
- •Билет № 1
- •1. Гаиләң һәм үзең турында сөйлә.
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 1
- •3. Фразеологизмнарның мәгънәләрен һәм русча эквивалентларын тап.
- •Билет № 2
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 2
- •3. Мәкальләрнең ахырын табып күрсәт.
- •Билет № 3
- •I. Телләр белүнең кирәклеге турында сөйлә.
- •Билет № 3
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 3
- •3. Бирелгән сүзләрне кулланып, югалган песи баласы турында белдерү яз.
- •Билет № 4
- •1.Дустың турында сөйлә.
- •Билет № 4
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 4
- •3.Укытучыңны нинди дә булса бәйрәм белән котлап, открытканы язып бетер.
- •Билет № 5
- •1. Көн режимын турында сөйлә.
- •Билет № 5
- •1.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 5
- •3.Тиешле репликаларны табып куй.
- •Билет № 6
- •1. Бәйрәмнәр һәм үзеннен яраткан бәйрәмен турында сөйлә.
- •Билет № 6
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 6
- •3. Тиешле кушымчаларны ярдәмендә сыйфатлар ясап языгыз.
- •Билет № 7
- •1. Әдәплелек кагыйдәләре турында сөйлә.
- •Билет № 7
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 7
- •3. Тиешле репликаларны табып яз.
- •Билет № 8
- •1. Кием һәм дөрес киенү турында сөйлә.
- •Билет № 8
- •2.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 8
- •3. Репликаларны кирәкле тәртиптә урнаштырып, сөйләшү тексты төзе.
- •Билет № 9
- •1. Укытучы һөнәре турында сөйлә.
- •Билет № 9
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 9
- •Билет № 10
- •1.Татар язучысы яки шагыйре турында сөйлә.
- •Билет № 10
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 10
- •3. Тиешле сүзләрне сайлап яз.
- •Билет № 11
- •1. Габдулла Тукай турында сөйлә.
- •Билет № 11
- •2.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 11
- •3.Парлы исемнәр яса. Телдән тәрҗемә ит.
- •Билет №12
- •1. Ел фасыллары турында сөйлә.
- •Билет №12
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет №12
- •3. Җөмләләрне язып бетер.
- •Билет № 13
- •Билет № 13
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 13
- •3. Фигыльләрне һәм сорауларны кирәкле кушымчалар белән язып
- •Билет № 14
- •1. Татарстанда укучылар өчен ял итү урыннары турында сөйләргә.
- •Билет № 14
- •2.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 14
- •3.Фигыльләрне һәм сорауларны тиешле кушымчалар белән язып бетер.
- •Билет № 15
- •1. Татарстан Республикасы турында сөйлә.
- •Билет № 15
- •2.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 15
- •3. Фигыльләрнең юклык формаларын яз.
- •Билет № 16
- •1. Татарстанның башкаласы турында сөйлә.
- •Билет № 16
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 16
- •3. Фигыльләрне татарча язып бетер.
- •Билет № 17
- •1. Яшәгән җирен турында сөйлә.
- •Билет № 17
- •2.Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 17
- •3.Кыска җаваплар буенча тиешле сорау җөмләләрне яз.
- •Билет №18
- •1. Табигатьне саклау турында сөйлә.
- •Билет №18
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет №18
- •3. Тиешле сорауларны һәм сүзләрне күрсәт.
- •Билет №19
- •1. Сәламәт булунын әһәмияте һәм сәламәтлекне саклау турында сөйлә.
- •Билет №19
- •2.Текстны сәнгатьле итеп һәм биремне үтә.
- •Билет №19
- •3. Исемнәрнең килешләрен һәм тәрҗемәләрен күрсәт
- •Билет №20
- •1. Компьютернын файдасы һәм зарары турында сөйлә.
- •Билет №20
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет №20
- •3.Исемнәрнең килешен, санын, затын билгелә, нинди сорауга җавап биргәнен әйт, аффиксларын күрсәт.
Билет № 2
2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
Ипи кадере
Беркөнне шулай җан әрнеткеч бер нәрсәгә туры килдем, дип башлап китте Хәлил абый сүзен. Бераз ял итим, хәл алыйм дип урам бакчасына кереп утырдым. Бакча уртасындагы асфальт җәелгән мәйданда малайлар туп уйныйлар. Зурлар түгел, бәләкәй малайлар. Күрәм: болар каткан булканы туп итеп типкәләп йөртәләр. Үзләре көлешәләр, булканы мәйданның бер башыннан икенче башына куалар. Күрсәгез иде, бөтен бер булка. Күңел өчен тешләп тә, кабып та карамаганнар!
Түзмәдем, уйнаучылар янына бардым. Шунда уйнаучы бер малайдан сорыйм:
-Нигә булка белән уйныйсыз? — дим.
-Тубыбызны алып чыкмаган идек,— ди.
-Каян алдыгыз соң аны? — дим.
-Чүплектән,— ди, кулы белән каршыдагы йортларның берсенә таба күрсәтеп.
-Улым, син үзең яхшы малай шикелле күренәсең, әйт әле: ипине шулай типкәләп уйнарга ярыймы соң?—дип сорыйм тегеннән.
Малай җавап бирми, башын иеп, тик басып тора. Кем малае икәнен дә, кайсы йортта торучы икәнен дә әйтергә теләми.
