
- •Билет № 1
- •1. Гаиләң һәм үзең турында сөйлә.
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 1
- •3. Фразеологизмнарның мәгънәләрен һәм русча эквивалентларын тап.
- •Билет № 2
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 2
- •3. Мәкальләрнең ахырын табып күрсәт.
- •Билет № 3
- •I. Телләр белүнең кирәклеге турында сөйлә.
- •Билет № 3
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 3
- •3. Бирелгән сүзләрне кулланып, югалган песи баласы турында белдерү яз.
- •Билет № 4
- •1.Дустың турында сөйлә.
- •Билет № 4
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 4
- •3.Укытучыңны нинди дә булса бәйрәм белән котлап, открытканы язып бетер.
- •Билет № 5
- •1. Көн режимын турында сөйлә.
- •Билет № 5
- •1.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 5
- •3.Тиешле репликаларны табып куй.
- •Билет № 6
- •1. Бәйрәмнәр һәм үзеннен яраткан бәйрәмен турында сөйлә.
- •Билет № 6
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 6
- •3. Тиешле кушымчаларны ярдәмендә сыйфатлар ясап языгыз.
- •Билет № 7
- •1. Әдәплелек кагыйдәләре турында сөйлә.
- •Билет № 7
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 7
- •3. Тиешле репликаларны табып яз.
- •Билет № 8
- •1. Кием һәм дөрес киенү турында сөйлә.
- •Билет № 8
- •2.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 8
- •3. Репликаларны кирәкле тәртиптә урнаштырып, сөйләшү тексты төзе.
- •Билет № 9
- •1. Укытучы һөнәре турында сөйлә.
- •Билет № 9
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 9
- •Билет № 10
- •1.Татар язучысы яки шагыйре турында сөйлә.
- •Билет № 10
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 10
- •3. Тиешле сүзләрне сайлап яз.
- •Билет № 11
- •1. Габдулла Тукай турында сөйлә.
- •Билет № 11
- •2.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 11
- •3.Парлы исемнәр яса. Телдән тәрҗемә ит.
- •Билет №12
- •1. Ел фасыллары турында сөйлә.
- •Билет №12
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет №12
- •3. Җөмләләрне язып бетер.
- •Билет № 13
- •Билет № 13
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 13
- •3. Фигыльләрне һәм сорауларны кирәкле кушымчалар белән язып
- •Билет № 14
- •1. Татарстанда укучылар өчен ял итү урыннары турында сөйләргә.
- •Билет № 14
- •2.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 14
- •3.Фигыльләрне һәм сорауларны тиешле кушымчалар белән язып бетер.
- •Билет № 15
- •1. Татарстан Республикасы турында сөйлә.
- •Билет № 15
- •2.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 15
- •3. Фигыльләрнең юклык формаларын яз.
- •Билет № 16
- •1. Татарстанның башкаласы турында сөйлә.
- •Билет № 16
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 16
- •3. Фигыльләрне татарча язып бетер.
- •Билет № 17
- •1. Яшәгән җирен турында сөйлә.
- •Билет № 17
- •2.Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 17
- •3.Кыска җаваплар буенча тиешле сорау җөмләләрне яз.
- •Билет №18
- •1. Табигатьне саклау турында сөйлә.
- •Билет №18
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет №18
- •3. Тиешле сорауларны һәм сүзләрне күрсәт.
- •Билет №19
- •1. Сәламәт булунын әһәмияте һәм сәламәтлекне саклау турында сөйлә.
- •Билет №19
- •2.Текстны сәнгатьле итеп һәм биремне үтә.
- •Билет №19
- •3. Исемнәрнең килешләрен һәм тәрҗемәләрен күрсәт
- •Билет №20
- •1. Компьютернын файдасы һәм зарары турында сөйлә.
- •Билет №20
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет №20
- •3.Исемнәрнең килешен, санын, затын билгелә, нинди сорауга җавап биргәнен әйт, аффиксларын күрсәт.
Билет № 3
2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
Хәлең ничек, әби?
Хәлимә әби берүзе генә яши. Ләкин ул ялгызлыкны һич тә сизми, чөнки аның күршеләре яхшы. Алар әбинең хәлен белеп, кирәк вакытта аңа ярдәм итеп торалар.
-Бүген дә Хәлимә карчык янына күрше кызы Резидә килеп керде.
-Хәлимә әби, исәнме. Хәлләрең ничек?
-Исәнме, кызым Резидә! Аллага шөкер, әйбәт. Хәл белергә керүең өчен рәхмәт.
