
- •Билет № 1
- •1. Гаиләң һәм үзең турында сөйлә.
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 1
- •3. Фразеологизмнарның мәгънәләрен һәм русча эквивалентларын тап.
- •Билет № 2
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 2
- •3. Мәкальләрнең ахырын табып күрсәт.
- •Билет № 3
- •I. Телләр белүнең кирәклеге турында сөйлә.
- •Билет № 3
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 3
- •3. Бирелгән сүзләрне кулланып, югалган песи баласы турында белдерү яз.
- •Билет № 4
- •1.Дустың турында сөйлә.
- •Билет № 4
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 4
- •3.Укытучыңны нинди дә булса бәйрәм белән котлап, открытканы язып бетер.
- •Билет № 5
- •1. Көн режимын турында сөйлә.
- •Билет № 5
- •1.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 5
- •3.Тиешле репликаларны табып куй.
- •Билет № 6
- •1. Бәйрәмнәр һәм үзеннен яраткан бәйрәмен турында сөйлә.
- •Билет № 6
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 6
- •3. Тиешле кушымчаларны ярдәмендә сыйфатлар ясап языгыз.
- •Билет № 7
- •1. Әдәплелек кагыйдәләре турында сөйлә.
- •Билет № 7
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 7
- •3. Тиешле репликаларны табып яз.
- •Билет № 8
- •1. Кием һәм дөрес киенү турында сөйлә.
- •Билет № 8
- •2.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 8
- •3. Репликаларны кирәкле тәртиптә урнаштырып, сөйләшү тексты төзе.
- •Билет № 9
- •1. Укытучы һөнәре турында сөйлә.
- •Билет № 9
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 9
- •Билет № 10
- •1.Татар язучысы яки шагыйре турында сөйлә.
- •Билет № 10
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 10
- •3. Тиешле сүзләрне сайлап яз.
- •Билет № 11
- •1. Габдулла Тукай турында сөйлә.
- •Билет № 11
- •2.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 11
- •3.Парлы исемнәр яса. Телдән тәрҗемә ит.
- •Билет №12
- •1. Ел фасыллары турында сөйлә.
- •Билет №12
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет №12
- •3. Җөмләләрне язып бетер.
- •Билет № 13
- •Билет № 13
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 13
- •3. Фигыльләрне һәм сорауларны кирәкле кушымчалар белән язып
- •Билет № 14
- •1. Татарстанда укучылар өчен ял итү урыннары турында сөйләргә.
- •Билет № 14
- •2.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 14
- •3.Фигыльләрне һәм сорауларны тиешле кушымчалар белән язып бетер.
- •Билет № 15
- •1. Татарстан Республикасы турында сөйлә.
- •Билет № 15
- •2.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 15
- •3. Фигыльләрнең юклык формаларын яз.
- •Билет № 16
- •1. Татарстанның башкаласы турында сөйлә.
- •Билет № 16
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 16
- •3. Фигыльләрне татарча язып бетер.
- •Билет № 17
- •1. Яшәгән җирен турында сөйлә.
- •Билет № 17
- •2.Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 17
- •3.Кыска җаваплар буенча тиешле сорау җөмләләрне яз.
- •Билет №18
- •1. Табигатьне саклау турында сөйлә.
- •Билет №18
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет №18
- •3. Тиешле сорауларны һәм сүзләрне күрсәт.
- •Билет №19
- •1. Сәламәт булунын әһәмияте һәм сәламәтлекне саклау турында сөйлә.
- •Билет №19
- •2.Текстны сәнгатьле итеп һәм биремне үтә.
- •Билет №19
- •3. Исемнәрнең килешләрен һәм тәрҗемәләрен күрсәт
- •Билет №20
- •1. Компьютернын файдасы һәм зарары турында сөйлә.
- •Билет №20
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет №20
- •3.Исемнәрнең килешен, санын, затын билгелә, нинди сорауга җавап биргәнен әйт, аффиксларын күрсәт.
Билет № 14
2.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
Бәхет
Җәйге ял вакытында Гөлгенә Казаннан авылга, әнисенең бертуган абыйсы гаиләсенә кунакка кайтты. Миргазыян абый — авыл укытучысы. Көннәрнең берендә ул Гөлгенәгә «Үзең буя» ("Раскрась сам") дигән альбом һәм буяу карандашлары бирде. Альбомда йорт кошларының һәм хайваннарының рәсемнәре ясалган иде.
Дәү абыйсы Гөлгенәне үзенең янына утыртты да сораштыра башлады:
-Менә монысы нәрсә инде, сеңелем?
-Каз, —диде Гөлгенә.
-Ә бусы?
-Гусак.
