Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
9кл.экзамен билеты Нигъматуллина.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
130.12 Кб
Скачать

Билет №20

2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

Җәйге бер көн

Җәйнең бер матур көнендә Азатлар авылына шәһәрдән ике малай кунакка кайтты. Берсенең исеме - Рөстәм, икенчесенеке - Илдус. Азат кунаклар кайтканны бик ярата. Ул көннәр буе яна дуслары белән рәхәтләнеп уйнады.

Беркөнне Азат шәһәр малайларын балык тотарга алып барды. Елга аларның бакча башыннан ерак түгел генә ага. Гадәттә, анда балык шәп эләгә. Ләкин бу юлы су буенда озак тора алмадылар. Кырмыскалар бүген әллә нишләгәннәр, тешлиләр дә тешлиләр. Шундый авырттырып тешлиләр, һич түзәрлек түгел. Кармакларын җыеп, малайлар кайтырга җыендылар.

-Әни, кырмыска тешли, — диде Азат, капкадан керә-керә.

-Яңгыр була инде алайса, — диде әнисе.

Балыктан иртә кайтулары бик әйбәт булды. Малайлар бер кош баласын үлемнән коткардылар. Ул оясыннан егылып төшкән мескен. Ярый әле песи тотып ашамаган. Аны ничек оясына куярга? Оя биек, буй җитәрлек түгел.

Азат ярдәмгә әнисен чакырды. Ярый әле чыпчык баласы имгәнмәгән иде. Азатның кошчыкны сыйпыйсы килгән иде дә, әнисе рөхсәт итмәде. «Кеше кагылганнан соң ана кош баласын яратмый башлый», — диде ул.

Белми әйтмидер. Азатның әнисе хайваннарның «телләрен» белә. Мәктәптә

дә шул фәнне укыта. Әнисе кош баласын, яфраклар аша тотып, оясына куйды.

-Очарга өйрәнергә теләгән ул, — дип аңлатты ул малайларга.

-Кошлар очарга егыла-егыла өйрәнәләр икән, —дип уйлап куйды Азат.

Көн шундый эссе. Эх, су коенып кайтырга! Дуслары Азатның шушы сүзләрне әйткәнен көтеп кенә торганнар диярсең. Алар шатланып риза булдылар.

-Кая барабыз? — диде Илдус.

-Әйдәгез, Якты күлгә алып барам, —диде әнисе. - Яңгыр башланганчы, кайтып өлгерергә кирәк.

Машина белән бик тиз барып җиттеләр Якты күлгә. Су шундый җылы, кергәч, чыгасы килми. Күктә кояш кыздыра. Ә яңгыр һаман яумады Рәхәтләнеп су коенып кайттылар.

Өйгә кайтып җиткәннәр генә иде, тузанлы юлга яңгыр тамчылары тамды. Юл сипкеллегә әйләнде. Әнисенең әйткән сүзе дөрес булып чыкты. Ни өчен яңгыр яуганын Азат та белә хәзер. Ә кырмыскалар каян беләләр икән?

Җәйнең бер көне малайларны күп нәрсәләргә өйрәтте. Күпме дәрес бирде бит ул аларга.

(Й. Җамалетдиновадан)

Билет №20

3.Исемнәрнең килешен, санын, затын билгелә, нинди сорауга җавап биргәнен әйт, аффиксларын күрсәт.

Мәктәбебезне ___________________________________________________

Дусларыгызга____________________________________________________

Әбиеңнең_______________________________________________________

Онгына_________________________________________________________

Дәфтәрләремдә__________________________________________________

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]