-Хәлимә әби, бүген минем буш вакытым күбрәк. Әйдә мин тиз генә өеңне җыештырып алам.
- Һай, рәхмәт төшкере, кызым , бик яхшы булыр. Картайдым шул, билем авырта, иелеп идән юа алмыйм.
Резидә идәннәрне юды, тузан сөртте. Күрше әбигә мәктәп тормышындагы яңалыкларны да сөйләргә онытмады. Ялгыз яшәүче әбигә бөтен нәрсә дә кызык иде. Ул Резедәне кызыксынып тыңлады, вакыт-вакыт сораулар да бирде. Шулай күңелле итеп эшләгәч, эш тә тиз бетте.
-Әби! Хәзер йөгереп кенә кибеткә дә барып килим әле. Иртәгә мәктәптә дәресләрдән соң зур бәйрәм була, шуңа күрә мин соң кайтам. Синең яныңа керергә өлгермим. Кибеттән нәрсә алыйм?
- Рәхмәт балам. Катык, сөт, икмәк ал. Картайдым шул, аякларым да начар тыңлыйлар. Кибеткә барып кайту хәзер җиңел эш түгел.
Резедә яшь шул, кибеткә дә тиз генә барып кайтты.
-Әби, менә әйткәннәрнең барысын да алып кайттым.
-Игелекле бала икәнсең, рәхмәт төшсен.
-Әби, мин хәзер кайтыйм инде. Әниләр эштән кайтканчы, өйне җыештырырга, балалар бакчасыннан сеңлемне алырга кирәк. Мин берсекөнгә тагын килермен. Сау бул, әби!
-Сау бул, балам, сау бул,-дип, Хәлимә әби Резидәие аркасыннан сөеп озатып калды.
Билет № 3
3. Бирелгән сүзләрне кулланып, югалган песи баласы турында белдерү яз.
Сүзләр: сигез айлык, бар, кичке, Актәпи, песи баласы, югалды, гәүдәсе, соры тап, кушаматы, ак, кара, күрсәгез, зинһар, шылтыратуыгызны үтенәбез, тәпиләре, борыны да, маңгаенда, сәгать 6 дан соң, 4 - 62 - 52 - 74 телефонына, ярдәм итегез;
Билет № 4
1.Дустың турында сөйлә.
һәр кешенең дә дуслары бар. Кемнеңдер дуслары күбрәк, кемнеңдер әзрәк булырга мөмкин. Ләкин ышанычлы, чын дуслар гадәттә күп булмый. Чын дуска курыкмыйча бөтен серләреңне сөйләргә була. Ул сине һәрвакыт аңлый, кирәк булса, ярдәм итә.
Минем дә дусларым күп, ләкин иң якын дустым - Олег. Без аның белән бер класста укыйбыз. Ул акыллы, игътибарлы, ышанычлы, тәрбияле, ярдәмчел... Олегны классташлар гадел һәм кыю булганы өчен яраталар. Безнең дуслык беренче класста башланды. Без аның белән беренче сентябрьдә таныштык һәм тәнәфесләрдә бергә уйный башладык. Олег күп укый, шуңа күрә күп белә. Математика, информатика фәннәрен ярата, компьютерда яхшы эшли. Олег программист булырга тели. Мәктәпне тәмамлагач, институтка укырга керергә җыена.
Безнең уртак шөгыльләребез дә бар: икебез дә музыка тыңларга яратабыз, бер үк спорт секциясенә йөрибез. Кирәк булса, бер-беребезгә ярдәм игәбез. Олег миңа гадәттә төгәл фәннәрдән ярдәм итә, ә мин аңа инглиз теленнән булышам. Дустым белән бик сирәк үпкәләшәбез. Әгәр нинди дә булса аңлашылмаучылык килеп чыкса, үзара мөнәсәбәтләрне ачуланышмыйча генә ачыклыйбыз. Бер-беребезнең фикерен игътибар белән тыңларга, аңларга тырышабыз.
Мин шундый якын дустым булуына бик шатланам һәм аның белән горурланам.
Тема буенча сораулар :
Якын дуслар күп була аламы? Синеңчә, чын дус нинди булырга тиеш?
Синең якын дустың бармы? Ул кем?
Аның белән кайчан һәм ничек таныштыгыз?
Ул нинди кеше? Сиңа дустыңның нинди сыйфатлары бигрәк тә ошый? Аның нинди дә булса тискәре сыйфаты бармы?
Дустыңның гаиләсе турында нәрсәләр беләсең?
Буш вакытыгызны ничек үткәрәсез?
Сезнең үзара мөнәсәбәтләрегез нинди? Ачулашканыгыз бармы?