
- •Билет № 1
- •1. Гаиләң һәм үзең турында сөйлә.
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 1
- •3. Фразеологизмнарның мәгънәләрен һәм русча эквивалентларын тап.
- •Билет № 2
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 2
- •3. Мәкальләрнең ахырын табып күрсәт.
- •Билет № 3
- •I. Телләр белүнең кирәклеге турында сөйлә.
- •Билет № 3
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 3
- •3. Бирелгән сүзләрне кулланып, югалган песи баласы турында белдерү яз.
- •Билет № 4
- •1.Дустың турында сөйлә.
- •Билет № 4
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 4
- •3.Укытучыңны нинди дә булса бәйрәм белән котлап, открытканы язып бетер.
- •Билет № 5
- •1. Көн режимын турында сөйлә.
- •Билет № 5
- •1.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 5
- •3.Тиешле репликаларны табып куй.
- •Билет № 6
- •1. Бәйрәмнәр һәм үзеннен яраткан бәйрәмен турында сөйлә.
- •Билет № 6
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 6
- •3. Тиешле кушымчаларны ярдәмендә сыйфатлар ясап языгыз.
- •Билет № 7
- •1. Әдәплелек кагыйдәләре турында сөйлә.
- •Билет № 7
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 7
- •3. Тиешле репликаларны табып яз.
- •Билет № 8
- •1. Кием һәм дөрес киенү турында сөйлә.
- •Билет № 8
- •2.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 8
- •3. Репликаларны кирәкле тәртиптә урнаштырып, сөйләшү тексты төзе.
- •Билет № 9
- •1. Укытучы һөнәре турында сөйлә.
- •Билет № 9
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 9
- •Билет № 10
- •1.Татар язучысы яки шагыйре турында сөйлә.
- •Билет № 10
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 10
- •3. Тиешле сүзләрне сайлап яз.
- •Билет № 11
- •1. Габдулла Тукай турында сөйлә.
- •Билет № 11
- •2.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 11
- •3.Парлы исемнәр яса. Телдән тәрҗемә ит.
- •Билет №12
- •1. Ел фасыллары турында сөйлә.
- •Билет №12
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет №12
- •3. Җөмләләрне язып бетер.
- •Билет № 13
- •Билет № 13
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 13
- •3. Фигыльләрне һәм сорауларны кирәкле кушымчалар белән язып
- •Билет № 14
- •1. Татарстанда укучылар өчен ял итү урыннары турында сөйләргә.
- •Билет № 14
- •2.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 14
- •3.Фигыльләрне һәм сорауларны тиешле кушымчалар белән язып бетер.
- •Билет № 15
- •1. Татарстан Республикасы турында сөйлә.
- •Билет № 15
- •2.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 15
- •3. Фигыльләрнең юклык формаларын яз.
- •Билет № 16
- •1. Татарстанның башкаласы турында сөйлә.
- •Билет № 16
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 16
- •3. Фигыльләрне татарча язып бетер.
- •Билет № 17
- •1. Яшәгән җирен турында сөйлә.
- •Билет № 17
- •2.Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 17
- •3.Кыска җаваплар буенча тиешле сорау җөмләләрне яз.
- •Билет №18
- •1. Табигатьне саклау турында сөйлә.
- •Билет №18
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет №18
- •3. Тиешле сорауларны һәм сүзләрне күрсәт.
- •Билет №19
- •1. Сәламәт булунын әһәмияте һәм сәламәтлекне саклау турында сөйлә.
- •Билет №19
- •2.Текстны сәнгатьле итеп һәм биремне үтә.
- •Билет №19
- •3. Исемнәрнең килешләрен һәм тәрҗемәләрен күрсәт
- •Билет №20
- •1. Компьютернын файдасы һәм зарары турында сөйлә.
- •Билет №20
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет №20
- •3.Исемнәрнең килешен, санын, затын билгелә, нинди сорауга җавап биргәнен әйт, аффиксларын күрсәт.
Билет №12
2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
Матур ялган
Фәридәнең әбисе авырды. Берничә көн элек кенә тәмле-тәмле өчпочмаклар, пәрәмәчләр пешергән Зарифә әби бүген авырып ята. Күзләре шундый боек, тавышы да көчкә ишетелә. Фәридә әбисен шундый кызгана. Маңгаен тотып карый - бик кайнар әбисенең маңгае.
Бүген әби янына табиб чакырдылар. Ак халатлы апа әбине бик озак карады, кан басымын үлчәде, йөрәген тыңлады. Аннан соң, кечкенә кәгазьләргә нәрсәдер язып, Фәридәнең әнисенә бирде .
-Дару алырсыз, - диде.
Табибны озатырга әнисе белән Фәридә дә чыкты.
-Мин сезгә дөресен әйтәм инде, - диде табиб, - әбинең хәле начар.
Фәридә бу сүзләрне бик куркып тыңлады һәм әбисенең бүлмәсенә йөгереп керде.
