
- •Билет № 1
- •1. Гаиләң һәм үзең турында сөйлә.
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 1
- •3. Фразеологизмнарның мәгънәләрен һәм русча эквивалентларын тап.
- •Билет № 2
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 2
- •3. Мәкальләрнең ахырын табып күрсәт.
- •Билет № 3
- •I. Телләр белүнең кирәклеге турында сөйлә.
- •Билет № 3
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 3
- •3. Бирелгән сүзләрне кулланып, югалган песи баласы турында белдерү яз.
- •Билет № 4
- •1.Дустың турында сөйлә.
- •Билет № 4
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 4
- •3.Укытучыңны нинди дә булса бәйрәм белән котлап, открытканы язып бетер.
- •Билет № 5
- •1. Көн режимын турында сөйлә.
- •Билет № 5
- •1.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 5
- •3.Тиешле репликаларны табып куй.
- •Билет № 6
- •1. Бәйрәмнәр һәм үзеннен яраткан бәйрәмен турында сөйлә.
- •Билет № 6
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 6
- •3. Тиешле кушымчаларны ярдәмендә сыйфатлар ясап языгыз.
- •Билет № 7
- •1. Әдәплелек кагыйдәләре турында сөйлә.
- •Билет № 7
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 7
- •3. Тиешле репликаларны табып яз.
- •Билет № 8
- •1. Кием һәм дөрес киенү турында сөйлә.
- •Билет № 8
- •2.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 8
- •3. Репликаларны кирәкле тәртиптә урнаштырып, сөйләшү тексты төзе.
- •Билет № 9
- •1. Укытучы һөнәре турында сөйлә.
- •Билет № 9
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 9
- •Билет № 10
- •1.Татар язучысы яки шагыйре турында сөйлә.
- •Билет № 10
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 10
- •3. Тиешле сүзләрне сайлап яз.
- •Билет № 11
- •1. Габдулла Тукай турында сөйлә.
- •Билет № 11
- •2.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 11
- •3.Парлы исемнәр яса. Телдән тәрҗемә ит.
- •Билет №12
- •1. Ел фасыллары турында сөйлә.
- •Билет №12
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет №12
- •3. Җөмләләрне язып бетер.
- •Билет № 13
- •Билет № 13
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 13
- •3. Фигыльләрне һәм сорауларны кирәкле кушымчалар белән язып
- •Билет № 14
- •1. Татарстанда укучылар өчен ял итү урыннары турында сөйләргә.
- •Билет № 14
- •2.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 14
- •3.Фигыльләрне һәм сорауларны тиешле кушымчалар белән язып бетер.
- •Билет № 15
- •1. Татарстан Республикасы турында сөйлә.
- •Билет № 15
- •2.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 15
- •3. Фигыльләрнең юклык формаларын яз.
- •Билет № 16
- •1. Татарстанның башкаласы турында сөйлә.
- •Билет № 16
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 16
- •3. Фигыльләрне татарча язып бетер.
- •Билет № 17
- •1. Яшәгән җирен турында сөйлә.
- •Билет № 17
- •2.Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 17
- •3.Кыска җаваплар буенча тиешле сорау җөмләләрне яз.
- •Билет №18
- •1. Табигатьне саклау турында сөйлә.
- •Билет №18
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет №18
- •3. Тиешле сорауларны һәм сүзләрне күрсәт.
- •Билет №19
- •1. Сәламәт булунын әһәмияте һәм сәламәтлекне саклау турында сөйлә.
- •Билет №19
- •2.Текстны сәнгатьле итеп һәм биремне үтә.
- •Билет №19
- •3. Исемнәрнең килешләрен һәм тәрҗемәләрен күрсәт
- •Билет №20
- •1. Компьютернын файдасы һәм зарары турында сөйлә.
- •Билет №20
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет №20
- •3.Исемнәрнең килешен, санын, затын билгелә, нинди сорауга җавап биргәнен әйт, аффиксларын күрсәт.
Билет № 13
2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
Актәпи ник моңая?
Актәпине әнисеннән елатып аердылар. Ул, әнием янына кире кайтарыгыз, дип, шыншый-шыңшый ялынды. Яңа хуҗалары салып биргән сөткә әйләнеп тә карамады. Аның сөтне савыттан эчәсе килми, әнисен имәсе килә иде. Юк шул, тыңламадылар аны. Алай гына да түгел, икенче көнне иртән бүлмәдә берүзен калдырып киттеләр. Бу инде Актәпигә бөтенләй ошамады. Көчек сузып-сузып елады. Елый торгач, тәмам хәле бетге, тавышы карлыкты. Инде нишләргә? Шулвакыт стена буендагы идән ярыгыннан «чи-чи» дигән нечкә генә тавыш ишетелде. Актәпи тынып калды, шул якка карап тора башлады. «Чи-чи», —диде ярыкта кемдер. Аннары: «Син кем? Кайдан килдең?»—дип сорады.
Актәпи тагын елап җибәрде. Ярыкта нәни генә тычкан баласы күренде. «Син монда үзең генәме? Мыеклы ерткыч юкмы янында?»—дип сорады ул. Юк, Актәпи янында берәү дә юк иде. Моның шулай икәненә ышангач, тычкан баласы, ялт кына идән өстенә чыгып, арткы тәпиләренә утырды.
