Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
9кл.экзамен билеты Нигъматуллина.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
130.12 Кб
Скачать

Билет №18

2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

Бурыч

Фатирымнан ашыга-ашыга чыкканда, күрше ишеккә звонок биреп торучы бер карчыкны күрдем. Звонок төймәсе шактый биектә, ә әбинең буе тәбәнәк. Шуңа күрә ул, аяк очларына басып, өскә үрелә. Язгы пальто өстеннән бөркәнгән ак шәле җилкәсенә җыерылып төшкән. Йөзе борчулы, күз карашында ниндидер өметсезлек, аптырау сизелә иде.

Мин әбигә күршеләремнең бер атна элек ялга китүләрен әйттем. «Бик кирәк идемени соң алар?» - дим. Карчык баскан җирендә таптанып алды, авыр сулады. «Кирәк иде шул, бәбкәм, бик кирәк иде. Өченче тапкыр киләм инде. Мунчага барганда, акчам җитмәгәч, Хәбирәдән 2 сум акча алын торган идем. Шуны бирәсем бар иде»,— ди. «И, әби, шул 2 сумны бирәм дип кат-кат йормәсәң инде,— дим,— әллә ни зур акча түгел ич!»

Карчык миңа гаҗәпләнеп карап алды. Сүзләремне ошатмавы йөзенә чыкты. «Бирәчәкнең зурысы-кечесс юк аның, бала. Олы кешегә андый бирәчәк белән яшәү дөрес түгел. Карт кешенең хәлен белеп булмый, үлеп китсәм, өстемдә кала ич!» - диде. «Алайса, калдыр соң миңа 2 сумыңны. Күршеләр кайткач, кертеп бирермен», дим.

Әбинең йөзе балкып китте, ул, ашыгып, 2 сум акчаны мина сузды. «И балам, игелекле кеше икәнсең, тагын ничек килермен дип борчылган идем. Рәхмәт, балам.».

Әбинең өстеннән тау төштемени! Ул ашыга-ашыга ишектән чыгып китте...

(Роза Хафизова)

Билет №18

3. Тиешле сорауларны һәм сүзләрне күрсәт.

а) шарт фигыль _____Нишләгәч? ____аңлау

б) хәл фигыль ______Нишләсә дә? ____ аңлаучы

в) исем фигыль _______ Нишләүче? ____ аңлагач

г) кире шарт фигыль ________ Нишләсә? _____ аңласа да

д) сыйфат фигыль _________ Нишләү? _____ аңласа

Билет №19

1. Сәламәт булунын әһәмияте һәм сәламәтлекне саклау турында сөйлә.

Сәламәт булу - зур бәхет. Сәламәт кеше генә киләчәккә матур планнар кора ала. Сәламәтлеге начар булган кешенең иң зур теләге - сәламәтләнү.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, сәламәт булу 65 процент - яшәү рәвешеннән, 20 процент әти-әниләрдән килгән геннардан, 15 процент -медицинадан тора. Табиблар бүген дөньядагы 300 мең төр авыруның 5 мең төрен генә дәвалый апалар. Ләкин кыска гомернең сәбәбе авырулар гына түгел. Сәламәт булу-булмауда түбәндәге факторлар да зур роль уйный:

1)яшәү рәвеше (спорт, режим, начар гадәтләр);

2)дөрес туклану (файдалы яки зарарлы азык куллану)

Бүген мәктәп укучыларының 10-20 проценты гына сәламәт. Укучыларның күпчелеге начар күрә. 60 процент укучыларда сулыш органнары авырулары, 10 процентта - нерв системасы, ашкайнату системасы, сөяк, мускул, кан тамырлары авырулары күзәтелә.

Электрон уенчыклар белән мавыгу (гаджетомания), телевизор күп карау, компьютер каршысында озак утыру, җитәрлек ял итмәү нерв авыруларын китереп чыгара. Саф һавада аз булу, көн режимын дөрес оештырмау баш мие авыруларын китереп чыгара. Дөрес тукланмау, начар сыйфатлы, майлы һәм баплы ризыклар ашау ашкайнату системасы авыруларын китереп чыгара. Тәмәке тарту, сыра эчү сәламәтлекне нык какшата.

Витамин җитмәү дә организмга зур зыян китерә. Берьюлы күп ашамаска, эз-эзләп кенә һәм ешрак ашарга гадәтләнергә кирәк. Майлы, баллы ризыклар сәламәтлек өчен файдалы түгел. Табиблар әйтүенчә, сагыз чәйнәү, кофе эчү, тәмәке тарту ияләнү китереп чыгара. Зарарлы ризыклар исемлеген дәвам итүче ашамлыклар: чипсы, пепси- һәм кока- кола, тиз әзерләнә торган токмач, хот-дог, гамбургер һ.б.

Спорт белән шөгыльләнү сәламәтлек өчен бик файдалы. Спорт кешедә үз-үзеңә ышану, ихтыяр көче, түземлек һәм тәвәккәллек кебек сыйфатлар тәрбияли. Организмны чыныктырыру кан әйләнешен яхшырта, нерв системасын ныгыта, матдәләр алмашын нормальләштерә.

Мин үзем сәламәт яшәү өчен кирәк булган кагыйдәләрне үтим. һәр көн иртән гимнастика ясыйм, салкын су белән юынам, спорт белән шөгыльләнәм,

режим белән тукланам, тәмәке тартмыйм, сыра эчмим. Кыскасы, сәламәт яшәү рәвеше алып барам.

Тема буенча сораулар :

  1. Сәламәт булу-булмау кеше тормышында нинди роль уйный?

  2. Сәламәтлек булуга нинди факторлар тәэсир итә?

  3. Бүгенге укучыларның сәламәтлеге нинди?

  4. Яшүсмерләр арасында нинди авырулар бигрәк тә еш очрый?

  5. Укучыларның сәламәтлеге начарлануның нинди сәбәпләре бар?

  6. Нинди азык организм өчен зарарлы?

  7. Спорт белән шөгыльләнүнең организмга тәэсире нинди?

  8. Синең сәламәт яшәү рәвешенә мөнәсәбәтең нинди?

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]