-Әбием, - диде ул тиз генә, - табиб синең турында ...
Кыз шунда туктап калды. Ул әбисенең күзләрендә яшьләр күрде. Аның әбисе елый! һәрвакыт көлеп, елмаеп йөргән, башкаларны да көлдергән әбисе елый ...
-Я, кызым, нәрсә диде врач апаң минем турыда?
-Әбиең тиздән терелер, борчылмагыз. Берничә көннән тагын тәмле өчпочмаклар пешерер диде
-Бүлмәгә кергән әнисен күргәч, уңайсызланып китте кыз: ялганлый бит!
-Дөрес, кызым, - диде әнисе дә, - нәкъ шулай дип әйтте. Зарифа әби елмайды, йөзләре дә алсуланды.
-Алайса, озак авырмам инде, -диде ул, тынычланып.
Әби, чыннан да, тиз терелде, чөнки балалары аны яхшы дарулар белән генә түгел, тәмле сүзләре һәм ягымлы йөзләре белән дә дәваладылар. Фәридә уйланып йөрде-йөрде дә әнисенә:
-Әнием, теге вакытта мин әбиемә ялганладым бит. Син моны ишеттең, ялганым өчен ачуланмадың, - диде.
-Ялганың матур иде синең, кызым. Әгәр шунда дөресен әйтсәң, әбиеңнең хәле тагын да начарланыр иде. Ә синең яхшы сүзләреңне, матур теләгеңне ишетү ана яхшы дару булды. Шуңа күрә тиз терелгәндер дә синең әбиең , -диде әнисе.
(Нәсимә Садыйктан)
Билет №12
3. Җөмләләрне язып бетер.
Уку елы тәмамланса, ___________________________________________
Уку елы тәмамлангач, __________________________________________
Уку елы тәмамланмыйча,_______________________________________ _
Уку елы тәмамланганчы, ________________________________________
Уку елы тәмамланса да, _________________________________________
Билет № 13
1. Юл йөрү кагыйдәләре турында сөйлә.
Бүген безнең тормышыбызны транспорт чараларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Юлдагы машиналар саны көннән-көн арта. Машиналар арту белән, юлдагы һәлакәт очраклары да ешая. Ә бит юл фаҗигаләрен булдырмау кешеләрнең үзләреннән тора. Машиналарны да кешеләр йөртә, пассажирлар да, җәяүлеләр дә - без үзебез. Юл йөрү кагыйдәләрен белү-белмәү, аларны үтәү-үтәмәү дә үзебездән тора.
Безнең илдә 1994 нче елдан халыкара юл хәрәкәте кагыйдәләре кертелгән. Юлда йөрү кагыйдәләрен машина йөртүчеләр генә түгел, җәяүлеләр дә яхшы белергә тиеш. Куркыныч хәлләргә күбрәк юл йөрү кагыйдәләрен белмәгән, аларны үтәмәгән кешеләр очрыйлар. Зур тизлек белән килгән машина алдыннан юл аркылы чыгу, светофор сигналларына игътибар итмәү, күп очракта күңелсез тәмамлана.
Ел саен республикада, юл һәлакәтенә очрап, уртача 800 кеше һәлак була, 6 меңнән артык кеше төрле тән җәрәхәтләре ала. Шуларның күбесе -балалар. Җәяүлеләр, машина килүен күрсәләр дә , юлны аркылы чыгарга ашыгалар, " өлгерәм," - дип уйлыйлар. Кайвакыт шоферлар машиналарын туктатып өлгерә алмый.
Шуңа күрә һәркем юл йөрү кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиеш.
Юл аша чыкканда, светофорга карарга кирәк.
Кызыл ут янганда, юл аша чыгарга ярамый.
Тротуарның уң ягыннан барырга кирәк.
Урам аша зебрадан гына чыгарга кирәк.
Тротуар булмаган урыннарда, сул яктан, каршы килүче транспортка карап барырга кирәк.
Велосипедта йөргәндә тротуар кырыеннан барырга кирәк.
Машина юлыннан йөрү, машина артына асылынып бару, транспорт юлында уеннар оештыру закон нигезендә тыела.
Бу гади кагыйдәләрне үтәү безнең сәламәтлегебезне генә түгел, тормышыбызны да саклый.
Тема буенча сораулар:
Транспорт чаралары кеше тормышында нинди урын алып тора?
Безнең илдә халыкара юл хәрәкәте кагыйдәләре кайчан кертелгән?
Кагыйдәләр үтәлмәгән очракта, юлларда нинди хәлләр булырга мөмкин?
Юлда йерү кагыйдәләрен машина йөртүчеләр генә белергә тиешме?
Ел саен республикада юл халәкәтенә очрап , күпме кеше һәлак була һәм тән җәрәхәтләре ала?
Юлларда күбесенчә кемнәр зыян күрә?
Син юл кагыйдәләрен үтисенме?