Ахырдан мин аңа:
— Кара әле, улым, тыңла әле. Ипине алай мыскыл итеп, типкәләп уйнарга ярамый бит. Ипи бит ул — бик кадерле, бик кыйммәтле ризык. Аның һәр бөртеген кешеләр ел буе тир түгеп, тырышып эшләп табалар. Дөньяда тагын аннан да кадерле нәрсә юк. Бер кеше дә иписез яши алмый,— дим.
Малай, бер сүз дә дәшмичә, сүземне тыңлап торды-торды да, иптәшләре янына йөгереп китеп барды. Алар шундук уеннарыннан туктап калдылар. Үзара нидер сөйләштеләр, миңа таба да карап-карап алдылар да төрлесе төрле якка йөгереп китеп тә бардылар.
(А. Шамовтан)
Билет № 2
3. Мәкальләрнең ахырын табып күрсәт.
а) Белмәү оят түгел, ____ белемле кеше меңне егар.
б) Эше барның, ____ белемнән эзлә.
в) Бәхетне юлдан эзләмә, ____ белергә теләмәү оят.
г) Телләр белгән - _____ашы бар.
д) Һөнәрле үлмәс, _____илләр гизгән.
с) Көчле кеше берне егар, _____ һөнәрсез көн күрмәс.
Билет № 3
I. Телләр белүнең кирәклеге турында сөйлә.
Тел кешеләргә бер- берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга ярдәм итә. Бүгенге көндә телләр белү бик кирәк, чөнки хәзер илләр арасында чикләр ачык. Телләр өйрәнү өчен чит илләргә сәяхәт итәргә бару, интернет челтәре аша аралашу мөмкинлекләре дә бар. Бүген предприятиеләр, оешмалар беренче чиратта эшкә чит телләр белүче белгечләрне апалар. Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучылар 3 телне: татар, рус һәм инглиз телләрен яхшы белергә тиеш.
Чит телне өйрәнү өчен, теләк кенә җитми, зур тырышлык кирәк. Хәтерләре яхшы кешеләр телләрне җиңелрәк һәм тизрәк өйрәнәләр. Нинди дә булса чит тел өйрәнү өчен, шул телдә күбрәк сөйләшергә кирәк. Радио тыңлау, телевидение тапшырулары карау, магнитофон язмалары тыңлауның да файдасы зур. Телне вакыт-вакыт кына түгел, ә даими өйрәнергә кирәк, һәр көн бер сәгать өйрәнү яхшы нәтиҗә бирә. Мөмкинлек булганда, өйрәнә торган телдә сөйләшү, уку, язу, сөйләгәнне тыңлау зур ярдәм итә. Транспортта барганда да, чират торганда да вакытны файдалансаң, өйрәнергә күпкә җиңелрәк була.
Шуны истә тотарга кирәк: бер телне өйрәнсәң, икенчесен өйрәнү - ике тапкыр, өченчесен өйрәнү - өч тапкыр ... җиңелрәк һәм тизрәк булачак.
Безнең мәктәптә татар, француз, инглиз, төрек телләре өйрәнергә була. Татарстанда ике дәүләт теле бар, без ике телне дә яхшы белергә тиеш. Минем күп дусларым, күршеләрем, танышларым - татарлар. Шуңа күрә мин инглиз телен генә түгел, татар телен дә теләп өйрәнәм. Минем әтием дә, әнием дә татарча белмиләр. Алар минем татарча белүем белән горурланалар. Татар телен без 1 класстан өйрәнәбез. 9 нчы класста бу фән атнага ... тапкыр булды. Без дәресләрдә сүзләр өйрәнәбез, татар теленең грамматикасы белән танышабыз, төрле темаларга аралашабыз, татарча дөрес сөйләшергә тырышабыз. Әдәбият дәресләрендә татар шагыйрьләре һәм язучыларының тормышын, иҗатын ойрәнәбез, татар халкының гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре белән танышабыз.
ЮНЕСКО тикшерүләре буенча, татар теле - дөньяда иң киң таралган 14 телнең берсе. Бу 14 телне белсәң, теләсә нинди телдә сөйләшүче кешеләр белән аңлашырга була. Дөньяда җиде миллионга якын татар яши. Татарлар Чиләбе, Оренбург, Пермь,Ульяновск өлкәләрендә, Башкортстанда, Мордовиядә, Украинада, Урта Азиядә. Балтыйк буе дәүләтләрендә, Себердә, Төркиядә, Финляндиядә, Польшада, Австралиядә, Кытайда, Германиядә, Америкада да яшиләр.
Инглиз теле - халыкара аралашу теле, мин аны шуңа күрә тырышып өйрәнәм. Инглиз теленнән олимпиадаларда катнашам.
Тема буенча сораулар:
Телләр белү ни өчен кирәк?
Татарстан укучылары ничә телне яхшы белергә тиеш
Мәктәбегездә нинди телләр укытыла?
Татар теле дәресләрендә нишлисез?
Чит тел өйрәнәсеңме?
Син ничек уйлыйсың, телләр өйрәнү киләчәктә сиңа ярдәм итәрме?
Әти-әниеңнең телләр өйрәнүгә мөнәсәбәте нинди?
Татар теле дөньяда нинди урын тота?
Тел өйрәнүче кешегә нинди киңәшләр бирер идең?