«И, син бик бәләкәй икәнсең шул әле. Бәләкәйләр генә елак була. Менә мин, зур булгач, еламыйм. Исемем дә матур — Чи-чи», — диде.
Актәпи моңа бик гаҗәпләнде. «Син үзең бәләкәй, әнә ич нинди бәләкәй!»— диде ул аңа.
Чи-чи бәхәсләшеп тормады (зурлар һәрчак юл куя белә), тавышсыз-тынсыз гына бүлмәне әйләнеп чыкты. Актәпигә дип салган сөт савыты янына килде. Иреннәрен ялады. Ул тәртипле тычкан иде, бик ашыйсы килсә дә, сөткә тимәде. «Нигә сөтеңне эчмисең? Бик тәмледер ул?» — диде.
Актәпи, савыт янына килеп, сөткә телен тидерде. Әйе шул, сөт чынлап та тәмле иде. Ул Чи-чине дә бергәләп сөт эчәргә чакырды.
(Р. Хафизовадан)
Билет № 13
3. Фигыльләрне һәм сорауларны кирәкле кушымчалар белән язып
бетер.
После того, как отдохнул ял ит_________ Нишлә ______
В то время, когда отдыхает ял ит_________ Нишлә_______
Если отдыхает ял ит_________ Нишлә _______
Если даже отдыхает ял ит_________ Нишлә _______
Пусть отдыхает ял ит_________ Нишлә ______
Билет № 14
1. Татарстанда укучылар өчен ял итү урыннары турында сөйләргә.
Республикада балалар өчен төрле ял итү урыннары күп. Каникулларны файдалы һәм күңелле итеп үткәрер өчен мәктәп лагерьлары, спорт сарайлары, мәдәният йортлары, балалар иҗат үзәкләре бар.
Шулар арасында балаларның иң яратканы - жәйге лагерьлар. Эш юнәлешләре буенча жәйге лагерьлар берничә төрле була: ял лагерьлары, спорт лагерьлары, хезмәт лагерьлары, интеллект-белем лагерьлары. Ял лагеренда балалар ял итәләр. Хезмәт лагеренда балалар, гадәттә, нинди дә булса файдалы хезмәт белән шөгыльләнәләр. Спорт лагерендә спортка зур игътибар бирелә. Интеллект лагерьларында төрле фәннәр буенча белемнәрен тирәнәйтәләр.
Республикабызның «Сәләт» лагере турында белмәгән яки ишетмәгән кеше юктыр. «Сәләт» аланында ял итүче балаларны сәлкешләр дип йөртәләр. «Сәләт» ул - балалар дәүләте, 9 мөстәкыйль лагерьны берләштерә. Казан, Әлмәт, Анапа шәһәрләрендә, Яшел Үзән, Саба, Зәй, Балтач, Алексеев, Биектау районнарында урнашкан һәр лагерьның үз программасы, үз юнәлеше бар. Мәсәлән, Алексеев районындагы Биләр лагеренда ял итүче балалар археология, экология белән шөгыльләнәләр, төрле һөнәрләргә өйрәнәләр. Ә Әлмәт районындагы «Сәләт»тә әдәбият һәм сәнгать белән кызыксынучы балачар ял итә.
«Сәләт»тә олимпиадаларда җиңүче, төрле фәнни конференцияләрдә, конкурсларда катнашучы акыллы һәм сәләтле татар балалары гына түгел, башка милләт балалары да ял итә ала. Ләкин, моның өчен, беренчедән, аларның сәләтле, кызыксынучан, мавыгучан. аралашучан булулары кирәк. Икенчедән, «Сәләт»тә ял итүче һәр бала татарча сөйләшә белергә тиеш, чөнки биредә аралашу татар телендә генә бара.
«Сәләт»тә үткән вакытны бишенче уку чиреге дип әйтергә була. Укучылар 3 атна дәвамында төрле иҗади мәйданчыкларда, фәнни түгәрәкләрдә һәм остаханәләрдә шөгыльләнәләр.
Информатика, татар теле, әдәбият, тарих, логика, психология, сәнгать, фольклор дәресләрен танылган галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, тарихчылар, телчеләр, рәссамнар үткәрә. Ә менә инглиз теленә балаларны Америкадан килгән студентлар өйрәтә. Укулар һәр көн иртәнге аштан соң төшке ашка кадәр дәвам итә.
Остаханәләрдә балалар төрле борынгы кул эшләренә, мәсәлән, сөлге тукырга, балчыктан чүлмәк ясарга өйрәнәләр. Төшке аштан соң волейбол, футбол уеннары, «Сабантуй» һәм «Сәләт-туй» бәйрәмнәрендә бау тартышу, шахмат, армспорт ярышлары уздырыла.
Тема буенча сораулар:
Татарстанда балалар өчен нинди ял итү урыннары бар?
Җәйге лагерьларның нинди төрләрен беләсен?
Нәрсә ул - "Сәләт"? Ул кемнәр өчен?
Сәлкешләр вакытларын ничек үткәрәләр?
Алар нәрсә белән шөгыльләнә? Сәлкешләр белән кемнәр шөгыльләнә?
"Сәләт" лагерендә спортка мөнәсәбәт нинди?
Синең "Сәләт" лагерендә ял иткәнең бармы? (Ял итәсең киләме?)