Миргазыян абый яхшылап кына аңлатты.
Русчасын дөрес әйттең — гусак. Ә татарчасы ата каз була. Ата каз! — Укытучы абый альбомның алдагы битен ачты. — Ә монысы нәрсә инде?
-Тавык, — дип жавап бирде Гөлгенә.
-Ә бусы?
-Ата тавык.
Миргазыян абый көлеп җибәрде. Әмма, Гөлгенәне үпкәләтмәскә тырышып, җайлап-ипләп кенә әйтте:
- Без татарча аны әтәч дибез. Русчасы пегух була.
Алар шулай итеп бер-бер артлы альбомның башка битләрен ачтылар. Туган телне чамалы белгән Шәһәр кызы башка рәсемнәрдә дә хаталар ясады. Дәү абыйсы аның һәр сүзен кат-кат төзәткәч, Гөлгенә әллә никадәр яңа суз өйрәнде. Гөлгенә аларны тагын бер кат кабатлап чыкты. Миргазыян абыйсы ана тагын бик күп кошларның, чәчәкләр, агач-куакларның татарча исемнәрен өйрәтте.
Шәһәргә кайтканда, Гөлгенә татарча матур итеп сөйләшә белә иде инде. Рәхәт икән ул үз туган телеңдә сөйләшә белү! Зур бәхет икән ул!..
(Дания Гайнетдиновадан)
Билет № 14
3.Фигыльләрне һәм сорауларны тиешле кушымчалар белән язып бетер.
вот бы отдохнуть ял ит___________ Нишлә________
не отдохнув ял ит___________ Нишлә________
отдохнув ял ит___________ Нишлә________
до того, как отдохнуть ял ит___________ Нишлә________
отдыхать ял ит___________ Нишлә________
Билет № 15
1. Татарстан Республикасы турында сөйлә.
Татарстан Идел буенда урнашкан. Аның мәйданы – 68 мең кв. км. Хәзерге вакытта Татарстанда 4 миллионга якын 100 дән артык милләт кешесе яши. Республикабызның иң күпсанлы халыклары - татарлар һәм руслар. Республикада барлыгы 20 шәһәр, 20 поселок, 43 район, 3000 гә якын авыл исәпләнә. Татарстанда Казан, Алабуга, Яр Чаллы кебек зур һәм борынгы шәһәрләр дә, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән кебек кечкенәрәк һәм яшьрәк шәһәрләр дә бар.
Татарстан 1920 елның 27 маенда Россия Федерациясе составында барлыкка килә. 1990 нчы елдан республиканың рәсми исеме - Татарстан Республикасы. Татарстанда Конституция нигезендә дәүләт телләре булып татар һәм рус телләре санала. Татарстанның иң югары органы - Дәүләт Советы. Ул 5 елга сайлана.
Республикабызның рәсми символлары: дәүләт гербы, дәүләт флагы һәм дәүләт гимны бар.
Татарстанның башкаласы - Казан шәһәре. 2005 елда бу борынгы шәһәр үзенең 1000 еллыгын бәйрәм итте.
Татарстанда уртача климат. Республика аша 4 зур елга: Идел, Кама, Нократ, Агыйдел елгалары ага. Кечкенәрәк елгалар һәм күлләр дә күп. Республикабыз урманнарга бай. Бездә бик биек таулар юк.
Татарстанда нефть чыга, промышленность зур үсеш алган. Казан шәһәрендә самолетлар, вертолетлар, медицина җиһазлары, мех һәм тегү әйберләре җитештерелә. Яр Чаллы шәһәрендә бөтен дөньяда билгеле КамАЗ машиналары эшләнә. Түбән Камадагы шин заводы һәм химия комбинаты, Алабугадагы автомобиль заводы илебездә иң зур предприятиеләрдән санала. Яшел Үзәндә теплоходлар, суыткычлар ясыйлар. Татарстанда эшләнгән югары сыйфатлы товарлар төрле республикаларга, чит илләргә чыгарыла. Бүгенге көндә Татарстан - зур сәяси, икътисади, фәнни, мәдәни үзәк.
Тема буенча сораулар:
Татарстан Республикасы кайда урнашкан?
Аның мәйданы күпме?
Татарстанда нинди милләт вәкилләре яши?
Татарстанда нинли борынгы/яшь шәһәрләр бар?
Ничәнче елдан республиканың рәсми исеме - Татарстан Республикасы?
Республикабызда кайсы телләр-дәүләт телләре?
Республиканың символларын беләсеңме?
Башкалабыз турында нәрсә әйтә аласың?
Татарстанның табигате нинди?
Республикабызда нәрсәләр җитештерелә?
Бүгенге көндә Татарстан нинди?