Гүзәл! Сине Яңа уку елы белән котлыйм. Мин бүген синең белән бергә шатланам. Абыең Фәрит».
Гүзәлнең никтер тагын елыйсы килеп китте. Ләкин ул белә: еларга ярамый! Аның хәзер студент абыйсы бар. Гүзәл шатланып елмайды.
Билет № 4
3.Укытучыңны нинди дә булса бәйрәм белән котлап, открытканы язып бетер.
_______________________________!
__________чын күңелдән ____________________________белән котлыйм.
______________ уңышлар, ________________________________________
_________________________телим.
________________________________________ белән___________________.
Билет № 5
1. Көн режимын турында сөйлә.
Көндәлек режим ул - көндәлек эшне, йокыны, ашау-эчү, ялны дәрес оештыру. Йокыдан тору һәм йокларга яту, иртәнге, көндезге, кичке аш ашау, ял итү, дәрес әзерләү кебек һәр көн кабатлана торган эшләрне билгеле бер вакытта эшләргә гадәтләнергә кирәк. Ашаганнан соң физик эш белән шөгыльләнмәскә, дәрес әзерләгәнче бераз ял итәргә, йоклар алдыннан ашамаска күнегергә кирәк.
Мин йокыдан гадәттә сәгать җидедә торам. Зарядканы һәр көн ясарга кирәклеген беләм, ләкин кайбер көнне иренәм я өлгермим, һәр көн бер үк эшләр кабатлана: юынам, сөртенәм, чәчемне тарыйм, киенәм. Сигезенче яртыда мин иртәнге ашны ашыйм һәм мәктәпкә җыенам. Портфелемне кичтән тутырып куярга тырышам. Мәктәп безнең өйдән ерак түгел, шуңа күрә дәресләр башланганчы 20 минут ачдан өйдән чыгып китәм. Мин мәктәпкә җәяү барам һәм җәяү кайтам, чөнки җәяү йөрү сәламәтлек өчен бик файдалы.
Дәресләр тугызынчы унбиш минутта башлана. Гадәттә, безнең алты дәрес була. Сәгать уникедә тәнәфестә ашханәдә ашыйм. Сәгать икедән соң мәктәптән кайтам һәм көндезге ашны ашыйм. Атнага өч тапкыр спорт секциясенә (бию түгәрәгенә) йөрим. Аннан соң өйдә булышам: бүлмәләрне җыештырам, идән себерәм, гөлләргә су сибәм, савыт-саба юам. Вакытым булганда, урамда дусларым белән саф һавада йөрим. Сәгать кичке биштән сон дәрес әзерли башлыйм, чөнки аңа күп вакыт кирәк. Кичке сәгать җидедә гаиләбез белән кичке ашны ашыйбыз. Дәрес әзерләгәннән соң буш вакыт калса, телевизор карыйм яки китап укыйм. Сәгать унбердә йокларга ятам. Кайвакыт сәгать уникегә кадәр дә утырам. Дәресләрдән тыш бик күп өстәмә материаллар дә укырга туры килә, чөнки имтиханга бик тырышып әзерләнергә кирәк. Интернеттан да бик күп кирәкле мәгълүматны эзлим һәм өйрәнәм.
Ял көннәрендә буш вакыт күбрәк була. Мин аны гаилә белән үткәрергә яратам.
Тема буенча сораулар:
Көндәлек режим ул - нәрсә?
Иртән мәктәпкә барганчы син нишлисең?
Мәктәптә нишлисең?
Мәктәптән кайткач нишлисең?
Буш вакытын күпме? Син аны ничек үткәрәсең?
Ял көннәрендә нишлисең?